Инде син кирәк түгел...

Беренче никахы уңышсыз тәмамланды Илфакның. Сөеп алган, сөеп яшәгән хатыны хыянәт итте. Җитмәсә, улларын да алып китте. Тәмам төшенкелеккә бирелгән ир беркем белән аралашмас, беркая бармас булды. Эш, өй, телевизор... Дөньясын чикләп, ике елга якын гомерен шулай үткәрде ул. Тик... яшьлек... Яшьлек мондый кысаларга гына сыя алмый шул. Ә Илфакка әле нибары егерме биш! Ул да ара-тирә киноларга, бию кичәләренә баргалый башлады. Шундый кичәләрнең берсе Илфакның тормышын яңа сукмакка борып җибәрде. Башында якты, ымсындыргыч сукмакның тора-бара карурман юлы төсле чытырманлыкларга алып керәсен берәү дә белми иде әле.
Чибәр генә кыз биергә чакыра аны. Кичәдән соң Илфак кызны өенә озатып куя. Башта сирәк, аннары ешрак очраша башлыйлар. Кызның исеме дә җисеменә туры килеп тора — Нәфисә. Мәктәптә музыка укыта. Кызыклы әңгәмәдәш. Бар эшкә кулы ята: бәйли, тегә, аш-суга оста, ихтирамлы. Танышуларына алты ай булгач, өйләнешәләр. Матур итеп туй ясыйлар.
Бер ел чынаяк-тәлинкә дә шылтыратмый, тирә-күршене, таныш-белешләрне сокландырырлык итеп яшиләр. Бәхетенә сөенеп бетә алмый Илфак.
Тормышларында чатаклык Нәфисә бала көткәндә башлана. Көннән-көн үзенә карата хатынының салкынаюын сизә ир. Бу хәлне йөкле хатынның көйсезләнүе, дип кабул итә, үзе тагын да игътибарлырак булырга, аның һәр теләген үтәргә тырыша. Нәфисәсе: “Минем әниләрдә торыйк әле, ашарга әзерләүләре читен, күңелем болгана”, — дигәч тә, берсүзсез риза була. Анда Нәфисәнең зур гына бүлмәсе бар. Шунда яшиләр. Әби кеше кызын да, киявен дә бердәй карый, караңгы чырай күрсәтми.
Биредәге карават тар дип, Илфаклар фатирындагы туй алдыннан гына алынган зур карават та, бала әйберләрен урнаштырырга кирәк дип, өр-яңа стенка да Нәфисә бүлмәсенә күчә. Бервакыт хатын иренә: “Эштән үз өегезгә кайтып, өс-башыңны алыштырып килә торган бул. Киемнәреңне анда юыгыз”, — ди. Илфак моңа да каршы килми. Уллары өйләнгәч, әтисе белән әнисе “яшьләр үз башка яшәсеннәр” дип, авылдагы кечкенә генә йортларына күчеп киткән булалар, хәзер инде әнисе фатирларына ешрак кайтып йөри, керен дә юыша, ашарына да әзерли. “Бала көткәндә кайбер хатыннар шулайрак булалар, үпкәләмә аңа”, — дип, улын юата.
Бала туарга ике-өч ай кала Нәфисә: “Син кунарга үз өегездә кала торган бул әле”, — ди. Авыр булса да, Нәфисәгә тагын да авыррактыр шул дип, үзен тынычландырырга тырыша ир. Хатыны янында ике-өч сәгать була да өенә кайтып китә. Бала туар вакыт якынлашкач: “Бу көннәрдә сездә калам. Залда йоклармын. Төнлә авырып китсәң, хастаханәгә илтәсе булыр”, — дигәч тә, “Әле иртәрәк, вакыты җитә- рәк әйтермен”, — ди хатыны.
Нәфисәне бала тудыру йортына әтисе илтә. Илфак белми дә кала. Кызлары туу шатлыгын Илфакның әнисе Наилә ишетә, улы эштә, еракта, үзе кайтмыйча, хәбәр итеп булмый. Наилә хастаханәгә ашыга. Күчтәнәчләрен, котлап, хәлен белешеп язган язуын килененә юллый. Әмма никадәр көтсә дә, җавап ала алмый. Ак халатлы ханым гына “хәле әйбәт, әле ял итә” дип килеп әйтә.
