Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Миңа хәерхаһ юлдашлар очрады...»

Тугызынчы класста укыганда Казанга – яшь язучылар семинарына чакырдылар. Укытучым Фәнилә Шакировна, Мәдинә апалар, үз гомеремдә кию түгел, тотып та карамаган үкчәле туфли, шифон күлмәкләрен кидереп, башкалага озатты. Энҗе апа Мөэминова белән бер бүлмәдә тордым. Саҗидә апа Сөләйманова, Әдип абый Маликовлар белән аралаштым.

Бу – аның дөньясы. Адым саен сикәлтәгә, адым саен сынауга дучар булган дөньясы. Югалтулар белән чорналган... Әмма табышлар белән дә! Бер кулы белән алган язмыш, икенче кулы белән бирә дә тора: эчкерсезлек, киңкүңеллелек, ихласлык, сабырлык, шөкер итә белү... Барысы да аңа хас сыйфатлар! Тагын – сәләт! Анысы да язмыш бүләге! Сүз тәмен, сүз кадерен белү. Сүзләрдән сурәт коя белү. Җаннарга үтеп керү... 
Әңгәмәдәшем – язучы-прозаик, журналист Роза МУЛЛАНУРОВА-КАМАЛЕТДИНОВА. 1946 елның 16 маенда Әгерҗе районы Яңавыл авылында туган. Татарстан Журналистлар берлеге (1991) һәм Татарстан Язучылар берлеге (1995) әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1996), Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесе (2001), Татарстан Язучыларының Фатих Хөсни исемендәге бүләге (2019) иясе. 
ТАМЫРЛАР  Безнең нәсел Әгерҗе ягындагы иң зур авыл саналган Көчектә тармакланган. Әмма утызынчы еллар башында, аймактагы ун-унбишләп гаилә, ун-унике чакрым ары китеп, яңа тормыш корырга ниятләп, дәррәү юлга кузгала. Бабайлар, озын-төз наратларны кисеп-турап, таза бүрәнәләр-дән иркен йортлар җиткереп, яңа сала – Яңавылга нигез салган. Мин үскән йорт – урталыкта, Югары оч, Чүкечбаш, Түбән оч дигән урамнар тоташкан җирдә якты, зур тәрәзәләре белән көлеп, балкып тора иде. Безнең Габдулла бабыкай өч тапкыр өйләнгән. Ике хатыны да бер-бер артлы дөнья куйгач, аңа 15 яшьлек Маһинур атлы кызны димлиләр. Сөйләүләренә караганда, йөремсәк, аралашырга, сәүдәгә маһир ир була бабабыз, «Алтыга ал, бишкә сат, исемең булсын сәүдәгәр», дип көлеп сөйләвен әле дә хәтерлим. Яшь аралары зур булуга карамастан, әбекәй белән килешеп, тату гомер кичерәләр. Бу кадәресенә үзем шаһит, чөнки әби-бабай хозурында үстем. Унбер балалары булса да, мин белгәндә исәннәре дүртәү иде: фронт юлларын гизгән, яз саен яралары ачылып интектергән Лотфулла абыкай, ярты сәламәтлеген окоп казыганда җуйган әнкәем Сара, сеңелләре Мәрьям, Мәдинә апалар.  
Безнең әткәй сугышта кулын куеп кайта. Әнкәй Идел аръягында туң җирне чокып, окоп казыганда суык тидереп, тиф йоктырып авылга көчкә кайтып егыла. Гомер буе саулыкка туймады ул, аборт тыелган заманда биш бала тапкан. Кайнанасы Мәрьям әбекәй вафат, Мулланур бабайның җилле чагы: читтән үткен яшь хатын алып кайта. Чирдән башы чыкмаган киленнең үги белән борчаклары пешми. Ташландык иске бер йортны сипләп, яшьләр башка чыгарга мәҗбүр була. Ә атна-ун көннән, Бөек Җиңүне бәйрәм итүгә нәкъ бер ел һәм бер атна тулгач, мин якты дөньяга аваз салам. Ашар ризык булмагач, әнкәйнең күкрәгенә сөт төшми. Еларлык хәле калмаган нара-сыйны Маһинур әбекәй: «Бала төс түгел икән сезгә, үзем үстерәм», – дип, алъяпкычына төреп алып кайтып китә.
БАЛАЧАК   Бабыкай дөнья куйды, апалар кияүгә китте. Болын кадәр йортта әбекәй белән икәү калдык берзаман. Тормыш арбасын сөйрәү җиңел түгел. Кәҗә асрыйбыз – сөт савам, печән эзләп чабам. Каз-үрдәкне Янган күлгә куып төшерәсе, кичен барлап алып кайтасы, кыяр-кишергә су сибәсе, әрәмәдән утынга ярардай чыбык-чабык юнәтәсе бар. Эш-мәшәкатьнең бетәсе юк. Укырга да яратам. Кулга ни эләксә, шуны кача-поса укыйм! Берсендә укытучы Рәшит абый: «Фигаро тут, Фигаро там...» дип җырлап йөрисең генә калды», – димәсә, чит ил әдәбиятын, бәлки, кулга да алмас идем. Гарьләндем. Бомарше әсәрен ул үзе табып бирде. Ике йортка хезмәт итәсең ич, диясе килгәндер. Чыннан да, тау астындагы Газзә чишмәсеннән, үзебезгә һәм «тегеләргә» – әткәйләргә потлы чиләкләр белән ун-унбишәр көянтә су ташыйм. Якшәмбе – ике йортта идән-сәке, кер юу, чишмәдә чайкап элү, бала-чагага күз-колак булу көне... Ике хуҗаның хезмәтчесе сыман бөтерелүемнән көлгән укытучым.
УКУ   Класста сигезәү генә идек. Биш кыз, өч малай. Бүген сорамаслар әле, дип өметләнәсе юк, «икеле» өчен баштан сыйпамыйлар. Көн дә такта янында мәсьәлә чишәсе, ятлаган шигырьне сөйлисе – җавап тотасы. Әбекәй, «китап корты», дип әрләсә дә, татар теле укытучысы Рабига апа үз итә. Сынамакчы булдымы, көл җыю өмәсендә классыбызның җиңү яулавын сурәтләп мәкалә язарга кушты. Район газетасы «Ленин юлы»на җибәргән идек, басылып та чыкты. Иҗат дәрте уяну, чирканчык алу шуннан башланмадымы икән?.. Берсендә өч яшькә кечерәк, чәтертән, тиктормас сеңлем, җайсыз тоттымы, сөт чүлмәген төшереп ватты. «Син эттең, әнәйгә әйтәм, кирәгеңне бирә», – ди бу миңа. Әләкләшер дә! Аклансам да, беркем якламас. Түзмәдем: «Гәҗиткә язам сине!» – дип ычкындырдым. Кычкырып көлде: «Синме? Яза беләсеңмени?» Утырдым да яздым! Тик туганыңны хур итү юньле эшме – кыз образын малайга әйләндердем. Укытучы апа элек биргән адреска, редакциягә юлладым. Берәр ай үткәч, гәҗитне ачсам – «Безнең Илшат»! Хикәя! «Синең эшме?» – дип сорый Рабига апа. Кыяр-кыймас: «Мин...» – дим. Сеңлеңне ник хурладың димәсә? Ә ул: «Яшь ленинчы»га җибәр!» – диде! «Безнең Илшат» республика матбугатында да дөнья күрде. Һәм... канат куйды! Хикәя арты хикәя сырлыйм. Кайсы басыла, хәтта ничәдер тиен гонорар да килә. «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы», район газеталарында, «Тылсымлы китап» дигән күмәк җыентыкта дөнья күрде язмалар... Укырга кирәк! Ә авылда җидееллык мәктәп кенә. Әбекәй карт, әтәйдән дә ярдәм көтеп булмый: очны очка көчкә ялгап, бездән дә ярлырак яши алар. Мулланур бабай әткәйне үгетли: «Сыер саварга иренеп, әбисендә нишләп ята ул кыз? Фермага төшсен дә сыер саусын! Булышсын!» Өметем өзелә дигәндә, чит ояда үскәнгә мине сөйми, дип уйлаган, кырыс, усал күренгән әткәем бәхәскә нокта куя: «Укыйсым килә, дия бит, укысын!» Иж-Бубыйда укыганда, ачка киселеп, укуны ташларга торганда, әткәй килде. Директор Әхнәф Шәйдуллович чакырткан. Ике фронтовик, сөйләшеп-килешеп, ашханәдә ашау ягын хәл иттеләр... Районда чыга торган «Ленин юлы» газетасында Лена апа Гайнанова (Гаяз Исхакый иҗатын илгә кайтару, таныту өчен биниһая зур көч куйган галимә) эшли иде. Хикәяләремне җыеп, Язучылар берлегенә юллаган. Миңа – бала-чагага берлекнең әдәби консультанты Мөхәммәт Садри хатлар яза, киңәшләрен бирә. Ә тугызынчы класста укыганда Казанга – яшь язучылар семинарына чакырдылар. Укытучым Фәнилә Шакировна, Мәдинә апалар, үз гомеремдә кию түгел, тотып та карамаган үкчәле туфли, шифон күлмәкләрен кидереп, башкалага озатты. Энҗе апа Мөэминова белән бер бүлмәдә тордым. Саҗидә апа Сөләйманова, Әдип абый Маликовлар белән аралаштым. Саҗидә апа белән бер очрашу, аралашу үзе бер гомергә тиң икәнен аңлар өчен вакыт кирәк булды. 
УҢЫШ   Тормышым, иҗат юлым, шома, сикәлтәсез булды, дип мактана алмыйм. Әмма сынауларны узарга ярдәм итәрдәй, игелекле, яхшы юлдашлар очраган миңа. Университет тәмамлагач, китапханәдә, аннан дары заводында – Киров районында татарча чыга торган бердәнбер күптиражлы «Ленинчы» газетасында егерме елга якын редактор булып эшләдем. Ә туксанынчы еллар башында «Азат хатын» журналына – сәнәгать һәм сәясәт бүлегенә эшкә чакырдылар. Ярты миллион тираж белән басыла, бар дөньяда татарлар яратып укый торган «Сөембикә» журналында, патша армиясендәге солдат сыман, төгәл егерме биш ел хезмәт иткәнмен. Кыйтгаларга таралып яшәгән халкыбыз, кеше язмышлары хакында күпме мәкалә, язмалар әзерләнгән! Казанны сагынып килгән читтәге кардәшләр журнал хезмәткәрләрен якыннан күреп аралашуны, рәсемнәргә төшүне дәрәҗә саный иде. «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасына шул елларда нигез салынды. Күп көч куеп оештырган «Гыйффәт туташ», «Киленбикә» конкурслары зур театрларда узды. Казанда кызлар гимназиясе, татар балалар бакчасы ачуны «Сөембикә»леләр башлап йөрде. Баш мөхәррир Роза Туфитуллова җитәкләгән ул чараларның уртасында кайнап яшәдек. Журналистка хөрмәт, басма сүзгә ихтыяҗ, ышану зур булган чорда иҗат иткәнбез. Әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире буларак, халкыбызның талантлы, олуг затлары – Мөнирә Булатова, Сара Садыйкова, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Гөлшат Зәйнашева, Әмирхан Еники, Бакый Урманче, бөек рәссамның гомер юлдашы Флора Әхмәтова, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Аяз Гыйләҗев, Шәриф Хөсәенов, Мөхәммәт Мәһдиев, танылган артистлар Зәкия Туишева, Наилә Гәрәева, Вафирә Гыйззәтуллина, Гөлсем Исәнгулова, Ания Туишевалар белән очрашулар, әңгәмә, интервью әзерләүләрем, Шәфика Котдусованың сеңлесе, якыннары белән очрашулар тәэсирендә туган истәлек-язмалар... Хәзер дә йөрәктә, җанда, кадерле алар. Укучылардан килгән хатларның: «Роза Мулланурова, Роза Камалетдинова язмаларын яратып укыйм» дип башлануына да ияләшәсең... Ләкин күңелне тырный торган төер – языласы әсәрләр җанны бимазалап торуы да хак. Китап арты китап чыгарырга батырлык, вакыт, әрсезлек җитмәгән. 
МӘХӘББӘТ   Гашыйк булу, ярату, мәхәббәт һәр йөрәккә көч-дәрман бирә торган олуг хис, дип ышанам. Сөю-сәгадәт берәүне дә читләп үтми. Тик кадерен беләбезме бу изге хиснең? Мәхәббәт күктәге салават күпере кебек, күптөсле һәм төрле дип инанганмын. Тәүге олы мәхәббәтем Маһинур әбекәем булган. Аннан аерылып, Бубыйга укырга киткәч, ә ул бердәнбер улы, килене янына Тәбәрлегә күченгәч, сагынуга дәва табылмас төсле иде... Әтәй-әнәй кочагында үсмәсәм да, ятим түгел идем. Әнкәйне – Сара ханымны да әбиемнән ким яратмаганмын! Бу ачыш бит! Мәхәббәтнең өр-яңа төсмерен тоюга куануларым! Шагыйрь Тәүфыйк Камалиев белән очрашып, егерме яшьтә кияүгә чыккач, олы кызым Миләүшә тугач, мәхәббәтнең иң югары ноктасы гаиләм, сабыем икәненә инандым. Җиде елдан Гүзәлем дөньяга аваз салды. Яшь баланы көйләү-тәрбияләү, олысына игътибарны киметтеме, ул моңсуланып: «Әнкәй, мине дә шулай нык ярата идеңме?» – дип сорап куйды. Тетрәндерде соравы... Сөю, мәхәббәт хисенең зурлыгы-тирәнлеге хакында сирәк уйланабыз шул. «Бармак кына киселсен, һәммәсе авырта, барыгыз да тигез», – дия иде әнкәй дә. Гомер кичеп тә, балаларның, оныкларның кайсын артыграк, ныграк яратам соң, дигән сорауга җавап табалмам. 
ДУСЛАР   Үзем әллә кем булмасам да, дөнья бәһасе торырлык дусларым бар минем. Балачак дусларым Айсинә, Эльвира, Тәнзилә белән сирәк күрешәбез: ара ерак, авылга сирәк кайтыла. Кайтсам, Айсинә белән күрешми калмыйм. Иҗат таныштырган шәхесләрдән иң тәүдә, 6 нчы класста укыганда хатлар алышкан дустым Ләлә – язучы Ләлә Сабирова белән алтмыш ел буе сер бүлешеп, уй-фикер уртаклашып яшәвебез үзе гаҗәп хәл түгелмени?! Икебезнең дә хикәяләребез «Ялкын» журналының бер үк санында басылып чыккан иде. Күңел офыкларын киңәйтәсе, дуслар табасы килә. Тоттым да хат яздым. Җавап озак көттермәде. Аның белән университетта укый башлагач, тагын да ныграк якынайдык. Беренче курста ук танышкан Фирая Галиева (Зыятдинова) белән дә дуслыгыбыз гомерлек булган икән: аны югалткач, моны тирәнрәк тә аңлап, һаман сагынам... Ә Аксубай кызы Роза Зәйнуллина-Туфитуллова, студент чактан ук мине үз, якын иткән кешелекле, зыялы, зирәк акыллы дустым белән «Сөембикә» журналында бергә эшләдек. Затлы бу басмага мине ул – баш мөхәррир үзе чакырып китерде. Бер-беребезнең уңышына сөенү рәхәт. Адашымның «Язмыш җиле» романы татар дөньясын сөендерде. Ләлә дә җиң сызганып эшли, китаплары басыла. Шөкер, сафта әле без. Җилдәй җитез, кыю журналист Мәдинә Авзалова, якташым Филисә Хәкимова (без бер тамырдан!), Рәсимә Сибгатуллина... Җанга якын, кадерле дусларым исән булсын. Бергә булыйк! 
АКЧА  8–9 яшьләр тирәсе идеме, күрше Бәдәр апага ияртеп, Көчек базарына, йомырка, май сатарга җибәрделәр. Артканга түгел, салым түләргә акча җитмәгәнгә! Сату итәрлек бүтән кеше булмагач, өйрәнә торсын дигәннәрме, иртәнге өчтә уятып, чыгарып җибәрделәр. Гөжләгән халык арасында, шау-шулы базар мәйданында әйләнеп-тулганып йөри торгач, адаштым. Бәдәр апа үз тауарын сату белән мәшгуль булгандыр, читтә аптырап, елап торуымны күреп, таныш түгел бер апа килеп эндәште. «Нәстә сатасың?» – дип кулегымны ачып карады. Кичтән язган өч-дүрт йомарлам акмай кояшта эреп, кыяфәтен җуя башлаган, йомыркалар да әллә ни мактанырлык түгел икән. Теге апа хәлемә кереп: «Син боларны базар бәһасе белән сата алмассың инде, бала, жәлләп, үзем алсам гына!» – дигәч, мин җир-күк сөенеп, әллә ярты, әллә чирек бәясенә бар байлыгымны биреп җибәрдем. Миннән сәүдәгәр чыкмасына нык ышанып, сату-алу эшләренә бүтән катыштырмадылар. Һәм дөрес эшләделәр. Бу өлкәдә барыбер әллә ни кыра алмас идем. Акчага табынмыйм, әмма буш кесә белән яшәү рәхәт түгелен дә яхшы беләм. 
МАВЫГУ   Күрәсең, мавыгучан мин. Укый башлаган китапны, ошамаса да, ахырына кадәр укып бетермичә туктамыйм. Үсмер чакта чигү, челтәр бәйләү белән мавыга идек. Читләрен челтәрләп кулъяулыклар, мендәр тышы, тәрәзә кашагалары, алъяпкычлар чиктем. Әле дә исән кайберсе, килеп чыга да, күңелне рәхәт сагыш биләп ала. Яшьлекне сагыну бу... Кибеттә, базарда хәзерге сыман әзер, теккән киемнәр тулып ятмый иде. Тукымасы табылса, тегүчесе, кыйммәт сораса, акчасы юк... Алтынчы класста укыганда, Сабантуй алдыннан әбием сандыгыннан шәмәхә җирлеккә кош каурыйлары төшкән штапель тукыма килеп чыкты. Шулкадәр ошады, миһербанлы әбиемнең аны миңа бүләк итәсенә шигем юк иде. Матур күлмәк киясе килә, тегүче генә юк. «Азат хатын»нан өлге алдым да, үзем кисеп, тегеп кидем. Сеңелләр, туганнар да тегүемне үтенә иде. Туганлык хакы акча белән бәяләнми: тукыманың кайсын боздым, әмма барыбер матур кием тегеп, якыннарымны сөендерүдән ләззәт ала идем. Бакчада эшләү, чәчәк, гөлләр үстерү, Коръән серләренә төшенергә омтылу – болары да мавыгумы, әллә яшәү рәвешеме? 
БАЛАЛАР   33 яшемдә тол калып, ялгыз башым ике кыз үстердем. Дүрт онык һәм оныкчык – Хәйдәрем, Алсуның кызы Амелия сөйдергеч бөтие сыман. Җанга, бәгырьгә шулкадәр якын, кадерле, газиз, алар – миңа, мин аларга кирәк. Балаларым – иманлы, татар җанлы. Шуннан артык ни әйтим? Хатын-кыз кабыгына менгәч кенә мактансын, диләр ич. Мактанырга иртәрәк, яшибез әле, димәк.
КУРКУ  Бар ул курку. Алдакчылардан, карт-корыны төпсез чуманга утырту өчен телефонны корал иткән мошенниклардан курку... Әткәйләрдән күчкән кан хәтере искәртәме, миндә дә сугыштан курку яши. Куркусыз кеше кем буладыр, батырмы, гамьсез битарафмы? Белмим... «Аллаһы Тәгаләнең бөеклегеннән коллары арасыннан бары тик галимнәр генә курка», дигәнне дә ишеткән бар. Ягъни, надан кеше Аллаһтан курыкмый, тәкъва булсын өчен, адәмнәргә гыйлем эстәргә кирәк. Һәм дога укып ярлыкау сорарга... 
ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ   Мин әдәбиятта яшәдем. Һаман да яшим. Язылмаган әсәрләр әле дә тынгы бирми. Яшәү дәрте сүнмәгән, димәк. Кеше язмышларын сурәтләгән әсәрләрем китап булып басылып чыгуын күрәсе иде. «Үлем – балыкчы көймәсе. Җәтмәгә эләккән балыкны суга салып тора. Балык йөзә. Әмма тартып алыр сәгать якын, бик якын!» Авторын күрсәтми генә язып куйганмын. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Роза апаның бик тә фәһемле,уйландырырлык язмаларын гел яратып укыйм,укып туялмыйм.Аллаһы Тәгалә иман байлыгы,тән сихәтлеге,бәхетле картлыкта озын һәм озак гомерләр кичерергә насыйп итсен

    Хәзер укыйлар