Логотип
Тормыш кыйммәтләре

​«Минекеләр...»

– Могҗиза күрергә өметләнмәгез. Барысы да күпкә катлаулырак, – дип, мине килгәнче үк кат-кат кисәттеләр.

Читтән караганда бүген инде шактый имин күренгән бу гаиләләрдә иртәгә дә барысы да әйбәт булачак, дип, аларның берсенең дә өзеп кенә әйтә алмавын аңлау авыр түгел. Упкын чиге бит: алга таба адым хәтәр ул, ә башка якка борылып китәргә ихтыяр көче кирәк. Соңгысы исә кешенең үзеннән генә тора.

Әти-әнисе эчкән, социаль яктан ярдәм күбрәк таләп ителгән яки күп балалы булганга күрә мохтаҗлык кичергән 40 гаилә, бөтен район буйлап санаганда, азмы ул, әллә күпме? Нинди күзлектән карыйсың бит. Кайбыч район җитәкчеләре, мәсәлән, бу санны бик күп дип тапкан. «Иң элек бу гаиләләрдә үсүче балаларны уйладык», – диләр. Районның социаль яклау бүлегендә әлеге гаиләләрнең һәрберсе исәптә. Хөкүмәт билгеләгән  барлык акчалата ярдәмне алып торалар. Әмма ул пособие, дотацияләрнең генә аякка басып китү өчен җитмәве берәүгә дә сер түгел. «Нишлик? Аларга тагын ничек ярдәм итә алабыз?» – дип утырып киңәшләшкәч, уртак бер фикергә киленгән: бу гаиләләрдәге проблемаларны ныграк өйрәнү һәм аларны чишү юлларын эзләү өчен кураторлар билгеләргә кирәк. Кайбыч районы җитәкчеләре телендә бик еш яңгырый торган «минекеләр», дигән сүз бөтенләй башка мәгънәне аңлата хәзер.  Минекеләр, дигәндә, өйдәге җәмәгатьләрен, бала-чагаларын гына күз алдында  тотмый алар бүген.  
Күмәкләп, ил белән тотынганда, чыннан  да «дөньяны үзгәртергә» буламы? Без бүген шул хакта сөйләшәбез. 
 


 Альберт Рәхмәтуллин: «Үземне көчле кеше санасам да, бала күзләрендә хәсрәт, яшь күргәндә, көчсезгә әйләнәм...»

Альберт Рәхмәтуллин (Кайбыч муниципаль районы берәмлеге башлыгы):
– Бу гаиләләр арасында төрлесе бар: аз керемлеләр, авырулар, эшсезләр... Яшерен-батырын түгел, шулай да эчкечеләр күбрәк. Әлеге кырык гаиләнең 16-17 се безне чынлап торып борчый. Халык хәзер авыл җирендә дә: «Тагын эчкән», – дип, андыйларга читтән генә карап йөри. Ә бит эчкечелек – ул чир, моңардан кешене дәваларга кирәк. Чараның төрлесен күреп карарга кирәк. «Бу бәндә юлдан язган, барыбер бетә инде», – дип, кул кушырып утырырга, битараф булырга ярамый безгә. Иң куркынычы – хатын-кызның шешә белән дуслашуы. Андый гаиләдә тәртип тәмам бетә. Ун ел элек, мәсәлән, Подберезье якларында,  ир-атлар эчте. Исән калып, айныганнары бүген үзен кулга алды, күпләре вахта белән читкә китеп эшли башлады. Инде өйдә ялгыз калган хатыннар эчүгә сабышты: кайгыны да, шатлыкны да аракы белән юалар. Ни хикмәт, Аллаһы Тәгалә шундыйларга баланы да биреп тора. Безнең районда иң зур проблема – демография мәсьәләсе. Һәр туган сабый өчен бергәләп сөенәбез. Әтисе яки әнисе эчкәндә исә бар авырлык шушы кечкенә кешегә төшә. Үземне көчле кеше санасам да, бала күзләрендә хәсрәт, яшь күргәндә, көчсезгә әйләнәм...
«Миңа иң авыр гаиләне бирегез», – дип сорадым. Минекеләр Иске Тәрбит авылында яши. Тугыз балалы Николаевлар гаиләсе. Яннарында хәзер 4 бала калган.  Күршеләрендә яшәүче 80 нән узган Анна әбине дә карап торалар. Ире дә, хатыны да фермада эшли. Юк, егылып ятып эчүчеләр түгел. Әмма хәзерге  көнгә кадәр газ кертә алмаганнар икән, гаиләдә чыннан да проблема бар дигән сүз. Газ кертү өчен шактый зур чыгымнар кирәк хәзер. «Авыр гаилә» дип, миңа тәкъдим итүләре дә шуңа иде. Үз кесәмнән дә булыштым, Николаевларның үзләреннән дә өлеш керттерергә тырыштык. Безнең төп максат матди ярдәм күрсәтү түгел бит, аларны оялтырга, уйланырга этәрү. 
Бу очракта иң зур рәхмәтем – мәктәпләргә. Авылда һәр гаиләнең ничек яшәвен алардан да яхшы белүче һәм кирәк чакта булышып җибәрүче кешеләр – укытучылар. (Ни генә дисәк тә, авыл җирендә укытучы абруйлы зат әле!) Әнә Подберезье урта мәктәбе директоры Фәнзилә Фәһимовна күп балалы гаиләдә үсүче балаларны аерым ашату мөмкинлеге тапты.  
«Исерекләргә булышасыз, – дигән сүз дә ишетәбез. – Гел кемнәндер нидер көтеп кенә утырырга өйрәнмәсләрме?» Әйе, чаманы, чикне саклау бик мөһим монда. «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» дигән акцияне инде берничә ел үткәрәбез. Барлык оешмалар, шәхси эшмәкәрләр катнашы белән оештырабыз аны – рәхмәт аларга. Август җитсә, социаль ярдәм бүлеге кызларына шалтыратып: «Безнең балаларны кайчан киендерәсез әле?» – дип сораучылар бар... Тик, кабатлап әйтәм, без, беренче чиратта, балаларга булышабыз, шундый әти-әнидән туганга алар гаепле түгел бит.
Эшлисе эшләр байтак, нәтиҗәләр турында сөйләргә иртә әле. Алай да... Унга якын гаиләне айныттык. Алты-җиде гаилә сыерлы булды. Байморза авылында әниләре үлеп ятим калган Чикаловларга газ керттек... 

Чулпан Камалиева (районның социаль яклау бүлеге башлыгы):
– Безнең арада үзенә беркетелгән гаиләгә иң еш йөрүче кеше – Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов. Ул  Федоровское авылында яшәүче Поповларда үз кешегә әйләнгәнче бу гаилә белән без инде шактый чиләндек: Чүпрәледәге «Теплый дом» приютына балаларын инде өченче тапкыр илткән идек. Олы кызы белән Казаннан иреннән аерылып кайткан ул, авылда тагын ике ир бала тапкан.
 
Күп балалы гаиләләр Кайбычта – 233, аларда 750 бала үсә.

Лена эчә, дигән хәбәр булуга, гадәттә, юлга кузгалабыз – балалар кечкенә бит. Сабый булсалар да, алырга килгәнне беләләр – урамда безнең машина күренүгә арткы бакча аша чыгып качалар. Гел онытмыйм: берсендә килдек, әниләре исереп йоклап ята. Өйдә ашарга бернәрсә юк! Өстәл өстендә төбендә аз гына кайнатма калган бер литрлы банка тора. Аңа чебен җыелган. Малайларны урамнан тотып больницага алып кайттык, юындырдык, киендердек. Инде ашатмакчы булабыз. «Кирәкми, без ашаган идек әле», – ди олысы. «Нәрсә ашадыгыз?» – дибез, аптырап. «Пилмән», – ди. Әниләрен шулай яклый алар. 
Ана хокукыннан мәхрүм итү дәрәҗәсенә килеп җиткән Ленаны  Казанга, наркодиспансерга дәваланырга үзе илтте Фирдүс Шәрипович. «Кодировать» иттерде. Балаларын приюттан үзе барып алып кайтты. Бу гаиләне дөрес юлга бастыруга хатыны Фидая белән икәүләп тотынды алар. Тәрәзәләренә челтәрләр алып килеп элделәр, өс-башларын карадылар. Инде шөкер, елдан артык эчкәне юк Ленаның. Моңарчы фермада сыер сауды, менә хәзер мәктәпкә җыештыручы булып урнашырга йөри. Ире төрмәдә иде, гыйнвар башында чыккан. «Кертмәдем, бергә тора башласак, тагын элеккеге тормыш башлана. Аннан башка яшәргә ияләштек инде, ул миңа барыбер таяныч түгел иде», – ди.  
 
Бер генә гаиләнең юкка чыгуына юл кую да ялгыш булыр.

Проблемалары җитәрлек әле. Керемнәре бик аз. Соңгы тапкыр хезмәт хакын ноябрь аенда, өч мең ярым алган идем, ди. Миңа әйбәт куратор эләкте, ашарга да китергәли, ди. Әниләреннән калган йорт та бик тузган, ремонт кирәк.  Абыйсы үз өлешеннән баш тармаган, шуңа күрә йорт Лена исемендә дә түгел.  Ә тегесенең ике ел инде хәбәре юк. Эчмәгәч, социаль яклау бүлеге ана капиталын кулланырга рөхсәт итәр, бәлки, шуңа аерым йорт сатып алырга булыр, дип тә хыяллана. Утка, газга түләү буенча бүгенге көндә бурычлары юк – балаларга бирелә торган  пособиегә,  башка шундый ук гаиләләрдәге кебек, «автоплатең» хезмәте тоташтырылган: ай саен коммуналь хезмәтләр өчен күпмедер күләмдә акча тотып калына. Әни кешенең үз гаризасы буенча эшләнә бу. 
Һәр бәйрәмнән соң, Фирдүс Шәрипович эшкә чыгуга иң элек безгә сугыла: «Кызлар, минеке эчмәгән! Тәртип!» – ди. Бергәләп сөенәбез! 



 Чулпан Камалиева: «Авыр чакта аз­рак ярдәм итеп җибәрсәң, кеше­нең үз-үзенә ышанычы арта».

Рәмис Хәялиев (район башлыгы урынбасары):
– Берничә гаиләне сыерлы иттек – андый йортта балалар ач булмый инде. Шуларның берсе – Чүти авылыннан Гөлнара һәм Рәмис Гайнуллиннар. Гөлнара кияүгә 15 яшьтә чыккан, ул бүген 7 бала әнисе. Кечкенәсе – инвалид. (Үгетләп диярлек, шул төпчеген бакчага бирдерттек – бала, әнә, сөйләшә башлага.н. Ире читкә китеп эшләп йөри, аның даими эш урыны булмагач, балаларга пособие ала алмый иде. Гаиләнең эченә кереп проблеманы өйрәнгәч, бу мәсьәләне дә чишү юлын таптык. Әйткәнемчә, сыерлы да булдылар. Абзарлары юк иде, өянкегә бәйләп булмый – мал башта фермада торды. Әкренләп абзар ясап куйдылар. Инде чиратта – йорт. Аны түбә астына кертәсе, өлгертәсе бар. «Гөбенә» агрофирмасын җитәкләгәндә Альберт Илгизәр улы алып биргән бу өйләреннән дә кысрыграк йортта тордылар моңарчы. Уллары үсеп җитте, хәзер алар кул арасына керер. Тормышын үзгәртергә кеше үзе дә омтылырга тиеш. Ә болай авыл җирлеге башлыгы Алексей Козловның гел күз уңында бу гаилә. 
Сыерлы көнең – сыйлы көнең, диләр. Рус Ябалагы авылыннан – Нефедовлар, Олы Тәрбит авылыннан әти-әниләре үлеп, 5 бала дөм ятим калган Матросовларны да кайчандыр сыер коткарган иде. Мин үземнекеләргә – Федоровское авылыннан Фәхриевләргә дә: «Сезгә сыер алырга кирәк», – дидем. Натальяның 5 балага алты әти аның... Сыер турында сүз кузгаткач, башта: «Нәрсәгә ул миңа?» – диде. «Балаларыңа нәрсә ашатмакчы буласың?» – дим. Кечкенәсе 1 яшьлек кенә әле... Хөкүмәтнең шундый  программасы бар: башмак тана сатып алган кешегә дәүләт 15 мең субсидия бирә, калганын инде үзләре түләп бетерә. Уйлый торгач, «Ярый, без сыер алырга риза», – дип, ире белән икәүләп килделәр. Бик күп документ тутырырга кирәк анда – ике ай чаптык. Аларның да абзарлары  юк иде, салдылар. Арткан сөтне саталар да хәзер. Сөт акчасы кергән көнне бәйрәм ясап алгалыйлар. «Балаларыңны алдыртам!» – дим. Бу сүз аны шунда ук айнытып җибәрә – кайчак шулай куркытмый да булмый. Балаларының уңышларын сорашып, үсендереп тә җибәргәлим.   



 Рәмис Хәялиев: «Попова гаиләсендә бүген тынычлык».

Фатыйма Бикбова (Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары):
– Узган ел ахырында алты гаиләне учеттан төшердек. Моны кайберләренең үзенә дә әйтмибез әлегә. Һәр шимбә саен кичен рейдка чыгабыз – хәл белешеп кайту өчен тагын бер мөмкинлек. Ияләштеләр, Кайбычка юллары төшсә, якын кешеләре янына килгән кебек, безгә дә керәләр. Икенче сәбәп тә бар: «Киемнәргә икенче гомер» дигән акциябез бар безнең. Кием-салымны халык озак кими бит хәзер – безгә китерәләр. Альберт Илгизәр улы моны үзе башлады. Бортас авылыннан Хәбир абый Гайфуллиннар гаиләсе, мәсәлән, өч ай саен килеп тора: тотылган киемне аларга шәһәрдәге балалары җыеп кайтара. Аз керемле гаиләләр өчен бу да зур ярдәм, рәхмәт әйтеп алалар: балаларны ил белән карау гомер-гомергә булган инде ул. 
Минекеләр исә Подберезьедан, Байдуловлар гаиләсе. Ире тракторда эшли, Людмила – өйдә генә, карт әбиләрен карый. Дүрт балалары бар. Ычкынгалый шул... Әмма соңгы вакытта – сирәгрәк. Балаларны да приютка озаткан юк. Безнең сүзләр барыбер колагына керәдер дип уйлыйм. Ул йортта төп проблема – чисталык. Өй җыештыруның, идән юуның ни икәнен белми Людмила. Өйрәтәбез менә... Безнең кызлар, гомумән, күп гаиләләрдә танышуны идән юудан башлый. 



 Фатыйма Бикбова: «Узган ел ахырында алты гаиләне учеттан төшердек. Моны кайбер­ләренең үзенә дә әйтми­без әлегә. 

Эльвира Камалиева (халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе)
– Минекеләр – Подберезье авылыннан Талановлар гаиләсе. Наташа – ялгыз әни санала, ире белән язылышмаган. Беренче тапкыр аларга барганда дүрт баланың өчесе инде бер ел приютта иде. «Тагын нәрсәгә килдегез?» – дип кычкырып каршы алды Наташа мине. Аннан тынычланды. Безнең төп бурыч – аларны эшкә урнаштыру. Сыер сава ул хәзер. Алай-болай эшкә килмәсә, ферма мөдире шунда ук миңа шалтырата: «Синең Талановаң юк», – ди... Балаларны алып кайту өчен башта өйне тәртипкә кертергә кирәк иде. Үзе чисталыкны белмәсә дә, кушкач эшли Наташа. Клубка ремонт ясадылар анда, калган буяуны сорап алып, идәннәрен буяттым. Тәрәзәләренә өйдән иске челтәрләр алып барып элдем – бераз булса да ямь кереп китте. 
Беркөнне эшемә Фирдүс абый кергән: «Мин үземнекеләрне приюттан алып кайттым. Синекеләр елап калды – кайтасылары килә. Эшләреңне тизрәк бетер», – ди. Ә Наташаның өе салкын, газ кермәгән, утын ягалар – балалар кайтса авырыр дип, көннәр җылытканны, аннары мәктәптә уку тәмамлаганны көттек. Барып алырга машина бирдем. Дәрес әзерләргә өстәлләре юк иде – эштән өстәл, шкаф илттек. («Кирәкмәгән иске җиһазларны китерегез», – дип, белдерү дә биреп караган идек, әлегә теләк белдерүче табылмады.) Ире җәен шабашкадан 30 мең акча алып кайтканын белгәч, берәүләрдән тотылган диван алдырдым. Газ плитәләренең ишеге ябылмый иде – шул акчадан плитә алдык. Кайтуга, кечкенәсен балалар бакчасына урнаштырдык. Эштәге кызлар белән кием-салым җыеп, зурракларын лагерьга җибәрдек. Кайбычка килсә, яныма керми китми Наташа. Кечкенә кызында «шикәр» чире: әле анализлар биреп, тикшеренеп киттеләр – машина белән  барып алып, озатып куйдык. Бер яктан җаным тыныч – балалар ач түгел. Колхозның кибете бар – хезмәт хакын азыклата алырга мөмкин. Атлары, бозаулары да бар. Бәрәңге утырталар. Узган яз район кәбестә үсентеләре бирде – аны үстерделәр. Рейдка чыккан саен сугылам үзләренә: күчтәнәч тоттыруга, балалар шунда ук көндәлекләрен күтәреп киләләр. «Начар укысагыз, приютка озаталар», – дип куркыта аларны әниләре. Балалар әниләрен шулкадәр яклый, шаккатасың. Эчеп, йоклаган чагында кергәнем бар: «Әни арыды әле, ял итә», – диләр. 
 
Иң зур нәтиҗә – приютларда Кайбычтан бер бала да юк бүген.

...Үткәннәре турында ничек бар – шулай сөйләгән Лена Попова сүзен кырт кына кисте дә: «Әй, болар хакында искә дә төшерәсем килми инде хәзер», – диде. «Алар инде кабатланмасын», – дип теләдек без. Кабатланмасын! 
Ә могҗиза... Кешелеклелек кебек сыйфат та могҗиза кебек тоелган заманда яшибез. Аны бер тойганнар упкыннан читкә атларга көч тапсын иде инде. 



 Эльвира Камалиева: «Алай-болай Наташа эшкә килмәсә, ферма мөдире шунда ук миңа шалтырата: «Синең Талано­ваң юк», – ди...»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар