Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Гаилә өчен яратылган

 «Мин бу дөньяга тугры хатын, әйбәт ана булырга туганмындыр. Шулай тоела».
Рушания ханым: «Фәрһад мулланың өе кая дип сорасагыз, күрсәтерләр...» – дип әйткән иде. Спас районының үзәге, хәер, районның гынамы соң, бөтен Татарстанның «кайнар йөрәге» булган ата-бабаларыбызның изге Болгар җиренә аяк басуга, дөрес килдекме дигәндәй, бермәл аптырап-югалып та калгандай булдык. Ничек үзгәргән бу яклар. Гасыр төзелешенә тиң Ак Мәчет каршына килеп басып, аның матурлыгына, бөеклегенә, сихри бер көченә шактый вакыт хәйран калып тордык. Кайда торганыбызны оныттык. Әллә Мисырда инде?! 
Һәм, чыннан да, «мулла Фәрһад» яшәгән йортны без бик тиз эзләп таптык. Корылмалары урманга терәлеп диярлек утырган өйнең капка төбендә утын ярып мәш килгән ирне күреп алдык та, менә бит ул үзе, дип машинада төшә-төшешли үк кул биреп күрешмәкче идек, ул шундук безгә үзенең кем икәнлеген сиздерде. «Хатын күрсә...» – дип шаяртып куйды. Хата җибәргәнебезне шундук аңлап, сузылган кулыбызны тиз генә төшердек. Ир кеше белән кул биреп күрешергә ярамый. Дин рөхсәт итми. Бусагадан кергәнче үк алган беренче дәресне күңелгә киртләп куя-куя, исемнәре рухи мирасыбызның йөз иң яхшы гаилә китабына кертелгән Рушания һәм Фәрһад Минсагировлар яшәгән дөньяга килеп эләктек.
Гомерләрен мөселман динен үстерүгә, балалар тәрбияләүгә, ныклы гаилә булдыруга багышлаган ир белән хатынның хәят дәресләре иде бу. Мин  алар сөйләгәннән күп нәрсәне үземә өр-яңадан ачтым. Белмәсәң бел, ишетмәсәң, ишет, кем әйтмешли.
 «Хәлемнән килсә, бөтен хатын-кызны Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укытып чыгарыр идем...»
 


Әниләре: «Мин – әни, ир хатыны»

«Ничек кавыштыкмы?» – дип елмая Рушания ханым. Ул чын мөселман хатыны, лаеклы имам-хатыйп хатыны. Бик тыйнак, әмма, сөйләвенә караганда, аны әле бер зур сәясәтче, әле тәҗрибәле педагог дип уйлый башлыйсың. Ул – әни, «Ана Даны» медаленә лаек биш бала анасы. Тормышын шул балаларга багышлаган, инде бүген канат чыгартып, кайсын кая очырган иң бәхетле әниләрнең берсе. Хади Такташның: «Нәрсә җитә ана булуга?» дигән юллары шундый ханымнарга кагыла да инде.
Рушания Салихҗан кызы – җәелеп аккан Ык елгалары, куе наратлык урманнары, киң куңелле халкы белән танылган Мөслим якларыннан. Аның да әле Башкортстан чигендәге шактый зур гына хуҗалыклы Баек авылыннан. «Бездә дә бармаем, кайтмаем, – дип сөйләшәләр, – ди ул көлеп җибәреп. – Башкортчарак инде...» Һәм ул, балачагына, яшьлегенә кайтып, ике республиканы тоташтырып торган күпер уртасында кала. 
– Унынчы сыйныфны мин туган авылымда тәмамладым, – ди ул, хатирәләрен яңарта башлап. – Урта мәктәпне тәмамлаганда әни миңа әйтте:
«Теләсәң кая укырга кер, тик авылга кайта торган гына эш булмасын».  Мин Казанга китеп, Химия-технология институтына укырга кердем. Ә үзем гел авылны уйлыйм, сагынам, түзеп булмаслык сагынам. Кайтыр идем, сыер саварга да риза, дим. Өченче курска кадәр әйбәт кенә укып йөрдем. Бервакыт мине дус кызым Спас районының Татар Такталысы авылына Яңа ел үткәрергә чакыра. Ризалаштым. Һәм бу кайту язмышымны хәл итте дә куйды. Әнисе янына дус кызымның  абыйсы да кунакка кайткан булып чыкты. Без Казанга киткәч, артыбыздан ук: «Сүнгән йөрәккә ут капты» – дип хат килеп төште. Өч мәртәбә күрештек без аның белән, өч мәртәбә! Өченчесендә никахлашып та куйдык. Никахны да алар үзләрендә ясадылар. Фәрһад соңыннан әйтте: «Риза чагында тизрәк үземнеке итим, дидем. Кире уйлавыңнан курыктым», – диде. Кая инде ул кире уйлаулар. Мин аңа бер күрүдә үлеп гашыйк булган кеше. Аннары уку минем өчен әллә ни түгел. Минем өчен кияүгә, бигрәк тә Фәрһад шикелле белемле, грамоталы (аның миңа җибәргән хатында бер генә хата да булмый торган иде) кешегә кияүгә чыгу мөһим.
Әйе, Рушания ханым әйтмешли, укырсың, укырсың, әллә кемнәр булырсың да, язмышыңа җүнле кеше туры килмәсә, гомер буе типкәләп йөртсә... Кемгә кирәк ул?! Анысы да бар. Кайнанасы Рузалия – килененә: «Өченче курсны гына булса да укып бетер, «неоконченное высшее булыр», – дип киңәш бирә. Бер-бер артлы балалар таба башлагач, укуда кайгы калмый. Аннан теләк тә булмагандыр инде.
Кияүгә чыкканда, миңа әле 19 гына яшь иде. Фәрһад эшкә китә. Мин артыннан, бала-чага шикелле, елап калам. Ничек инде мин Казанга барып, атналар буе имтиханнар биреп йөрим. Аннан башка бер минут та яши алмыйм ич мин! Очып кына төшкән кош булып, тәрәзәдән аның кайтканын көтеп, зарыгып көтеп тора идем шулай.
Үткәннәре аны әле елмаерга, әле керфек очларын чылатып алырга мәҗбүр итә. Әлбәттә, ул өйдә ире кайтканын көтеп кенә утыра алмый. Тәрҗемәче булып редакциягә эшкә урнаша. Ул арада Минсагировларның бик тә көтеп алган беренче бәбиләре – бәләкәй кызчык дөньяга килә.
