Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Елмаю – елмаю тудыра

Илсөяр Иксанованың тормыш кагыйдәләре
Минем Казан ханлыгының чәчәк аткан чорын күрәсем килә. Милләтемнең дәүләтле, татар теленең дәрәҗәле – милләтара аралашу-дипломатия теле булган дәверендә яшәп карасаң иде!  Ул чорның, әлбәттә, үз чатаклыклары җитәрлек булгандыр.  Анысы икенче мәсьәлә. 
Безнең Лаеш районында бик күп авыллар, шул җөмләдән туган авылым Татар Сараланы да, Казан ханлыгы чорында  ук булган, шул чордагы авыллар исемлегендә теркәлгән. Күрше авылыбыз Ташкирмән – Ханкирмән дип аталган. Анда хан кызының каберлеге дә бар, ягъни ханнар белән бәйләнеше исеменнән дә, урнашкан урыныннан да күренеп тора. Тамгачы авылының исеме үк сөйләп торганча, тамга сугу урыны (таможня) булуына шик юк: Идел, Мишә, Чулман кебек зур елгалар кушылган тирәдә ансыз булмагандыр. Сараланның исемен һәрвакыт «сары алан» дигәннән алынган  дип аңлаталар иде.  Университетта укыган чорда, авыл исеме алай гади генә була алыр микән, безнең халык авылларга исем биргәндә тирәнрәк уйлаган булырга тиеш, дигән шик туды. Соңрак, галим Марсель абый Әхмәтҗанов белән аралаша башлагач, бу сорауны аңа да бирдем. Ул, сар (царь) патша дигәннән алынган булырга тиеш, ягъни  сар аланы – патша аланы, дип аңлатып бирде. Безнең авыл кебек матур урыннарда ханнарның җәйге резиденциясе булуы бик ихтимал... 

Мин феминистка түгел. Хатын-кыз гына булып каласы килгән чаклар да була.  Тик аның өчен янәшәңдә чын ир-ат булу зарур. Кызганыч, андый көчле затлар сирәгәеп бара, дисәм, үпкәләрләр шәт... Монда, бәлки, хатын-кызларның үзләренең дә гаебе бардыр, ирләр вазыйфасының бик күбен  үз җилкәбезгә алдык бит. Шулай да әле гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә үз вазыйфаларын җиренә җиткереп үтәгән, шул ук вакытта нәфис тә, йомшак-ягымлы да булып кала алган гүзәл затларыбыз күбрәк.  

Хатын-кызларга табигатьтән бик зур мөмкинлекләр салынган. Иң беренчесе, әлбәттә, сизгерлек (интуиция). Төп вазыйфасы ана булу, балаңны саклау,  нәселне дәвам итү булган хатын-кызда табигый инстинкт ул. Шуның өстенә хатын-кызга хас (бәлки, хас булырга тиеш) сыйфат – зирәклек.

Без илебез коммунизм төзегән чорда үстек, әниләрнең бала карап кына утырырга хаклары юк иде. Әбиләрчә итеп әйтсәк, алар хөкүмәт эшендә булды.  Ә менә элек заманнарда – хатын-кыз учак сакчыcы булып өйдә генә торганда, ул йорт мәшәкатьләреннән арына алмаса да, баласы янәшәсендә булган. Бала анасының бөтен хәрәкәтен күреп, күзәтеп, күчереп үскән. Рухи якынлык булсын өчен ана белән баланың бергә булуы, тыгыз аралашуы бик мөһим. Шуны аңлап, кызыма өч яшь тулганчы өйдә утырдым. Ә аннан соң балама минем янәшә булуым җитеп  бетмәде дип уйлыйм; эш, командировкалар күп вакытны алды. 

Үземнең балачак – дәү әниле балачак. Дәү әниле, димәк, әкиятле, бәетле, кабартмалы балачак. 

Шук идем, иркә идем. Тулы гаиләдә төпчек бала, шуның өстенә дәү әниле, дәү апалы бала буларак, кадердә үстем. Без – өч баланың иреген чикләүләр булмады. 
Дәү әни ике көнгә бер камыр куя иде. Шулай бервакыт дустым Илдус (хәзер мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын!) мине уйнарга алырга кергән. Мин нәрсәгәдер киреләнгәнмен дә дәү әнинең тастымал белән каплап кабартырга куйган кабартмалары өстенә менеп биегәнмен. Шушы кыланмышым өчен сугу түгел,  ныклап ачуланучы да булмаганга дустымның исе-акылы киткән; үзенең дәү әнисе корырак иде шул.  Бик озак искә төшереп сөйләде әле ул бу хәлне. Хәзер искә төшкән саен, гаебемне аңлап, йөрәгем сыкрап куя. 