Сөенеп тә, борчылып та кайта ана өйгә. Баскычтан менгәндә каршысына улы очрый. “Мин Нәфисәгә киттем”, — ди Илфак туктап та тормыйча. “Ашыкма, — ди әнисе, — ул өйдә түгел, бала тудыру йортында, кызың бар”. Улы әнисен кочаклап үбә дә ике баскычны бер итеп оча гына. Юл уңаенда чәчәк бәйләме ала.
Илфакның язуына җавап тиз чыга: ике яклап язылган дәфтәр бите. Язманы укый башлау белән әти кеше агарынып китә, стенага барып терәлә. Башын иеп, сөмсере коелып кайткан улын күреп әнисе куркып кала.
— Нәрсә булды?
Илфак хатны әнисенә тоттыра. Бала табу йортына кергәнче үк, күптән уйлап язылган хат була бу. Нәфисәнең үз туган йортына күчүенең дә, иренә салкынаюының, читләштерүенең дә сәбәпләре ачыклана.
Нәфисә бик тә бала тели. Ә яше утыздан үтеп бара. Вакытында яраткан кешесенә чыга алмаган. Кияүгә чыкмый гына очраклы кешедән бала табуны түбәнчелек саный. Әйбәт гаиләдә үскән, акыллы, яхшы кешедән бала табу турында хыялланып йөргәндә, кемдер аңа Илфак турында сөйли. Шуңа күрә аның белән танышырга теләп, биергә чакырган да инде. Аннан, бала табарга яраклы егет икәненә инангач, яратмаса да, яраткан булып кияүгә чыга. Хәзер аның кызы бар. Ир кирәкми. Илфакка үтенече шул: аны гафу итсен, хастаханәгә дә, өйгә дә килеп йөрмәсен. Онытсын аны...
Ярый, кыз хыялына ирешкән. Ә ирнең хисләре, алгы көнгә өметләре? Алар- ны шулай бер селтәнүдә чәлпәрәмә китерүне ничек акларга? Җитмәсә, егетнең инде бер мәртәбә шундый ук бәхетсезлеккә тарыганын белгән хәлдә...
Бала табу йортында да, өйләренә кайткач та Нәфисә Илфакны кабул итми, кызын < да күрсәтми. Өлкәннәр белән сөйләшү дә нәтиҗә бирми. Хәер, хатын иренә тагын бер язу бирә: “Кыз минеке генә. Синнән алимент алмыйм. Сезнең өйдән киткән әйберләр миндә калсын инде. Син әйбәт кеше, юлыңда яхшы кыз очрамый калмас. Гафу ит мине”.
Илфак тагын ялгыз. Нишләргә? Озак уйлана торгач, ул, вакытлыча булса да, шәһәрдән үк чыгып китәргә була. Еракка, Себергә. Анда туганнары яши. Шуларга барып эшкә урнаша. Киң тайга урманнарында зур йөк машинасы белән агач ташый. Бер елдан соң ялга кайта, ьеренче көнне үк, бәлки фикерен үзгәрткәндер, дип өметләнеп хатыны белән кызы янына китә. Юк, үзгәреш юк. Нәфисә аның бүләкләрен, күчтәнәчләрен дә алмый, кызын да күрсәтми. Суд аша (күпләр аңа шундый киңәш бирәләр) баласын күрү хокукын ала алыр иде ул, тик Илфакның алай ямьсезләнеп йөрисе килми. Ул әле һаман да мәсьәләнең уңай хәл ителүенә ышана. Ышанырга тели.
Ә менә беренче хатыннан туган улы белән 15 көн бергә була ул. Малайны баштанаяк киендерә, әбисенә (малай әнисенең әнисендә яши) шактый күп акча калдыра. Фатирына яңа өй җиһазлары ала.
Улы белән бергә булуына сөенеп, Нәфисә белән араны рәтли алмавына көенеп, яңадан Себергә китеп бара Илфак. Ул китеп берничә көн үтүгә, Нәфисә каенанасына шылтырата. Илфакның адресын сорый. Иренең акчаны мул тотуын, улы белән якынаюын ишетеп, көнчелеге уянган булса кирәк. “Алиментка бирәм, балага акча җитми”, — ди. “Балага акчадан бигрәк ата кирәк. Шуны уйла син, Нәфисә, — ди каенанасы. — Алимент кирәк икән, үзебезнең шәһәр судына мөрәҗәгать ит. Аларга Илфакның адресын да, синең теге ике хатыңны да бирермен”.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
22 сентябрь 2023 - 06:18Без имениФердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...Шоу – бар, сәнгать – юк !
-
21 сентябрь 2023 - 21:08Без имениБала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.