Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Истә, һаман да истә

Легендар җырчы Илһам Шакиров хакында байтак китаплар дөнья күрде, матбугатта да бик күп язылды һәм язылып тора. Шулай булуга карамастан, кызыклы мәгълүматлар табылып кына тора. Якын кешеләре – туганнары сөйләгән истәлекләр аеруча кадерле. Зәй районы Дүрт Мунча авылында легендар җырчының бертуган апасы – Зәйнәп Гыйльметдин кызы Гәрәева яши. Туксан бер яшьлек Зәйнәп апа үз улы кебек якын күргән энесе хакында җылы истәлекләре белән уртаклашты.  

 

Легендар җырчы Илһам Шакиров хакында байтак китаплар дөнья күрде, матбугатта да бик күп язылды һәм язылып тора. Шулай булуга карамастан, кызыклы мәгълүматлар табылып кына тора. Якын кешеләре – туганнары сөйләгән истәлекләр аеруча кадерле. Зәй районы Дүрт Мунча авылында легендар җырчының бертуган апасы – Зәйнәп Гыйльметдин кызы Гәрәева яши. Туксан бер яшьлек Зәйнәп апа үз улы кебек якын күргән энесе хакында җылы истәлекләре белән уртаклашты.  

         Халык – елый, чөнки Илһаметдин җырлый 

Кышның салмак кына кар явып торган матур бер көне. «Авылга кайтып утын әзерләп килгәндә яхшы булыр иде. Әнигә, бигрәк тә, Зәйнәп апага таякның авыр башы төшә. «Илһаметдинебез укысын, кеше булсын!» дип, тырмашып тормыш арбасын тарталар. Таянычыбыз булыр дип миңа өметләнеп торалар». Илһаметдин шулай уйлый, һәм, дәресләр тәмамлангач юлга чыга. Теләнче Тамак белән Яңа Бүләк арасы 15 чакырымнар чамасы. «Транспортлы» кеше өчен алай ерак ара түгел сыман. Бөтен җир – урман-кырлар, басу түрләре Илһаметдин өчен сәхнә дә, тамашачы да. Ак юрган ябынган сәхра-кырлар аша узганда сулышлары киңәеп, рәхәтләнеп җыр сузсамы! Тирә-юнь Илһаметдин моңына чума, изри. Ул инде Яңа Бүләккә якынлаша, ике чакырымнар ара калгандыр. Авылдашлары белеп тора – Илһаметдин кайтып килә. Таныш моңнар! Ул  сабый чагында урманга кереп агач башына менеп утырыр иде дә, җыр сузар иде. Авылдашлары сабыйның моңлы җырларын тыңлап күңелләре тулыр иде. Хәтерендә: малайның мәктәпкә укырга кергән генә елы иде. Авылда, сугыш вакыты булса да, балаларның күңелен күтәрергә теләп булса кирәк, чыршы бәйрәме уздыралар. Беразга гына дөнья мәшәкатен онытып торган хатын-кызлар, картлар балаларының җыр-биюләрен тамаша кыла. Иң азактан Илһаметдин җырлый. Тирә-юньдә тынлык урнаша. Халык, сулыш алырга да кыймыйча, җыр-моң дәрьясына чумган. Илһаметдин  аптырап кала – бөтенесе елый. Ачлык-ялангачлыкка түзгән, авырлыкларга бирешмәгән ятимнәр, толлар моң каршында көчсез калган, алар – елый, чөнки Илһаметдин җырлый. Болары – балачак истәлекләре.  

Үсмерчак хатирәләре дә хикәят итеп сөйләрлек. Югары сыйныф укучысы Илһаметдин дәресләрдән соң Теләнче Тамактан Яңа Бүләккә – туган авылына кайтырга чыккан.  

Ак чәчәкләр ява, дөнья матур. 

Шундый матур булып тоела; 

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары 

Ак кар булып җиргә коела. 

