Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Ярымфабрикат – табын күрке?!

Хәзерге заман әниләре эшлиләр, балаларын заман таләп иткәнчә тәрбиялиләр, өйдә тәртип тоталар һәм үзләре өчен дә вакыт табалар. Ныклап уйлап карасаң, бер дә җиңел түгел заманча әни дә, уңган хатын да булып калу. Бу балансны ничек сакларга? Сораштырулар күрсәткәнәчә, төп серләрнең берсе – вакытны дөрес бүлү. Ләкин бүген без ашарга пешешерү кебек зур эшне җиңеләйтү турында сөйләшәбез.

Әзер ашамлык: вакытны саклауның заманча чишелеше

Әле берничә ел элек әзер (катырылган) ризыклар «сәламәтлеккә зарарлы ярымфабрикатлар» яки «трансмайлы фастфуд» белән ассоциацияләнә иде. Заман әниләрен мондый сүзләр куркытмый. Мин дә алар ягына күчеп киләм кебек... Мәҗбүрмен. Кичен тиз генә пешереп ашарга кирәк булганда, ярымфабрикатлар – табын күрке. Дөресен әйткәндә, хәзерге кибетләр тәмле, файдалы һәм сыйфатлы әзер ризыклар белән тулып тора. Сайлау мөмкинлеге зур – акчаң гына җитсен. Эш көннәрендә кичен кассаларда җыелган су буе чират күпчелекнең акчасы җиткәнен раслап тора да. Аннары бер танышым кызык кына саннар китерде. Аның сүзләренчә, хәзерге хатын-кызлар ашарга пешерүгә көн саен 1,5-2 сәгать сарыф итә икән. Бу атнага – 10-14 сәгать, ә бер айга – 40-60 сәгать! Тәүлек 17 генә сәгатькә калды дигән шик-шөбһәләр йөргән чорда, әлеге саннар бик зур бит! «Бу вакытны спорт белән шөгыльләнүгә, китап укырга яки балалар белән уйнарга куллансаң яхшырак булмыймы?» дигән сүзләре дә уйга калдырды. Заман әниләрен безнең әбиләр ишетсә, нәрсә дип җавап бирер иде икән?

Әзер ашамлык куркынычсызмы?

Заман әниләренең тагын бер «фишкасына» игътибар итсәң, ниндидер исбатлап булмый торган мәсьәлә дә барлыкка килә әле монда. Дөрес туклану, гомумән, туклану тәрбиясе дип күкрәк каккан әниләр чорында ашамлыкның сәламәтлеккә куркыныч янавы барыбер эчне пошырып тора. Авыл тавыгыннан пешергән тәмле шулпага үзең басып кискән токмачны салып ашауга берни дә җитми инде! Югыйсә, әллә ни вакытны күп ала торган ризык та түгел. Токмачлы аш алып кына бармый, алып кайтып та куя бит әле. Бер тәҗрибәле дүрт бала әнисе әйткән лайфхак сезгә дә файдалы булыр. Ул күп итеп шулпа кайната да, туңдыргычта катырып куя икән. Ялларда теге алда әйтелгән экономияләнгән сәгатьләрең хисабына токмач басып куясың да, менә сиңа вакытны дөрес бүлү дә була. Әгәр бу киңәшләр берничек тә актуаль түгел икән инде, әзер ризыкларны зур кибетләрдән яки яхшы танышларыгыздан гына алыгыз. Аларда ризыклар сыйфатлы продуктлардан әзерләнә, һәр партия лабораториядә тикшерелә һәм саклау шартлары да катгый үтәлә.

Аз-маз киңәш

Дөрестән дә, вакыт артыннан чаба торган заманда яшибез. Куып җитәсебез юк, ләкин башкача мөмкин түгел. Кеше шулай яратылган инде, һәр нәрсәгә яраклаша. Ләкин, беренче чиратта, үзебез, гаилә, якыннар һәм ял турында онытып бетерергә ярамый. Ашарга әзерләү күп вакытыгызны алмасын һәм тагын да ачуыгызны чыгармасын өчен, берничә киңәш:

  • Азык-төлекне алдан планлаштыру – кибеткә йөрү вакытны гына түгел, энергияне дә ала. Ә исемлек буенча атналык кирәкле продуктларны алып кую акчаны да янда калдыра.
  • Мультиварка куллану – иртән ингредиентларны салып калдырасыз да, кичен сез кайтуга аш әзер була. Сирәк кенә, андый ризыкка да шөкер итәсең. 
  • Балаларны ашарга пешерергә өйрәтү – җиңел ризыклар пешерә башласалар да зур ядәм. Әзер ашны да җылыта алалар. Шулай ук ашагач, савыт-саба юып куюлары да сезнең өчен сөенеч булыр.

Болар вакытның кадерле минутларын саклауның берничә юлы гына. Иң мөһиме, сатып алынган ризыкны җылытып аласызмы, тиз генә берәр кабымлык әзерлисезме, һәркайсына күңел җылысын кушарга онытмагыз. Авыр эш көненнән соң, табын артында гаилә белән җыелып ашаган ризыкларыгыз тәмле булсын!

Теги: Дөрес туклану киңәш-табыш киңәш токмач кухня

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар