Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Җәннәт... Иреңнең аяк астында

Ирләрнең хатыннары алдында нинди бурычлары бар? 

– Гомумән алганда, гаилә корганда, ир кеше дә, хатын-кыз да беренче чиратта: «Минем бурычым нидә?» – дип, үз бурычлары турында уйларга тиешләр. «Үземә йөкләнгән вазыйфаны тулысынча үти алырмынмы?» – дип борчылырга. Гаиләдәге проблемалар белән миңа да күп киләләр. «Ирем моны эшләми, моны үтәми», – диләр. Мин аларны туктатам: «Башта үзеңнән башларга кирәк, – дим. – Бәлки син нәрсәнедер җиренә җиткереп үтәмисеңдер һәм, шуңа җавап итеп, ирең дә нәрсәнедер эшләмидер?» «Ирем йөри, икенче хатын алырга тели», – дип, күз яше түгүчеләргә дә: «Ашыкмагыз әле, – дим. – Ә ул икенче хатында тапканны нигә сездә тапмаган? Бәлки ул сезгә үзенең теләкләрен, ниндидер шикаятьләрен белдергәндер. Ә сез аны ишетмәгәнсездер?» Гадәттә, шулай булып чыга да. Дин буенча карасак, хатын-кыз өчен бик мөһим бер әйбер бар. Җәннәт – әниләрнең аяк астында, дибез. Ә хатын-кызның җәннәте – ире аяк астында. Кияүгә чыккач, хатын-кызның бу дөньяда төп максаты – иренең ризалыгын алу өчен тырышу. Пәйгамбәребез: «Әгәр бер кешенең кешегә сәҗдә кылуы рөхсәт ителсә, хатыннарның ирләренә сәҗдә кылуы фарыз ителер иде», – дигән. Менә шуннан күрәбез инде хатын-кызның ире алдында үзен ничек тотарга тиешлеген. 

 

Хатын-кызлар моны үзләрен кимсетү дип кабул итмәсләрме? 

– Әйе, хатын-кызның баш иясе килми. Әмма кирелегеннән ул үзе генә зыян күрәчәк... Пәйгамбәребез: «Ирләр буйсынганны ярата», – дигән. Ирең әйткән һәр сүзне йөгерә-йөгерә үтәү түгел ул буйсыну. Каршы дәшмәү, ирең кушканга, «ярар, яхшы, эшләрмен», дип тору. (Аны бәлки бүген эшләмәссең дә, бәлки иртәгә дә тотынмассың, ләкин иң мөһиме: син каршы төшмә, булмый, димә!) Төп кагыйдә буларак, өч нәрсәгә: ирлегенә, ирегенә һәм горурлыгына кагылмасаң, ир кеше хатын-кыз өчен бөтен нәрсәне эшләргә әзер. Әгәр инде боларга кагыласың икән, бу ир сине ихтирам итүдән, гомумән, сине хатын-кыз итеп санаудан туктый. Ул синдә көндәш күрә башлый: мәсьәләне икенче бер ир-ат белән ничек хәл итсә, монда да шулай – кул күтәрүдән дә тайчынмый. 

Ир кеше гаиләдә тавыш чыгуын яратмый. Яхшы хатын – өйдә тынычлык булдыручы хатын ул. Ир-ат мондый гаиләнең кадерен белә! Ә инде хатын-кыз гаиләдә баш булып алып, үз сүзен сүз итәргә керешсә, ир кеше, гадәттә, аңа юл куя. Ярар, ярар, теләсәң нишлә – тавыш кына чыгарма, ди. Акчасын да кайтарып бирә, хатыны ни әйтсә дә ризалаша. Ләкин ул инде ир кеше булудан туктый – чүпрәккә әйләнә. Бервакыт хатыны да аңлый моны, әмма инде соң була. 

Ир-ат хатын-кызны үзенеке итәр өчен өйләнә. Һәм ир кешенең шундый сыйфаты бар – үзенекен ул беркайчан ятларга бирмәячәк. Моны башка вакыт сиздермәсә дә, берәр афәт янаса, ирлеге уянып, хатынын саклаячак. Әмма саклыйсы, кадерлисе килсә генә – ул аңа якын булса гына! 

Яхшы, ипле хатынга акчаны ул үзе алып кайтып бирә. Ни өченме? Чөнки ир кеше мактанчык – күпме эшләгәнен күрсәтергә ярата. Тавыш күтәреп, хәйлә корып торасы да юк. Дөрес, үз вазыйфаларын үтәмәүче ирләр дә бар. «Ирем акча алып кайтмый», – дип зарлана кайбер хатыннар. Әгәр торырга урының, ашарга-эчәргә ризыгың, кияргә киемең бар икән, димәк, ир кеше сине тәэмин иткән дигән сүз. Артыгын бирә алса – бирә, бирә алмаса, син аны сорап та, тавыш чыгарып, кимсетеп тә ала алмыйсың. Без малны, акчаны Аллаһы Тәгаләдән дибез. 

Тагын бер мөһим әйбер бар – ир-ат матурлык ярата. Шуңа күрә аңа матур булып күренергә тырышырга кирәк. Өйдә теләсә ничек киенә алам, үземне теләсә ничек тота алам, дияргә ярамый. 

  

Ирләрне берәр ничек үзгәртеп буламы-юкмы? 

– Гомумән, берәүне дә: ирне дә, хатынны да үзгәртеп булмый. Халык мәкале: «Әнисенә карап – кызын, әтисенә карап – улын коч», ди. Әтисенә карыйсың да хәл итәсең: ул сиңа ошаса, аңардан канәгать булсаң, улына кияүгә чыгасың. Юк икән – кире уйлыйсың. Оекбашларын бер урынга куярга, уң кул белән ашарга өйрәтергә була, ә холыкны берничек үзгәртү мөмкин түгел! Әмма хатын-кыз ирне хәйләкәрлеге белән җиңә ала. Хәзрәткә бер хатын килгән дә иреннән зарлана, дога кылып, өшкермәссезме, дип сорый икән. «Ярар, – ди хәзрәт, – тик моның өчен миңа арысланның йоны кирәк булачак». Ирен бик тә үзгәртәсе килә бит инде хатынның, арысланнар булган җирдә ешрак йөри башлый ул. Ерактан-ерактан әйләнә – арысланнар моңа ияләшә. Бераздан аларга якынрак килә. Аннан инде арысланнарны ашата ук башлый. Җанварлар аңа шулкадәр ияләшәләр, якын итәләр, хәтта үзләрен сыйпарга да рөхсәт итәләр. Менә шул вакыт хатын бер арысланның йонын кисеп ала да инде. Кабат хәзрәткә килә: «Булды бу, инде өшкерәсезме?» – ди. Хәзрәт аңа елмаеп карый да: «Арыслан булып, арысланны кулга төшердең, ә иреңне буйсындыра алмыйсыңмы?» – ди... Чынлыкта, ир кеше зур бала кебек бит ул. Бала нәрсә ярата? Йомшаклыкны, матур сөйләгәнне, тәмле ашатканны, мактаганны... Үзенең йомшаклыгы, күндәмлеге белән хатын-кыз бик күп нәрсәгә ирешә ала. Аның төп көче – көчсезлектә. Ә бүгенге хатын-кызлар ирне аның үз коралы белән –таләп итеп, законга таянып, куркытып, тавыш күтәреп җиңәргә тырыша. 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх,матур язалар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Экият

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бөтен ир бер төсле түгел шул. Алар масаеп та китәләр.

        Хәзер укыйлар