Илһаметдин Һади Такташның «Ак чәчәкләр» шигырен җыр итеп күңеленнән көйли. Әйе, дөнья искиткеч матур. Һәрхәлдә, матур булып тоела. Их, сугыш чыкмаган булса! Имаметдин абый фронтка китеп һәлак булмас иде. Их, эләкче – яла ягучы адәм актыгы әтигә нахак бәла такмаган булса... Әтием исән булыр иде. Илһаметдин моңланып һәм уйланып Яңа Бүләккә кайтып җиткәнен сизми дә кала. Улының җырын ишетеп, Нуриәсма апа аны капка төбенә чыгып каршы ала. Газиз ана күз нурын кызганып: «И-и, улым, улым. Ничекләр кайтып җиттең?» – дип бер сөенә, бер көенә. Ара якын түгел – урман-кырлар аша үтәсе. Ә анда ни булмас? Ана күңеле – һәрчак балада. Илһаметдин хикмәтле: «Әни, таякларым белән бер генә эттем. Чаңгым Яңа Бүләккә хәтле үзе шудырып алып кайтты»,  – дип шаярта. Яңа Бүләк урманында үскән хуш исле юкәдән ясалган чаңгы шәп шумасмыни?! Шугандыр. Илһаметдин, җыр-моңнарын кушып, ак юкәдән үзе ясаган бит ул чаңгыны! Өйгә кергәч Илһаметдин катгый итеп: «Әни, моннан соң, Зәйнәп апа белән чана тартып, интегеп Теләнче Тамакка утын илтмисез. Үзем!» – ди. Теләнче Тамакта урта белем алучы Илһаметдин фатир хуҗаларына хакны утынлата түли. Тәвәккәлләп кайтуы хәерле булды әле – Зәйнәп апасы белән бер олау утын әзерләделәр. «Әни, кайгырма, бу йөкне Теләнче Тамакка тикле алып бару пүчтәк кенә ул».  Илһаметдин әнисен шулай юата. Ә озакламый... озакламый аның үзен Зәйнәп апасы юатачак.  

                 «Илһаметдин, син – бәхетле булырсың!0187 

«Безнең Шакир бабай колакка катырак иде. Шул сәбәпле Инсафетдин булырга тиешле энебез Илһаметдин исемен алды. Әткәй белән әнкәй бабай куштырган исемгә ризалаштылар – Аллаһ шулай язгандыр, диделәр. Имаметдин, Гыйльмисафа, Гөлсем, Зәйнәп – мин булам инде, Кыяметдин һәм төпчек Илһаметдин. Өч ир бала, өч кыз – тулы, матур гаилә булып яшәп ятканда, һич көтмәгәндә, кайгы җиле ишегебезне каерып ачып, төн уртасында әтине мәңгелеккә үзенә йотты. Ул хәл болай булды. Безнең әти – гадел, туры сүзле иде. Тимерчелектә эшләде. Тормышны алып бару өчен, арба тәгәрмәчләре ясап, базарда сатты. Бервакыт шулай, базарга алып барып сатарга дип ясаган дүрт арба тәгәрмәчен тимерчелек алачыгында калдыра. Икенче көнне иртүк барып алыйм дисә, тәгәрмәчләр – юк. Имаметдин абый базарга баргач әти ясаган тәгәрмәчләрне күреп кайта (әти үзе ясаган һәр әйбергә тамгасын суга торган иде) һәм сатуга куйган кешедән кем китергәнен белешә. Әтиебез теге карактан тәгәрмәчләрнең хакын бирүен сорый. Ләкин карак абзый тәгәрмәчләрнең акчасын бирми, әле алай гына да түгел, төнлә районга бара һәм әтигә нахак бәла тага, янәсе Гыйльметдин тимерчелектә советка каршы сөйләгән. Төнлә әтине алып киттеләр. Шул китүеннән кайтмады. Әти Минзәлә төрмәсендә утырганда: «Илһаметдинемне бик сагындым, күрәсем килә», – дип хәбәр җибәргән. Имаметдин абый белән мин, энебез Илһаметдинне алып, Минзәлә төрмәсенә бардык. Имаметдин абый ике яшьлек Илһаметдинне үзе белән бергә әти янына кертүләрен бик ялварып сорады. «Бер генә кешене кертәбез», – дип кистереп әйттеләр. Әтиебез төпчеген күрә алмады. Ятимлек ачысын сөйләп бетереп булмый. Аның өстенә, «халык дошманы баласы» дигән нахак бәлане күтәрү йөрәкне телгәләде. Сугыш башланды – Имаметдин абый фронтка китте һәм һәлак булды. 1918 елгы Гыйльмисафа  апа кияүгә чыгып үз тормышы белән яши. 1925 елгы Гөлсем апаны  торф чыгару эшенә җибәрделәр. Гаиләдә төп терәк – Кыяметдин белән мин. Ул чакта күргәннәр!.. Авылыбыз урман эчендә утырса да, рөхсәтсез ботак та сындырып алып кайта алмыйсың. Төнлә, юкә агачын алып кайтабыз, мунчада җебетеп мунчаласын суерып төшерәбез. Аннары юкәне киптереп, җидедән чабата үрәбез. Илһаметдин чабатаны да оста итеп үрә белде. Җиләкне бик шәп җыя иде. Кыяметдин җидене бетергәч Чаллыга тракторчылар курсына укырга китте. Тракторчылыкка укып чыгуга аны армия хезмәтенә алдылар. Илһаметдин әйтмешли, «һаман да бер Зәйнәп» калды тормыш арбасын тартырга. Унике яшемнән тракторда плугар булдым. Тракторист Теләнче Тамакныкы иде. Ул фронтка киткәч, үземне «тимер ат»ка утырттылар. Унике яшьлек кыз бала  караңгы төндә басуда. Колхоз рәисе төннәрен басуга килеп миңа күз-колак булып китә торган иде. Тракторымны ремонтларга да өйрәндем. Бушка эшлибез. Ашарга юк. Өс киемнәре өзгәләнеп беткән – ямар урыны да калмаган. Аның әле ямаулыгы да юк. Шуннан, аптырагач, акча эшләп булмасмы дип, Вятские Поляны дигән җиргә эш эзләп чыгып киттем. Ниятем – Илһаметдин белән Кыяметдингә күлмәк-чалбарлык, пинжәклек тукымага акча эшләү. Әзер продукция складына йөкче кирәк икән. Шунда утыз өч ир кеше арасында эшли башладым. Элек кеше тәртипле булган – ник берсе ямьсез сүз ычкындырсын! Тырышып эшләп акча юнәткәч, кәчтүм-чалбарлык тукыма сатып алдым. Өебезнең түбәсеннән су үтә иде – шуны ябарга бер рулон рубероид (тюл), кадаклар алдым. Яңа Бүләктән Илһаметдин килеп алып китте. Ничекләр күтәреп алып кайткандыр, хәзер дә шуны башыма сыйдыра алмыйм. Озакламый, Илһаметдин укырга керергә ниятләп Казанга китте. Чаллыда – пристаньдә документларын, әйберләрен урлаганнар. Алай да, ничек итсә итеп, Казанга барып кергән. Хаты килде. Язган инде: «Зәйнәп апакаем, шулкадәр дә бәхетсез булырмын икән. Бөтен нәрсәмне урладылар. Суларга төшеп үләсем килә», – дигән. Йөрәгем «жу» итте. Хат яздым: «Илһаметдин, юләрләнмә. Синнән дә бәхетле кеше булмас!» – дидем. Чаллыга барып, берәрсе документларын гына булса да китереп бирмәсме дип пристаньдә өч көн буена өметләнеп көттем. Юк, китермәделәр. Илһаметдин, күп еллар үткәч тә, шул юату сүзләремне искә төшергәләде. 

 

                  Юлга чыксам, җырлап барам 

«Гыйльмисафа апа Зәй районы Дүрт Мунча авылына кияүгә чыккач, «Туры прущ» аша аның янына җәяү  килеп йөри идек. Ике авыл арасы, урман аша – (туры прущ юлы белән) сигез-ун чакырым. (Прущ «по роще» дигән сүзне калькалаштырганнан килеп чыккан булса кирәк. – З. В. ) Шул чакларда мине күзләп калганнар икән. Шушы авылның Фоат исемле егетенә кияүгә чыктым. Килен булып төшкәч олы яшьтәге авыру каенатам белән каенанамны тәрбияләдем. Өй дә искергән иде. Беркөнне,  егермеләп ир-егет өйлек бүрәнә өчен агач кисәргә киттеләр. Бригадир: «Килен, без кайтышка биш таба ит бәлеше пешереп куй»,– диде. Пешердем. Яшь киленнең уңган-булганлыгын шулай сыныйлар иде элек... Ирем белән Рокыя, Фатыйма, Һаҗәр, Вакыйф исемле игелекле балалар үстердек. Илһаметдин танылган җырчы булгач та Яңа Бүләккә еш кайтырга тырышты. Җәй айларында туры прущ аша Дүрт Мунчага килә иде. Энемнең безгә килергә чыкканын бөтен авыл белеп тора – урманга керү белән җырын сузып җибәрә – безгә хәбәр килеп ирешә. Дүрт Мунчага җитәрәк  «Гөлзәйнәбем»не җырлый иде. Гел җәяү йөрде. Туганнар арасында Илһаметдин аеруча мине якын күрде. Вакыйф улым ел саен Казанга Илһаметдин янына алып барды. Аның яраткан ризыкларын – өчпочмак пешереп, чөгендерле кызыл катык ясап алып бара торган идем. «Зәйнәп апа, Казанга килеп тор. Бер бүлмә синеке. Рәхәтләнеп яшә!» – дип күп тапкырлар әйтте. Дүрт Мунчага кунакка килгән чакларында: «Бөтен авырлык орчык буе апама төште. Һаман да бер Зәйнәп», – дип көрсенеп куйган чаклары да булды. Телефоннан көн саен сөйләшеп тордык. Бик авыр чирләгәч тә: «Илһаметдин, мине таныйсыңмы?» – дип сорадым. «Ий, апам, Гөлзәйнәбем, мин бит сине мичкә керсәң дә таныйм», – дип шаяртты. Бала вакытта да җавапны бик тиз һәм оста итеп бирә иде. Усал урманчыларга атап җыр чыгаручы да – ул булды».  

Зәйнәп апаның зиһене – үткен, хәтере  яхшы. Ял итә-итә, рәхәтләнеп сөйләштек. 

Илһам Шакиров бик тә туган җанлы була. Барлык туганнарының да балалары студент елларында аның фатирында торып укыйлар. Бертуган апасы Гөлсемнең кызы Разыя медицина институтында укыган елларында һәм аннан соң, кияүгә чыккач та, байтак еллар гаиләсе белән Илһам Шакиров фатирында яши. Легендар җырчының фатиры буш тормый – туганнарыннан кем дә булса аның янында яши, мәдәният дөньясы әһелләре: шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар еш булып тора. «Гастрольләрдән буш фатирга кайтып кермәде. Еш кына ашарга үзе әзерләде. Аеруча солы боткасын яратты, ашка да геркулес сала иде. Абый искиткеч татар җанлы шәхес булды: «Татар халкы яшәсен, бар яклап та көчле, укымышлы, үрнәк булсын!» – дип яшәде. Казанда һәм Уфада нәшер ителүче газета-журналларны, хәтта балалар өчен чыга торганнарын да, яздырып алдырды. «Абый, нишләп шулкадәр күп укыйсың?» – дип сорадым бервакыт. «Улым, мин кайларда гына һәм кемнәр белән генә аралашмыйм. Халкымның бер улы – вәкиле булып, милләтемне дөньяга танытам. Шуңа да,  татар халкын укымышлы, зыялы итеп күрсәтергә тиешмен», дип әйткәне нык истә калды», – ди Вакыйф әфәнде.  

                                                 *** 

«Милләтебезне  дөньяга таныткан халык улы олы дәрәҗәләргә ирешкәч тә, Яңа Бүләкнең гап-гади ир-егете булып кала белде!»  

Авылдашлары үткән ел көз көне җырчының туган төягендә – Яңа Бүләк авылында уздырылган «Китмә, сандугач» фестивалендә беравыздан шулай дигәннәр иде.  

Илһам Шакировның җырында океан һәм диңгезләр, урман шаулавы, чишмә челтерәве, сайрар кошлар моңы. Шуңа да ул безгә – яралтылышы белән табигать баласы булган инсаннарга бик тә якын, бик тә кадерле.  

 

Фотода: Уртада – Илһам Шакировның бертуган апасы Зәйнәп Гыйльметдин кызы Гәрәева, аның уң ягында олы кызы Рокыя, сул ягында кече кызы Һаҗәр, артта – Вакыйф улы.  

Зәйнәп апа. 

Автор фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туры проща - туры просека дигэнне анлата( урман просекасы)

    Хәзер укыйлар