Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

«Иреңнең әнисен ярат!»

Минем өстемә 700 килограммлы плитә төште. Һәрберсенең авырлыгы җитмешәр килограмм булган ун плитә... Исән калуым – үзе бер могҗиза... Бу хәбәрне ишетүгә, әни икенче көнне үк Чаллыдан туп-туры яныма хастаханәгә кайтты. Мине операцияләргә озатты, ут йотып дүртәр сәгать көтеп торды, «бар да әйбәт булыр» дип каршы алды...

Килен һәм кайнана… Ике арадагы мөнәсәбәтләрнең матурлыгы, ныклыгы, якынлыгы күбрәк кемнең зирәклегенә, акылына, тырышлыгына бәйләнгән? Иреңнең әнисе үзеңнекеннән тары ярмасы кадәр генә ким булырга тиеш, диелгән динебездә. Ә менә сез моңа ничек ирештегез? Нинди сынаулар, нинди юллар аша уздыгыз? Сөйләгез әле! Башкаларга – бигрәк тә яшьләргә гыйбрәт, сабак, үрнәк итеп сөйләгез. 
«Сөембикә» журналы «Килен һәм кайнана» дигән хатлар конкурсы игълан итә. Ул ел дәвамында барачак һәм аларның иң эчтәлеклеләре журнал битләрендә урын алачак. Сездән хатлар көтеп калабыз!


Минем дә килен булып төшкәнемә инде 20 ел. Үзебез генә белмибез, хәтта күп вакыт очраклылык дип саныйбыз, ә Аллаһы Тәгалә, вакыты җиткәч, насыйп ярың белән сине кавыштыру өчен бөтен юлларны да ача икән ул...
Мәктәпне тәмамлагач, Казандагы 68 нче лицейда белем алдым – компьютерда җыю белгечлегенә укыдым. Компьютерларның тормышыбызга кереп кенә килгән чаклары иде әле. Практикамны «Татарстан» телерадиокомпаниясендә уздым: машбюрода эшләдек, яңалыкларның текстларын җыйдык. Ошады! Инде эшкә дә шунда калырга тиеш идем. Телерадиокомпаниянең ул чактагы җитәкчесе Айрат Сибагатуллин: «Ярты елдан барыгыз да журналистлар булачаксыз!» – дип өметләндереп торды. Әмма күктә инде барысы да хәл ителгән булган...
Районыбыз башлыгы Рәис Нургалиевич белән бер авылдан – Лесхоз кызы мин. Контора янында очрашып, әти белән сөйләшкәндә, инде диплом алуымны белгәч: «Үзебездә дә телевидение ачарга җыенабыз, монда кайтсын», – дигән. Әтигә шул сүз җитә калды: «Безнең янда булырсың», – дип, мине авылга кайтарды.
Телевидение ишеген шакырга ук кыюлык җитмәде. Сабага, «Балалар иҗат үзәге»нә эшкә урнашырга барырга дип чыктым. Юл читендә кул күтәреп, машина көтеп басып торам. Һәм шул вакыт мине район башлыгы Рәис Миңнеханов туктап утыртты. Кая баруым, нәрсә эшләп йөрүем белән кызыксынды. «Хәзер туп-туры телевидение-гә барасың, безгә анда кеше кирәк», – диде ул, икеләнергә урын калдырмаслык итеп.
Чәчләр ясалган, бизәнгән – яшь, матур, зифа чагым иде бит. «Саба дулкыннары»нда: «Илдар килгәч, сине туры эфирга чыгарып карарбыз», – диделәр. Илдар дигәннәре Чаллыдан килеп эшләп йөрүче инженер икән. Аны шунда ук олы кеше дип күз алдыма китердем. Мине стажер итеп алдылар: планеркаларга йөрим, эшкә өйрәнәм. Ике атна вакыт шулай узды. Һәм бер көнне планеркада кемгәдер: «Илдар», – дип эндәштеләр. Карыйм, яшь кенә егет! Калганын барысын да вакыт хәл итте...
Бер елга якын очрашып йөргәч, Илдар мине әти-әниләре белән таныштырырга дип, Чаллыга кунакка чакырды. Үзе ике атналык ял алып, алданрак кайтып киткән иде. 2001 елның җәе бу... Июнь ахыры. Бүгенгедәй хәтеремдә – шундый матур көн иде. Ул елларда Чаллы якларына Сабадан автобуслар йөрми иде әле. Мине Шәмәрдән аша үтә торган автобуска утыртып җибәрделәр. Саба белән Чаллы арасы – 200 чакрым тирәсе. 21 яшемә җитеп, беренче тапкыр берүзем шушындый ерак юлга чыгуым... Барам тәрәзәдән тирә-юньне күзәтеп, ә башымда мең төрле уй. Әти-әнисе ошатырлармы, ничек кабул итәрләр, нәрсә дип сөйләшеп китәрбез? Илдар каршы алырга онытмасмы дигән курку да бар күңелдә – ят шәһәргә барып төшәм ләбаса. Фикерләремне бер туплыйм, бер сүтәм; тагын җыярга тырышам, кабат очларын югалтам.. Беренче очрашуыбызны күз алдыма китерергә тырышып карыйм. Аннан: «Ничек үтәр ул?» – дип яңадан хафага төшәм... Ниһаять, килеп җиттем. Илдар мине, әлбәттә, автовокзалда ук каршы алды. Ничек мин киләсен онытсын ди инде?! Чаллы бик матур, чиста, якты, иркен шәһәр икән. Аңа шул көнне үк гашыйк булдым. Илдар яшәгән, ул һавасын сулаган кала бит!
Илдарлар Чаллының үзәгендә – мэрия бинасы каршында ук яшиләр икән. Фатирларына күтәрелдек. Миңнегөл апа белән Исмәгыйль абый өйдә түгелләр икән әле, безне Илдарның сеңлесе Гүзәл каршы алды. (Алгарак китеп булса да әйтим, аларда исемнәр белән шулай кызык килеп чыкты: кызлары да, мин – киленнәре дә Гүзәл, уллары да, кияүләре дә – Илдар.) Өйләре иркен, шәһәр фатиры өчен бик зур булып тоелды миңа.
Ул арада әтисе белән әнисе бакчадан кайттылар. Иң беренче мине әтисе күрде һәм... «Исәнмесез?!» – диде дә үз бүлмәләренә кереп тә китте. Ә әнисе: «Сөбханалла, бездә кунак бар икән бит!» – дип, мине кочаклап ук алды. Бераздан аңлаштык: әтиләре мине кызы Гүзәлнең дус кызы дип уйлаган. Өр-яңадан исәнләштек, һәм ул да мине килеп кочаклап алды. Күңелдәге куркулар бер мизгелдә таралды... Бик ачык күңелле кешеләр булып чыкты алар. Әнисенең сабырлыгы йөзендә үк чагыла. Сорауларны да әкренләп, җайлап, урынлы гына бирә, бөтен нәрсәне дә ашыкмыйча гына хәл итә. Танышу көне тиз һәм бик күңелле үтте минем өчен.
Шуннан соң без Илдар белән бергә Сабага кайтып киттек, ә июль ахырында ул миңа тәкъдим ясады. Чаллыдан әти-әнисе авылга кыз сорарга кайттылар, шул ук көнне никах та укыттык. Мәрхүм әтием абыйсы Фәриткә: «Киявебез мишәр була инде», – дип сөйләгән. Фәрит абый исә: «Илдар бер дә мишәргә охшамаган, аннан, безнең Гүзәл дә төшеп калганнардан түгел – махы бирмәс», – дигән. Шөкер, миңа исә үткенлегемне эшкә җигеп, берәү белән дә көрәшергә, нәрсәдер исбатларга кирәк булмады.
Килен һәм кайнана диләр менә. Ә минем өчен кайнана дигән сүз бервакытта да булмады, ул минем өчен – ӘНИ. Яраткан иремнең әнисе! Улын якын иткәч, аның әти-әнисен дә шундый ук дәрәҗәдә якын итәргә, яратырга, хөрмәт итәргә тиешсең дигән әйберне миңа үскәндә үк сеңдерделәр инде.
Никах алдыннан, гадәттә, олы кешеләрнең хәер-фатыйхасын алалар бит: мин дә әтиемнең әнисенә – Гөлсем әбиемә сөенечем белән уртаклашырга киттем. Ул чакта яңалыгымны җиткергәч, әбинең иң беренче биргән киңәшен бүгенгә кадәр күңелемнең түрендә йөртәм һәм нинди генә никах мәҗлесенә, туйга чакырсалар да, барлык кәләшләргә дә нәкъ шул киңәшне әйтәм. Әбием: «Кызым, тормышта бәхетле буласың килсә, иреңнең сине ныграк яратуын теләсәң, иң беренче итеп аның әнисен ярат», – диде. Урыннары оҗмахта булсын Гөлсем әбиемнең... Икенче көнне, шатлыгымны кочагыма кысып, әбинең олы апасы Мөсәвәрә әбигә бардым. Ул да нәкъ шушы сүзләрне кабатлады! Инде азмы-күпме тәҗрибәм бар, икеләнмичә әйтә алам: мин бу киңәш белән 100 процентка килешәм! Очрашып йөрү – бер нәрсә, ә тормыш итү – башка. Бергә яши башлагач, аптырап та каласың: сез әле бер-берегезнең холкын да ахыргача белеп бетермисез икән, ирең нәрсә ярата яки яратмый – күп вакыт анысы да мәгълүм түгел, аңа ничек яраклашырга икәне дә синең өчен сер... Ә ул әниеңнең – кайнананың – тудырып-үстергән баласы, улын биш бармагы кебек белә: көйли дә, җайлый да, сүзен дә таба... Бүгенге көнгә кадәр шулай – минем көчтән килмәгәнен, шыпырт кына әни белән сөйләшеп алабыз да, тиз генә хәл итеп тә куябыз. Әмма шуны да искәртеп үтәсем килә, моның өчен кайнанаңның бик зирәк, акыллы булуы кирәк шул.
Шулай тормыш башланды... Бер елдан кызыбыз Камилә туды. Ерак дип тормадылар, безне бала тудыру йортыннан каршыларга Чаллыдан әти белән әни дә кайтты. Беренче оныклары бит! Чаллы әни (кеше арасында сөйләгәндә кайнанамны «Чаллы әни» дип йөртәм – беркайчан да кайнанам дип әйткәнем юк) кызыбызга үзе тегеп, шундый күп итеп фланель бала чүпрәкләре алып кайткан иде. Андый нәрсәләр онытылмый...
Әни дә, әти дә бик булган, тырыш кешеләр безнең. Туганнар белән аралашканда «эш атлары», дим алар турында. Бакчалары Чаллыдан 40 чакрым ераклыкта урнашкан. 30 сутыйга якын җир ул! Җәен көн саен эштән соң икәүләп шунда китәләр. Әти моңарчы гел кырык башка якын умарта тотты, хәзер генә азрак киметте. Ә бакчалары! Ул 30 сутый җирдә йөрергә сукмак таба алмыйсың – нәрсә генә утыртмыйлар, ни генә үстерми-ләр! Без бит инде үзебез дә авылда яшибез – бакчабыз да бар. Камилә бәләкәй булса да, берәү генә иде бит: итәк тулы ишле бала карамыйм. Әмма әни: «Яшь бала белән сиңа авыр була», – дип, Чаллыдан кадәр өчәр литрлы банкада кыяр, помидор, төрле салатлар, компотлар ябып алып кайтты ул җәйне. Унбишәр банка! Аннан әни: «Кызым, Чаллыга кайтып тормыйсыңмы соң? Камиләне дә карашыр идек, сиңа да җиңел булыр. Оныкны без дә үстерештек дип куанырбыз», – диде. Мин ризалашуга, безне Чаллыга алып та киттеләр. Илдар көне-төне эштә – телевидениенең старт алган вакыты, проблемалар чыгып кына тора. Без Камилә белән дүрт айдан артык Чаллыда яшәдек. Яңа туган сабыйның мәшәкате, өйдә күпме кеше булса, шуның кадәргә җитә – «бала карашабыз» дип ике ягымда әти белән әнинең өзелеп торуы миңа бик рәхәт булды, әлбәттә. Моның өчен дә Аллаһының рәхмәте яусын аларга.
«Әни, бер дә ярдәм итә алмыйбыз, шуның кадәр күп утыртмагыз инде бакчаны. Безгә бит үзебезнеке җитә», – дим кайчакта. Ә ул гел: «Кызым, сез бәхетле торсагыз, без ул бакчаны сөенеп, шатланып кына үстерәбез!» – дип җавап бирә. «Сез генә әйбәт торыгыз!» – дип адым саен кабатлый ул безгә.
Тормыш арбасы гел тигез юлдан гына тәгәрәми – сикәлтәләре дә чыгып тора. 2013 елда ирем бик каты юл фаҗигасенә эләкте. Ай ярым хастаханәдә ятканнан соң өйгә кайттык. Берничә көн узган гына иде, көтмәгәндә өйдә авария килеп чыкты: йортыбызның бер як ниргәсе череп (су кереп ятканын белмәгәнбез булып чыкты), идән такталары түбән өйгә ишелеп төште. Идән белән бергә түбән өйгә душ кабинасы, унитаз, кер юу машинасы, раковина да төшеп китте. Барысы да җимерелде – яраксыз хәлгә килде... Болай да бик авыр вакыт – Илдар эшли алмый, мин дә аны калдырып эшкә чыга алмыйм – икебез дә эшсез дисәм дә була... Шул вакыт Чаллы әти белән әни акчалата бик зур ярдәм иттеләр: барлык туганнарыбыз җыелышып, өйнең түбәсен алыштырып, туалетванналарны яңартып киттеләр.
Тормышта әнигә мең рәхмәтле булган очракларны санап кына бетереп булырмы икән?! Ул мине бик күп- төрле эшләргә өйрәтте. Әйтик, бәйләргә дә мин аннан өйрәндем һәм бүгенге көндә дә ул – иң яраткан шөгыльләремнең берсе.
Ә сынаулар... Алар һаман чыгып кына тора. Узган елның ахырында, 24 декабрь кичендә коточкыч хәл булды. Минем өстемә 700 килограммлы плитә төште. Һәрберсенең авырлыгы җитмешәр килограмм булган ун плитә... Исән калуым – үзе бер могҗиза... Бу хәбәрне ишетүгә, әни икенче көнне үк Чаллыдан туп-туры яныма хастаханәгә кайтты. Мине операцияләргә озатты, ут йотып дүртәр сәгать көтеп торды, «бар да әйбәт булыр» дип каршы алды... Аякка басканчы бер айга якын саклады ул мине. Барлык сызлануларыма, көйсезләнүләремә түзде. Авыртуга чыдый алмыйча, вакыт-вакыт кычкыруларыма, кирелекләремә... Аның ярдәме белән авыртуларым көннән-көн җиңеләйде, һәм Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән мин инде менә аякка бастым. Әни көн саен аякларыма массаж ясады, кулларымны гел хәрәкәтләндереп, уып торды. Хәрәкәт булмагач, мускуллар шундый тиз ката икән, моны әле белми идем. Палатада ярдәмгә мохтаҗлар бер мин генә түгел бит – әни аларга да вакыт тапты. Менә шундый олы йөрәкле, сабыр кеше ул минем!
Кайнана белән матур яшәүнең сере нидә соң? Барысы да үзебездән генә тора дип уйлыйм. Әгәр кайнанаң, аның туганнары сине якын күрүләрен теләсәң, әйткәнемчә, иң элек үзең аларны якын күр, хөрмәт ит – яратуыңны яшермә. Мәсәлән, мин Илдарныкыларны «мишәр туганнарым» дип йөртәм. Аларның һәрберсе белән яхшы мөнәсәбәттә. Әлхәмдүлилләһ, үзләре дә минем өчен «Саба килен» дип өзелеп торалар. Матур яшәүнең сере сабырлыкта да. Моңа сабырлык үрнәге булган үз әниемнән дә өйрәнәм.
Әлбәттә, укучылар арасында: «Син бит аның белән бергә тормыйсың, кунак кына булып кайтып китәсең: син дә яхшы, кайнанаң да яхшы», – дип уйлаучылар табылмый калмас. Ялгышасыз, бер түбә астында яшәсәк тә, әти-әни-гә карата мөнәсәбәтем нәкъ бүгенгедәй булыр иде. Алар минем өчен бар нәрсәгә әзер торган, мине өзелеп яраткан, сабыр, тыйнак, акыллы кешене – иремне тәрбияләп үстергәннәр. Минемчә, бөтен сорауларга да җавап шушы.
Әни киңәшләр бирергә ярата, мин аның барлык киңәшләрен дә кабул итәм, тыңлыйм, әмма, яшермим, үземчә эшләгәннәре дә күбрәк. Аралар ерак булса да, күңелләр якын бит: телефон аша еш хәбәрләшеп, сөйләшеп торабыз. Безнең әни аз сүзле: күбрәк мин сөйлим, ул тыңлый. Миннән арып китсә, сабыр гына: «Кызым, сүзең беттеме?» – ди. Шуннан барысын да аңлыйм. Әни белән сөйләшә башлауга, башта аның хәлен белешәм, аннан әтинекен сорыйм: шул гап-гади сүзләргә күңелләре була. Бер нәрсәне яхшы беләм: әнинең килене белән киявенә генә түгел, үзенең ике баласына да бер тапкыр да: «Сез моны дөрес эшләмисез!» – дигәне юк. Ялгыш кына әйтсә дә, ишетер идем. Бер булмаса, бер колакка керер иде. Баласының бәхетле тормышта яшәвен теләгән ана шундый булырга тиеш дип уйлыйм. Ир белән хатынның бүген сүзләре килешмәсә дә, иртәгә алар бер фикердә булып уянырга да мөмкин бит...

Гүзәл ШӘРИФУЛЛИНА.
Саба районы.
Фото: гаилә архивыннан

Теги: татар гаиләсе килен кайнана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мондый кайнаналар да була икэн.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Матур язылган. Бергә тормыйсыз. Чаллы эниегез әлегә парлы тормышта яши.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Әлһәмдүлилләһ

        • аватар Без имени

          0

          0

          Гүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!

          Хәзер укыйлар