Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Наз баланы бозмый»

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Алсу КАЮМОВА балаларны тәрбияләү турында әнә шулай ди. Өч бала әнисе буларак аның үз рецептлары бар.

Үсмерлек чоры. Ата-ана өчен иң зур сынау вакытыдыр бу, мөгаен. Сүзеңне тыңлап, һәрвакыт яныңда сырпаланган бала көннәрдән бер көнне бөтенләй үзгәрә дә куя. Аның инде үз дөньясы... Бала белән бәйләнешне ничек саклап калырга? Үсмер белән үзеңне ничек тотарга? Бәлки, безнең геройларыбыз тәҗрибәсе дә сорауларыгызга җавап табарга ярдәм итәр. Әни кешенең генә түгел, үсмернең фикерен дә тыңлап карыйк әле. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Алсу КАЮМОВА һәм аның кызы НӘРГИЗ.


Нәргиз, әниең синең өчен иң элек дус кызмы, әниме?
– Дус кыздыр, мөгаен. Әниләрнең балалары белән аралары начар булганын күп ишетәм. Әгәр «мин – әни, димәк, мин хаклы», «нәрсә әйтәм, шуны эшлисең», «минем кебек уйларга тиешсең», ди икән, бу бик начар. Әлбәттә, мондый әниләргә берни сөйлисе килми. Шулай итеп аралар суына инде ул. Ә минем әни башка әниләрдән аерылып тора. Ул мине аңлый. 

Димәк, әниең бик йомшак, сиңа чикләүләр куймый?
– Бик йомшак түгел инде. Ул аңлый торган кеше. Әтигә караганда, әни яшьләргә якынрак. Безнең әти – консерватив кеше. Әни белән үзара яшьләр сленгы кушып сөйләшүебезгә күпләр аптырый да. Мин нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен аңлыйм инде. Балачактан ук яшьтәшләремнән аерылып тордым. Әти дә шундый булган. Киләчәк турында, болай эшләсәм нәтиҗәсе ничек булыр икән дип гел уйлыйм. 

Нәргиз, синең әти-әниең танылган кешеләр. Моны тою сиңа рәхәтлек бирәме, әллә комачаулыймы?
– Мин аларны шуның кадәр танылган дип санамыйм да. Алар бит миңа иң элек әти-әни. Әйе, классташларым: «Әти-әниеңне телевизордан күрдек» йә «Спектакль карарга баргач, күрдек», диләр. Мин моңа күнеккән инде. «Әти-әниең актерлар, сәхнәдә шундый матур уйныйлар, ә син оялчан, аларга охшамаган», – ди укытучым.
Киләчәктә нинди һөнәр иясе булачагың турында уйланасыңдыр. Бу җәһәттән әти-әниең басым ясамыймы?
– Юк! Кайсы юлны сайласаң да, кабул итәрбез, диләр. Һөнәрне бит теләсә кайчан алыштырырга була. Беркайчан да соң түгел. Кечкенә чакта актриса булам дип йөри идем. Хәзер миңа музыка бик ошый. Музыка мәктәбен тәмамладым. Башта анда уку ошамады, билгеле, ирекле буласым, уйныйсым килә иде. Инде менә мәктәпне тәмамладым да, күңелсез булып китте. Музыка белән шөгыльләнүдән рәхәтлек алганмын. Хәзер гитарада уйныйм, вокалга йөрим. Миңа электрогитара алып бирделәр.

Нәргиз, идеаль әти-әниләр нинди булырга тиеш?
– Аңласыннар иде. Бигрәк тә үсмерлек чорында. Кирәк вакытта алар ярдәмен тоясы килә! Уйларың, проблемаларың белән ялгыз калмаска тиешсең. Комплекслар булмасын өчен алардан мактау сүзләре ишетүе мөһим. Һәм юмор хисле булсыннар иде, юкса күңелсез булачак. 

Әти-әниеңнән иң шәп киңәш?
– «Сине борчыган ул проблема ун елдан мөһим булмаячак». Әти гел шулай ди. Һәм мин аны аңлый башладым инде. Хак әйтә әти. Әни бик күп киңәш бирә. «Бераз битарафрак бул», – ди. Мин бик борчылучан, шул ук билгеләр өчен дә.

Гаиләдәгеләр белән конфликтлар буламы?
– Ул бар кешеләрдә була торгандыр инде. Эмоцияләр чыга инде ул. Аннан бер-беребездән гафу үтенәбез.

Кем беренче гафу үтенә?
– Әни күбрәк.

Энекәшләрең аптыратмыймы?
– Юк, алар икәү булгач, гел бергә нидер эшлиләр. Безнең бит яшь арасы өч яшь ярым гына. Бергә үсәбез дисәк тә була. Кайвакыт икәүләп юри мине үртиләр. Менә шул якларын яратмыйм. Әмма аларның булуы зур бәхет. Мәктәптә безнең кабинетлар күрше генә. Минем янга кереп сөйләшеп йөриләр.

Нәргиз, әниең белән иң бәхетле мизгел?
– Ой!.. Икәү генә авылга һәм Чаллыга кайтудыр! Машинада музыка кушып куйдык та, юл буе сөйләштек. Бик рәхәт сәяхәт булып истә калды ул.

Хәзер үсмерләр башка дип, сезне тәнкыйтьләүчеләргә җавабың...
– Бу кешеләр үзгәрешне кабул итә алмый. Һаман да совет заманындагы кебек тормыш булуын телиләр. Хәзер күп нәрсә үзгәрде. Ә аларның үзгәрәсе килми, башкаларны гына үзгәртергә телиләр. Минем яшьтәшләр аңлырак, толерантлырак. Алар киләчәк турында бик күп уйлыйлар. Тизрәк мөстәкыйль булып яшиселәре килә.

Алсу, сез – өч үсмер әнисе. Кызыгыз Нәргиз һәм игезәк улларыгыз Ирхан белән Әмирхан. Аларның холыклары төрлеме? Үсмерлек чорын ничек кичерәсез?
– Безнең очракта малайлар белән җиңелрәк, алар игезәкләр булуга карамастан, бик тыныч булдылар. Ә менә Нәргиздә, «үз кубызына биетә» белү сәләте бар. Ул үз теләгәнен эшләми калмый. Балалар белән бар нәрсәне уртага салып сөйләшергә тырышабыз. Әлбәттә, алар бөтенесен дә тыңлый дигән сүз түгел бу. Психологлар әйтүенчә, аларның болай булулары бик дөрес. Әйткәнне генә тыңлап торган тәртипле баланың киләчәге өчен борчылырга кирәк икән. Ул үскәч тә син әйткәнне генә көтеп яшәячәк. Ә кечкенәдән үзенчә эшләгән балада ныклы холык формалаша, диләр. 

Димәк, сез балаларыгызга һәрвакыт рөхсәт бирә торган әни?
– Компромисска күп барам инде мин. «Юк» дип дулап алсам да, сындыралар – йомшаклыгым бар. Холкым шундый. Ә менә әтиләре «юк», ди икән, димәк, юк. Ул шулай булырга тиештер, мөгаен. Әнидә «әтиегезгә әйтәм», дип, әтигә аркалану булсын инде ул. Мин гел, әтиегездән сорагыз, дим. Соңгы сүзне әти әйтергә тиеш дип уйлыйм. 

Алсу, балаларыгызга, тулысынча ышанасызмы?
– Мин ышанам. 100 процент ышанам. 

Инстаграмда кызыгыз белән төшкән фото астына сердәшем дип язасыз...
– Мин кызыма дус кыз да, әни дә. Әмма дус кыз дәрәҗәсендә булам дип, бала каршында әни абруе югалырга тиеш түгел. Дус булсаң, алар күбрәк ачыла. Баланың нәрсә белән яшәвен, башында нинди уйлар булуын беләсең. Өчесе дә мәктәптән кайткач, көннәре ничек узганы турында сөйләшәбез.

Күп үсмерләр, үсмерләр генә түгел, хәтта кечерәкләр дә мәктәп хәлләрен өйдә сөйләми. Ул гадәтне ничек булдырырыга соң?
– Өч кыз үстек, әни укытучы иде. Безнең гаиләдә дә сәгатьләр буе сөйләшеп утыру гадәте бар иде. Мәктәп хәлләрен, уку турында, проблемаларны. Үзеннән-үзе бу модельне үз гаиләмдә кулланам. Без бит бар нәрсәне үзебез үскән гаиләдән күчерәбез. 

Үзегез нинди үсмер идегез?
– Апаларым арасында малай кебек булдым. «Синең үскәнең сизелмәде дә», – ди әни. Минем бик хыялый үсмер идем. Артист булам дигән максат канатландырып торды. Шуның белән яшәдем. Хәзер күп үсмерләр күңел төшенкелегенә бирелә. Аларда романтика юк. Интернеттан артык күп мәгълүмат алу да начардыр, мөгаен. Алар бит бездән күп беләләр. Ә без хыялыйлар идек. 

Актриса – гаилә кешесе түгел, сәхнә кешесе, диләр...
– Балалар – беренче урында! Иҗат бит ул – эш. Картайгач, иҗат сиңа нәрсә бирәчәк соң?! Бер стакан суны, ни дисәләр дә, балалар суза. Үз балаларыңнан башка син беркемгә кирәкмисең. 

Кичләрен өйдә булмауны, гастрольләрне балалар ничек кабул итә?
– Яратмыйлар инде. «Тагын спектакльмени?» – дип калалар. Кич белән әниләр чыгып киткәнне кем яратсын, үзебез дә яратмый идек. Кечкенә вакытларында бергә йөрдек инде театрга. Гримерка тулы уенчык була торган иде. Гастрольләр вакытында исә әбиләре килә. 

Өч балагыз да музыка мәктәбендә укый. Үз теләкләре белән керделәрме?
– Юк инде, әтиләре шулай хәл итте. Музыка мәктәбенә йөргән, музыка тыңлаган балалар аерылып торалар. Ике кул да эшләгәч, баш миенең ике ярымшары да эшли дигән сүз. 

«Отличник синдромы» кирәк дип саныйсызмы?
– Юк, әлбәттә. Бервакытта да балаларга син «бишле»гә генә укырга тиеш дигән шарт куймадык. Идеаль булып булмый ул. Бездән матуррак, акыллырак, уңышлырак, талантлырак кешеләр барлыгын беләбез. Моны кабул итеп һәм аңлап яшәргә кирәк.

Алсу, әйттек инде, балалар бездән күбрәк белә. Кайвакыт аларга безнең белән кызык та түгел. Әмма шулай да аларны ничек үз яныңда җыеп торырга?
– Гап-гади аның рецепты: яратканыңны күрсәтергә кирәк. Шартларсыз ярату ул – бу җирдә булганнары өчен ярату. Һәрвакыт кочаклап-сөеп тору кирәк. Моны психологлар да киңәш итә. Мин балаларны гел кочаклап-үбеп торам. Нәргизнең әле кайвакыт кочаклашып, иркәләнеп ятып торасы килә. Узып барганда үбеп, тупылдатып сөеп алам. Малайлар миннән озын, мәктәптән кайткач үзләре килеп кочаклап ала. Иркәләп уятам, массажлар ясыйм. Кечкенә чакта безнең өйдә дә шулай иде. Балалар синең яратканыңны һәрвакыт сизеп яшәсеннәр.

Алсу Каюмовадан кызлар тәрбияләүдә өч кагыйдә:
Кыз баланы иркәләү кирәк.
«Син иң матуры, иң акыллысы, иң талантлысы» дип үсендереп тору аларга үз-үзләренә ышаныч өсти.
Үз-үзен карарга, тәрбияләргә өйрәтү кирәк. Кызлар үз бәяләрен белсеннәр иде. 

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар