Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Ирләр бездән ни дип зарлана?

Гаиләдәге нинди проблемалар ир-атларны бигрәк тә борчый? Бу хакта теләсә кемгә сөйләп йөрми инде аның күбесе. И

Гаиләдәге нинди проблемалар ир-атларны бигрәк тә борчый? 
Бу хакта теләсә кемгә сөйләп йөрми инде аның күбесе. Ир-ат боларны сөйләп вакланырга да тиеш түгел дип саныйбыз әле без. Әмма тормышта алар моны һичшиксез эшләргә тиеш очраклар да бар. Әйтик, төрле сәбәп белән психотерапевтка консультациягә килгәч, ир-атларга да барыбер эчләрендәге зарны түгәргә туры килә. Ниләр дип зарланалар икән соң алар бездән? 
Табиблар һәм психотерапевтлар әйтүе буенча, бик еш кабатланган берничә зарлары бар икән ир-атларның.
Менә алар. 

«Ул мине күрәзәче дип белә бугай...»
– Һәр минут, һәр секунд аның ни теләгәнен мин белергә тиеш дип уйлый ул. Әгәр моны белмим икән, димәк, аны аңламыйм һәм яратмыйм булып чыга...
Яраткан кеше сине сүзсез дә аңларга тиеш дип саныйбыз шул без. Һәм... ялгышабыз. Алай була алмый бит – ир-атның берсе дә, чынлап та, күрәзәче түгел. 
Менә шуның өчен дә безгә күңелебездә булганны ачык итеп, өздереп әйтергә өйрәнергә кирәк тә. Ир-ат та кул кушырып утырырга тиеш түгел, әлбәттә: ул безгә телебезне чишәргә ярдәм итәргә тиеш. Ә аннан – безне ишетергә! 

«Кайбер нәрсәләр турында төн уртасында сүз башларга кирәген нигә аңламый ул
– Төнге сәгать унике. Мин инде йокыга китеп барам. Ә ул ремонт турында сүз башлый! Әйтерсең, моның өчен көн беткән... Көндез минем әни белән телефоннан сөйләшкән булганнар, ә аның үпкәләткән бер сүзе хәзер исенә төшкән. Аңлыйм инде, әни дә бик хаклы булмаган, ләкин бу хакта кич буе дәшмәгәч, ул аны иртә белән генә дә әйтә алыр иде бит. Минем иртүк торып эшкә китәсен нигә оныта соң ул?!
Гап-гади аңлашылмаучанлык кебек яңгырый, әйеме? Әмма ир-атларның бик күбесе бу хакта әйтә икән, димәк, шундый проблема, чынлап та, бар булып чыга. Һәм ул беренче карашка тоелганча, бик кечкенә дә түгел. 
Теге яки бу ситуациягә ир-атлар һәм хатын-кызлар төрлечә карый – бу хәл шуның аркасында килеп чыга, ди психотерапевтлар. Хатын-кыз өчен ул бик мөһим тоелырга һәм шуның аркасында хәтта йокыга китә алмаска мөмкин. Менә ни өчен төн уртасында үзен борчыган теге яки бу мәсьәлә хакында сүз кузгата ул. Ә ир-ат моны үзен хөрмәт итмәү, аның хакында уйламау, йокларга ирек бирмәү дип кабул итә. 
Психотерапевтлар ир белән хатынга проблемалары, борчулары турында сөйләшү өчен билгеле бер вакыт булдырырга киңәш итә. Әйтик, кичке ашны ашаганнан соң 15-20 минутны шуңа багышларга мөмкин. Төн йокыларын качыра торган сөйләшүләрдән шулай котылырга була диләр алар. 

«Ул бөтенләй минем кадеремне белми! Мине бәяләми!»
Хыянәт итүләренең сәбәпләрен атаганда, ир-атлар, гадәттә, психотерапевтларга хатыннары белән якынлык кылуларның бертөслегә әйләнүеннән зарланмый. «Ул миңа сокланып карамый, ул минем бер уңышымны да күрми, өстенлекләремне белми», – диләр алар. Ә сокланып караучылар читтә гел табыла... 
Хатын-кыз гомер иткән ирен нигәдер мактарга кирәк дип белми шул. Дөресрәге, ул бу сүзләргә мохтаҗ дип уйламый. Кайберсе: «Гел мактап торсам, борыны күтәрелер, үзен әллә кем дип саный башлар», – дип тә уйлый. Һәм... тагын ялгыша. Адым саен мактау сүзләрен ишетеп яшәгән ир-ат үзендә таулар күчерерлек көч тоя! 

«Ул минем ата буларак дәрәҗәмне төшерә!»
Балаларны тәрбияләүдә килеп туган каршылыклар да ир-аларны шактый борчый икән. Күбесе психотерапевтка баргач: «Балага нәрсә әйтсәм дә, хатыным миңа каршы төшә. Ачыктан-ачык!» – дип зарлана. 
Ата кеше баланы нәрсәдер өчен ачулана, ә анасы гел яклап чыга. Сезгә дә таныш ситуация түгелме бу? «Мондый вакытта ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр генә начарланмый, – дип кисәтә психотерапевтлар. – Бала алдында атаның абруен юкка чыгаруның икенче күңелсез ягы бар. Улыгыз яки кызыгыз нәрсәнең яхшы, ә нәрсәнең начар икәнен аңламый үсәргә мөмкин. 
Бала тәрбияләгәндә карашлар кайчак туры килмәве табигый инде ул – бу хәл теләсә кайсы гаиләдә очрарга мөмкин. Әмма ир белән хатынга теге яки бу мәсьәлә белән бәйле сорауга җавапны бала алдында түгел, икесе генә калганда табарга тиеш. Һәм барыбер уртак бер фикергә килергә кирәк. 

«Аны секс бөтенләй кызыксындырмый!»
Озак вакытлар бергә яшәгән парлар арасында якынлык кылу бертөрлегә, кызыксызга әйләнә дип санау бар. Әмма психотерапевтлар киресен исбатлый: ирләр үзләре аны кызыксызга әйләнә дип санамый, аның җитмәвеннән, азлыгыннан зарлана диләр. Мәхәббәт уенын, гадәттә, ир-атлар башлавын исәпкә алсак, бөтен гаепне бу очракта хатын-кызга гына сылтап калдырырга ярамыйдыр. 
Тикшерүләр күрсәткәнчә, ир-атлар өйдә хатыннарына булышкан, балалар тәрбияләшкән гаиләләрдә җенси тормыш та күпкә көйләнгәнрәк була, диләр белгечләр. Алар сүзендә хаклык, мөгаен, бардыр. 

«Гаилә дә, мин дә аның аның өчен соңгы урында...»
Башта – балалар, эш, матурлык салоны, дус кызлары, әти-әнисе... Аннан соң гына иң азакта мин, – дип, зарлана ир-атлар.
Чынлыкта, алай да түгелдер, әмма ир-атка менә шулай тоела. Бу хистән котылу өчен психотерапевтлар ир белән хатынга... свиданиегә барырга тәкъдим итә. Бераз мәзәгрәк яңгырый, әлбәттә, әмма белгечләр белми әйтмидер. Ким дигәндә, атнага бер тапкыр диләр! Тик свиданиегә баргач, гаилә мәшәкатьләре турында сөйләшергә кирәкми дип тә кисәтәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничек инде. свиданиега. анлашылып. бетми. болай да. донья.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ничек инде свиданиега барырга. анлашылмый. донья болай да пычракка баткан бит инде. ул. бозыклык.

      • аватар Без имени

        0

        0

        алай йорисе булса. семья кору. кирэк. микен АНЛАШЫЛМЫЙ

        Хәзер укыйлар