Логотип
Тормыш кыйммәтләре

​Өйдән ерактагы өй

Яшьтәшләреннән үзгә алар, чөнки яши генә башлаган килеш язмыш сынаулары кичерергә мәҗбүр... 

Безнең алга куелган бурыч исә бик катлаулы һәм бик мөһим: шушы балалар йөзендә якты елмаю тудырырга тиешбез. Алар тирә-юньдәгеләрнең кайгыртуын, җылысын тойсын, дөньяның матурлыгына, әйбәтлегенә ышансын!

Бөтен дөньяга билгеле «Макдоналдс» компаниясе шулай ди. Авырту аркасында бик озак вакытлар хас­таханәдә яткан, өйләреннән, якыннарыннан аерылып торырга мәҗбүр булган балалар бар. Шундый сабыйларга, аларның гаиләләренә ярдәм итү йөзеннән компания 1984 елда «Роналд Макдоналд йорты» Хәйрия фондын булдыра. Америка Кушма Штатларында, «Макдоналдс» компания­сенә нигез салган Рэй Крок хөрмәтенә оеша ул. Дәвалан­ган чорда «Роналд Макдоналд йорты»нда балалар әти-әниләре, туганнары белән бергә яши ала. Буш­лай! «Макдоналдс» корпорациясенең дөньяның 57 илен­дә шундый 324 Йорты бар: һәр көнне 7200 йокы бүлмәсе моңа мохтаҗ гаиләләрне кабул итә ала. Тор­мыш­ларында болай да катлаулы чор кичергән бу гаиләләрнең 257 миллион доллар акчасы янга кала дигән сүз бу!

Казанда «Роналд Макдоналд йорты» 2013 елда ачылды. Россиядә бердәнбер ул! Моңарчы безнең илдә «Макдоналдның гаилә бүлмәләре» генә бар иде әле: «Балалар онкологиясе институты»нда (Мәскәү), Санкт-Петербург, Самара, Саратов, Воронеж, Түбән Новгород, Чабаксар шәһәрләрендә. 
Казанда «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакха­нәсен төзү 110 миллион сумга төшкән. Йортны тоту өчен ел саен 12 миллион сум акча кирәк. Чыгым­нар­ның барысын фонд күтәрә, йортта эшләүчеләр дә тырыша. Якын кешеләре янәшәдә булганда кечкенә пациентлар тизрәк терелә, диләр... 

– Кичә бездә зур вакыйга булды: бер баланы бөтен Йортыбыз белән өенә озаттык. Терелеп кайтып китте! Наиләнеке кебек диагноз белән... Инде без дә ул көнне көтәбез! Күз алдына китереп-китереп карыйбыз... Тагын бер-ике айдан, бәлки, бераз күбрәктән... Мондый чир белән күзгә-күз очрашкач, үзеңне тизрәк кулга алырга кирәк икән. Аннан – сабыр булырга... Мин башта югалып калдым шул. Хәтта үзем белән исәнләшкән кешеләргә ул көннәрдә җавап та кайтара алмадым... «Исәнмесез», – диләр, тагын: «Хәерле көн!» – дип өстиләр. «Ничек шулай дип әйтә алалар?!» – дип шакката идем. Моннан соң иртәләрнең берсе дә хәерле булмас төсле иде инде... 
Аның ул чакта ниләр кичергәннәрен күз алдыма китерәм дә, тамагыма төер тыгыла. Ничек тә сиздермисе, күз яшемне аңа күрсәтмисе иде! Тавышы вакыт-вакыт калтырап китсә дә, Гөлнара үзе еламый әнә. Йорттагы язылмаган кагыйдәләрнең берсе бугай бу: анда яшәүчеләрнең йөзендә гел елмаю булырга тиеш. Күз яше аша дөньяга елмаеп карый аласың икән – сынауны җиңәсең! Шуңа күрә дә күңелсез нәрсәләр турында сөйләшмиләр биредә. Югыйсә була, андый хәлләр дә була аларда... Гөлнара белән без дә, бүлмәгә кереп-чыгып йөрүчеләр, сүзнең ни хакында барганын ишетмәслек, аңламаслык итеп, әкрен генә сөйләшәбез.



 ...Гөлнара Мөбарәкшинаның кызы Наилә унбишенче февральдән уналтысына каршы төндә чирләп китә. «Аркам авырта», – дигән баланы, таң атканын да көтмичә, хастаханәгә алып китәләр. «Бөерләр түгел... Аркасының кайсыдыр җире авыртканга да охшамаган», – ди табиблар. Анализлар алалар. Һәм...
– Кан анализлары бластлар артуын күрсәтте. Гемоглобины түбән, диделәр. Анысына башта борчылмадым да, үземнең дә гомер буе түбән... Иртән иртүк «Ашыгыч ярдәм» машинасы безне Казанга, Республика балалар клиник хастаханәсенә алып китте. Барысын да пункция ачыкларга тиеш иде... Бөгелмәдән Казанга кадәр 4,5-5 сәгатьлек юл. Ул араның миңа никадәр озак, ерак кебек тоелганын ничек аңлатыйм икән?! Бер ай килдек кебек... Бала сызлана, хәле авыр... Әмма өметем никадәр зур булса да, акланмады: пункция Бөгелмәдә куелган диагнозның дөреслеген раслады. 
Безнең белән мондый хәл булыр дип гомеремдә дә уйламаган идем. Хәсрәт гел көтмәгәндә килә икән... Балада бернинди үзгәреш сизмәдек бит: ябыкмады, борыннан кан китүләр булмады. Хәлем юк, ди иде, тик анысына кем игътибар иткән? Соңгы вакыт урамга чыкмас булды, түгәрәкләргә йөрүен ташлады. «Барасым килми», – ди иде. Укудан кайта – ятып тора, дәреслә­рен әзерли – тагын ята. Яшүсмерләрдә андый гына хәлсезлек була инде ул дип уйладым. 

Хастаханәдә узган беренче ике атнаны бөтенләй хәтерләмим. Наиләнең кан басымы ике йөзгә кадәр күтәрелде, һәм аны берничек төшерә алмадылар. Кызым яныннан бер минутка да китмәдем: көндез дә, төнлә дә. Икәү бер караватка ятабыз, әмма бик читен, сыймыйбыз – аңа бит инде 13 яшь. Ярый «раскладушка» куярга рөхсәт иттеләр. Ике ай шулай яшәдек...

Ан­нан табиблар: «Анализларыгыз азрак көйләнде. Йортка күчәргә теләмисезме?» – дип тәкъдим иттеләр. «Роналд Макдоналд йорты» турында нидер сөйләгән­нәре колагыма кергән иде, тик: «Кемгә, ничек бирәләр?» – дип, бер дә кызыксынмадым. Әни кеше мондый чакта үзенә җайлы, уңайлы булу турында уйлыймыни? Курка да калдым әле: «Хәлебез үзгәреп китсә?» – дим. «Без бит янәшәдә генә, кирәк булса, керерсез», – диделәр. 

...Йортка шулай аяк бастык. Иң башта мондагы чиста­лыкка шаккаттым. Бөтен нәрсә өр-яңа. Хезмәткәрләр елмаеп кына тора, ягымлылар. Безне бүлмәбезгә озаттылар: чиста урын-җир, ап-ак сөлгеләр. Открытка куй­ганнар: «Рәхим итегез!» – дип язганнар, шундый матур теләкләр теләгәннәр. Җиңел булып китте... Диаг­нозны ишеткән көннән соң беренче тапкыр. Монда шулай әйбәт булыр дип күз алдыма да китермәдем. Хастаханәдә дә әйбәт анысы, табиблар да шулкадәр игътибарлы. Әмма анда капельница, уколлар, пункция­ләр... Безгә ясамасалар – башкаларга... Яныңда ятучыларга ясаганны күрү дә авыр, үзеңә кагылганда – әйтмим дә. Ә Йортта онытылып торасың. «Химия» алып чыгабыз да ял итәбез. Тынычта, иркендә... Инде ничә химия терапиясе алуыбызны да белмим. Бик күп! Шактый авырлары – тоташ биш тәүлеккә сузылганнары бар, җиңелрәкләре... Көнгә утызар төймә дару эчәбез хәзер – аны безгә бушлай бирәләр. Яныбызга туганнар да килеп тора ала бит. Әтисе килеп китте, ике әбисе, кечкенә улымны да алып кил­де­ләр: ул быел өченче сыйныфка бара, аңа да игътибар кирәк. 

