Ходай түземлек бирсен

Июль аенда бөтен авылыбызны тетрәткән бер фаҗигале вакыйга булды.
Әлеге вакыйганы тәфсилләбрәк сурәтләсәк, эш болай була. Июль ае, мәгълүм булганча, студентларның көтеп алган ае. Төн йокыларын йокламыйча хәзерләнгән имтиханнар инде тәмам. Шөкер, нәтиҗәләр куанычлы. Күчтәнәчләр дә тутырылган. И, шатланыр инде әти-әниләр.
Тугызынчы июль көнне классташым һәм дустым Фәнүзә дә, Казан медицина  көллиятенең беренче курсын тәмамлап, җәйге практикаларын да уңышлы үтеп, авылга кайтырга чыга. Үзе генә түгел, бергә укый торган дус кызы Лилияне дә кунакка чакыра. Юлда аларны районга кайтучы такси машинасы утырта. Бу минутларда дустымның бер генә хыялы: тизрәк авылга кайтып әтисе белән әнисен, яраткан дусларын, туганнарын күрү, алар белән күрешеп сөйләшү бул­гандыр, мөгаен. Тик Биектау районы тирәсендә алар бе­лән булган юл һәлакәте бу татлы хыялларны уалган пыяла шикелле чәлпәрәмә китерә.
Алар утырган “Жигули”  кызу тизлек белән барып, ян­нан килүче ЗИЛ машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә, дустым бик куркыныч тән җәрәхәтләре ала. Аны авыр хәлдә Казандагы травматология институты хастаханәсенә салалар. Оча сөяге сынып, чәрдәкләнгән була. Зур суммада акча түләп, катлаулы опера­ция кичерде Фәнүзә. Аннан соң Елизаров аппараты кидерелгән хәлдә ай дәвамында хастаханә ятагында аунады. Шушы вакыт эчендә дустымның ниләр кичергәнен; күз алдына китерүе дә авыр. Күпме сызланулар, күпме күз яшьләре, күпме йокысыз төннәр... Туганнарының, әти-әнисенең борчылуларын да кушсаң, яшь кенә кыз бала язмышына төшкән сынау­ларның никадәр шәфкатьсез икәнен аңлау кыен түгел. Шушы әрнүләрне, сызлануларны үз йөрәкләре аша үткә­рүче туганнары гел янында булды. Операциядән соң Фәнүзәне әтисенең бертуган энесе Фәрит абыйсы белән җиңгәсе Гөлфия үз фатирла­рына алып кайтып тәрбияләделәр. Кайгыртып йөргән туганнарына, дусларына, та­нышларына рәхмәте чиксез аның.
Олысы-кечесе, яше-карты — һәммәсе теләктәшлек белдерергә, ярдәм кулы су­зарга ашыкты. Туган-тумача, дус-иш хакында әйткән дә юк. Киң урамнар тараеп киткәндәй булды. Менә шундый вакытта беләсең инде кемнең кем икәнлеген. Кеше кайгысы төштән соң, дисә­ләр дә, туган ягым кешеләре
 үзенең киң күңелле, шәфкатьле, булышучан икә­нен тагын бер мәртәбә дәлилләде.
Хәзер дустымның хәле ях­шыруга таба бара. Ул култык таяклары ярдәмендә йөри башлады. Ләкин әле аңа чынлап торып аякка басу өчен зур дәвалану үтәргә кирәк. Авылдашлары, дусла­ры да Фәнүзәнең өенә килеп,
 хәлен белеп торалар. Ходай  аңа түземлек һәм сабырлык  бирсен, мондый хәсрәтләрне берәүгә дә күрсәтмәсен.
Адәм баласы бу дөньяга сыналу өчен килә, диләр.
Хак, шулайдыр. Тәкъдир җилләре гел без теләгәнчә генә исми шул, кайвакыт безнең тормыш көймәбезне рәхимсез рәвештә яр читенә китереп аудара.
Инде әйткәнемчә, бары­быз да Фәнүзәнең хәленә керергә тырыштык. Әле дә ул игътибар үзәгендә. Фәкать бер генә кеше битараф булып кала бирә. Ул да булса, машина йөртүче. Мин бу яз­мамны кемнедер гаепләү өчен язмыйм. Аны ачыклау — юристлар эше. Бу дөньяда әхлак кануннары да бар бит әле. Кайгы да капка ба­шыннан түгел, адәм башын­нан йөри. Кешеләр булып калыйк!

Фәнизә ИСЛАМОВА

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    10648
    5
    132
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    6384
    1
    85
  • 7494
    2
    52
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8507
    1
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2020 - 21:33
    Без имени
    Нэкь шундый дип куз алдына китергэн идем.Ошыйсын Син мина Золфэт,кеше буларак,ир-ат буларак.Сойлэвеннэн ук эйтмэсэн дэ хатынны да балаларынны да яратуын сизелеп тора.Шундый гаилэлэр кубрэк булсын иде.Молодец!!!
    ​Мин хуҗабикәне сайлыйм
  • 21 сентябрь 2020 - 14:35
    Без имени
    Молодцы, Голнур да, Голназ да, афэрин сезгэ, кызлар! Бик матур килеп чыккан!)
    «Мин – Гөлназ Сәфәрова...»
  • 21 сентябрь 2020 - 22:04
    Без имени
    Акыллы ир,сырлап,матурлап тормый,турыдан,молодец!
    ​Мин хуҗабикәне сайлыйм
  • 21 сентябрь 2020 - 11:27
    Без имени
    Яхшы тәмамланды, ләкин бик кыска язма булды
    Җилбәзәкне өйләндерү
  • 20 сентябрь 2020 - 07:43
    Без имени
    Бернәнсәдә аңлашылмады, дәвамы ничек?
    Яңгыр 
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...