– Болгарда бик сәләмә генә бала тудыру йорты бар иде, – ди әңгәмәдәшем. – Төн уртасында таптым. Икенче көнне нишләптер баланы миңа китермәделәр. Иртән торып, балалар палатасына кереп киттем. Әле кызымны күргәнем юк. Шунда бер кыз балага күземә төште: «Их-х, минеке булса икән», – дим. Матур шундый: сызылып киткән кара кашлы, алсу битле... Минеке булып чыкты бит тәки. Ана йөрәге сизенгән, күрәсең. Фәрһад безне өйгә алып кайтты да, шундук эшкә чапты. Ә без бала белән икәү утырып калдык. Берзаман бала елый башлады, аңа карап мин елыйм. Бер тамаша инде. Баланы ни төрә, ни ашата белмим. Без ул чагында тулай торакта яшибез. 1985 елның 1 гыйнвары иде бу. Ә инде 1987 елның июнендә Айдарым туды. Бер-бер артлы таптым мин аларны. Улыма яшь тә өч ай булганда, өченче балам – Алиямне алып кайттым. Өченче балага узгач, укуны ташладым. Бер сессияне авырлы килеш бирдем дә (ул чагында авыл хуҗалыгы институтына күчкән идем), юк, болай булмый дип, бөтенләй ташладым. Алия туар алдыннан шушы өйне төзи башладык. Район хакимиятеннән өй урыны сайларга куштылар. Ә без менә иң тыныч, матур урынны үз иттек. Дәүләтнең күп балалы әниләргә күрсәткән бердәнбер ярдәме ул чагында шул булды. Аннары, үзегез беләсез, ярдәм сорап бара башласаң, шундук ювеналь служба хезмәткәрләре килеп җитә. Алар карашынча, күп балалылар җитешсез, уңышсыз гаилә санала. Бу – ялгыш фикер, бик күп бәла-казалар китереп чыгара торган гафу ителмәслек фикер.
Ул вакытларда Казан төзелеш институтын тәмамлап, инде өч бала атасы булырга өлгергән Фәрһад Минсагиров төзелештә прораб булып эшли. Яртылаш төзелгән йортны үзе салып бетерә. Яңа өйгә күченгәч, шатлык өстенә шатлык өстәп, тагын бер нәни малай кайта. Аңа Мөхәммәт исеме кушалар. Шулай итеп, Рушания 30 яшендә – дүрт бала анасы! Һәм... гаилә өчен тагын бер мөһимнән-мөһим яңалык димме, вакыйгамы – Минсагировлар әкренләп дингә керә башлыйлар. Ул көннәрдә Болгар фонды оештырыла. Фәрһад Минсагиров Туристлар комплексына директор итеп билгеләнә. Байтак эшли ул анда. Акчасы гына юк. Рушания заповедникның оешкан гына чагында татар бүлегенә экскурсовод булып урнаша. Дини кулъязмалар, китаплар белән дә күп шөгыльләнергә туры килә аңа. «Мөхәммәтне имезә-имезә гарәп графикасын өйрәнә торган идем. Бала карау бик авыр, аягың-кулың богаулы. Вакыт тиде исә – китапка...» Рушания ханым шулай ди. Фәрһаднең мәдрәсәдә бер атна эчендә гарәп телен өйрәнеп кайткан чагы. «Нишләп ул өйрәнгәнне мин өйрәнмәскә тиеш?!» 
– Бала имезгәндә гел ясин укыйм, – дип искә ала ул, – кычкырып укыйм. Мөхәммәткә яшь тә җиде ай  булганда, эшкә чыктым. Кайтуыма, бала яныма әфтияк тотып килә, битен ачып күрсәтә. Укы, янәсе. 
Төпчекләре Фатыйма унберенчене тәмамлый. Ул да абый-апалары кебек Төзелеш институтына керергә җыена. Әйе, әйе, Алиядән гайре (ул башта мәдрәсә, аннары Мөхәммәдия мәдрәсәсе тәмамлаган) балаларның барысы да төзүчеләр, кайсы – архитектор, кайсы – проектлаучы. Әтиләренә охшап сайлаганнармы һөнәрне, тик бу – шулай.

Минсагировлар өчен тормышның иң зур кыйммәте – гаилә һәм балалар.
 

​Әтиләре: «Хатын-кызның бурычы – ирен карау, бала табу, дини тәрбия бирү»

Рушания ханым ире турында яратып та, назлап та: «Әти – ул безнең бәйрәм!» – ди. Чөнки хатын да, балалар да иртә таңнан эшкә чыгып китеп, кичкырын гына кайткан әтиләрен, бәлкем, үскәндә ул кадәр еш күрмәгәннәрдер дә. Ләкин өйдә әти кеше барлыгы һәрвакыт сизелеп торган һәм тора. «Ул эштән кайтканда кызган бәхәсләр инде күптән суынган була. Аның күбесен әтиләре белми дә кала», – дип елмая ул чакларны искә алганда  әниләре. 
Фәрһад – дистәләгән еллар Болгар мәчетенең имам-хатыйбы, район мөхтәсибе. Кайларда гына белем күтәрмәгән ул: Төркия, Мисыр дисеңме, Иорданияме... Ул хәзер һәрьяктан «иярләнгән» югары белемле мулла. Аның белән теләсә нинди темага сөйләшергә, бәхәсләшергә була. Аның һәрнәрсәгә карата үз фикере бар. Шуңа да аның белән гәп куертуы – үзе бер бәхет! Без дә кинәт тәтегән бу очраклылыкка куана-куана аны тыңлыйбыз. Кызыксынып тыңлыйбыз: ниләр әйтер икән?!
– Безнең районда татарлар халыкның 8 процентын гына тәшкил итә, – дип сөйләп китә ул. – Элек мәчеткә йөрүчеләр бик аз булган. Бүген исә 20–25 кеше йөри. Әле мәчетне яңартып, төзекләндереп ятабыз. (Соңыннан ул мәчеткә кереп, андагы үзгәрешләрне үз күзләребез белән күреп чыктык.) Мәдрәсәдә дә укытам. Балаларымның барысы да миндә укыды. Шөкер, дини белемнәре бар. Мондагы үзгәрешләрне күргәнсездер инде. Элеккеге Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә мең рәхмәт. Болгарның күрке, горурлыгы булып күтәрелгән Ак мәчетебез үзе генә дә ни тора! Янәшәдә – мәдрәсәсе, Никахлашу залы, хәләл ризыклы ашханәсе... Карап туйгысыз, күңел сөенә, татарның киләчәге өчен мең шатмын. Нинди генә илләрдән килмиләр безгә хәзер. Киләләр, бу гаҗәеп матурлыкны күрәләр дә, таң калалар. «Татарстанның бер почмагында шундый җәннәтне очратырмын дип уйламаган идем», – дип, исләре китә. Килгән бер кунак – безнең өйдә кунакта булып китә. Дөрес, без әллә ниткән хан сарайларында яшәмибез. Яшәү рәвешебез, үзегез күрәсез, бик тыйнак. Ләкин килгән берсе, хатыным пешергән ризыкларның тел йотарлык тәмле булуына сокланып, чиксез рәхмәтен белдереп китә. 
Кулыма килеп эләккән калын журналны актара башлыйм. Нинди генә телләрдә әйтелмәгән ул рәхмәтләр! 
– Өченче күрешкәндә никахлашып та куйгансыз, яраткансыз, димәк.
– Бер-береңне хөрмәтләп яшәсәң, – дип дәвам итә генә башлый, Рушания ханым аны шундук бүлдерә: «Үлеп яратып кияүгә чыктым, ә ул хөрмәт ди». Фәрһад исә әйткән сүзләренең мәгънәсен аңлатырга керешә: «Хәлемнән килсә, бөтен хатын-кызны Мөхәммәдия аша үткәрер идем», – ди  ул. – Иң элек хатын-кыз ул – әни! Рәсүл вакытында хатын-кызның дәрәҗәсе, әлеге дә баягы хөрмәте зур булган. Җәннәт – әниләр аяк астында, дип тикмәгән генә әйтмәгәннәр. Бүген хатын тапкан акчага көн күреп ятучылар күбәеп китте. Ә менә дин буенча, хатын-кыз эшләп тапкан акчаны ир кеше бары әҗәткә алып торырга тиеш. Без Рушания белән бөтен балаларны да укыттык. Акча кирәк булганда: «Биш мең акча биреп тор әле?» – дип сораганым бар минем аннан. Моның бернәрсәсе юк. Кире кайтаруың гына мәҗбүри. Гарәбстан илләрендә шулай. Искитәрлек берние дә юк моның... Хатын-кызга төрле җәннәт ишекләре ачыла. Әгәр дә мин ахирәттә – җәннәттә Рушания белән очрашам икән, бу инде минем фани дөньядагы дөрес гамәлем хакында сөйли. Хатын дөрес әйтә, балалар белән күбрәк ул шөгыльләнә: аларга риваятьләр, догалар укый, кухняда пешеренә, өй чиста, бала-чага чиста-пөхтә... Әни кеше өйдә булгач, рәхәт. Безгә укытучылар: «Мәктәпнең ярты баласы сезнекеләр шикелле булса, бернинди проблема булмас иде», – диләр. Ә нигә шулай дисезме?!
 

Икебез дә дин кешеләре

Сөйләшкәннәрдән чыгып, инде хәзер нәтиҗәне үзем дә ясый алам. Бөтен хикмәт тәрбиядә, икесенең дә диндә булуында. Фәрһад хәзрәт әйткәнчә, өйдә кычкырыш-талаш юк. Биредә бер-береңә карата җылы бер ярату белән тирән хөрмәт, кайгырту яши. Гаиләгә кайгы-хәсрәт китерә торган гамәлләр, гадәтләр турында әйтмим дә инде. Аракының, тәмәке тартуны ни икәнен белмиләр дә, һәм, Аллам  сакласын, белмәсеннәр дә. «Аракы эчеп үлгән татар бәндәсе теге дөньяга мөселман булып бармый», – ди бит әнә Фәрһад хәзрәт. Уйлансаң, уйланырлык, сабак-гыйбрәт алырлык нәрсәләр күп монда. 
Балалар һәркайсы укыган, югары белемле, максатларына ирешкән. Әниләре, әле берсе, әле икенчесе турында кызыклы истәлекләр сөйләп, көлдереп ала. Рәхәтләнеп, истәлекләргә бирелеп утырабыз.
– Айдарым бәләкәйдән техниканы яратты, – дип дәвам итә әңгәмәне Рушания ханым. – Ул кайтса, бөтен урам малайлары җыела. Кайсының велосипеды ватылган, кайсының нәрсә... Кулы бөтен эшкә ята. Әтисенең аны мулла итәсе килде. Карыша торган гадәте юк. Төзүчеләр институтына керәсе килсә дә, Ислам университетына барып керде. Бер ел укыганнан соң, Мисырга – Каһирәгә китеп, политология һәм халыкара мөнәсәбәтләр факультетында укуын дәвам иттерү җае чыкты. Китте. Ел саен каникулга кайта да, китәсе килми. Әтисе: «Юк, улым, укып бетерәсең», – дип, чыбыркылап тора. Бер ел йөрде шулай, ике ел, өченче курстан соң, «калам», – диде. Нигә болай эшләвенең серен соңыннан гына белдек: метеорда барганда, Казанда яшәүче Эльмира исемле кыз белән танышкан да, аерылышмас хәлгә җиткәч, кайтырга, өйләнешергә сүз куешканнар. Менә бит мәхәббәт нишләтә?! Баштан кичкән инде. Бер сүз әйтә алмадык. Үзебез дә шул күперне кичкән кешеләр ич! Монда кайткач, өр-яңадан БДИ биреп, институтка укырга керде. Хәзер бер уллары бар инде.
Биш баласының бишесе дә сокланырлык аларның. Әнә бит ничек итеп сөйли уллары Мөхәммәт турында әниләре. «Кечкенә дигән сүзне әйттертмәде. Гел мөстәкыйль булды. Хастаханәгә дә 6-7 яшьтән берүзе йөри башлады. «Артымнан йөрмәгез, мин бәләкәй түгел», – дип кенә җибәрә иде», – ди. 6 яшьтән спорт белән шөгыльләнсен дә, «кагыйдәсез ярышлар» дип аталган көрәшләрдә беренче урыннарны яуласын да... Җитмәсә, уникаль корылмалар төзүче булачак ул хәзер!
 
 «Савыт-саба юылмаган, бала пычрак, ә хатын – диванда. Нишлибез? Ошамый икән, үзебез юабыз».