«На-на» төркеменең элеккеге солисты Владимир Левкин килгән иде безнең белән очрашуга, «Бу чир килеп чыккач, тирә-юнемдәге даирә үзгәрде», – дип сөйләде ул. Ә мин, киресенчә, дусларымның, эштәге хезмәттәшләремнең якынлыгын бу авыр чорда тагын да ныграк тойдым. Ялгыз түгеллегеңне аңлау бик мөһим. 
Укытучылар килеп йөри. Кайчак алар килгән­дә Наиләнең химия терапиясе алып кына чыккан чагы була. Дәрес кайгысымыни? Тормышта беренче урында сәламәтлек икән – бөтен кешегә шуны телим хәзер. 

...Гүзәл Галләмовага да улы Нияз белән өч ай саен хастаханәдә ятарга туры килә: 8 яшьлек чагында малайга шактый катлаулы диагноз куйганнар. Бөерләренең берсен булса да саклап калу өчен көн саен кыйммәтле дарулар эчәргә, әледән-әле капельница астында ятарга кирәк аңа. «Донор кирәк булуы мөмкин», дигән сүзне дә әйтә табиблар, әмма әлегә ул хакта сөйләшергә иртәрәк. 

«Ярый»га караганда, «ярамый»лар күбрәк Ниязның тормышында: яшьтәшләре кебек арганчы урамда уйнарга, йөгерергә, су коенырга, авыр күтәрергә ярамый аңа. Бөерләренә көч килмәсен дип, суны да күп эчәргә ярамый, тозлы ризык ашарга да. Салкын тидерергә, грипп белән авырырга... Өченче баласына – төпчек улына шушы диагноз куелган көннән бирле әниләре эшләми. Гаиләнең бар тапканы күбрәк Нияз өчен даруга китеп бара хәзер. Ә аның бер кабы дүрт меңгә якын тора. Бер айга өчәр кап алган чаклары бар. Авыр, әлбәттә, тик зарланмыйлар, даруларны бушлай бирә башлаячакларын көтәләр менә.
– Бу юлы хастаханәгә килгәч: «Бәлки Йортта гына яшәрсез?» – дип тәкъдим иттеләр. Ни дип җавап бирергә дә белми аптырап калдым, үзем күңелемнән уйлыйм: «Түләүледер инде ул... Булмас...» – дим. Әкияткә эләккән кебек булдык менә... Сырхауханә түгел инде: җир белән күк аермасы. Үз өеңдәге кебек рәхәт монда... Ниязга бүлмәбез бик ошады! Чаллыдан кадәр яныбызга килеп йөри алмыйлар, ә Йортта, үзебез ни телибез шуны пешереп ашыйбыз. Безгә әле озак торасы – анализлар әйбәтләнгәнче... 

Өйдән ерактагы өй. «Роналд Макдоналд йорты»нда яшәүчеләр аны шулай дип атый. Ике катлы Йорттагы 24 бүлмәне дә алар өйдәгечә «йокы бүлмәләре» дип йөртә. Һәр гаиләгә – бер бүлмә. Хәер, йокы бүлмәсенә менеп җиткәнче, Йортның бусагасын атлап кергән бала башта «могҗизалар бүлмәсе»нә эләгә әле. Күз алдына гына китерегез: уенчыклар тулы бүлмә. Кибет кебек! Баланы шунда җитәкләп алып керәләр дә: «Җаның кайсын тели – шунысын сайлап ал. Сиңа бездән бүләк!» – диләр... (Бу бүлмәгә иң беренче бүләк-уенчыкларны Казан шәһәре мэры Илсур Метшин гаиләсе тапшырган. Теләге барлар – уенчыкларны һәрвакыт китерә, өсти ала!)
Йортта кемнәр яшәячәген Республика балалар клиник хастаханәсенең махсус экспертлар комиссиясе хәл итә. Күбрәк онкогематология бүлеге пациентларын, беренче чиратта ерактан килгән балаларны урнаштыралар. Барысы да исәпкә алына: гаиләнең матди мөмкинлекләре, баланың хәле. Дәвалану күпме дәвам итә – әни белән бала Йортта шуның кадәр тора ала: бер ел яшәүчеләр дә бар, ярты ел да, ике-өч ай да... 



Кайбер балалар авыз-борыннарын маска белән каплап йөрмәсә, җыйнак кына бер кунакханә дип тә уйлап булыр иде бу Йортны. Балалар өчен уен почмагы, әниләр өчен ял итү зонасы, китап киштәсе (үзенең тыңлаучылары арасында акция уздырып, «Миллениум» радиосы дүрт йөздән артык китап җыеп китергән аларга), телевизор, компьютерлар, вай-фай, кер юу машиналары... Зур гына ашханә, суыткычлар: һәрбер әнинең үз урыны, үз почмагы бар монда – савыт-сабасына кадәр бирәләр. «Безнең Йортның иң рәхәт урыны – шушы, – ди «Роналд Макдоналд йорты» менеджеры Аделина Кузина. – Кичләрен монда нинди тәмле исләр чыкканын белсәгез! Әниләр шушында җыела, бергәләп пеше­рәләр, бергәләп ашыйлар. Җәйге террасабыз бар: иртәлә­рен чәйне шунда – патиода эчәләр, кичләрен чыгып утыралар. Әниләр – сөйләшә, балалар уйный... Кайбер спонсорлар әниләргә ярма, токмачлар китерә. Хәер, спонсорлар гына да түгел... Әле менә узган атнада бер ханым керде: «Патио ягыннан ишекне ачмассызмы?» – ди. Ачтым. Икәү килгәннәр икән: улы өч зур савыт белән чия кертте. «Боларын күршеләр җибәрде», – дип, кыяр белән помидор, ташкабаклар, слива... Токмач белән тавык та алып килгәннәр. «Гафу итегез, ә сез кем?» – дим. «Сездә узган ел мастер-класс үткәргән идек», – диде дә, ашыгып китеп тә барды. Исемен әйтеп тормады. Әниләр чиядән компот кайнаттылар, тавыкларын кыздырдылар – бөтен йортка көтмәгәндә бер бәйрәм булды...»

Йортта яшәүчеләрне зур бер гаилә дип тә әйтергә буладыр. Әле менә һәммәсенең телендә бер сүз: «Марьяна тәпи китте!» Кемне очратсаң да – сөенеп шуны сөйли. Нәни генә булса да, Марьяна Тодорович инде икенче кабат дәваланырга килгән. Үсеп килгән! Йорттагыларның күз алдында йөреп киткән менә. 
– Ачылган көннән башлап, дүрт мең гаилә яшәп китте инде бездә, – ди «Роналд Макдоналд йорты» директоры Юлия Маркова. – Күбесе белән хәбәрләшеп, хәлләрен белешеп торабыз. Табибларга күренергә килгәч, безгә кунакка керәләр. Алар барысы да монда кунакка гына килү турында хыяллана... 
«Иң мөһиме: Йорттагы эмоциональ атмосфера, – ди директор. – Әниләр – хәсрәтләрен, балалар авыртуларын онытып торсын дип тырышабыз». Тырышалар дип кенә әйтү аз булыр! Алты хезмәткәр ай саен утызар чара оештыра! Һәр көнне – берне! Бүген аларда кунакта «Прогульщики» рок-группасы, иртәгә – «Ямьле» төрке­ме, берсекөнгә – «Рубин» командасы, аннары – «Ак барс»лар, язучылар... Бер көнне әниләр янына стилист килә, икенче көнне – визажист, өченче көнне – этикет студиясе... Бүген сабын куыклары очыралар, иртәгә – «Крутые виражи» клубы беговелларда йөрергә өйрәтә, берсекөнгә батутта сикерергә баралар... Әниләр өчен психология мәктәбе эшли. Ә мастер-класслар! Пушкин-ның Казанда яшәүче оныгы барон Александр фон Гревениц бөтен гаиләсе белән инде аларда ике тапкыр булып киткән. Хатыны Дорсаф биредә яшәүче әниләргә үз милли ризыкларын пешерергә өйрәткән. Тел белмәсә дә, аңлашканнар: ул да дүрт бала әнисе бит. 
Авырып китү белән дөнья чикләнә: күпләр аны тәрәзә аша гына күзәтә башлый. Шуңа күрә Йортта яшәүчеләр өчен шәһәргә чыгулар бер бәйрәм! «Казан – бала күзе белән» дигән проект шуңа туган. Гидлар ролен шәһәрнең билгеле кешеләре башкара. Универ­сиада корылмаларын, университетларны, парк һәм скверларны караганнар, Зәңгәр күлгә җыеналар, Казан­ның театрлары белән танышырга телиләр. Автобус бирүчесе дә табыла, хөкүмәт эшен читкә куеп торып, экскурсия үткәрүчесе дә. Әйе, дөньяны игелек коткарырга тиеш! Мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек... 

Йортта яшәүче малайлар һәм кызлар автограф җыя: Венера Ганиева, Эльмира Кәлимуллина, Мөнир Рах­маев... Ул исемлек шундый озын! «Роналд Макдоналд йорты»нда бер тапкыр булган кеше аны яшәтү өчен, кечкенә генә булса да, үз өлешен кертергә тырыша бугай. «La Primavera» оркестры (җитәкчесе Рөстәм Абя­зов), мәсәлән, 4 октябрь көнне Казанда хәйрия концерты үткәрергә җыена. Билет сатудан кергән акча шушы гаилә кунакханәсен тотуга тапшырылачак. Шундый ук хәйрия концертын Венера Ганиева да әзерләп ята. Йортның дуслары – аларга булышучы компанияләр, волонтерлар бихисап! Бик теләсәм дә, мин аларны санап чыга алмам: кулы, йөрәге җылылар – мәрхәмәтле җаннар арабызда бар һәм, иң сөенечлесе – бик күп! 
– Тагын бер мөһим әйбер бар, – ди Юлия Маркова. –Гадәттә, мондый чорда гаилә икегә бүленә. Күп вакыт әти кеше читтә кала, йә, сынауларны күтәрә алмыйча, бөтенләй китә. «Роналд Макдоналд йорты»нда гаилә бергә яши ала: әтиләр дә килә, әби-бабайлар да...
Йорт гаиләләрне саклап калырга да булыша. 

...Директорның читләргә күренми торган бер эше бар: азрак буш вакыты булдымы... Яңа ел алды ярминкәсендә сату өчен чыршыга эләргә уенчыклар тегәргә утыра ул. «Быел 16 гыйнварда ук башладым», – ди. Дөрес, әниләр дә булышкалый. Йортны тоту өчен бер елга унике миллион акча кирәк дидем, шуның ике миллионын биредә эшләүче хезмәткәрләр үзләре таба. Диңгез – тамчылардан җыела...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ходай сезгэ озын гомер бирсен!!!Яхшылык ж,ирдэ ятмый дилэр.Эшлэгэн изгелеклэрегез мен,е белэн узегезгэ эйлэнеп кайтыр.Иншаллах!!!

    Хәзер укыйлар