Без гаҗәеп матур Казаныбызның искиткеч матур бер торак-комплексында яшибез.
Үзе зур, үзе заманча, ул балалар мәйданчыгында нинди генә атынгычлар юк, җәен аллы-гөлле чәчәкләрне әйтәсеңме, кышын һәр ишегалдын ямьләндереп утырган, бизәлгән чыршыларны күрсәгез? 17–21 катлы йортлар, яңгырдан соң чыккан гөмбә кебек, бүген юк, иртәгә бар! Анысы ярар, ул йортларны төзеп, әле хуҗаларына биреп тә өлгермиләр, беренче катта кибет ачып та куялар. Яшелчә, җиләк-җимеш, сөт ризыклары яки башка кирәк-ярак кибетләре ачсалар бер хәл, аракы, сыра сата торган маркетлар белән тутырдылар бит ишегалларын. Бер йорт астында, кимендә, ике шундый кибет. Кызылы да, агы да, безгә якын бары да, дип җырлаплар җибәрәсе килә. Ләкин тамакка төер утыра, чөнки бу хәлләрдән елыйсы килә башлый. Бер кешенең дә авызына китереп салмыйлар бит, диярсез. Әле бер-ике ел элек 3-4 кибет иде, хәзер инде дистәдән артык. Монда салмасалар да сала башларсың, әстәгъфирулла. Ничек диләр әле, сорау булгач, тәкъдим итүчесе дә бармы? Киресенчә булып чыга түгелме соң? Югыйсә бер төркем актив әниләр, шундый кибетләрне яптыртып, азык-төлек кибете ачтыру өчен тырышып карады. Нәтиҗәсен алда санап күрсәттем. Дөресен әйтим, ял көннәрендә үзем дә ул кибетләрнең ишеген ачып кердем. Хыялымда буп-буш кибет күрү иде. Ишектән узарга да өлгермәдем, су буе чиратны күреп, артка чигендем. Сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, сәламәт милләт, сәламәт киләчәк турында буш сөйләшүләрнең кирәге бармы икән соң?
Бездә генә шундый хәлдер дип, икенче ял көнемдә башка торак-комплексларны да урап кайттым. Күңелем тыныч, бездә генә түгел икән. Теге агы да, кызылы да дигән җырны бөтен Казан белән җырлый алабыз. Көпә-көндез ул кибетләрдән чыккан халыкны күреп, олысы да, яше дә, керми үтми берсе дә, дип дәвам итәсе килә дә бит, Аллаһы Тәгалә сакласын. Якты киләчәк дип хыялланып йөрүеңнең бары тик хыял икәнен генә чамалыйсың. Ә бит шул маркетлар урынына спортзаллар, дөрес туклану өчен продуктлар сатыла торган кибетләр, психологик ярдәм күрсәтү оешмалары, балалар өчен төрле үзәкләр эшләсә, якты киләчәк турындагы хыяллар чынбарлыкка якынрак булыр иде, бәлки…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк