Әнием турында

Мәгълүм ки, Җир кешесе өчен, табыну затларыннан: иң әүвәл – Аллаһ, икенче – Аның Пәйгамбәре, өченче – Ана... Бары алардан соң гына – башка бөекләр һәм могҗизалар...
Ә Ана – син күргән-белгән бөекләрнең иң бөеге. Адәм баласы әнисенә, үзен якты дөньяга исән-имин китергәне өчен генә дә, баш бәһасе кадәр бурычлы. Ә үз баласын балигълыкка ирештерә алган
Ана Аллаһ каршында изгеләрнең изгесе санала.
Изге Коръән-Кәрим, фани дөньядан соң барачак җәннәт капкасы да – әниеңнең табаны астында,
дип искәртә...
Әнием турында хикәят язу уе күңелемдә беркайчан да кабынмады дип әйтә алмыйм. Булгалады. Ләкин
бу гамәл биек кыяга үрмәләүче альпинист тәвәккәллеген сорый. Шүрләп яшәдем. Инде бүген әнисенең фани гомере (74 яшь) чигенә якынлашкан улының, әлеге кыяга карап, башы әйләнә икән, моңа кемне гаеплисең? Чөнки аның күз алдында торган әнисенең шәхес бөеклеге еллар үтү белән һич тә кечерәйми һәм тоныкланмый, бәлки, һаман да зурая, калкулана, ачыла бара. Әлеге күренешне бәян итү өчен зур мәгънәле сүзләр, тасвирламалар табарга, җыеп әйткәндә, чын талантлы прозаик осталыгы кирәктер...
Шунлыктан, автор, әнисе кебек олуг тауның тулы ландшафтын бәян итү омтылышыннан ваз кичеп, ошбу күренешнең кайбер сыйфати үзенчәлекләрен әйтеп китү белән чикләнергә ният кылды. Бу очракта, әлеге алым хәзерге заман укучысын тизрәк канәгатьләндерер, чөнки заманыбыз тирән классик картиналарны карамый, югары музыка әсәрләрен тыңламый. Аңа гап-гади клиплар кирәк...
Мин үземне ике-өч яшьлек вакытымнан башланган «мөһим» вакыйгаларның шаһиты буларак хәтерлим. Мәсәлән, газиз Әниемнең нурлы чыраен күреп уяну, аның аһәңле тавыш белән җырлавын ишетү һәм, әлбәттә, йомшактан-йомшак, ләкин дә көчле җылы кулларына күтәреп алып иркәләве ләззәтен тату! Иманым камил, моннан да яктырак һәм татлырак мизгелләр дөньяда булмый да торгандыр...
Әниемне, ягъни 16 яшьлек кызны, Ягъкуб бабам, 1928 елда Киров өлкәсенә торф чыгару мөддәтенә җибәрелүдән котылу чарасы буларак, әтием Шәйдуллага кияүгә бирергә мәҗбүр була. Ишле гаилә эченә уникенче әгъза булып килеп керә яшь килен. Башка чыкканчы дүрт ел торырга туры килә яшьләргә әлеге «корт оясы»нда. Әлбәттә, ул чакта үсмер кызчыкта зур гына авылда әлегә белмәгән-күрмәгән егеткә ка-рата ниндидер тирән хисләр булгандыр дип әйтү дә кыен. Шулай да, язмыштан узарга тырышмаган Әнием. Сабырлыгы булган...
Әти-әни үзара тату яшәделәр. Исән-имин балигълыкка ирешеп, тормыш корган балаларыннан без өчәү яши торабыз. Иң өлкәннәре мин булсам, тагын ике энем бар...
Күз алдыма Әниемнең кайнап торган энергияле яшь вакыты ешрак килә. Җәйнең тәмуг утлы челләләрендә колхозның ерак кырына ике баласын (берсен арбада, берсен җитәкләп) алып барып, бушлайга көн-төн эшләп, ачлы-туклы тамак белән 30 көнлек уразаның һәр 17 сәгатен хыянәтсез сабырлык белән үткәрә ал-ган, аяусыз сугыш елларында киләчәккә өмет нурын сүндермичә яшәргә, шул ук вакытта кайгы-хәсрәт диңгезенә баткан иптәшләренә – солдатка-хатыннарга мораль ярдәм күрсәтергә сәләтле һәм чиксез батыр йөрәкле газиз әнием сурәте мине Җирдәге соңгы адымыма кадәр озатып барачак.
Әниемнең иң калку сыйфатларыннан берсе – искиткеч камил акыл иде. Каян килгәндер ул? Юкса, абыстайга өч ай укырга йөреп, әз-мәз гарәп графикасын, дин нигезләрен өйрәнеп өлгергән кыз баланы сөекле әнисе Таһирә ханым укуыннан туктата, имеш, хатын-кызга күп уку кирәкми. Әбигә үпкәсен әнием гомере буена саклады. «Җиде класс кына белемем булса да тизәк түкмәс идем», – ди торган иде, кара эшнең җәмгыятьтәге урынын искәртеп. «Улым, – диде ул миңа, – булдыра алсаң, тәре такканчы укы, әләмәтрәкләрне муеныңа атландырма!» Әлбәттә, бу сүзе дин сату турында түгел, ә җәмгыять баскычында түбән калмаска өндәү иде.
Татар сөйләм телен көнкүрештә әниемнән дә югары кимәлдә куллана белүче укымышлыларны очратканым булмады дисәм, һич ялгышмам. Аның әйткән һәр сүзе йә гыйбарә, йә табышмак, йә афоризм булып яңгырады, полемикада аны авылда укытучы ханымнар җиңә алмады, кайбер ир «ораторларны» да тиешле урыннарына утырта белде ул. Сүзнең үлчәү-чамасына бик сизгер иде. Күп сөйләшмәде. Ир-атлар әңгәмәсен кулай күрде. Хатын-кызларның мәгънәсез җыелышларын яратмады. «Сүз бозау имезә, бозау хатын кыйната», – дияр иде. Күңеленә ятышлы сердәшләре биш-алты кешедән артмагандыр. Кешенең кемлеген аның сүз башыннан ук таныды һәм бу мәсьәләдә беркайчан ялгышмады.
Безгә, ягъни балаларына, дөньяга аек караш сеңдерергә тырышты, дөньяның фанилыгын аңлатты, дөнья-ахирәт өчен яхшы гамәлләрне тормыш мисалларында күрсәтеп, безне орышмыйча-рәнҗетмичә, олуг педагогик такт белән тәрбия чараларын үткәрде. Әлбәттә, кирәге чыкканда, сыртка тамызып алудан да читләшмәде. Аның бер генә катгый гамәле дә балаларында ризасызлык уятмады, дөрес кабул ителде. Әниебезнең тәртәсе – зиректән, логикасы корычтан булды. Авыл халкы арасында да әниебезнең абруе зур иде. Киңәш сорап килүчеләр арасында олысы да, кечесе дә, хатыннар да, ирләр дә була иде. Ул сер саклый белде. («Ир кешенең эчендә иярләгән ат ятыр», – дияр иде, үзенең хатын-кыз җисеменә кинаяләп.)
Әниебезне соңгы юлына озатып калган күршебез Мөнирә апа болай дигән: «Кайгыбыз чиксез, Патшабикәбез үлде, нишләрбез?!»
Әниемнең, олы баласы буларак, миңа мөнәсәбәте дә җылырак шикелле тоела иде. Моны аның якынрак ахирәт дусларыннан да ишеткәнем бар. «Улым Ибраһим, – диде ул бер мәлдә, – син минем артымнан ук ияреп барасың. Безнең яшьләр арасы – 25 ел гына...» Ул сүзләрнең мәгънәсенә мин соңрак төшендем. Әлбәттә, әнием мине яраткан, миннән зур эшләр көткән, нәрсәгәдер пошынган, минем өчен нигәдер борчылган...
Гомерем буена йөрәгемдә әниемә карата чиксез рәхмәт хисе яшәде. Аның исеме белән яшерен горурландым. Ул турыда үзенә әйткәнем булмады. Кыюлыгым җитмәде...
Сүземне Әниемне югалтканнан соң язылган шигъри юлларым белән тәмамлыйм:
Газиз Әнкәй!
Хафа йотып киттең...
Ә мин – ахмак бүген аңладым:
Син дигәнчә – яши алмадым...
Син дигәнчә – була алмадым...
Рәсем: "Өйдә" Илдар Зарипов
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
«Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды» Кайнанам үлгәнгә август аенда биш ел була. Үлгән кеше турында начар сөйләмиләр йә бөтенләй дәшмиләр, дисәләр дә, күңелемә җыелганнарны бушатасым килә.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
5 август 2022 - 21:22Без имениХикәянең теле матур.Минемчә,төп тема--мәхәббәт.Ул яшәешнең нигезе. Яратмаган кеше белән гомер кичерү--бәхет түгел инде. Шулай ук яшьләр белән өлкән буынның аңлашып яшәве дә мөһим.Балалар да алар үрнәгендә тәрбия ала.Кешенеке – кештәктә
-
7 август 2022 - 06:12Без имениСокланып ,соенеп укыдым. Алдагы гомерегездэ бэхеттэ ,тынычлыкта утсен.Бәхет йорты
-
7 август 2022 - 17:50Без имениУзебез белу турында суз дэ юк, улыма да анлата алмадым...Башыңны сакла, балам...
-
7 август 2022 - 19:14Без имениШундый матур язылган! Рәхмәт! Бу язманы күбрәк кеше укысын иде! Бәхетле гаиләләр дә күбрәк булыр иде...Ата белән бала
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.