Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Нияз Игъламов: «Гаилә – команда ул»

Лев Толстойның «Бәхетле гаиләләр барысы да бертөрле бәхетле, бәхетсезе генә – үзенчә», дигән гыйбарәсе миңа һәрвакыт сәер тоела иде. Миңа калса, бәхетле гаиләләр дә үзенчә бәхетле, чөнки һәркем «бәхет» төшенчәсенә үзенчә мәгънә сала бит. Бер пар өчен табигый булган нәрсә, икенчеләре өчен бөтенләй гаҗәп тоелырга мөмкин. Мөнәсәбәтләрен хәтта җәмгыять кабул итмәгән пар үзен бик бәхетле хис итүе дә бар. Кайчандыр күршедә шундый бер яшь алкоголиклар гаиләсе  яши иде: тып-тыныч, кешегә тимиләр, бәйләнмиләр,  яшел еланга әвәслекләрен искә алмаганда, аларның бәхетле гаиләсе фикердәшләр, дуслар дигән тәэсир калдыра иде. 
 
Шекспирның «Король Лир» трагедиясендә корольнең уртанчы кызы зәһәр Регана белән аның явыз ире Корнуэлл бергәләп Лирны мыскыллыйлар, Глостер картны җәзалап, күзәрен чокып чыгаралар, ага-энеләрне котыртып, сугыштыралар... ләкин шул ук вакытта алар бәхетле. Әйе, бик явыз кешеләр. Шекспир моңа шикләнергә урын калдырмый. Ә үзара алар ярты сүздән аңлаша, бер-берсенә ярдәм итә, бер-берсен ярата. Шекспир параллель рәвештә безгә Лирның олы кызы Гонерилья белән аның ире Олбэнины күрсәтә. Тегеләрнең капма-каршысы. Гонерилья сеңлесеннән дә усалрак, ә менә ире – йомшак күңелле, намуслы, игелекле кеше. Ләкин хатыны яратмый үзен, бастард Эдмунд белән аңа хыянәт итә. Апа-сеңел үзара бик охшаш, берсе:  «без бер металлдан» дип тә әйтә, ә менә ирләре – төрле. Гаиләләре дә төрле. Ике усал бер казанга сыя һәм бик бәхетле. Явызлык явызлык белән яши ала. Ә игелек игелек белән – һәрвакытта да түгел. Игелек явызлык белән беркайчан да туры килми. Һәрхәлдә, Шекспирда шулай. 
 
Аббат Прево «Манон Леско»да язганча да була. Яшь һәм бәхетсез Кавалер де Грие җилбәзәк мәгшукасының хыянәтенә түзәргә мәҗбүр.  Манонны беткән хатын дип атау җиңел, ләкин уйлап карасаң, Европа мәдәниятендә бу образның Маргарита Готье, Эмма Бовари, Катерина Кабанова, Настасья Филипповна, Анна Каренинадан йөз елга иртәрәк җенси мәхәббәт һәм яшьли үлем символы булып китүе очраклы булдымы икән? Адәм баласының табигатенә салынган психологик сәбәпләр аркасында (болар турында Аристотель дә белгән), укучы шушы мәхәббәт газапларында бәргәләнүче хатынны кызгана, ә бит бер дә аның лаеклы һәм тугры ирен түгел! Отелло Дездемонаны буып үтерә, ләкин менә биш гасыр инде тамашачы Отелло белән бергә хәсрәтләнә. Бер-берсенән башка яши алмаган Верона гашыйклары Ромео белән Джульетта  турындагы повесть бөек мәхәббәт тарихы булып санала. Таһир һәм Зөһрә, Ләйлә һәм Мәҗнүн, Галиябану һәм Хәлил... Гаребтә дә, Шәрыкта да гашыйкларга җәмгыять белән мөнәсәбәтләр кору җиңелдән булмаган. Чөнки теләсә кайсы җәмгыять кеше бәхетенә көнләшеп карый. 
 
Әдәби геройлар дөньясыннан гади кешеләргә күчик. Һәм нәрсә күрәбез? Драматик мисаллар җитәрлек – күрә белгән язучылар гына юк. Ире кыйный, эчә, балаларын кыерсыта, ә хатыны барыбер китми, дус кызларына, яратам, дип елый. Яки ире күтәреп кенә йөртә, ә хатыны аның бөтен дуслары белән йоклап чыгарга әзер. Мондый хәлләр безнең әйләнә-тирәдә азмы? Болары, билгеле, артык күзгә ташлана торган мисаллар. Еш кына бер тапкыр кыйный, бер тапкыр хыянәт итә. Алга таба балалар үстерәләр, ипотека түлиләр, планнар коралар. Читтән караганда, бәхетле гаилә дияргә дә ярый. Толстойга эш калмаган. Ә иң мөһиме: барысы да иҗтимагый мораль кысаларына сыя. Бәхетле диярлек гаиләләр бездә көнләшү хисе уятмый. 
Теләсә кайсы мөнәсәбәтләр турында сөйләгәндә, мин мораль төшенчәсенә кагылмаска тырышам. Мин әхлак яклы. Мораль – субъектка карата тыштан тагыла, әхлак – кеше күңелендә партнерга карата туган тугры булу, хөрмәт итү, ышану зарурлыгы. Ә бу җиңел түгел. Мөгаен, дөньяда аннан да кыены юктыр. Шулай да чын-чынлап бәхетле парлар юкмыни? Әлбәттә, бар, югыйсә гаилә институты күптән ишелгән була иде инде. Ничек бәхетле була ала соң алар? 
 
Алтын урталык, бөтен кешегә дә ярардай бәхет рецепты юктыр ул. Бу фани дөньяда озаграк яшәгән саен, адәм баласы – үзенә генә хас кануннары, физикасы, химиясе булган аерым бер галәм дигән фикергә киләм. Татар гаиләләре, андагы мөнәсәбәтләр дә башка халыкларныкыннан әллә ни аерылмый. Минемчә. Ә Ислам, диярсез. Аллаһтан куркыгыз ичмасам! Татарлар – җир йөзендәге иң дөньяви халыкларның берсе. Билгеле тарихи вакыйгалар сәбәпле, Шәригать татарлар өчен бердәнбер канун булмаган, Россия Империясендә яшәве белән генә дә. СССР турында әйтеп торасы да юк. Ә Советлардан соңгы чорда Ислам күпчелек татарлар өчен, яшәү рәвешеннән бигрәк, декоратив җирлек кенә. Никаб кигән татар кызы бер көнне  инстаграмга никахыннан фото куя, икенче көнне Урта диңгез ярларыннан ярымшәрә килеш сәлам юллый – көлке бит.  Ислам нормалары да көнкүрешкә шартлы рәвештә генә керә. Ихластан инанган кешеләр дә бар. Ләкин мин үзем андый булмадым, булмам да. Шуңа да үземнең мөнәсәбәтләрне ничек коруым турында гына әйтә,  һәрвакытта да уңышлы булмаса да, киңәш тә бирә алам. 
 
Минемчә, бәхетле мөнәсәбәтләр кору өчен партнерларның тигезлеге – иң мөһиме. Интеллектуаль яктан: юкса, дәрт сүрелүгә, сөйләшер сүз дә калмаячак. Социаль яктан: миллионер кызы эшче малае белән бәхетле булганны күргән юк әле. Мәдәни яктан: мин Земфираның иҗатына мөнәсәбәтләре туры килмәгән өчен аерылышкан бер парны беләм. Дин, тел, милләт кебек  җитдирәк мәдәни каршылыклар турында әйтәсе дә юк. Финанс ягыннан тигезлек тә ике кешенең бер пар булып оешуына зур йогынты ясый. Ләкин ике кеше башта ук тигез мөмкинлекләргә ия була алмый. Тигезлек – бирнә түгел, аны лотореяга да отып булмый. Көн саен бер-береңне түбәнсетмичә генә, компромисслар аша гына тигезлеккә ирешеп була. 
Тагын бер мөһим нәрсә – үзара ихтирам. Ышаныч. Аңлау. Гафу итә белү. Эгоизмың белән көрәштә шәхес үсеше. Болар барысы да тигезлектән чыга. Интеллектуаль, социаль, мәдәни тигезсезлек икән, нинди аңлашу яки ышаныч турында сүз йөртергә мөмкин?
 
Гомумән, әлеге мәсьәләләрдә мин аксакал түгел. Кырыкка җиткәндә, хаталарыма абынып кына нидер аңлый башладым шикелле. Ихтимал, бу фикерләрем шуның белән кыйммәттер дә – алар коры фикерләүдән генә тумаган, ә тәҗрибә аша килгәннәр. Бәлки, кемгәдер ярдәм дә тияр.  Йомгаклап, гүзәл затларга  шуны әйтәсем килә: Хөрмәтле ханымнар, туташлар, беренче чиратта, үзегезне хөрмәт итәргә өйрәнегез, бәһагезне белегез. Теләсә кемгә батып баргандагы саламга ябышкан кебек ябышмагыз, нидер килеп чыкмаган икән, тормышта, ким дигәндә, тагын бер шанс була әле. Үзегезне түбәнсетергә юл куймагыз, корбан итмәгез. Аллаһ сезне ирләр хисабына үзегезне раслап яшәү омтылышыннан сакласын. Дәү әнием – татарлардан беренче педиатр Суфия Госманова тормышында күп нәрсәләргә ирешкән һәм ярты гасырдан артык бәхетле гаилә корып яшәгән кеше буларак, ир – баш, хатын – муен, дип әйтә торган иде. Муен баш белән дошманлашып яшәми. Һәм истә тотыгыз: ир белән хатын мөнәсәбәтләре – ерак дистанциягә чыгу ул, ләкин ярышка түгел. Ярыш булган хәлдә дә, гаилә әгъзалары арасында түгел. Сез – команда. 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар