Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Мөстәкыйль тормыш

− Ярдәм кирәкме? Булмаса, «ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртыйк, – диде шунда бер ханым килеп. Шул секундта үземнең башымда да төрле уй кайный иде: «Кая дип чаптың инде син?! Синең балаңны кем алып кайта хәзер?»


Әниләр авырмый бит алар, аларга авырырга ярамый да әле. Балаларны мөстәкыйль, әти-әнигә карата булган ихтыяҗдан азат итеп тәрбияләргә
тырышсак та, без, үзебезгә ничә яшь булуына да карамастан, әниләрнең ятып торуына да, кирәк чакта ярдәм итә алмауларына да ияләшмәгән. Алай гына да түгел, шулай килеп чыккан очракта аларга ачуыбыз чыга, кәефебез кырыла.

Барлык әти-әниләр дә балаларының мөстәкыйль, яхшы кеше булып үсүләрен тели. Дөрес, бу юлда абыну-егылулар да еш булуын һәм сабырлык кирәген онытырга ярамый. Мин дә балаларымны үз мәнфәгатьләрен үзләре кайгыртырлык итеп тәрбияләргә телим, эшкә дә өйрәтмәкче булам. Яңа чирләрнең шаукымы, читтән торып эшләү белән, балаларны гел күз уңында тоту мөмкинлеген дә бирде. Һәр адымнары күзәтү астында – болай булгач, һичшиксез, өйрәтәм инде дип тә уйлыйм үзем.

Дөньядан артта калмыйча без дә мәктәпкә барабыз, берничә түгәрәгенә дә чабабыз. Иртән әтисе эшкә киткәндә улыбыз дзюдога кереп кала, ә мин ике сә-гатьтән соң барып алам. Тренировкаларыннан соңрак чыккан көннәрдә әле шул арада кибетенә кереп ипиен, маен да алып өлгерәм.

Ул пәнҗешәмбедә дә шулай булды. Кибеттән ашыгып чыгып барганда, кар астында яткан боз гына җимерде бар планнарны. Баскыч рәшәткәсенә тотынып кала алдым алуын да, тик аягымны тоймый идем инде. Эсселе-суыклы булып китте, буранлап торуына да карамастан, куртка изүләремне үк чиштем, баштагы шарфым шуып төшкән килеш, якындагы карлы эскәмиягә барып аудым. Аякны кыймылдатып та булмый, авырта. Шунда бер ханым килеп:
− Ярдәм кирәкме? Булмаса, «ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртыйк, – дип, үзенең егылуы турында да сөйләп алды, ахры. Тик берсе дә истә калмаган, чөнки шул секундта үземнең башымда да төрле уй кайный иде: «Кая дип чаптың инде син?! Синең балаңны кем алып кайта хәзер?» Нишләргә белмичә берничә минут утырганнан соң, балама шалтыратып, светофорның яшел утына гына юлны аркылы чыгасын аңлаттым. Менә сиңа мөстәкыйль тормыш, аның бит әле бер генә тапкыр да үзенең генә юл аркылы чыкканы юк.

− Улым, тренировкаң беттеме? Әйдә, киен дә чык. Мин монда – каршы якта, кибет парковкасында. Светофорга кадәр кил, аннары яшел ут янгач кына, бөтен машиналар туктап беткәч кенә юлның теге ягына чык, аңладыңмы?

− Әйе, әйе, аңладым, ярар. Хәзер чыгам, – диде дә телефонын сүндереп тә куйды. Бераз алгарак үтсәм, күренәсе икән дә, дип, эскәмиядән торып бастым. Авыртуга чыдап булмый, күзләр яшьләнә, шулай да әкрен генә алга таба берничә адым ясый алдым.
Бу юл чаты зур түгел үзе. Кеше дә моннан бик еш йөрми, шуңа күрә кайбер машина йөртүчеләр светофорның сары уты, кызыл уты, димиләр, туктап тормыйча чабып үтүчеләрне дә күргәләгәнем булды. Шуларны искә төшереп, тагын балам номерын җыйдым:
− Син кайдан әле?
− Менә светофорга җитәм, әни, – ди.
Барысын да яңабаштан кабатлап, юлны ничек чыгарга кирәклеге турында лекция укып алдым.
− Беләм инде мин, беләм, – ди ул үзе.
− Юлны чыккач, сулга борылып азрак үт тә, мин шунда, күрерсең. Телефоныңны кулыңда тот, аңа карама, – дип тә куйдым. Хәзер һәр ике баланың берсе үзе атлый, ә үзенең күзе – телефонда.
Юлны ничекләр генә аркылы чыгар инде бу сабый, дип, 8 яшьлек балам өчен ут йотып торган арада аяк кайгысы да онытыла башлаган иде инде. Килә, ниһаять. Үзе шат, канәгать.
− Мин үзем чыктым, әни, күрдеңме? Әйдә, икенче юлы да шулай гына эшлик әле, мин үзем дә бара беләм инде. Әйдә әле, әни, ә? – дип сайрый зур кеше.
− Ярар, карарбыз. Булдырдың! Үзең чыктың, улым, – дип күңелен күтәреп, уңышын билгеләп тә куйдым. Чатан аяк кыйссасын бәян иткәч, улым, үзенең авырлыгы да хәйран булган сумкасына да карамыйча, кулымдагы пакетны да үзе күтәрде. Җитәкләшеп әкрен генә машинага таба киттек. Әле ярый машина автоматта, әле ярый сул аяк имгәнгән, дип, әлеге хәлләрнең бер генә булса да уңай ягын табарга тырышам.
− Авыртамы, әни? Бик авыртамы? Кайсы җире, моннан – астанмы? – дип төпченде улым сызлануымны күреп.
− Түзәрлек, әйдә кайтыйк әле тизрәк, – дим.

Гадәттә, машина ишеген үзем ачып-ябып балаларны төяп китә идем. Бүген үземне ишек ачып утырттылар, сумкамны да балам үзе алып куйды. Рәтен белә икән бит, дим эчемнән генә. Кайтып өй каршына туктагач та, улым ярдәм итеп торды. Ишекләрне ачты, япты, сумкаларны кертеп куйды, аннары кибеттән кайткан пакетны бушатып бар нәрсәне урынына урнаштырды. Төшке аш әзерләү бурычы да үз өстендә булды. Ризык әзерләү эшенә булган кызыксынуының да кирәге чыкты тагын: микродулкынлы мичтә үзе теләгән кайнар бутербродлар ясап, мине дә сыйлады. Ипи валчыкларына һәм уылган сырга баткан аш өстәлен җыештыру гына миңа калды. Баланың күңелен кырып, моның ише вак нәрсәләрне билгеләп торуның кирәген тапмадым.

Көн дә башкара торган әлеге гади хәрәкәтләр турында күбебезнең уйлап караганы да юктыр. Табынга бер куй, бер ал, сөрт, җыештыр, күлмәген алып бир, керләр арасыннан оекбашын тап, шешәсенә су тутыр, әйберен тотып торыш, кирәк урында «төртеп» җибәр һәм башкасы... Көне буена күпме җыела икән бит ул. Бүген исә, дирижер сыман, боларның барысы белән дә идарә итеп кенә утырдым. Ул минутларда үземне сафтан чыккан солдаттан да ким хис итми идем.
Әниләр авырмый бит алар. Аларга авырырга ярамый да әле. Шушы бер-бер артлы тезелгән көндәлек ритм-ны тудырган хәрәкәтләрнең берсе генә өзелсә дә, өйдә тәртип югала, хаос барлыкка килә.

Кич белән өйдәгеләр җыелганчы, аякның сынмаганлыгын раслап, лангет киеп, кайтып диванга яткан идем инде. Ул кайтканда гел ашарга әзерләп, аш бүлмәсеннән чыгып каршы ала торган әнисен горизонталь юнәлештә күрү кечкенә балага шок ясады.
− Авыртамы, әни? Кайсы җиреннән? Син хәзер ятып кына торасыңмы? Моны салырга ярыймы? Син кайчан йөри башлыйсың инде? Ә безне кем ашата? – дип сораулар яудырды.

Алар кайтканчы ук инде ипи кисеп, табынны әзме-күпме әзерләп куйган идем. Шулай да күбесен үзләренә эшләргә туры килде: ашны алып кереп җылытырга куйдылар, шкафтан чынаякларны алып тезделәр дә, чәй кайнады, утырып ашадык. Шул арада әле тегесе, әле монысы онытылган дип, суыткычка таба да берничә тапкыр сәяхәт кылынды. Соңыннан пычрак табак-савыт раковинага җыелды, юарга теләк белдерүче дә, шуңа әзер кеше дә табылмады.
Диванда аяк сузып утырып торган арада әле бер-сенә, әле икенчесенә нидер кирәк була башлады. Кечкенәсе арлы-бирле чабып – рюкзагын, икенче көнне балалар бакчасына киясе кара галстугын да (бакчага күлмәк белән галстуктан бәйрәмчә киенеп йөри) таба алмый интекте. Җитмәсә, нәкъ менә бүген балалар бакчасыннан ук кайнатма белән коймак ашыйсы килеп кайткан булган икән. Олысы дәресен күрсәтә, тегеләй дөресме, болаймы, дип, диван белән өстәл арасында чабулый. Бер чатан аяк аркасында дөньяның асты өскә килде, рольләр алмашынды, гаиләдә канәгать булмаган кешеләр артты, коймак булмаганга кәефләр кырылды. Алар – сорап, мин җавап биреп талчыктым... Алар, яннарына килеп, гозерләрен үти алмавыма ачуланды, үзем исә болар бит берни дә эшли белми дип көрсендем.

Без әниләрнең ятып торуына да, кирәк чакта ярдәм итә алмауларына да ияләшмәгән. Алай гына да түгел, шулай килеп чыккан очракта аларга ачуыбыз чыга, кәефебез дә кырыла әле.
Танышым Ландыш та үзе белән булган хәлләрне сөйләде. Аның әнисе Равия апа әле Ландыш студент чакта ук җәй көне аягын сындырган булган.
− Әле ярый җәй көне иде, имтиханнарны тапшырып бетереп, әни янында тора алдык, – дип сүз башлады ул. – Имтихан тапшырган көнне үк кичке автобус белән өйгә кайтсам, гипска чорналган аягын күтәреп әни утыра. Әллә нишләп киттем шул чакларда. Әллә ни куркыныч әйбер дә булмаган инде югыйсә, ә күңел йомшарды, әни бик тә кызганыч иде. Аның шул яшенә җитеп, шулхәтле утырып торганы булмагандыр да әле.

Авыл, җәй, эшнең очы-кырые күренми. Шушы йортта туып-үсеп, бөтен эшне эшләп үскән кеше булсам да, җиңелләрдән булмады ул. Бакчага бәрәңге чүбен чабарга дип чыгып китәм дә, ярты көн үткәч кенә керелә. Әни шул арада мине кызганып, ашарга булса да пешерим, дип, сынган аягын урындыкка куеп аш бүлмәсендә булыша иде. Үзенең эшли алмавына үзе уфтана, көрсенә, шулай килеп чыгуына ачуы да килә иде. Элеккеге кебек чабып йөри алмавына үз-үзен битәрли иде ул. Кәефе юк, нервлары чыдамый, берочтан миңа да эләгеп ала. Югыйсә эшен эшлим, зарланмыйм, эндәшмим, тик әни генә һаман да кәефсез була торган иде.

Әнигә дә кыен булгандыр инде. Бер ияләшмәгән кешегә тик кенә утырып тору җиңел түгелдер ул. Йөрәге түзмичә, култык таякларына таянып бакчага да чыккалаганы булды аның. Әнинең шулай иза чи-гүен күрү мине дә төшенкелеккә салды, шул минутларда, нишләптер, бар дөньясына ачуым сагыз күбе-гедәй кабарып шартлый да, үземне бөтенләй бөтереп ала торган иде. Әнигә үпкәләмим дә, әмма канәгать тә түгелмен. Ә ул йөри алмавына ачуы килеп, нишләргә, безгә ничек ярдәм итәргә белми аптырый иде. Эшләнгән эшнең аныңча булмавына да кәефе кырыла иде. Бу вакытларда өйдәге тискәре энергия берничә лампочканы электр белән тәэмин итәр иде, мөгаен. Әни кешене кәефсез күрү мине дә бәхетсез итә иде.
Шул гипстан котылу көнен Яңа ел төненнән дә ныграк көттек. Минем өчен әнинең сау-сәламәт килеш йөреп торуыннан да кадерлерәк әйбер булмагандыр. Менә шул көнне инде мин өйнең яме дә, ашның тәме һәм минем яхшы кәефнең дә әнигә бәйле булуын аңладым.

Резеда АКБИРОВА, «Сердәш 129» хезмәтенең медицина психологы 
Мондый хәлдә калмас өчен баланы аның яшь үзенчәлекләренә туры килерлек дәрәҗәдә мөстәкыйльлеккә дә өйрәтергә кирәк. Әнисе авырып киткән очракта, әлбәттә, балага карата булган игътибар кимиячәк. Бу хакта балага хәбәр итмиләр икән, ул аның өчен стресс була ала. Дөреслекне белмәгәндә, килеп туган сорауларга җавапны бала үзе уйлап таба башлый. Кайвакытларда бала үзен гаепле хис итә башларга да мөмкин, шуңа күрә әни кеше йә үзе, әтисе яисә башка кеше балага хәзерге вакытта әнисенең авырып торуы турында сөйләп аңлатса әйбәтрәк.
Аннары мондый очракларда балансны саклау да мөһим, ягъни балага бала булып калырга мөмкинлек бирергә һәм аңа артык йөкләмәскә тырышырга да кирәк. Мондый чакларда әби-бабаларны, туганнарны җәлеп итәргә дә була.
Без балага мөстәкыйльлекне кинәт кенә түгел, ә гомеренең беренче көннәреннән үк бирә башлыйбыз. Тумыштан аңа үзенең башын борырга, сөт имәр өчен күкрәкне табарга мөмкинлек, ирек бирәбез. Айлар, еллар үткән саен, күбрәкне рөхсәт итә башлыйбыз. Инде 2–2,5 яшендә сәламәт бала күп нәрсәләрне үзе эшли ала: йөри, йөгерә, сораулар бирә, үзенең теләк һәм ихтыяҗларын белдерә.
Баланы мөстәкыйль тормышка әзерләү әти-әнидән сабырлык һәм эмоциональ ярдәм таләп итә. Киләсе киңәшләр баланы мөстәкыйль тормышка өйрәтергә булышачак.

  Бала өчен ул үзе эшләргә өйрәнгән әйберләрне аның өчен эшләргә ашыкмагыз. Мәсәлән, бала 2 яшьтә үзе кашык тотып ашый, 3 яшьтә – киенә, уенчыкларын җыя белә. Әмма күп әти-әниләр өчен баланы үзләре ашату, киендерү тизрәк тә, җиңел-рәк тә. Тик баланың үзенә дә мөмкинлек бирергә кирәк. Кулларыгыз бала урынына нәрсәдер эш-ләргә үрелә икән, үзегезгә сорау бирегез: ни өчен ул аны үзе эшләми? Баланың физик мөмкинлек-ләре чикле булган очрак – икенче мәсьәлә. Ул вакытта әти-әни эшли. Баланың боларны эшләргә теләмәве, игътибар таләп итүе, көйсезләнүе –
башка. Бу очракта бала белән сөйләшеп, аны тынычландырырга, киңәш бирергә кирәк, тик аның өчен артык эшләмәскә. Әгәр белми икән, өйрәтегез. Моны эшләп күрсәтергә, бала белән бергә эшләргә була яисә бала әнисе әйтеп торуы буенча үзе яисә тулаем мөстәкыйль рәвештә үзе генә эшли.
  Балага ялгышырга рөхсәт итегез. Тәнкыйтьне әзрәк басыгыз. Әлбәттә, 3 яшьлек бала идән юа алмас, ул аны юешләтер генә. Бу очракта әтиәни баланы мактарга, ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтергә һәм ул үзе күрмәгәндә сиздерми генә җыештырып бетерергә була. Һәрбер хата – тәҗрибә. Тәҗрибә генә кешене мөстәкыйль, бәйсез итә ала.
 Балага сайлау иреге бирегез (теләгән киемен кияргә, үзе сайлаган секциягә йөрергә, ялын ничек үткәрергә, иртәнге ашка нәрсә ашарга һәм башкалар). Балагызга ышаныгыз, янында булыгыз, кирәк чакта булышыгыз. Боларны баш-кару бала өчен эшләп бирүгә караганда, авыррак биреләчәк. Бераздан әтиәнигә җиңел булачак, ә балага – файдага гына.
 «Ярамый», «юк» сүзләрен кулланыр алдыннан уйлагыз. Кайбер тыюлар, чынлап та, кирәкле: шулай итеп без баланың куркынычсызлыгын кайгыртабыз. Күп очракта бу сүзләрне әйтеп, үзебезгә уңайлы булсын дип тә тырышабыз. Балага гөлгә су сибәргә биргәнче, аны рөхсәт итмәү җиңелрәк. Ул гөлне аудара, җирен чәчә, суын түгә. Бала ялгышлар аша гына өйрәнә. «Ярамый» сүзен куркыныч эшләргә карата гына кулланырга тырышыгыз. Мәсәлән, кулларны юмыйча ашау, тиешсез җирдә юлны чыгу һәм башкалар.
  Баланы кызыксындыра белергә дә кирәк. Аның өчен һәрбер процесс – уен. Фантазиягезне эшкә җигегез.
  Әти-әниләр идеаль була алмый. Безнең бурыч – аларны безгә карата булган ихтыяҗдан азат итеп тәрбияләү.


Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар