Хатыныңа беркайчан да хыянәт итмәячәгеңне аңлап кайтып киттем. Тик миңа хәзер нишләргә?..

Мин 11 нче класста укыганда син мине беренче тапкыр озата кайттың. Ошатуың турында әйттең, дуслыгыңны тәкъдим иттең. Һәр кич саен шоколадлар белән сыйлый, кыйммәтле бүләкләр бирә башладың. Берәрсе миңа каршы дәшсә — яклаучым булдың.
Мәктәпне тәмамлагач, Казанга китеп бардым, укырга кердем. Яңа кешеләр, яңа мохит! Күзләрем бер-бер артлы чибәр егетләрне күзли башлады. Сине бөтенләйгә оныттым. Авылга бик сирәк кайта идем. Очрашкан вакытта синең белән төксе генә сөйләшәм. Ләкин моңа карап кына син мине яратудан туктамадың.
Дүрт ел вакыт үтеп китте. Син һаман да көттең. Дус кызларым аптырыйлар — мин көләм генә. Имеш, син юаш, пешмәгән, авыл өчен генә яратылган, ә миңа чын ир кирәк, һәм очраттым мин аны. Озын буйлы, чибәр, бай егет белән таныштым. Ике дә уйлап тормыйча, аңа кияүгә чыктым. Бәхетнең иң биек ноктасында тирбәлдем. Ул чакта кеше кайгысы юк иде миндә. Син бик рәнҗегәнсең, дип ишеттем.
Тиздән кыз балам, Алинәм туды. Бәхетем тагын да ташыды. Өстем бөтен, тормышым хәлле, ирем горурланырлык. Нәрсә кирәк тагы?
Ә бер төнне күз яшьләремә буылып уяндым. Төшемдә сине күрдем! “Дөрес эшләмәдең, Алия, сине мин генә бәхетле итә ала идем! Син хәзер упкын төбендә”, — дип әйтәсең икән. Ә мин бертуктаусыз елыйм, нәрсәдер аңлатмакчы булам, ләкин авыз ачып бер сүз дә дәшә алмыйм.
Шул төннән соң тынычлыгым бетте. Гел сине уйлыйм. Ә беркөнне, ирем эшкә китү белән, авылга шылтыраттым. Казанга күчеп китте ул, диделәр. Тиздән синең өйләнүең турындагы хәбәр дә килеп иреште.
Бала белән өйдә утырып туйган идем, мәктәпкә эшкә урнаштым. Гүзәл исемле яшь кенә бер укытучы белән дуслашып киттек. Казан кызы икән, яңа гына кияүгә чыккан. Ирен шундый ярата, гел аның турында гына сөйли. Ул сөенечтән балкый, ә мин үз тормышым турында уйлыйм. Ирек белән без дә начар тормыйбыз, әмма Гүзәл ирен яраткан кебек яратаммы мин аны?
Тик торганнан Гүзәлдән көнләшә башладым. Яңа танышымның сөйләве буенча, ире бик күндәм, Гүзәлне хөрмәт итә, бар эштә дә ярдәмчел. Хәтта азык-төлекне дә кибеткә бергә чыгып алалар. Ә минем ирем кайту белән телевизор каршысына утыра. Күп сөйләшми, минем бер эшем белән дә кызыксынмый. Акчаны күп эшли.
Тиздән Гүзәл безне үзенең туган көненә чакырды. Аның ирен күрер өчен генә бардым аларга. Тик ничек алдан уйламаганмын, ничек сизмәгәнмен! Гүзәлнең сөекле ире, күңелемне яшерен генә яулап алган серле ир — син, кайчандыр мин игътибар да итмәгән, ташлап киткән Раил икәнсең бит!
Хатыныңа “ Гүзәлем ”, “бәгърем” дип кенә эндәшәсең. Ә мин? Мине оныттыңмыни? Шул көннән төнге йокыларым качты. Гел сине генә уйлап яши башладым. Ирем дә, кызым да икенче планга күчте. Юк-бар сәбәп табып, еш кына сезгә киләм. Гүзәлнең “апасына” әйләндем. Ул берни дә сизми. Миннән киңәшләр сорый, гел кунакка чакыра. Аны бала табу йортына озаткач, миннән дә бәхетлерәк кеше булдымы икән дөньяда? Ясанып, киенеп яныңа киттем. Сораулы караш белән каршы алдың. Ә мин, бер сүз дә әйтмичә, муеныңа сарылдым. Син хәрәкәтсез идең. Ә аннан кулларымны иңнәреңнән алдың да китәргә боердың. Өстемә салкын су сиптеләрмени, аптырап калдым. Мондый түбәнсетүне көтмәгән идем. Ничек инде? Мин бит сине хәзер яратам! Юаш, пешмәгән дип уйлаган бу ир затында горурлык та бармыни әле?
Хатыныңа беркайчан да хыянәт итмәячәгеңне аңлап кайтып киттем. Тик миңа хәзер нишләргә? Әйе, бәһаңне белмәдем. Үзем теләп синнән баш тарттым. Ә хәзер менә җавапсыз ярату белән яратам. Бу хиснең нинди авыр булуын инде аңладым.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
28 июнь 2022 - 11:47Без имениУзегез йомшак булгансыз. Чыгып китяргя иде. Нык телясягез врач булыр идегез. Урында утырып , хыяллар белян яшяргя унайлырак булган курясен сезгя. Атиегез гаепле тугел ,а узегез . А хазер барсы да гаепле сезнен очен. Алай булмай шул. Узегез ялгышкансыз. Шуны анлагыз хям яшягез алга карап. Артка карап, барсында гаепляп тугел.Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
24 июнь 2022 - 20:10Без имениАзаматны ышандырып йорисе тугел иде! Йомшак ирлэр дэ ничектер бэхетле яши бит эле. Кайбер гаилэдэ хатын-кыз эйдэп бара, торле гаилэ бар. Ин мохиме, ир куп эчмэсен, акча тапсын.Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.