Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Пәрәнҗә артында

Татарстанда ваххабизм бармы? Булса, ул нинди? Гомумән, кемнәр алар — ваххабитлар?
Язманы әзерләүгә алынганда, бу сорауга җавап бирүне максат итеп куймаган идек. Әмма, мәсьәләгә якынрак килеп, вакыйгаларның эченәрәк керә башлагач, ул агымның уй-теләге язмам героеның үз-үзен тотышында, килеш-килбәтендә гаҗәеп бер тәңгәллек белән чагылыш табуын күргәч, үзәк һәм җирле матбугатта зурдан кубып сөйләшер өчен төп темаларның берсенә әверелгән әлеге бәхәстән читтә кала алмавыбызны аңладык.

Язмыш дигәнең бик сәер нәрсә бит ул. Кайчак гомер буе аралашып яшәгән кешең белән дә бер-береңә чит-ят булып каласың. Ә кайчак менә бер күрешүдән аерылмас дуска әвереләсең.

Танышу һич көтмәгәндә булды. Йомыш төшеп, каладан якында гына урнашкан районнарның берсенә барып чыгасы иттек тә, “бер килгәч, күреп китегез” дип, безне алдынгы хуҗалыкларның берсенә алып киттеләр. Үзен рәис дип таныштырган абзыебыз, журналист сүзен ишетүгә, баштарак сагаебрак калса да, соңыннан — басу-кырларны иңләп, авылга барып тоташкан урман һавасын сулап кайткач, ачылып киткәндәй булды.

Ул озак һәм тәфсилләп сөйләде. Гади бер җитәкченең киң масштаблы уй йөртә белүе, фәлсәфи фикерләве игътибарны шундук үзенә җәлеп итте. Авыл проблемаларыннан башланып, дөнья хәлләренә барып җиткән сөйләшүнең ахырын гаиләсе — бала-чагасы турында гадәти сорау белән тәмамлыйсы иттек.

Сорауны ишетүгә, алып гәүдәле ир күз алдында кечерәеп, йомылып калды. Йөзенә шундук хәсрәт катыш курку галәмәте чыкты.
— Ишетеп килгәнсездер әле, — диде ул капылт үзгәреп.
— Нәрсәне? — дидек без дә үз чиратыбызда каушый калып.
— Кызым хакында. — Ул башын аска иде. Тормыш дәрте кайнап торган йөзеннән нур китте. — Кызым, бердәнберем... ул юк инде, — дип өстәде ул бераздан.
— Йә Ходай, гафу зинһар, нинди олы кайгы, — дип сөйләнә генә башлаган идек, ул безне кинәт туктатты.
— Ул үлмәде, без аны тереләй югалттык. Шунысы яман.

Күрәсең, абзыйның ачыласы сәгате суккан иде. Ул сүзен: “Берәүгә дә сөйләгәнем юк”, — дип башлады. (Шул сәбәпле язмада исемнәр үзгәртеп бирелә.)
— Сөмбел — безнең карап торганыбыз иде. Бик кадерләсәк тә, тәртипсез булып үсмәде. Олыны — олы, кечене — кече итә, тәмле сүзле, йомшак күңелле. Шулкадәр дә ышанучан, беркатлы иде сабыем. Шул харап итте баланы.

Башта укуын гел бишлегә тәмамлап, үз көче белән институтка барып керде. Мин артыннан йөрмәдем. Керсә-керер, кермәсә кире кайтыр, үз яныбызда булыр, дидек. Дөресен әйткәндә, җибәрәсе килмәде. Күңел сизенгән икән. Хәзер шулай дип тә уйлыйм. Ә кыз институтта да яхшы укыды. Аны тәмамлап, инженер һөнәре алып чыкты. Эшкә Чаллы шәһәренә билгеләнде. Мин куандым. Ярый, хуш, анда минем энекәшләр яши. Күз-колак булып торырга кеше бар. “Абыйларыңда яшәр”, — дидем. Ә ул: “Юк, мин кеше борчымыйм”, — дип, туганнарга бармады. Шулай бер ел үтте. Кыз авылга сирәк кайта, күбрәк үзем барам. Бер баруымда: “Мәдрәсәгә укырга кердем”, — дип, аптырашта калдырды. Монысына да каршы килмәдек. “Дин тәртипсезлеккә өйрәтми, укысын”, — дип килештек. Шулай тагы бер ел чамасы узып китте. Карыйбыз әнкәсе белән: тездән югары юбка киеп, чалбар гына элеп йөргән Сөмбелебезне алыштырып куйдылармени?! Бер шулай кайтып керде бу: озын итәктән, күзен генә калдырып ак яулык ураган. Чүт аумадык артыбызга. Безгә сүз әйтергә ирек бирмәде. “Сез нинди мөселманнар соң?”— дип, безгә үгет-нәсыйхәт биреп, “Каршы сүз әйтсәгез, минем тормышыма тыгылсагыз, сезнең белән араны өзәм”, — дип кистереп әйтеп китте. Шуннан әнисе урын өстенә ауды. Ә мин менә, бик авыр чакларда, басуга чыгып китәм дә, аңгыраеп йөрим. — Абзый көрсенеп куя. — Киеме — бер хәл, ул шуның белән бетсә иде дә бит, — дип дәвам итә ул сүзен.
— Бервакыт яңа ел алдыннан энекәш шылтырата: “Абый, тиз килеп җит, Сөмбел кияүгә чыга”, — ди. Мин янә телсез калдым. Әнисенә әйтмәдем. Чаллыга чыгып киттем. Барып керсәм, ни күрим, кызым белән кияү буласы кеше утыралар. Аның ямьсезлеге, шыксызлыгы. Үзен сакал-мыек баскан. Ничә яшьтә, нинди милләттән — аерып булмый. “Кызым, нишләдең син?” — дим. Ә ул күземә туп-туры карап: “Әти, мин кияүгә чыгам”, — диде. “Шушыңамы?” — дим. “Әйе, без икебез бер төрле”, — ди. Теге кешегә чәчрәтеп җибәрүдән көч-хәл белән тыелып калдым. Паспортын карасам, кызымнан ун яшькә олы, милләте — татар дип язылган булса да, Көнчыгыш илләре кешесенә охшаган.

Кыскасы, кызымны ул бәндәдән йолып алу чарасына керештем. Бер егеткә дә күз салмаган Сөмбелебезнең шуңа каплануы, аның сүзеннән чыкмавы, күзенә генә карап торуы шикле тоелды. Мәзәк-мәзәк сүзләр дә әйтеп куйгалый. “Кызым, — дим, сихерләгәндер, гипнозлагандыр ул сине, күзләреңне ач”, — дип ялварам. Ә ул өзми-куймый: “Юк, мин аны яратам. Без икебез бер төрле...”

Әйткән кермәгәч, теге бәндәгә ябырылдым. “Үтерәм”, — дим. Ә ул эчкә баткан зур зәңгәр күзләрен миңа текәгән дә, тик тора: “Насыйп икән, үтер”, — ди бу. Ничек итсәм, иттем, ул көнне куып чыгардым мин аны. “Алай бик динле булгач, әйт алайса, — дим кызга, — дин алдашырга өйрәтәме, әти-әни рөхсәтеннән башка кияүгә чыгарга кушамы, син тоткан диннең “чисталыгы” шуннан гыйбарәтме?!” Дәшми. Иртәгесен ул укыган “Йолдыз” мәдрәсәсенә бардым. Кызымның танышлары, дус кызлары белән сөйләштем. Ректорында булдым. Аны-моны әйтмиләр. Минем белән килешкән булалар.
Мин кайтып киткәч, кызны: “Мәдрәсәгә якын киләсе булма”, — дип кисәткәннәр. Теге адәм юкка чыкты. Аның каравы, кыз да безнең белән араны өзде.

Ул сөйләгәндә мин Сөмбел кебек чәчәктәй гомерен сабые белән бергә монастырга бикләгән япь-яшь татар хатынын, ике баласы да кришнаидларга кушылып, газизләрен мәңгегә югалткан бичара ананың хәсрәтле йөзен күз алдыннан кичереп утырган идем.

Күңелдә авыр тәэсир калдырган, ә иң мөһиме — әти кешегә берничек тә ярдәм итә алмауга гаҗиз калып аерылышкан бу очрашу, бәлкем, әкренләп шулай онытылган да булыр иде. Тик редакциягә, нәкъ бер ел дигәндә, минем исемгә килеп төшкән кечкенә генә хат кисәкчеге кабат шул сөйләшүне искә төшерде.

“Йолдыз” мәдрәсәсендәге хәлләр турында ишеткәнсездер инде, — дип яза ганышым. — Хәзер генә башка сукты: минем кыз да ваххабитлар кармагына эләккән булмады микән? Аның бар сүзе “Марат та Нәгыймә” иде. Кем икән алар? Шулар бозып ятмый микән балаларны?!”

Бу хәбәргә без бер гаилә проблемасы итеп кенә карый алмый идек инде. Аның ил проблемасына әверелү куркынычы бар иде.

Шулай итеп, без көзге матур көннәрнең берсендә шаулап-гөрләп торган Чаллы шәһәренә килеп төштек. Иң беренче эш итеп, хакимияткә сугылдык, Җәмәгатьчелек белән элемтә, милләтара һәм дин эшләре идарәсе җитәкчесе Илһам Әминов белән гәп куертып алдык.
— Туксанга якын милләт халкы яшәгән шәһәрдә ваххабизмның булуы мөмкин түгел, — дип башлады ул инде алҗытып бетергән темага сүзен. — Чаллы халкының өчтән бере шул мәдрәсәдә укыган. Ә дини оешмаларга килгәндә... алар булды һәм булачак.

“Йолдыз” мәдрәсәсе ректоры Гәбденур хәзрәт Агишев исә безне: “Мин аның нәрсә икәнен дә белмим”, — дип каршылады. Һәм шундук сүзне икенчегә борды. Ул мәдрәсәгә укытучылар җитмәве, Диния нәзарәте, Фәннәр академиясе һәм Министрлар Кабинетыннан комиссия килүе, мәдрәсәгә лицензияне кире кайтарырга вәгъдә биреп китүләре хакында сөйләде.

Укытучылар барысы да үзебездә укып чыгучылар. Согуд Гарәбстаныннан килгән укытучыларыбызны, илдән чыгарга кушкач, кайтарып җибәрдек, — диде ул.
Нәгыймә турында соравыбызга: “Бездә укытты”, - дип кенә чикләнде. Ә Сөмбелне ул яхшы хәтерли. Сөмбел яшәгән фатирны без шәһәргә караңгылык төшкәч кенә эзләп таптык. Ишекне хуҗабикә ачты, “Ул хәзер кайта”, — дип, безне түргә чакырды. Хатын безнең ни максат белән килүебезне ишеткәч, “Ай-һай” дип, Сөмбелнең безгә якты йөз күрсәтәчәгенә икеләнүен белдерде. “Ул хәзер андый ук түгел, мәдрәсәгә дә әллә нигә бер генә бара”, — дип, безне тынычландыргандай итте.

Аның кайтып кергәнен ишетми калдык. Каршыбызга килеп баскач кына күреп алдык. Ул безнең белән тыйнак кына исәнләште, озын күлмәген чак кына күтәрә төшеп, яныбызга килеп утырды да, әтисенеке кебек томырылып торган күзләрен: “Йә, тагы ни әйтерсез?” — дигәндәй безгә текәде.
Ә без исә ялгыш сүз ычкындырып, җәрәхәтле күңеленә яңа яра өстәүдән курка-курка гына: “Хәлләрең    ничек, мәдрәсәдә ниләр бар?” — дип сак кына сүз башлыйбыз.
— Әйбәт кенә, — ди кыз. — Ә мәдрәсәдә ниләр булганын беләсездер? Мин хәзер анда сирәк булам.
— Ә Нәгыймә, Марат белән...

Кыз, сүзеннән бүленеп, ни әйтергә белмәгәндәй, туктап кала. Аннан, һич көтмәгәндә, калтыранган әкрен тавыш белән сөйләргә керешә.
— Нәгыймә — мөгаллимәбез иде. Мәдрәсәдә таныштык, дуслашып киттек. Мин аның өенә барып йөрдем. Пәрәнҗә ябынып йөрергә дә, итсез ризык ашарга да ул өйрәтте. Ә телевизор карауны ул зур гөнаһ саный иде. Шуңа минем әле дә телевизор янына якын килгәнем юк.
Без хәйран китеп, Сөмбелне тыңлыйбыз. Бервакыт Нәгыймә аны: “Сиңа кияү таптым”, — дип үзләренә чакыра. Сөмбел: “Иртәрәк әле”, — дип каршы төшсә дә, соңыннан барып күрергә ризалык бирә. Һәрчак шулай менә. Ни өчендер ул Нәгыймә әйткәнне, “Насыйбым, Хак Тәгалә ризалыгы өчен”, — дип кабул итә. “Әйтерсең, минем белән ниндидер бер ят көч хәрәкәт итә. Мин гел шуның йогынтысында, гипнозланган кебек”, — дип, үзе дә аптырашта калып, искә төшерә кыз хәзер.
— Күргәч тә сискәнеп киттем, — дип дәвам итә кыз. — Ошатмавымны Нәгыймәгә әйткәч: “Сез икегез бер төрле. Сезгә бергә кушылырга Ходай насыйп иткән”, — дип ачуланды. Икенче көнне тагы бардым. Барасы килми, ә аяк үзеннән-үзе шул якка тарта. Әзрәк ошата башладым. Башыма, “әллә чыннан да насыйбым микән” дигән уй төште. “Алайса әти-әнинең рөхсәтен алып килик”, — дим. Ә Нәгыймә: “Кирәкми, никах кына укытабыз. Дин шулай куша”, — ди. Дөрес сөйләмәгәнен дә беләм, әмма авыз ачып: “Алай түгел, болай”, — дип әйтергә кыймыйм. Шул чагында әти килеп туктатып калмаган булса, минем хәзер кайдалыгымны берәү дә белмәс иде.
— Ник алай?!
— Миңа кадәр Нәгыймә Минзәлә ягыннан ике кызны Мордавиягә кияүгә озаткан булган инде. Шуның берсе юкка чыкты. Аның кайдалыгын хәзер берәү дә белми. Кайда ул, исән-саумы?
— Кем соң алар — Нәгыймә белән Марат?
— Кем соң дип... — Кыз башын аска иеп, чак кына уйланып тора да:
— Бик әйбәт кешеләр, дингә бирелгән, ә дөньядагысы аларны кызыксындырмый, — дип куя.
— Алдашырга, әти-әнине саннамаска өйрәткән кеше диндар буламы?
— ?!
— Буш вакытыңда, кичләрен нишлисең?
— Укыйм, тегәргә өйрәнәм. Төзүче булмасам, тегүче булам, дип хыяллана идем. Гомумән, миңа һәр нәрсә җиңел бирелә. Нәгыймә белән күптән күрешкән юк, — дип төгәлли сүзен Сөмбел. — Белмим, кая киткәннәрдер...
— Белмим кайда йөриләрдер? — ди соравыбызга сорау белән Нәгыймә белән Марат Госмановларның күршесе дә. — Милиция дә өч-дүрт мәртәбә килеп китте инде аларны эзләп. Суга төшкәндәй, кинәттән, эзсез югалдылар. И-и, фәкыйрь яши иде, бичаралар, — дип тезеп китә күрше апа.
— Ятса-торса, өсләрендә бер күлмәк. Телевизор-радио юк. Ашаулары да әллә нәрсә генә. Сәерлеккә сәер иделәр. Шулай булса да, яннарында үзләре кебек пәрәнҗә бөркәнгән япь-яшь кызлар булыр иде.

Госмановлар турында төрле фикер ишеттек. Кайсы аларны Иорданиягә чыгып качкан, кайсы дусларының өендә ята, дип әйттеләр. Сөмбелдәй самими, садә күңелләргә “Хак Тәгалә исеменнән” кара сөрем яудырган бу кешеләр безнең өчен ул кадәрле үк серле дә, югарыдан иңгән фәрештә дә булып тоелмады үзе. Биредә бары да аңлашыла шикелле.

Күргән-ишеткәннәрне чагыштырып, анализлап караганнан соң, телисеңме шуны, теләмисеңме, ирексез-дән түбәндәге бер нәтиҗәгә киләсең: “Йолдыз” мәдрәсәсе тирәсендә билгесез кешеләр йөри. Алар мәдрәсәгә максат белән, махсус киләләр. Ректорның Актаныш егете хакында: “Укудан куылгач, начар якка үзгәрде. Мәдрәсәгә чит кешеләр алып килә, шәкертләргә тискәре йогынты ясый”, — дигәне искә төшә. Әйтүләренә караганда, тыйнак-инсафлы малай булган ул.
Әйе, бу егетне хәзер әнисе, туганнары бер күрергә тилмереп утыра. Аны Чечняга киткән, дип сөйлиләр. Янә сөйлиләр, дип әйтергә мәҗбүрбез. Чөнки мәдрәсәгә бәйләнешле булган һәр вакыйга биредә авыр сүтелә. 

Сөмбел дә, безнең белән хушлашканда: “Мин мәдрәсә хакында бер генә чар сүз әйтә алмыйм”, — диде, әйтмәсен, без начар сүз юллап эдек.

Сөмбел белән булган хәл башка кабатланмасын дип, дин байрагы астында оешкан һәртөрле яше-әяси агымнарның мәкерле тозагына тыныч яшәгән Татарстаныбыз да әлнгә күрмәсен дип борчылып, тарның динне үстерүгә керткән өлеше мәчет-мәдрәсәләрнең артуы (хәер, аларының да күбесе гарәпләр  биргән акчага) белән генә түгел, ә иманыбызның чисталыгы белән бәяләнсә икән, дигән теләк белән килдек. Бу — безнең өчен бик мөһим. Чөнки бүгенге әхлакый черек, таркау җәмгыятебездә дин — киләчәкне яктыга алып чыгучы, өметле итүче иң торыклы, иң ышанычлы кыйбла ул! 

Моңарчы киң канаты астына йөздән артык милләт халкын сыендырган Татарстан дәүләте, шөкер, үзара дус-яшәде. Дин дәүләтнең, дәүләт диннең эшенә тыкшынмаган хәлдә, бу ике дөнья һәркайсы үз юлы белән да, иман һәм иминлек дигәндә, уй-теләктә булды. Татарстанда ислам һәм христиан диннәренә бертигез мөнәсәбәт булып, беркайчан да берсенә генә өстенлек бирелмәде. Алар бер-берсенә комачауламый яши бирә. Иншалла, ул алга таба шулай булыр.

Ләкин, ничек кенә димик, күңел тыныч түгел. Без бүген Чаллы шәһәре, «Йолдыз» мәдрәсәсе белән бәйле вакыйгаларны, Чечняга китеп, утлы коралларын ватандашларына төбәгән егетләребез турындагы хәбәрләрне, үзәк матбугатның “Татарстанда ваххабизм үзенең дүртенче, ягъни сәяси хәрәкәткә әверелү стадиясендә, ә бишенчесе — массовый  тәртипсезлекләр һәм хакимиятне яулап алу булачак” дип, утлы табага бастыруын күрмәмешкә-ишетмәмешкә салыша алмыйбыз. Шуларны кабат бер күңелдән кичерәсең дә, бу тирәдә купкан ыгы-зыгының тамыры күпкә тирәндәрәк югенә төшенә башлыйсын. Әгәр дә без, Чечня, Дагыстанда барган үтергеч канкоешларда, Чечня, йә булмаса Дагыстан халкын түгел, ә бәлки халык исеменнән, әйтик, бу очракта Тәгалә исеменнән эш йөрткән аерым бандалар өерен гаеплибез икән, ни өчен әле без, үзәк матбугатта әйтелгәнчә, “Татарстандагы ваххабизмны” татарны урыска, урысны татарга өстереп аналарны улсыз-кызсыз итеп, шул  бәхетсезлектә кул җылыткан кешеләрнең комсыз гамәле белән бәйләргә  тиеш?! Бөтен бер мөселман халкына, ул тоткан диннең чисталыгына шик-шөбһә белдерергә тиеш?! Уйланырлык, нәтиҗә ясарлык нәрсәләр күп монда. Сөмбел белән булган хәлгә бәяне ел үзе үк бирде инде: “Әгәр дә вакытта әтисе коткарып калмаса, хәзер аның кайдалыгын берәү дә белмәс иде”.

«Сөембикә» журнаоы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Динсез, денсез, сэер кешелэр яраталар Чаллыны, кызганычка каршы. Динне шулай пычратучылар да бик куп. Дини оешмалар куп дию, алар белэн корэшмэуне анлатамы?! Диннэрне булэлэр, кеше белэн кешелэр утерешэлэр, доньяны болгатып бетерделэр инде. Кайда дин, кайда секта- куплэр аермыйлар.

    Хәзер укыйлар