Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Килен кеше ким кеше түгел!

Ошамый миңа каенана дигән сүз. Аны ишетүгә күз алдына ярсу, усал, явыз бер хатын-кыз килеп баса. Һәм мәсьәләнең иң четерекле ягы шунда — син аның нин- дилегенә күз йомып, теләсә кайсы очракта да шушы ке­шегә әни дип эндәшергә тиешсең. Килен булып төшкәндә мине дә яңа халәтемнең әнә шул ягы шүрләтте. Аны күргәнче гел: “И-и, Ходаем, әйбәт каенана насыйп ит миңа”, — дип теләп йөрдем. (Алга китеп булса да, тизрәк әйтим әле, шөкер, теләгем фәрештә­ләрнең “амин” дигән чакла­рына туры килде бугай — ми­нем каенанам явыз булып чыкмады.) Иремнең әнисе белән беренче очрашуым бүгенгедәй күз алдымда.
Бусаганы атлап керүгә ул мине кочаклап алды, үзе бертуктаусыз “наным”, “кы­зым”, дип кабатлады. Эчемә җылы керде. Күренеп тора, ул да дулкынлана. Явыз ка­енананы килене белән очра­шу гына болай каушатыр идемени... Бик тәмле теллегә дә охшаган, йөзе дә ачык — бер алдыбызга, бер артыбызга төшә. Кыскасы, “әни” сүзен беренче тапкыр һич тә авырсынмыйча әйт­тем мин.
Яңа әнием үзе бертуктау­сыз нидер сөйли, сораша, үзе сизеп торам, гел мине күзәтә. Өстәл янына утыргач та күзен миннән алмады. Ни­чек ашый — азмы, күпме, ди торгандыр инде... Рәхмә­темне әйтеп, мин табын ар­тыннан кузгалуга, каенанам:
— И-и, бигрәк аз ашый икән безнең килен. Шуңа күрә гәүдәсенә ит кунмаган да, күрәсең, — дип әйтеп салды.
Мине яратмавы, өнәмә­ве булдымы, аңлап бе­термәдем. Шуңа күрә бер сүз дә эндәшмәдем. Иремә ияреп алгы бүлмәгә уздым. Күзләремә мөлдерәп тулган яшьтән ирем барысын да аңлады...
Аннан инде килен хезмәте күрсәтү башланды. Савыт- саба юам, өй җыештырам, су ташыйм... Ни генә эшләсәм дә, каенанамның гел үземне күзәтүен сизәм, ләкин сиз­гәнемне белгертмим. Ул — мине, мин аны сыныйбыз. Сыный торгач, бер-беребез­не шактый ошатыштык бу­гай. Һәрхәлдә, мин үземне иремнең әнисе белән уртак тел таба алдым дип саныйм. Мактанып әйтүем түгел, бер түбә астында яшәмәсәк тә, каенанамның хәлен белеш­мичә калган көнем юк минем, һәр көн эшне аның хәл- әхвәлен сорашудан баш­лыйм. Берәр сәбәп белән шылтырата алмый торсам, “тавышыңны гына ишетәсем килгән иде”, дип, әни минем номерны үзе җыя.
Каенанамның өч килене бар. Мин — төпчек улыныкы. Димәк, таякның юан башы да миңа төшә. Төпчекнең хаты­ны башкаларга караганда, каенанасын күбрәк тәрбия­ләргә, өй мәшәкатьләрен үз өстенә күбрәк алырга тиеш, дип саный иремнең әнисе.
Хәер, бәхетемә диимме, кешегә салына торганнар­дан түгел әле әни. Аның ке­бек үк эшчән, булган хатын­нар сирәк алар. Ярарга тырышуым димәгез, мин, чынлап та, чын күңелдән сок­ланам аңарга. Мәсәлән, ул кырык ел буе үзенең сукыр каенанасын тәрбияли. Сык­ранмыйча, зарланмыйча. Олы йөрәкле, уңган килен булмаса, ул моны эшли алыр идемени?! Үзе тырыш бул­гач, әни, әлбәттә, бездән дә шуны таләп итә. Аның янына кайткач, "биеп” кенә торырга кирәк. Өйне дә җәлт кенә җыештырырга, шул арада аш та пешерергә, кер дә юып эләргә, терлекләрне дә ка­рап керергә... Менә шуларның һәммәсен, җаен-рәтен белеп башкара алсаң, әни­нең күңеле була инде.
Гомумән алганда, каен­анага ярарга тырышуны на­чарга санамыйм мин. Талаш-ызгышка караганда, җан тынычлыгы күпкә кыйммәтрәк дип беләм. Минем бу фике­ремне уртаклашучы кызлар­га — булачак киленнәргә үземнең азмы-күпме булган тәҗрибәмнән чыгып, бер­ничә киңәш тә бирәсем килә.
Каенанаңнан тәмле сүзеңне жәлләмә. Эчеңдә нинди генә утлар янса да, аңа гел елмаеп кара. Шулай эшләгәндә, аш белән атка­ныңа ул да таш белән җавап бирмәс.
- Каенанаң янында ире­ңә каршы сүз әйтмә. Ана өчен бала газиз икәнен онытма. Син хаклы булган очракта да, теле белән әйтмәсә дә, барыбер күңеле белән улын яклаячак. Ә син исә каенанаң алдында үзең турында тискәре фикер генә уятачаксың.
Аңа иреңнән зарланма. Гаиләгездә нинди генә аңла­шылмаучанлык килеп чыкса да, аны икәү хәл итәргә ты­рышыгыз. Бу хакта каен­анаңа белгертсәң, әйтте ди­ярсең, хәл катлауланачак кына.
- Арыганыңны каенанаңа белгертергә тырышма. Үз әниең кебек аның: “Ял итеп ал”, — дип әйтүенә дә өмет­ләнмә.
- Олы кеше үзе сөйлә­гәнне тыңлап торганны ярата ул. Каенанаң ни турында сөйләсә дә, аны зур кызык­сыну күрсәтеп тыңла, ара- тирә сораулар да биреп куй.
Әлегә менә шулар. Еллар үткәч, бергә яшәгән гомер озыная төшкәч, киңәшләр дә артыр, күбәер әле. Боларын гына истә тотсаң да, каен­анаң белән икең арасына ур­так күпер салып булыр дип уйлыйм. Иреңнең әнисе, әлбәттә, үз әниең түгел инде ул. Әмма, һәркемнең дә бер җае була. Хәтта бик усал, явыз каенананың да. һәрбер килен әнә шул “җайны” тап­сын иде, дип телим мин.

Алсу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тарбияле семьяда ускан килен бу, ата ана тарбиясе алган маладис!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шундый кыз устергэн эти-энисенэ рэхмэт тэрбияле акыллы эшчэн кызлардан унган киленнэр була. Урнэк итеп куярлык хэзерге заман киленнэренэ. Хэзер бит кайнаналар килен урынында биилэр.

      Хәзер укыйлар