"Әни түгел, әти, каенатам..."

Балага төшу куркынычы бар дип, мине тиз генә больницага салып куйдылар. Яныма көн дә әти килеп йөри. Килгән саен җылы ризыклар пешереп алып килә. Беркөнне аның коймакларын палатадагы кызларга да авыз иттердем. “Әниең коймакларны бигрәкләр дә тәмле пешергән”,
— дип, алар бер-берсен бүлә-бүлә мактап, рәхмәт әйтергә керештеләр.
- Әни түгел, әти, каенатам пешергән, — дим. Берсе дә ышанмый. Аннан һәркайсы үз каенатасын искә төшерергә, яманларга кереште. Күбесе: “Эчә, кайта да йоклый гына”, — дип зарланды.
Ә мин... әтинең бер начар ягын да әйтә алмадым. Безнең иң яраткан, иң якын кешебез ләбаса ул!
Әтине беренче тапкыр алар мине әниләрдән сорарга килгәч кенә күрдем. Әмма Рамилдән аның турында бик күпне белергә өлгергән идем инде.
Каенатам Апас районы Аюкөйдергән авылында туып үсә. Әтиләре сугыштан әйләнеп кайтмый, алар дүрт бала ятим калалар. Иң олысы булганга, каенатам әнисенең төп терәгенә, ярдәмчесенә әйләнә. “Тырышкан кеше ач булмас” дигән сүзләрне шуңа да әле дә бик еш әйтә ул.
Армиядән соң әти Бурятия якларына китә, җир астына төшеп күмер чаба. Эш, әлбәттә, авыр була, тик зарланучы улмыни?!
Өйләнгәннән соң, әти гаиләсен алып Алма-Ата шәһәренә күченә. Кызлары,ике уллары шунда туа аларның. Әти кичке мәктәпкә кереп , укуын тәмамлый, аннан техникумда укый. Гомер буе фабрикада электрик булып эшли ул. Тәмле телле, якты, йөзле әтиебезне бөтен кеше дә яраткан анда.
Үсеп җиткәч, улларының икесе дә Казанга килеп урнаша. Кызлары Гүзәлия апа гына гаиләсе белән Алма-Атада яшәп кала.
Булачак ирем, әтиләрнең төпчек уллары Рамил белән дә без Казанда таныштык. Безнең туйдан соң ук әти үз эшләре белән Алма-Атага китеп барды, һәм кирәк бит, аны озатуга, әни — каенанам — авырый башлады. Без аны больницага салдык. Бер ай дигәндә аны инде җирләдек тә... Һәммәбезгә дә кыен булды, әмма иң авыры әтигә иде. Ул безнең янга күченеп килде, безнең белән яши башлады. Ирем белән икебез дә укый идек әле. Кайтуыбызга әти ашарга пешереп куя. “Эшләсәм генә онытылам”, — дип, савыт- сабаны юарга да миңа рөхсәт итми.
Аннан улыбыз туды. Әти оныгы өчен бездән дә артык сөенде. Мөхәммәд төннәрен бик начар йоклый иде. Әти аны кулына ала да моңлы итеп җырлый башлый — сабый шунда ук тынычлана.
Безнең әти белән теләсә нинди темага сөйләшергә була. Күңеле бер дә картаймый аның. Без аның гел шулай яшь булып калуын телибез дә.
Миләүшә ӘДҺӘМОВА.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.