Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Иң бәхетле көнем...»

 – Кайтканда миңа 5 яшь иде. Кыш иде... Гаиләнең нәрсә икәнен белми идем әле, ишеткәнем генә бар иде. Аннары аңладым... Әнинең кем икәнен дә белми идем...

 

 – Кайтканда миңа 5 яшь иде. Кыш иде... Гаиләнең нәрсә икәнен белми идем әле, ишеткәнем генә бар иде. Аннары аңладым... Әнинең кем икәнен дә белми идем. Хәзер беләм! Ул гаиләдә иң кирәкле кеше! Әни сиңа булыша, кәефең булмаганда килә дә: «Нәрсә булды, кызым?» – дип сорый. 
Кайтканда татарча да белми идем. Балалар бакчасына йөри башлагач кына өйрәндем. Берсендә әни: «Кызым, миңа чынаяк алып кил әле», – дип сорады. Мин шунда: «Мә, әнием!» – дип илтеп бирдем... Приютта чак, йокларга ятканда тәрәзәгә карый идем дә гел: «Моннан тизрәк китәсе иде... Тизрәк китәсе иде!» – дип кабатлый идем. «Әти белән әни килсен иде дә, мине моннан алсын иде», – дип хыяллана идем. Аннары авырып больницага эләктем. Ангина иде минем. Шунда беренче тапкыр әти белән әни минем янга килделәр. Бик сөендем! «Алар сине үзләренә алачаклар», – дип алдан әйтеп куйганнар иде. Әниләр күчтәнәчләр калдырдылар: сок, печенье, кекс...  Мин терелеп чыкканда, тагын килделәр. Яңа куртка, яңа башлык кидерделәр. Алсу апа белән Лиана апа миңа уенчыклар биреп җибәргәннәр иде... Өйгә кайткач, иң беренче Лилияне күрдем. Ул әниләр белән минем янга приютка да килгән иде. Без аның белән дуслар.  Лилия әтине күбрәк ярата, мин әнине... 
Башта әнигә «мама» дип дәштем. Хәзер мин дә, апайларым да «әнием» дибез Кечкенә апаема – Арсланга 8 генә яшь әле... 
 
Риана белән икәү аның иң бәхетле көнен искә төшерәбез. 
– Иң бәхетлесе – гаиләгә кайткан көнем! – дип тәмамлый ул сүзен.  Аннан өстәп куя: – Конкурста җиңгән көн дә – иң бәхетле көн! Безнең өчен шундый көтелмәгән булды бит ул! 
Әйе, аларда әле барысы да әлеге бәйге тәэсирендә: олысы да, кечесе дә. Сүзләр гел шул тирәдә әйләнә. Күптән түгел Чуашстанда ел саен уза торган «Идел буеның уңышлы гаиләсе» конкурсы тәмамланды. Аның финалында регионнардан 14 гаилә катнашты. Актаныш районы Киров авылында яшәүче Сабитовлар анда Татарстан данын яклап чыгыш ясады һәм өченче урынны яулады. Зур җиңү! Шулай булгач, нәкъ бәхет турында сөйләшә торган көннәр! Венера ханымга да мин иң элек шушы сорауны бирәм. «Балачактагы иң бәхетле бер көнегез турында сөйләгез әле», – дим. 
– Яңа курчаклы булган көндер ул... Мин бик хыялланырга ярата идем. Алар чынбарлык булып тоелганчы хыялланам, ачык, якты төсләренә кадәр күрә идем. Ун курчагым бар иде минем. Әти шофер булгач, барган бер җиреннән алып кайта иде аларны. Ун курчагымның ун өе! Берсенеке – карават, икенчесе – урындык астында, өченчесе – бер почмакта... Мин аларны балалар бакчасына илтәм, алып кайтам. Нәрсәгәдер өйрәтәм... Хәтта шырык-шырык көлгән тавышларын да ишетәм. Ә бүген бит тормышымда шулар кабатлана! Могҗиза кебек бу!  Әкият кебек... Гаиләдә иң зур бәхет – бала! Яшь чакта бала табасы килми инде ул, авыр дибез. Ә бит һәрбер бала үз ризыгы белән туа... Шул темага киноларны үлеп ярата торган идем. Төп рольдә Наталья Гундарева уйнаган «Однажды двадцать лет спустя» фильмын хәтерлисездер. Ун бала әнисе Надежда Круглова классташлар очрашуына килә. Сабакташларының һәркайсы тормышта нәрсәгәдер ирешкән, ә ул гап-гади хуҗабикә – әни... Фильмда героиня үзенең туй күлмәген сүтеп, бер баласына Кар кызы күлмәге тегә. Төн чыкканчы! Мин дә боларның барысы аша уздым! Үз күлмәгемне кисеп, мин дә кызларның берсенә чыршы бәйрәменә костюм тектем. Һәм ул иң матуры булды! Әйе, ятим бала карасам, мин шулай эшләр идем, болай дип тә хыялландым... Ул чакта андый күренеш тә юк иде бит әле.
Ятим бала... Унөч яшендә әнисез кала Венера. Авыр балачакның, ә аннан ятимлек ачысының ни икәнен дә аңа аңлатырга кирәкми... Гөрләп торган йортлары бушый: мал-туарны саталар, өч баланы әтиләренең абыйлары ала. Ә аларның үзләрендә дә алты бала. Абый белән җиңгәләре якын итсә дә, яшүсмерләр гел бер-берсен аңлап кына тормый шул.
– Әни сыер сава иде. Ул иртәнге җидедә эштән кайта да, алар әти белән кече якта сөйләшә-сөйләшә чәй эчәләр. Нәрсә хакында сөйләшкәннәре аңлашылмый, әмма аларны тыңлап яту шундый рәхәт... Берсендә шул гөрелдәүгә уянып киттем. Йөгереп чыксам, Зөлфирә апа белән Шамил абый чәй эчәләр. Катып калдым. Әни дип талпынган идем бит... Ятимлегемне мөгаен, шул көнне тулысынча аңлаганмындыр. Әни гел җитми! Мәктәптә узган бәйрәмнәрдә күзең белән гел аны эзлисең. Ул юк! Әмма күңелең белән аны барыбер бер почмакка утыртып куясың. Класста нинди начарлык эшләнсә дә, аны бик җиңел генә сиңа сылтарга мөмкиннәр – яклаучың юк... Ятим бала көчле булып үсә – аңа тормышта үз юлын табарга, үзен үзе якларга кирәк. Тезегезне беркайчан да чүкмәгез дип өйрәтәм шуңа күрә үземнекеләрне. Аларны бик бәхетле итәсем килә. Һәрберсен яратам!
Алмас белән Венерага бүген 13 бала әти-әни дип дәшә. Өчесе – үзләре табып-үстергәне. Калганнар... Алар да үзләренеке! Кәгазьдә генә башкача атап йөртелә. Иң беренчеләре – Алинә белән Руслан икесе дә Сабитовлар фамилиясендә: хөкүмәт каршында аларның улы һәм кызы дип санала. Гаиләгә ике һәм дүрт яшендә килгән балалардан моны күптән сер итеп сакламыйлар. Алинәгә ул серне балалар бакчасында төркемдәшләре үк «чишкән». Ә Руслан күп нәрсәне үзе дә хәтерли: 
– Без монда машина белән кайттык. Машинадан төшү белән этне күрдем. Ак төстә, Тарас исемле. Этнең нәрсә икәнен дә белми идем әле... Миңа ул көнне пультлы машина бүләк иттеләр. Аннары әти белән әни безгә йомшак уенчыклар бүләк иттеләр. Үзебезнең беренче уенчыклар иде ул. Аларны бик озак сакладык – хәзер дә каядыр яталар. Иң бәхетле көн шушыдыр... Ә приютны хәтерләмим: аннан чыгып киткәнне һәм монда килгәнне генә беләм.
Тагын бер кечкенә бала тәрбиягә алабыз дип торганда, күрше авылда йортка кергән күрше егетенең хатыны үлеп китә. Игезәкләрен әтиләре үзенә алып кайта, ә беренче ирдән булган кызы кала. 13 яшьлек кызы. Венера ятим калган яшьтә... «Туганнарың да янәшәдә генә булыр, аралашып үсәрсез. Син зур кыз инде, үзе хәл ит», – ди аңа Венера. Бер атнадан Лиана: «Килеп алыгыз», – дип шалтырата... Мәктәптән соң ул техникумда укый, аннан университет тәмамлый. Фатир биргәннәр, Чаллыда яши. «Өйгә кайтам», – дип, Венера апасы белән Алмас абыйсы янына кайтып йөри. 
«Бер бала ала башласаң, туктап булмый икән», – дип көлә Венера. Ул елны августта Лианалы булалар, ә ноябрьдә Казаннан 8 айлык Лилияне алып кайталар. Лилия инде тәмам өй баласы булып үсә. 
– Өйдә һәм балалар йортында үскән балалар арасында җир белән күк аермасы. Йөзләп баланы бутап бастырсалар да, балалар йортындагыларын шунда ук таныйм. Максим менә кайткан мәлләрдә кочаклап алсаң, үзеннән этә иде. Кулга берничек ияләндереп булмый. Кыргый! «Баланы ничек куенга кертергә?» – дип әллә никадәр психологларга яздым. «Яныннан үткән саен, аз гына, сизелер-сизелмәс кенә кагылыгыз», – дип җавап бирде берсе. Хәзер әнә үзе «әнием» дип кочаклап ала. Рәхәт! Гомумән, һәр баланы, аның холкын өйрәнеп бетерергә ким дигәндә ике ел кирәк...
Сибгатуллинар да, Бутаковлар да өчәү-өчәү килеп кушыла Сабитовларга. Һәм бөтенесе бер гаиләгә әйләнә! Бер-берсе өчен кыя булып баса торган гаиләгә. (Быел шундый хәл була: авыл клубында «Созвездие–Йолдызлык» фестивале узганда Артем алдарак, калганнар арттарак утыра. Кемдер шунда Артемны кыерсыта: моны күреп Сабитовларның тәрбиягә алган калган җиде баласы шунда ук аның янына килеп баса. Укытучылар моны гаҗәпләнеп сөйлиләр. Венера сөенә: балаларының, димәк, тормышта таянырлык туганнары булачак.)
Гаиләне бер йодрыкка ничек туплап торырга соң? «Эш белән!» – ди Венера. 
Аларның бакчалары тагын әллә ничә бакчага бүленгән: Индира белән Лилиянеке, Артем белән Альфредныкы, Рияныныкы, Алинәнеке. Яшелчәне, чәчәкләрне утыртуын әниләре белән бергә утыртсалар да, калганына үзләре җаваплы: суын сибәләр, чүпләрен утыйлар. 
Абзар тулы мал-туар: сыер, тана, бозау, сарыклар, тавыклар... Кайсының алдына нәрсә саласы, кайчан саласы – беркемгә бернәрсә дә өйрәтәсе, исенә төшерәсе юк, беләләр. 

Кешедән ким-хур итәсем килми – аларга хәтта кара төсле кием дә киертмәскә тырышам, андыйны алмыйм.

Өйне кем җыярга, идәнне кем юарга, кухняда кайсы көнне кем җаваплы икәне дә бер атна алдан билгеле: кемдер пешереп алга китереп куйганны гына көтмиләр. («Безнең Индира тортларны бик тәмле пешерә. Чәкчәк тә ясый беләбез – әни өйрәтте. Камыр да куябыз, токмач та басабыз. Элек әниләрнең рецептлар яза торган аерым блокнотлары булган. Минем дә бар шундый блокнотым. Төрле печенье, торт рецептлары җыям», – ди Риана.) 
Малайлар күбрәк, әлбәттә, әтиләре янында бөтерелә. Бигрәк тә – Максим. Машиналар ремонтлау белән шөгыльләнүче Алмасның ул инде күптән уң кулы: аңа нинди корал кирәк – һәрберсен алып биреп тора. Машина тәгәрмәчен инде үзе сүтеп җыя белә! Иске техниканы сүтеп, әтисе белән бергә беренче квадрациклын җыйган. Вертолет, самолет җыю турында хыяллана! («Ир-ат башкача бит ул... Кеше баласын ярата алырмы дип борчылдым. Әкеренләп өйрәттем: йә балаларның берсен алдына утыртып куям, йә тотып тор, йә башына кигез әле дим... Безнең балалар өчен иң әйбәт әти – ул. Алмас бер төчкерсә, тугыз яктан тугызы: «Әтием, сәламәт бул!» – дип кабатлый. Өйне күтәрәләр дип көләм».)
– Үзебезнекеләргә бу кадәр игътибар эләкмәде, – ди Венера. – Мин ул чакта сыер саудым, әтиләре комбайнер иде. Балаларның ни белән яшәвен белергә теләсәң, гел яннарында булырга кирәк икән... Монда җаваплылык тагын да зуррак. «Теге кайткан балалар» димәсеннәр. Кыңгыраулылар дим алар турында – аз гына кыек эшләре булса да еракка ишетелә. Чын кеше итәсем килә һәрберсен! 
Ул гел алар белән! Тау шуарга әниләре балалар белән бергә йөри: һәрберсенең чаңгысы бар. Чаңгыга басарга теләмәгән кечкенә Арсланны ул бау белән аркасына аса. Тимераякта да шулай чыгалар. Балык тотарга яратмый Венера, әмма барыбер бара. Видеога төшереп кайту өчен хәтта кыш көне дә алардан калмый. Ә балалар әтиләре белән балыкка барырга кыш көне чират торалар!
Сабитовлар урманнан кайтып керми: әле гөмбә, әле дару үләннәре җыярга чыгып китәләр («Үләннәрне инде үзләре белеп җыя. Без гел үлән чәйләре генә эчәбез. Шуңа авырганнары юк та минекеләрнең – больница, даруханә юлында йөрмибез.), әле имән чикләвеге җыеп тапшырырга, әле питомникта чүп утарга... Әниләре мотоблок руле артына утыра, аның әрҗәсенә ашарга төйиләр, Арслан да шунда урнаша, калганнар велосипедта арттан иярәләр... 
– Алар яшендәге бала-чага компьютердан, телефоннан аерыла алмый. Ә бездә тәртипләр кырыс: кесә телефонын аларга 14 яшь тулгач кына алабыз. Әйе, классларында безнекеләрнең генә юк... Аның каравы, алар башка нәрсәне – кирәгрәген үз күзләре белән күрә: үләннәр шытканын, бөреләр ачылганын, гөлләр чәчәк атканын... Руслан кайтканда дүрт яшьлек иде. Кар яуганын күреп: «Һавадан нәрсә төшә бу?» – дип шаккатырды. Белмәгән... Аларга күп нәрсәне аңлатырга, күрсәтергә туры килә – интернетта утырырга вакыт юк безнең...
Әйе, мавыгулары башка Сабитовларның. Алар ялгыз әбиләргә булышырга йөриләр. Намаз укыйлар. Чәчү чәчүчеләр, комбайнерлар янына барып, концертлар куеп кайталар. (Үзләре теләп!) Бәйрәмнәрдә үз куллары белән кечкенә бүләкләр ясыйлар да, урамда очраган һәркемгә шуларны бүләк итәләр. («Елмай» дип язылган йөрәк рәсемен күкрәгенә беркетеп куйгач, кем елмаймас!) Елга бер тапкыр бөтен Актаныш чишмәләрен йөреп чыгалар – суларын авыз итәләр. Кая килеп туктасалар да, иң элек ул тирәне җыештыралар: нинди генә походка чыксалар да иң элек чүпкә дип пакет алалар. Алар «Африкада сусыз тилмерүчеләр», «Альбиносларга ярдәм итү» фондларына акча күчерәләр. Әниләре аларны: «Күпме үзегез башкаларга бирәсез, игелек кыласыз – шуның белән кире әйләнеп кайта», – дип өйрәтә. «Дөньяны үзгәртергә телисез икән – үзегездән башлагыз», – ди. 
Алар җай чыккан саен «этләр приюты»на барып кайталар. («Ул көнне безнең Лилиядән дә бәхетле кеше булмый инде!») «Көмеш кыңгырау» газетасын, «Ялкын», «Салават күпере» журналларын укыйлар. Алар һәр көнне кич йоклар алдыннан әниләре белән бергә урам әйләнә. Һәр шимбәне гаилә җыелышы үткәрәләр: бөтен проблеманы уртага салып сөйләшәләр. «Әйтер сүзем бар» дигән банкага теләк-үтенечләрен, мөрәҗәгатьләрен, хыялларын язып салалар. Алар хәтта әләкләшә дә ала. (Приюттан, балалар йортыннан ияреп кайткан ул гадәттән тиз генә аерылып булмый шул... Ә әниләре андый чакта көзге каршына утырта һәм: «Әнә андагы кеше белән сөйләш әле: сиңа нәрсә өчен эләкте икән?» – ди.) Алар гел нинди дә булса берәр бәйгегә әзерләнәләр һәм җиңәләр! Әниләре төшергән видеороликларның төп геройлары да алар. Кировтан 50 чакрым ераклыктагы Такталачык авылында урнашкан коррекцион-интернат мәктәптә укучы Арсланны һәр җомга кичендә көтеп алалар һәм дүшәмбегә кадәр кочактан чыгармыйлар. Алар Актанышның үзенә – Алсу апаларына кунакка барырга яраталар. Ә Азат абыйлары кайтуы алар өчен, гомумән, бәйрәмгә әйләнә. 
Һәр иртәне алар: «Хәерле иртә, әнием!», «Хәерле иртә, әтием!» дип башлыйлар, «Тыныч йокы!» дип тәмамлыйлар. «Әнием», «әтием» диләр...
– Күрәсездер, ишек алды тулы песи. Аксагы да бар, сукыры да... Берара уникегә җыелдылар. «Аллаһы Тәгалә бөтен нәрсәне юлыбызга безне сынар өчен чыгара», – дип аңлатканым булды балаларга. Урамдагы хуҗасыз бер песи яныннан да узып китмиләр хәзер. «Әнием, син үзең әйттең... Бәлки Аллаһы Тәгалә аны безгә сынау итеп җибәргәндер», – диләр. Кайчак миннән яшерә-яшерә алып кайтып карыйлар... Әйе, һәр сүзең күңелләре түренә кереп урнаша. Әйткәнемчә, җаваплылык бик зур. Әмма яңадан башлыйсы булса, мин бу эшкә тагын да иртәрәк тотыныр идем. Быел менә Руслан китә, киләсе елга Индира белән Алинә, аннан Максим... Без инде өйдәге тынлыкка ияләшә алмабыз хәзер...
Күрше Сәфәр авылындагы бер чишмәгә еш йөриләр алар. Ул чишмә янына ике нарат та утыртканнар: берсе – әниләре, икенчесе – әтиләре. Һәм сүз биргәннәр: киләчәктә бер-берсен беркайчан онытмаячаклар, һәр елны Яңа елга шушында җыелачаклар. Әти белән әниләрен, алар янында уздырган елларны искә төшерәчәкләр... Һәр очрашудан әниләре кебек видео ясаячаклар... 
Ә иң бәхетле көн... Ул әлегә бөтенесенең дә бертөслерәк. 
– Исемем Индира. Килгәндә 9 яшь иде, хәзер – 15. Иң бәхетле көнем шул булгандыр... Мине Түбән Камадан килеп алдылар. Детдом дигән җирдән. Артем, Максим бергә кайттык. Детдомда күңелсез иде, чөнки анда әни юк иде...
– Мин – Максим. Приютта үзеңне ялгыз итеп хис итәсең. Туганнар белән анда төрлебезне төрле группаларга таратканнар иде. Аннары әти белән әни килеп алдылар. Бәхетле көн иде ул... Без кайтканда өйдән бөтенесе чыгып каршы алдылар. Без «әнием» дип дәшкәч, әнинең үзенә дә рәхәт... 

Фото: Анна Арахамия

Видео: Венера Сабитова

 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар