Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Өлкән килендәшем турында

Өлкән килендәшем, олы йөрәкле җиңгәбез Рушан Әлки районы Карамалы авылында туып, гомере буе шушында яшәгән кеше. Сугыш афәт­ләрен дә кичерергә туры килә аңа.

Рушан апабыз бер минут та эшсез тора алмады. Ишле балалы зур гаиләгә килен булып төшеп, нәсел-нәсәп, кардәш-ыруга ачык йөзле, тәмле сүзле булып, өлкән­нәргә хөрмәт күрсәтеп яшәде.

Рушан апа яшьлегендә башкарган эшләрне хәзер авылда да онытып баралар инде. Иртә таңнан сыер савып, җәй көннәрендә сәгать өчтә-дүрттә көтү куа авыл хатыны, миченә утын салып, ут кабызып җибәрә, мич алдында таба-чуен белән кайнашып, ризык әзерли, мичтә күмер төшкәч, самавырын куя. Ул арада җилкәсенә чиләк-көянтә асып, тау астындагы чишмәгә йөгерә. Казан асты учагына ут элдереп, учак өстендәге казанда аертырга дигән сөтне җылытып ала. Кул белән сепарат әйләндереп, сөт аерта, каймакны гөбедә атлап, май яза. Аннары бу казанны юып, аш, бәрәңге пешерәсе. Кайвакыт шушында ук корт та кайнатыла. Аннан соң казанны юулары бер әҗәл була инде.  

Болар өстенә, ул таба-чуеннарны, самавырны ком белән ышкып ялтыратасы, агач идәннәрне, түшәмнәрне кырып-кырып юасы, мич агартасы, кул белән керен уасы (хәзерге порошоклар юк, кер юу машинасы турында әйтеп тә тормыйм) – куллар гына чыдасын.

Эш дигәннән, Рушан апа сөйлә­гән бер мәзәк искә төште.
Бер ир, көне буе нәрсә генә эшлисең, дип, хатынын битәрли икән. Беркөнне эшне алмашкан болар, хатыны ире урынына эшкә чыгып киткән, ир өйдә бала белән калган. Ир күңе­лен­нән хатыны әйтеп калдырган эшләрне барлап, хәзер ипи салам, аннары мунча ягам, дип йөргәндә, бала уянып елый башлый, эше бүленә. Инде аны көйләп, кабат эшкә тотынам дисә, түтәлгә тавыклар кергән, аларны куып чыгара. Ул арада казлар җим сорап каңгылдаша. Аннары тагын бала уяна. Хатын кайтып кергәндә, казанда аш ташып ята, самавыр куелмаган да, ире, атлап-атлап та мае төшмәгән гөбене бау белән аягына бәйләп куйган, имеш, йөргәндә, селкенеп, май төшмәсме. Ә үзенең кулында бертуктаусыз елаучы яшь бала...

Рушан апабыз әнә шулай илдә йөргән мәзәкләрне хәтерендә саклап, җае чыкканда ялт итеп сөйләп бирә торган иде. Җыр-биюгә дә һәвәс булды, сүзгә дә бик оста иде. Аның кулыннан килмәгән эш булмагандыр. Эш күплектән, авырлыктан зарланганын хәтерләмим. Авыр хезмәттә үткән гомерен мәзәк кушып, уен-көлке белән сөйләр иде. «Иң яхшы эш кораллары гел миндә булды. Иң үткен чалгы, уң уңайлы тәпке минеке,
су ташый торган чиләкләрне үземә дип атап ясадылар. Пычаклар, сарык йонын кырка торган кайчылар бар да җырлап эшләп тора торган иде», – дип, тимерче кайнатасын, ирен мактар. «Унҗиде егет арасыннан Таһир абыегызны сайлап чыктым, ул бит данлыклы тимерче Закиров Сәгыйрь ма­­лае», – дип шаяртырга ярата иде.

Ул вакытта колхоздагы эшләр бар да кул көче белән башкарыла. Закирова Рушан Мотыйгулла кызы урман да кисә, ат та җигә, фермада бозаулар, сарыклар да карый, яшелчә бакчасында эшли, Ярос­лавль якларына торф чыгарырга да бара. Гомумән, нәселебез тырыш, танылган кешеләргә бай. Сәүдә министры урынбасары булып эшләгән Вагыйз абый Закиров, аның хатыны атаклы күз табибы Хәят апа Килдиева, «Спартак» аяк киеме комбинатының генераль директоры Абдулла абый Кыямов­ларның барысы өчен дә җиңгәбез «безнең Рушан» булды. Табигатьтән бирелгән зирәклеге аңа белемле, дәрәҗәле кешеләр янында да үзен дәрәҗәле итеп тотарга, һәркемгә иш була белергә ярдәм иткәндер. «Безнең Рушан кем янына да сыя ул», – ди торган иде Әлки райо­ны-ның ул замандагы абруйлы хуҗа­лык җитәкчесе Дамир Насый­буллин.

Тырышлыгына өстәп, күңеле дә киң иде Рушан апаның. Хәтеремдә, нәселебезнең олы-карысы исән вакытта Рушан апа белән Таһир абый карчыкларны кунакка чакыралар иде. Алар үзара рәхәтләнеп сөйләшеп, җырлашып, бергә намазлар укып, берәр атна кунак булып китәләр иде. Бу вакытта фермада эшләгән Рушан апа очып кына йөри, тәмле ризыклар әзерли, мунчасын яга.
Яшьләрнең дә күңелен күрә бел­де алар. Нәселебездә берәрсе гаилә корса, яшь гаиләне, аларның дус-ишләрен, күрше-күләнне чакырып кунак итәләр, бәйрәм ясыйлар иде. Ул чакта мәҗлесләр мул сыйлы, уен-көлкеле, вәгазь-нәсыйхәтле дә булып, тормыш итү, дөнья көтү дәресләренә охшап кала торган иде.

Килен-кайнана темасына Рушан апаның тагын үз мәзәге булыр иде.  Бер өйдә килен белән кайнана ызгышып яши икән. «Безгә килгән­дә, өстәлгә капларга ашъяулыгың да юк иде», – ди икән кайнана. Килен бер дә аптырап тормый: «Мин килгәндә аның юньле өстәле дә юк иде бит», – дип җавап кайтарган, ди.

Икенче бер йортта килен белән кайнана бик тату яшиләр икән. Берсендә кайнана, күңеле нечкә­-реп китеп, киленнән сорый икән:
«Килен, син мине күбрәк яратасыңмы, үз анаңнымы?» – «Әни, бәгърем, син менә мине күбрәк яратасыңмы, үз кызың­нымы?» – дип, сорауга сорау белән җавап биргән ди килене.

Абдулла абыебыз өченче ел җәй ахырында Америкага китәр алдыннан Карамалыга кайтып, Рушан апаның хәлен белеп, бәхилләшеп чыккан иде. Рушан апа шуннан соң озак яшәмәде инде. Хезмәт сөюче, киң күңелле, игелекле Рушан апабыз күңелләребездә якты, матур хатирәләр калдырып китте. Кайткан саен, безне озатканда бер җыры бар иде Рушан апаның:
Чәй эчәбез чәйнүкдин,
Бабаебыз Гайнетдин.
Әбиебез Хәерниса,
Кайтырсыз, Алла боерса.
Кайтырбыз, Алла боерса, туган нигезгә, зиратларга кайтырбыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар