Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Фәрештәләр янәшәдә генә…

Философия фәннәре докторы  Адриана Калабрезе — экстрасенс, медиум, психотерапевт. Экстрасенсорика һәм метафизика буенча ике докторлык диссертациясе яклаганнан соң, укыту һәм психотерапия юнәлешендә тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә.

Адриана Калабрезе — реинкарнация, рухи энергияне дәвалау, интуиция мәсьәләләре буенча консультация дә алып бара. Ул Фәннәр һәм Сәнгать Метафизикасы үзәге ректоры, Дөньяви Рух Метафизикасы чиркәве рухание. Сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителгән язма Адриана Калабрезеның “Как получить от жизни все” дигән китабыннан алынды.

Сезнең һәркайсыгызның фәрештәләр турында, аларның кешеләрне төрле авыр һәм күңелсез хәлләрдән коткарып калулары хакында җан тетрәткеч вакыйгалар ишеткәнегез бардыр, мөгаен. Нинди соң алар — безнең фәрештәләребез һәм, гомумән, бармы алар, әллә әби-бабаларыбыз сөйләгәннәр нибары уйдырма гынамы?!

Элгәре фәрештәләр исеме белән бәйле хәлләргә көлеп кенә карасак, хәзер инде аларның янәшәбездә генә булуына көннән-көн шигебез кими бара.  Фәрештәләр бар һәм алар күз алдыбызга кайвакыт кеше рәвешендә, ә кайчак хайван кыяфәтендә килеп баса. Әмма, ни  рәвешле генә булмасыннар, иң кыен вакытта, хәтта ки фаҗигагә юлыкканда, ярдәмгә киләләр.

Әйе, фәрештәләр безне, үзебез дә белмәстән, бик күп һәлакәтләрдән саклап кала. Алар үзләре тәгаен җисми рәвеше булмаган, ягъни күзгә күренми торган энергия “йомгагыннан” тора. Бер уйласаң, без бит электр энергиясен дә күрмибез. Ә бары аның электр лампасыннан төшкән яктылыгын яисә феннан килгән җылылык агышын гына күрәбез һәм тоябыз. Әлеге очракта исә ул  алдыбызда шәүләдәй чагылып кына китәргә, әйткәнемчә, кеше кыяфәтенә керергә дә, йә булмаса, үтә күренмәле зат рәвешендә дә чагылырга мөмкин. Әйтик, йә ул пәрәвез җебеннән үрелгән тукыманы хәтерләтә яисә нур булып балкып китә. Һәм бу гаҗәп тә түгел. Чөнки фәрештәләр безнең яктылык илчеләребез. Күз алдыбызда адәми зат булып гәүдәләнгән фәрештәләрнең теләсә кайсы расадан яки халыктан, хатын-кыз яки ир затыннан булуы ихтимал. Чөнки аларда зат дигән төшенчә юк. Фәрештәләрнең безгә ничек, ни төсле күренүе — ул килеп туган хәлгә, рухи халәтебезгә, кәефебезгә бәйле. Башкача әйтсәк, фәрештәләр безгә аларны ничек кабул итәргә уңай, шул кыяфәттә киләләр һәм безнең аерылгысыз юлдашчыбызга әвереләләр.
Мин, фәрештәләр барлыгына үзем белән булган бер гаҗәеп вакыйгадан соң тагы да инана төштем.

Шулай, бервакыт, машинама утырдым да эшкә киттем. Иртәнге як… Юл йөрү өчен иң уңайсыз вакыт. Җитмәсә, зур юлга чыккач, машина туктады да калды. Артымда әллә ничә чакрымга сузылган автомобиль “тасмасы” хасил булды. Минем аркада бөтен хәрәкәт туктап калды. Бәхетемә, берникадәр вакыттан соң, ике полицейский ярдәмгә килде. Алар минем машинаны юл читенә чыгарып куярга булыштылар да: “Автосервиска әйтербез”, — дип, китеп тә бардылар.

Мин ярдәм килгәнен көтә башладым. Үзем куркам, бер белмәгән җирдә, япа-ялгызың утырып кал әле син. Хәрәкәт үз эзенә төште. Ә килүче, күзгә-башка күренүче юк. Шунда мин Хак Тәгаләгә ялварырга, белгән догаларымны укырга керештем. Куркуымны, миңа яклау кирәген тәкрарладым. Як-ягыма да каранам. Һәм ни күрим, сул як тәрәзә янында бер эт басып тора. Бик зур, үзе гаҗәеп матур, соры күзләре шундый акыллы итеп карыйлар, искитмәле. Этләрдән бик куркам мин. Тик бу юлы аннан тамчы да шикләнмичә, тәрәзәмне ачтым, кулымны сузып, бозау кадәрле этнең елтырап торган чиста-шома йонын сыйпаштырырга тотындым. Машиналар этне бәреп китмәсен дип, яңа танышыма уң як тәрәзәгә килүен сорап ым кактым. Ни гаҗәп, ул мине аңлады, тротуарны әйләнеп чыгып, мин әйткән тәрәзәгә килде. Үзем дә сизмәстән, ишекне ачып куйдым, ә ул, башын кабина кырына куеп, тын калды. Тагы күпмедер вакыт узды. Мин шунда машинага таба йөгерә-атлый килүче әзмәвердәй ике ир-егетне күреп алдым. Үтерсәләр дә берни эшли алмыйсың, ялан кыр уртасында берүзем бит. Башыма килгән шундый уйдан сискәнеп киттем. Инде нишләргә? Ә тегеләр якынайганнан-якыная. Эт исләренә дә кереп чыкмый, билгеле. Бер-ике адым калгач, этем, көтмәгәндә, торып басмасынмы. Ишекне әйләнеп, билгесез бәндәләр каршына килеп тә чыкты бу. Ырылдап куйды, сырт йонын кабартты.  Егетләр югалып калды. Аннары йөзләренә битараф кыяфәт чыгарып, берни булмагандай, борылдылар да тизрәк ычкыну ягын карадылар.

Шулай итеп, көтмәгәндә-уйламаганда, каяндыр пәйда булган эт минем тормышымны саклап калды. Ул ничек килеп чыккан булса, шул рәвешле, кинәт күздән дә югалды. Кая китте, ничек мин аны күрми калдым… Бу бер сер иде. Мин аның, эт кыяфәтенә кереп, яныма килгән фәрештә булуына тора-бара гына төшендем. Аңа кат-кат рәхмәтләр әйттем. Тормышым да шуннан соң уңай якка үзгәреп китте. Хәзер мин фәрештәмнең янәшәмдә генә булуына, авыр чакта ярдәмгә киләчәгенә чак кына да икеләнмим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уф,тәннәрем чымырдап китте азагын укыгач.

    Хәзер укыйлар