Казанда безнең тутыебыз Гөлфия апа – без аны Тәти апа дип йөри идек –  яши иде. Без апам белән аңа кунакка килергә ярата идек. Ул эшкә китә, без аны көтеп тулай торакта калабыз. Тәти  апабыз бик матур киенә иде безнең. Ул эшкә киткәч, чемоданын актарып, матур күлмәкләрен карыйбыз. Апам тегү эшенә әвәсләнеп китте бер чак, курчакка күлмәк тегәсе килә бит моның. Озак уйлап тормадык, Тәти апаның иң матур күлмәген алып, җәеп салдык та, курчакны күлмәк итәгенә яткызып кына, ике катлап кисеп тә алдык. Җайлы бит, тоташтырып тегеп куясы гына калды....  

Язмыш дигән нәрсә бар ул. Илдарым соңгы тапкыр тауларга җыенганда, мин аны җибәрмәскә ничекләр генә тырышмадым!  Ниндидер фаҗига булырын сизеп, җан калтырап тордым... Үзе дә күңел каршылыклары белән китте. Тик бармыйча кала алмады. Менә шул вакытта язмыштан узмыш юклыгына инандым. 

Университетны тәмамлаганда, Мөхәммәт абый Мәһдиев Мәскәүгә Әдәбият институтына укырга керергә «кодалады». Мин ике дә уйламый, «юк!» дидем.  Ул: «Беркайчан да, уйламыйча, өздереп җавап бирмә, уйларга ара калдыр», – дигән иде. Бер-ике көн уйлагач та, җавабым үзгәрмәде. Ул шунда: «Үкенерсең әле бу кирелегең өчен, мине исеңә төшерерсең, – диде. –  Сине анда, билгеле, берәү дә язарга өйрәтмәс, ләкин дөньяң киңәер иде».  Мөхәммәт абыйның сүзләрен еш искә төшерәм.

Хәзер инде үзем яшьләргә  шундый киңәш бирәм. «Мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк, бигрәк тә уку мөмкинлеген», – дим. Кызым Айсылу киңәшләремә колак сала дип әйтә алам. 

Вакыт тиз үтә. Гомер — күз йомып алган ара кебек кенә. Без бала вакытта әбиләр бар иде, алар китте; алар урынына әниләр калды – алар да китте. Инде безнең буын әбиләр урынын ала бара... Еш кына шул узган гомерләрне тизләтелгән кинокадрлар кебек күз алдымнан үткәрәм... 

Кешенең дуслары күп була ала дип уйламыйм. Танышлар, фикердәшләр, хезмәттәшләр... күп була, ә менә чын дус бер-ике генә. Һәм син аңа үзеңә ышанган кебек ышана аласың. Ахирәтем Гөлсинә белән инде 35 ел дуслар без.  Дус ул бер үк төрле кешеләр булу дигән сүз түгел,  Гөлсинә белән безнең холыклар бөтенләй төрле, тик без бер-беребезне тулыландырабыз дип уйлыйм: мин аңардан өйрәнәм, ул – миннән.
 
Ахирәт дус дигән төшенчә бар безнең халыкта. Хәзер ул югалып бара инде. Фани дөньяда гына түгел, бакыйлыкка күчкәч, ягъни ахирәттә дә, дус булырга сүз куешкан кешеләр була ул. Дәү әниемнең фанилыкта бер генә күрешкән ахирәт дусты бар иде.  Буага барганда поездда танышканнар. «Юл буе сөйләшеп бардык, якын туганым кебек,  бөтен уй-фикерләр уртак булып чыкты. Шулкадәр күңелгә якын кеше булды ул, башка күрешә алмаячыгыбызны аңлап, ахирәттә дус булырга сүз куештык», – дип  сөйләгән иде дәү әнием. 

Шагыйрьлек – Аллаһның миңа бер рәхмәте, бәлки йөкләмәседер. Мин шагыйрь булыйм әле, дип кенә шигырь язып булмый, күңелеңә тулганны дөньяга чыгаралмый кала алмаганга язасың бит. «Нәкъ мин уйлаганны шигырьгә салгансың», — дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кеше җанындагы хисләрне сүзгә күчерә алу сәләте миңа бирелгән икән, мин аны үтәргә тиештер.

Җаваплылык хисен шигырь язуымнан, шагыйрь булуымнан гына, дип әйтә алмыйм. Бу хис бездә кечкенәдән үк бар иде. Әти-әни җитәкче урыннарда эшләгәч,  безнең начар укырга, тәртип бозарга  хакыбыз юк иде кебек. Кемнеңдер бездән моны таләп иткәнен хәтерләмим, ул ничектер күңелгә салынган инде. Начар билге алсам, моның өчен миңа эләгә, дигән курку түгел, әти-әнинең йөзенә кызыллык киләчәк, дигән уңайсызлану бар иде. 

Безнең халыкта басма сүзгә, абруйлы шәхеснең фикеренә ихтирам әле дә зур, шуңа күрә язучы кеше кәгазьгә  төшергән һәр сүзенә зур җаваплылык белән карасын, танылган шәхесләр сүзләрен, бигрәк тә сәхнәдән, мөнбәрдән җиткергән сүзләрен  үлчәп сөйләсен иде!

Яшьлек максимализмы белән, вакыйгаларга, кешеләргә җиңел генә бәя биргән, дөньяны ак һәм карага гына бүлеп караган вакытлар миндә дә булды, әлбәттә. Әмма яши-яши күп нәрсәне үлчәп-тикшереп кабул итә башлыйсың. Кешеләрнең көчсезлеген кичерергә өйрәнәсең. Шулай да  мин бернинди шартларда да кабул итә алмаслык нәрсәләр бар: яла, кемгәдер зыян эшләү максатыннан  булган ялган; ялагайлык, сатлыкҗанлык, икейөзлелек.

Татарның иң бөек әдибе – Тукай. Менә бүген дә, янә туган телебезнең язмышына куркыныч янаган вакытта, телебез, милләтебез сагына иң алдан Тукай чыгып басты. «Туган тел»е белән яшьләрне күтәрде. «Туган тел» шигыре күптән инде шигырь генә түгел, татарның гимнына, милләтебезнең символына әйләнде ул. 
Һәр заманда, тормыштагы һәр вакыйгага бәя бирерлек шигъри юллар бар Тукайда. Күңелдә кайнаганны әйтеп бетерергә гади сүзләр тапмаганда, үзеннән-үзе шул юллары хәтергә килә. Чын мәгънәсендә классик шагыйрь!  Әгәр милләтебезне аерым бер галактика дип карасак, Тукай  – аның кояшы. 

Язучы – сүз көче белән кеше җанына кагыла белгән, аны хисләндерә, уйландыра, гамьләндерә алган каләм иясе. Аның осталыгы, зурлыгы нинди темага язуына карап билгеләнми, ничек язуына карап бәяләнә. Ни турында гына язса да, фикер камиллеге, каләм төгәллеге мөһим.   

Язучының милли темага керү-кермәве – ул шәхеснең күңелендәге милләтпәрвәрлек хисеннән килә. Әгәр ул тойгы күңел түрендә утыра икән, язучы аны кәгазьгә төшерми кала алмый; андый хис җанын талкымый икән, көчәнеп язып кына тулыканлы әсәр тудыру мөмкин түгел.  Чын иҗат бит ул сулаган сулыш кебек, ул табигый генә була ала.

Туган телен белмәгәнлектән, икенче телдә иҗат итәргә мәҗбүр язучыларны кызганам мин. Алар барыбер ул халыкныкы булып китә алмый... 

Мөселман кешесе байлыкка омтылырга, әмма ул байлык хәләл булырга тиеш, диләр бит инде. Дөрес тә, байлыгы булса, ул зәкәт бирә, сәдака бирә ала, башкаларга да булыша ала дигән сүз. Мин дә байлыкка нәкъ шундый, мөселманнарча мөнәсәбәттә. Байлык минем өчен үзмаксат түгел, шулай да аскетизмны да хупламыйм. 

Матур итеп яшәү матди байлыкка гына бәйле түгел. Ул күңел байлыгыннан тора. Бу очракта мин һәрвакыт укытучыларым — Разит абый белән Резеда апа Сибатовларны  искә алам. Матди байлык артыннан кумыйча, тормышның гади шатлыкларыннан ямь табып,  матур, мәгънәле итеп яши белә алар: кышларын чаңгыда йөрү, җәйләрен велосипедка утырып кына су буендагы дачаларына җилдерү, көзге урманның матурлыгына хозурлану, балык тоту, бакча үстерү...  Бассейнга йөрергә дә, үзешчән сәнгатьтә катнашырга, түгәрәкләргә йөрергә дә өлгерәләр... Лаеклы ялга чыккач, икесе дә чын-чынлап иҗат эшенә чумдылар: Резеда апа элек тә шигырләр иҗат итә иде, инде картиналар яза башлады. Ә Разит абый гомер  буе туплаган  белемен, күңел байлыгын салып, саллы-саллы дүрт китап язып бастырды. 

Яшәү өчен кешегә артык зур матди байлык та кирәк түгел бит. Никадәр генә байлыкка ия булмасын, ул берьюлы ике урындыкта утыра алмый: бер урындыкка утырып ашый, бер караватка ятып йоклый... Әйе, дөнья күрергә, сәяхәт итәргә, матур киенергә, тәмле ашарга, кыскасы, тормыш хаҗәтләренә акча кирәк.    
Һәр кеше көненә ничәдер тапкыр (шактый зур сан иде) алдаша, дип язганнар иде кайдадыр. Шуны укыгач, мин үземне сынап карадым. Бәхеткә, минем очракта ул статистика дөрескә чыкмады. 

Мин ялганчыларны һәм ялагайларны яратмыйм. Андыйлардан ерак торырга тырышам.

Ялган белән яшәү авыр йөктер ул. Ялганчы булыр өчен кеше бик зиһенле, хәтерле булырга тиеш бит. 

Кеше артында бернәрсә дә сөйләмим, дисәм, бу чеп-чи ялган булачак, чөнки без бөтенебез дә сөйлибез. Ләкин мин кеше артында үзе алдында  да әйтә алган сүзне генә сөйлим. 

Дөреслекне кешенең йөзенә бәреп әйтү авыр. Үзенә әйтә алмасаң, артыннан да сөйләмәскә кирәк. Бер хәдистә бугай, берәр кешенең кимчелеген күреп тә, башкаларга белдерми кала алу, зур савап, дигән.

Гадәттә, икейөзле кешеләрнең дошманнары булмый... Ләкин андый кешеләрнең чын дуслары да булмый.

Бу көздә федераль үзәкнең мәктәпләрдән милли телләрне кысрыклап чыгарырга  маташуы шактый киеренкелек тудырды.  Милли телләрне укыту рус телен өйрәнүгә зыян итә, янәсе. Мондый да нигезсез, хәтта ки көлке дәлилне уйлап табарга кирәк бит әле!  Бер генә татар кешесенең дә (башка милләтләрдә дә шулай ук) рус телен өйрәнүгә каршы булуын белмим. Ә менә Казанда, янәшәбездә яшәгән кайбер русларның татар телен өйрәнүгә каршы күтәрелүләре өстенә, шул арада яңадан «чаплашка» дигән сүзләрен кычкырып әйтә башлаулары күңелемне яралады. Татарстанда толерантлык бер генә яклы, ягъни без – татарлар гына толерант булып чыгабыз, димәк. Милли телләргә каршы ачылган сугышның асылында, милли республикаларны юк итү сәясәте ятканын руслар аңламыйдыр дип уйламыйм. 

Шикләнү – ул безнең илдә яшәүче халыкларның бер холык сыйфаты. Мәгълүм, аның тарихи сәбәпләре бар.
Безнең илебездә халык шулкадәр басынкы, без елмая белмибез; барыбыз да үзалдына карап, тормыш артыннан йөгерәбез.  Чит илләргә чыксаң, иң элек кешеләрнең елмаюлары күзгә ташлана, шуңадыр ул мохит күңелдә якты тәэсир калдыра. Казанда Универсиада узган вакытта шәһәребез, халык шулай бер үзгәреп алды бит, сиздегезме? Кешеләр елмая башлады. Чөнки читтән килгәннәр елмая иде. Елмаю — елмаю тудыра. 

Батыр булу – авыр. Мәйданда батыр булу өчен эчке батырлык кирәк.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик төпле, мәгънәле фикерләр... Илсөяр Иксанова иҗатын бик яратам. Кызганыч, хатын-кыз бәхете генә бик кыска булды. Ничәдер еллар элек, Илсөярнең ире Илдар турында, Сөембикәдә чыккан язманы елый-елый укыган идем...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Илсөяр Иксанованың һәр шигыре искиткеч тирән мәгънәгә ия. Хөрмәт итәм.

      Хәзер укыйлар