Олы кызлары Ләйсән хәзер гаиләсе белән Сочида яши. «Анысы – үзе бер тарих, – ди әңгәмәдәшем. – Ул да, минем кебек, укыганда өч бала тапты. «Әти, балалар ул – приоритет», – дип кенә җибәрә иде. Хәзер дүрт баласы бар. Икенче баласын табар алдыннан, кызымны: «Дауна туачак», – дип куркытканнар. Кызым: «Үтермим баламны, ул минеке», – дип, тәки тапты, Хәдичәбез туды. Теле татарча ачылды. Аллага мең шөкер, тап-таза, исән-сау бала. 5 яшьтән фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Ләйсәнем дә үзем кебек: «Минем өчен беренче урында гаилә, бала...» – дип кенә тора. Диплом алгач, үзенә фирма ачып җибәргән иде. Канада технологиясе буенча күп кенә йортлар да салдырды. Сочига барып, андагы яшәү шартларын, балаларга булган мөмкинлекләрне күреп кайтты да, тиз генә җыенып чыгып та киттеләр шунда. Хәзер менә ике ел була инде». 
Ике мәдрәсәдә белем алып чыккан кызлары Алия, Яшьләр программасына эләгеп, ипотека буенча фатир алган. Аның да өч баласы. Ул ана капиталы алуга да ирешкән. 
– Трай тибеп йөрмәделәр, – дип сүзгә кушыласы итә Фәрһад хәзрәт. – Җәй көннәрендә Алия белән Айдар Иске Болгарда төрле вак-төяк саттылар. Ә хәзер үзләренең күчереп йөртә торган арбалары бар, шунда хәләл ризык саталар. Без аларны кечкенәдән йөгертә-йөгертә эшләттек. «Тыңламасагыз, бәхетсез буласыз», – дип куркыткан чаклар да булгалады. Баланың гел аркасыннан сөеп утырып кына булмый. Катылык та күрсәтергә кирәк. Шулай диюгә, Рушания ханым көлеп җибәрә. «Каты инде син, әтисе, – ди ул, – бер мәртәбә өч баланы юындырып, урамга чыгарып җибәрдем. Үзем кер уарга тотындым. Берзаман чыксам, өчәүләшеп күмер өстендә уйнап утыралар. Үзләре кап-кара. Кычкырып елап җибәрдем. Ә әтиләре шунда, янәшәдә генә нидер эшләп йөри. «Нәрсә елыйсың, уйныйлар бит алар», – ди. Тагын берсендә, Айдар белән Алияне өйдә калдырып, эшкә киттем. Аларның берсенә – булса шул ике, икенчесенә өч яшьләр тирәсе булгандыр. Чыгып киткәндә, газны яптым, су кранын... Үземчә кирәкле бөтен куркынычсызлык чараларын күрдем шикелле. Эштән кайтып барам, Фәрһад янә ишегалдында нидер эшләп йөри һәм миңа әйтә: «Балаларга тимә, анда әзрәк тәртипсезлек бар», – ди. Өйгә керсәм, чүт артыма авып китмәдем. Шкафтагы бөтен ярмаларны уенчык машинага салганнар да, бер бүлмәдән икенчесенә ташып, көшел итеп, идән уртасына өеп куйганнар. Ярты капчык ярманы, җәен кирәге чыгар дип, чоланга чыгарып куйдым аннары. Төрле чаклары булды. Ләкин без балаларга беркайчан да тавыш күтәреп сүз әйтмәдек. Безнең үзара мөнәсәбәтләрне күреп, ярату, наз тоеп үстеләр. Хәзер үзләре дә шундый».
Төпчекләре Фатыйма быел унынчы сыйныфны тәмамлый. Ул институтка барырга җыена. Әнисенә кайчак: «Миңа әле 18 генә тула. Ә мин инде ун ел бала карыйм», – дип әйткәләп тә ала. Әйе, бер-береңә ярдәм итәсе, булышасы... Әти-әнисе аларны шулай өйрәткән. 
Адәм баласы үзенең тырышлыгы белән яши. Иманы нык булса, тәрбиясе төптән чыккан, дөрес, ә иң мөһиме: дин кушканча булса, әллә каян гына бөтен авырлыкны җиңәрлек көче дә, мөмкинлеге дә табыла. Фәрһад хәзрәт әйткәнчә, юлы да ачыла...
 
                                

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Их бөтен гаиләдә шулай булса

    Хәзер укыйлар