Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Мин – гап-гади авыл малае

Чын егет солтаны, затлы ир-егет, зыялы шәхес, диләр аның турында. Күренекле язучы (шундук әсәрләрен барлый башлыйбыз: «Ак кыялар турында хыял», «Беренче умырзая», Кенәри – читлек кошы», «Күзачкысыз буран», «Сират күпере», «Утлы таба өстендә», «Ак кәгазь нидән саргая»...), зур әдәбият галиме (әдәби мирасны, тарихи шәхесләребез язмышын тирәнтен өйрәнгән), зирәк дипломат (дөньяның 90 га якын илендә булган, әсәрләре егермедән артык телгә тәрҗемә ителгән!

Төркия университетларында төрек телендә лекцияләр укый. Үзе язган китапларны Истанбулның Босфорында вапур, ягъни су трамваенда укып баручы төрек укучыларын күрү бәхетен кичергән!), киң карашлы сәясәтче (Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы халык депутаты, Россия Югары Советы депутаты, Россия Югары Советы Президиумы әгъзасы, СССР таркалу чорындагы вакыйгалар үзәгендә кайнап, документаль әсәрләр язган)... Аңлагансыздыр, бүгенге кунагыбыз  – республиканың Г. Тукай премиясе лауреаты, М. Шолохов исемендәге халыкара премия лауреаты Ринат Мөхәммәдиев. Ул – безнеке, Татарстаныбызныкы да, Мәскәүнеке дә! Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлеге рәисе урынбасары, «Татарский мир» («Татар дөньясы») газетасының баш мөхәррире. Иҗаты белән кызыксынучы укучылары искиткеч күп!

Ринат Мөхәммәдиевне олы юбилее – 75 яшь тулу көне белән котлыйбыз! Тормышында, иҗатында уңышлар телибез!

ТАМЫРЛАР. Туган авылым тарихы турында язган әсәрем бар минем. Кирмән Башы дип атала. Кайчандыр бик борынгы заманнарда безнең авылның кремльле, кирмәнле башкала булуын ачыкладым. Без Болгар дәүләте дип сөйләшәбез, ләкин Кукмара, Мамадыш яклары Болгар дәүләтенә кергәнме?... Әйтүе кыен. Ә анда халык яшәгән бит. Менә шул вакытларда, ислам дине кабул ителгәнгә кадәр шактый алданрак, тугыз-ун гасыр чамасы элек, аркаларына биштәрләр асып, бу якларга Ираннан дәрвишләр килә торган булган. Нинди торак пунктлар бар, шуларны картага төшереп йөргән алар. Мин менә шул карталарны Тегеранда күренекле гыйлем иясе Аятолла Хомейни китапханәсендә очраттым, шуның мөдире белән дуслашып киттем. Ул миңа шактый кызыклы әйберләр сөйләде. Мәсәлән, ул вакытта безнең Мамадыш шәһәре дә юк, күрше-тирә авыллар да юк. Баш Кирмән дигән авыл – ә ул шәһәр  дип аталган – башкала булган. Иран китапханәчесе шулай ук Кирмән дигән шәһәрдән булып чыкты. «Без якташлар икән бит, бер торак пункттан», –  дип шаяртып сөйләшә башлады ул. Кирмән дигән ике шәһәр бар икән Иранда. Авылыбызның исеме Кече Кирмән хәзер. Һәм ул элек-электән Мамадыш районында иң зур авылларның берсе саналган. Без үскәндә авылыбыз халкы гына түгел, күрше-тирәдәгеләр дә аны Кирмән Башы дип йөртә иде. Бөекбританиянең Оксфорд университетында юлыккан  бик тә иске бер картада мин үзебез туып үскән авылның Баш Кирмән дип аталганын күреп шаклар каттым. Мамадыш та юк анда, әйләнә-тирә авыллар да. Ә Баш Кирмән бар... Соңрак француз ориенталистлары туплап чыгарган бер җыентыктан бу борынгы авылның, инде Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, ике мәртәбә көчләп чукындырылуы турында һәм анда яшәүче халыкның яңадан исламга кайтуы хакында укып хәйран калдым. 

Шул Ирандагы чыганактан ишеткәнем бар: безнең авылда ханнар нәселе булган икән. Әтинең әнисе дә шул нәсел кызы булмадымы икән дигән шигем бар. Чөнки совет чорында ул бу темага сөйләшергә яратмый, үзенең чыгышын бик нык яшерә иде.

Узган ел авылга кайтып, әби-бабайның каберләрендә чардуганнарын яңартып, исемнәрен матур итеп яздырып калдырдым. Агачлары череп, авып беткән иде инде. Ә кабер ташлары кую безнең халыкка соңрак килеп кергән. Мәҗүсилек заманнарында агач утырту булган. Әле дә татар авылларының күбесендә саклана бу. Кабергә таш кую соңгы 20-30 елда гына кереп китте булса кирәк.  
Без җиде бала – алты малай, бер кыз үстек гаиләдә. Әтием Сафа 1938 елда әнигә өйләнгәч тә армиягә китә. Фин сугышында, Бөек Ватан сугышында катнаша. Башта танкист, аяк-куллары зәгыйфьләнгәч, шул ук полкта шофер булып, сугышларны кичеп, 1946 елда гына кайта. Әнием Һаҗәр шулай ук үзебезнең авылдан, затлы гаиләдән. Гомер буе колхозда эшләде. Сугыш вакытында ул каты режимдагы икмәк склады мөдире булган. Анда эшләгән кешеләрне кулга алып, атып үтергәннәр, гадәттә. Шундый куркыныч урын. Галошына икмәк ияреп кайтса да, тенти, алып китә торган булганнар. Аллага шөкер, әниебез берүзе ерып чыккан бу эшне. Безнең әти-әниләргә һәйкәл куярлык! Сугыштан соң ул буын илне торгызуда үзен аямый эшләде. Әти һәрвакыт: «Без Ватанны яклап җиде-сигез ел сугыштык, улым. Аның каравы, сугыш дигән сүзне бүтән беркайчан да ишетмәссез», – дип әйтеп, шуңа ышанып китеп тә барды арабыздан.

БАЛАЧАК. Ул хакта инде сөйләп бетерерлек түгел! Җәй буе эш, печән чабу, малларны карау, иртүк торып сыер, сарыкларны көтүгә озату... Барысы да безнең өстә иде. Үземнән ике яшькә олы Рифат абый печән чаба, мин аны арбага төйим, ахырдан инде ул, алдан җигелеп, «Уфалла»ны тартып кайта, мин арттан этеп барам. Урманнан утын да алып кайтырга кирәк. Ә без аларны эшкә дә санамыйбыз. Иң авыр эш тә уен кебек кенә. Кыш көннәрендә карны казып, агач-куакларны сындырып алып, шулар белән «немецларга», «русларга» бүленеп, сугышлы уйный идек. Кечкенәдән үк чаңгыда йөгерергә яратып,  спортка да кереп киттем. Мин спорт мастеры, чаңгы спорты буенча разрядым бар. Әле дә чаңгыда шуарга яратам. Мәскәүдә «Крылатские холмы» каршында яшим, өйдән 50 метр узуга чаңгыларга басам.

Китап белән бәйле кеше буларак, шуны әйтәсем килә. Рифат абый мәктәпкә баргач,  5 яшьләр тирәсендә мин дә укырга, язарга өйрәндем, абый белән бергә укырга йөрисем килде. Гәүдәгә дә аның белән тигез идем. Ләкин мине алмадылар. Бик рәнҗеп, авыр кабул иттем бу хәлне. Югыйсә Рифат абый белән узыша-узыша дәресләргә дә әзерләнә идем. Шул вакытларда мондый хәл булды.  Күршедә генә китапханә. Бәрәңге чүпләгән җирдән генә кереп, китап алырга булдым. Хәтерлим: Мәхмүт Хөсәеннең «Чебиләр» дигән шигырь китабына күзем төште. Юка гына, рәсемнәр белән бизәлгән... Ләкин китапханәче Нурфига апа миңа китап бирмәде. «Ринат улым, китап укырга теләвең бик әйбәт. Бар, өйгә чыгып, кулларыңны сабын белән юып кер башта», – диде. Бәрәңге чүпләгән җирдән генә кергәч, кул чиста булмаган, күрәсең. «Китапны бары тик чиста кул белән генә тоталар», –  дигән сүзләре күңелгә уелып калган.  Менә шуңа күрә гомер буе китапка аерым бер хөрмәт миндә. Кайвакытта үземә дә бу сүзне башкаларга әйтергә туры килгәне бар. 

Без үскәндәге татар авылы чын бер академия, университет булган! Теләсә кайсы олы кеше сиңа шелтә ясый, колагыңнан бора, алай итмә, болай ит, дип әйтә ала. Олы кешеләр очраса, баш киемен салып исәнләшәбез. Итагатьлелекнең үз кагыйдәләре була иде. Әле дә хәтерлим, Мидхәт исемле бер авылдаш малай мәктәптән кайтканда урамда тәмәке төпчеге тапкан да, шуны кабызып, тартырга маташа икән. Моны күреп, тракторчы Шәйдулла абый өеннән йөгереп тә чыккан, сигаретын тартып алып, тәмәке башын малайның ирененә дә тидереп алган. Икенче көнне Мидхәтнең әти-әниләре бәлеш пешереп, Шәйдулла абыйларга рәхмәт әйтергә төшкән. Мидхәт тә, Шәйдулла абый балалары да дус яшәделәр. Хәзер дә шаяртып: «Мидхәт, әллә көйрәтеп алабызмы?» – дип сүз катсам, «Син беләсең инде минем тәҗрибәне!» –  дип кенә җибәрә. Бер сигарет капкан кеше түгел. Менә нинди тәрбия!

Шаһинур Мостафинның үзен күргәнче үк инде аның турында ишетеп белә идем. Районда ике генә язучы бар иде безнең: берсе – Шәйхи Маннур, икенчесе – Шаһинур Мостафин. Шаһинур үзе дә килештереп, Шәйхи абый кебегрәк башын кыңгыр салып, ипле генә кыяфәттә атлап йөри иде. Арташ малае Шаһинур белән Түбән Ушмы мәктәбенә килеп укый башлагач таныштым. Мин күбрәк спортка тартылдым, малайлар белән гел спортзалда була идем. Шаһинур исә андый вак-төяк белән шөгыльләнми, ул шигырь яза. Һәр атнада район газетасы каршындагы әдәби түгәрәккә йөри. Бер кышкы буранлы көндә Шаһинур шушы түгәрәккә китәм дип җыенып йөргәндә, торак җитәкчесе Әминә апа: «Үзен генә җибәрмим. Менә Ринат энергиясен кая куярга белми йөри. Алып барасың Шаһинурны, исән-сау алып кайтасың», –  дип, миңа тән сакчысы вазыйфасын тапшырды. Буранда җәяүләп Мамадышка чыгып киттек.  Шаһинур инде редактор бүлмәсенә түгәрәккә кереп китте, ә мин коридорда утырып калдым. Бераздан редактор чыкты да: «Син монда нишләп утырасың?» – ди. «Менә Шаһинур белән килгән идем», – диюгә, «Ә-ә, шигырь язасыңмыни? Әйдә, кер», – диде. Язмыйм, дип әйтергә дә өлгермәдем, әйдәкләп алып кереп тә утыртты. Бөтенесе шигырьләрен укыганда миннән дә шигырь сорыйлар. «Мин алып килмәгән идем шул», – дип алдадым инде. «Ярар, икенче юлы Мөхәммәдиев Ринат  шигырьләрен тикшерербез», – диде редактор. Атна буе шигырь яздым. Килеп чыккандырмы-юктырмы – икенче атнада мактадылар инде! Башлап Шаһинур мактады! Әдәбиятка символик керүнең беренче адымнары шул булды. «Яшь ленинчы»да, район газетасында шигырьләрем күренә башлады. Мин чынлыкта төгәл фәннәрне әйбәт белә идем, 11 нче класста укыганда КАИга керәм дип йөрдем. Шаһинур инде шагыйрь булырга хыялланды. Ничектер, Шаһинур кыстадымы, үзем дә әдәбият дөньясына тартыла башладым. Аннары  икәүләп университетка документлар тапшырырга киттек. Берсут пристаненда пароходка утырып, төн буе Казанга килдек. Университетта документлар тапшыргач, нигәдер безгә ике көн көтеп торырга куштылар. Елга вокзалының көтү залында Шаһинур белән чиратлап дежур торабыз: беребез – йокларга, икенчебез йокламаска дип. Берсендә, мине йоклатасы урында, Шаһинур үзе дә йоклап киткән! Безнең сумкалардан җилләр искән! Ашарга алган ризыклар да шул сумкада иде. Менә шулай ачлы-туклы йөреп, университетка документларны тапшырдык та, попутный машиналарга утыра-утыра Мамадышка кире кайттык. Биш ел бергә университетта укыдык, гомер буе дус булып яшәдек, иҗатта кайнадык. Туенда шаһиты булдым. Шаһинурны туган авылына алып кайтып җирләргә дә туры килде миңа. 

УКУ. Университетка укырга кергәндә Флера Сафиуллина белән Мөхәммәт Мәһдиев бездән имтихан кабул итте. Әдәбиятны инде яхшы белә идем. «Син студент булып киләсеңме, әллә укытырга җыенасыңмы?» – дип тә әйтеп куйды әле Мәһдиев. Флера Сафиуллинага исем фигыль турында сөйләргә тиеш идем. Мин инде аның нәрсә икәнен белмим. Исемнәрдән ясалган фигыль була инде ул дип сөйләп киткәнемне хәтерлим. Ахмаклык инде. Әйтәм бит, тел дәресләренә игътибарым шуның кадәр генә иде. Соңрак: «Флера апа, ничек инде сез шундый кешегә  «бишле» куеп чыгардыгыз. Җавабым авантюра иде бит», – дип тә әйттем әле. Көлә. «Мөхәммәт абыегызга һәм миңа рәхмәт әйтеп яшәргә туры килер инде. Без бит кешенең белемен генә түгел, киләчәген дә уйлап эш йөрткәнбез», – ди ул. Менә мин аларның икесенә дә рәхмәт әйтеп яшим инде. Безнең группада әдәбият рухы бик көчле иде. Фасил Әхмәтовның энесе Рафис Әхмәтов, тел белгече Фәрит Хәкимҗанов, шагыйрә Нурия Измайлова, галим Хәлил Сәлимовлар белән бергә укыдык. Әдәбият өлкәсендә бик әзерлекле группа идек. Ә Роберт Миңнуллин белән бер бүлмәдә яшәдек. Бик күпләр укытучылар, мәктәп директорлары булып районнарда эшләде. Әле дә аралашабыз. 1966 елда кереп, 1971 елда тәмамлап чыктык. Шул елдан бирле әлегә кадәр һәр елны группа белән очрашабыз. Мөхәммәт абый, гомумән, минем белән үзенең дусты кебек тотты. Берзаман Хатип Госман кабинетында имтихан ала бу бездән... Сорауларны яудырып кына тора! Беләмме, белмимме – җавап бирә барам. «Әйбәт», диде дә, «Ярар, «өчле»лек булыр», – дип, зачетканы ябып миңа бирде. Коридорга чыктым. Бөтенесе котлый: «Ринатның «бишле» инде!» – диләр. Бер читкә – тәрәзә янына киттем. Күзгә яшьләр килде шунда. Бераздан ишектән Мәһдиев чыкты, «сигаретың юкмы?» –  дигән була. Ул тарта иде акрын гына пижонланып. «Ә-ә, үземдә бар икән. Сиңа кирәкме?» – ди. «Юк, мин тартмыйм, Мөхәммәт абый», – дим. Көйрәтеп җибәргән булды. «Кәефләр әйбәт инде имтиханны биргәч... Хәзер кайтып  рәхәтләнеп бәйрәм итәсез инде», – ди. Бүлмәгә кайтып кереп, зачетканы ыргыттым, ачып карасам – «бишле»! Ә мин «өчле» дип көне буе кайгырып йөрдем. Мөхәммәт абый гомер буе уйнады шулай. Аннары инде «Казан утлары»нда эшләгәндә әсәрләрен миңа гына китереп бирә иде, «хәрефләр тезеп чыктым, өтер-нокталарын син генә куй инде», – дип. Безнең дуслык менә шулай төртмәле сүз, уен катыш иде. Мин Язучылар берлеге рәисе чагында китеп тә барды инде ул. Гәүдәмне өч кешегә – Фәрваз Миңнуллин, Тәлгат Галиуллин, Ринат Мөхәммәдиевкә генә күрсәтергә рөхсәт, дип язган иде васыятендә. 

Ләкин төп белемемне аспирантурада алдым дип саныйм. Фәнни җитәкчем – Мансур Хәсәнов, ә мин аның беренче аспиранты идем. Октябрь революциясенә кадәрге бөтен татар матбугатын, гарәп шрифтындагы матбугатны укып чыктым, өйрәндем. ХХ йөз башындагы вакытлы матбугат милли энциклопедия кебек. «Татар эстетик фикеренең формалашу проблемалары» дигән темага диссертация яздым. Соңыннан, дөньялар ачыла башлаганчы ук, Җамал Вәлиди, Габдрахман Кәрам турында беренче тапкыр язып чыктым. Алар әле тыелган шәхесләр иде.  «Ак кәгазь нигә саргая» дигән әсәрем менә шул вакыттагы материаллардан чыгып язылды. Болар барысы да башымнан кичкән, очрашырга туры килгән әйберләр. Мин аны ниндидер дәрәҗәгә ирешү өчен түгел, миннән башка бу материаллар бүтән бер кешегә дә бөтенесе тулаем бер кулга җыела алмый дигән фикердән чыгып язарга мәҗбүр булдым. Ул китапны үземнең намус эше дип саныйм. Һәр җөмләсенә, һәр фактына  документаль ышанычым бар. Бер татар кешесе дә, бәлки, Казаннан һичкем, кермәгән архивларда  казынган кеше мин. Чөнки 1991 елда Ельцин мине КГБ архивын ликвидацияләүче комиссиянең  рәисе итеп билгеләде.  Милләтебезнең асыл затлары юкка чыккан этажларда, ялгышмасам, икенче кат подвалында, коточкыч күп материаллар тупланган булган. Кызыксындырган документлар белән таныша алдым. Төп кызыксыну объектым ул вакытта Мирсәет Солтангалиев иде. Кәгазь битенең ике ягына да язылган материаллар, ялгышмасам, 50 дән артык калын-калын томнар. Мин аларны төрле ысуллар белән өйрәнергә тырыштым, җаен таптым. 

УҢЫШ. Мин бәхетле кеше. Мине гомер буе эзәрлекләүчеләр дә булды, хәзер дә бар, ләкин мин артык исем китмичә үз юлым белән бара белдем. Кая барсам да, гел яхшы кешеләр очрап торды. Мәсәлән, үз вакытында Зәки Нури мине – «Коммунист Татарии» журналында фән һәм мәдәният бүлеге мөдире булып утырган кешене – коридорда туктатып, «Казан утлары»на чакырды.  Ул чакта  «Казан утлары»ның бүлек редакторлары «Коммунист Татарии»дагыларга караганда өч тапкыр азрак ала иде акчаны. Чөнки обком органы тегесе.  Әдәбиятка керү шулайрак булды. Соңыннан инде Мәскәүгә киткәч, СССР Язучылар берлеге рәисе Сергей Михалковның урынбасары булдым. Ул мине бик якын итә иде. Хәтта туган көнендә өендә өч кенә кеше утырганыбыз бар, шуларның берсе мин...  Аннары менә гел күрмәгән, белмәгән җирдән Горбачевның үз кабинетына чакырып алып сөйләшүләре, Ельцинның гел көтмәгәндә үзенең урынбасары итеп тәкъдим итүләре, шулай ук Табиевның, Усмановның миңа мөнәсәбәтләре... Миңа Минтимер Шәриповичның да мөнәсәбәте һәрвакыт яхшы булды. Минем кебек, дөньяның туксаннан артык илендә булган, әсәрләре егермеләп телгә тәрҗемә ителеп басылган, Америка Конгрессында чыгыш ясаган бүтән татар язучысы юк. Төркиянең өч-дүрт президентына автограф белән китапларымны тапшырганым бар. Сөләйман Демирель вакытында аларның дәүләт бүләген алдым. Гомумән, Кытайдамы, Австралиядәме – кайда гына булсам да, яхшы кешеләр очрап торды. Руслар әйтмешли, “везучий кеше” мин ул яктан. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт. Хәтта әнә цунами булганда могҗиза белән бер секунд, ике секунд аркасында исән калуым, кызның капризлыгы да... Шул ук вакытта Бурса шәһәрендә булганда, ул  җир тетрәүнең үзәге булып, бөтен бина җимерелеп бетте, без яшәгән кунакханә җимерелмәде. 

«Татар дөньясы» газетасын Татарстанга мең данә бушка таратам. Язучылар берлегенә, дәүләт музеена, мәчетләргә, архивка, Конгресска... Яхшы сыйфатлы кәгазьдә 15 мең тираж белән бастырып чыгарабыз. Бастыруга караганда тарату өчен акчаны күбрәк тотабыз. Ил буенча бөтен татар җәмгыятьләренә почта аша җибәрәбез. Югыйсә без Татар конгрессы органы да түгел, Татарстаннан да бер тиен акча алмыйбыз. Безне Австралиядә дә, Америкада да, Төркиядә дә укыйлар. Һәр айның беренче көнендә шул айның саны интернетта, ачып укый алалар. Үземнең әсәрләремне дә китап булып чыкканчы сайтыма куям. Теләсә кем ачып, рус телендә, татар телендә укый ала. Төрек һәм инглиз телендә дә сайтны баетасым килә.
 
МӘХӘББӘТ. Мәхәббәт ул бик җитди әйбер, ул хакта бик чамалап сөйләргә кирәк. Рифат абыем дүртенче класста ук инде кызлар белән йөрде, ә мине урамга чыгармады. Унберне бетергәнче контрольдә идем мин. Каядыр унынчы классларда бүтән авылда укый башлагач, Түбән Ушмыда бер кызга күз төшеп, беренче шигырьләрем дә шул темага багышланган булгандыр инде. Ярату да түгел әле ул. Бары мавыгу! Итәк исе керү, диләр малайларда. Мәхәббәт дип әйтеп булмый аны. Миңа ул чакта 16 яшь... Мәхәббәт турында артык сөйләшергә ярамый. Мин ялгышкан да кеше, бәхетле дә, бәхетсез дә кеше ул яктан... Мәхәббәт турындагы фикерләр һәр кешенең үзе белән яшәргә, үзе белән китәргә тиеш дип саныйм мин. Бер хатын-кызга да хөрмәтсез булганым юк, бервакытта да! Ул әти-әнидән килгәнме, авыл тәрбиясеме... Үзебезнең авылда озаткан кызым булмады минем, укыган мәктәптә, университеттагы группада да озаткан кызым юк иде. Ә күз төшеп йөргәне – булгандыр. Студент вакытта гашыйк булып, беренче тапкыр йөреп киткән кызга өйләндем. Ике кызыбыз туды. Берсеннән-берсе акыллылар. Хәзер инде ул кызлар – Алсу һәм Чулпан – миңа акыл бирәләр. Өченче кызым Зөләйха да мәхәббәт җимеше – акыллы һәм чибәр! Күз генә тимәсен үзләренә... Гомумән, мәхәббәт – кешенең шәхси эше булырга тиеш, изге эш. Мәхәббәт турында күп сөйләшеп, аның белгече булып нидер әйтергә мин әзер түгел. Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны яңарта! 

ДУСЛАР. Кешенең дуслары күп булырга тиеш түгел, хәзер шулай дип уйлыйм. Ләкин мин бик күп кешеләрне дус итә идем. Минем бер йомшак ягым бар: кешеләргә артык ышанам. Заманында ялагайларга юл куйганмын, шулардан сакланырга кирәк. Җитәкче булып эшләү тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм моны. Чын дусларым искиткеч күп булды. Тагын да чынраклары – санаулы гына. Кызганыч, соңгы вакытта иң ышанычлы дуслар берәм-берәм китә... Мәскәүгә баргач мин бөтенләй яңа тормыш белән яши башладым. Аңырчы чеп-чи Казан кешесе идем. Чын татар авылыннан чыгып, гомер буе Казанда эшләп, читтәге татарларга әле игътибарым да җитеп бетмәгән иде. Ләкин Мәскәүгә китү минем өчен файдалы булды, татар халкының нинди зур, бөтен төбәкләргә сибелеп яшәгән көчле халык булуын аңладым. Мин Мәскәү татарларын да яратам хәзер, Себер татарларын да яхшы беләм, Әстерханнарны да, чит илләрдә яшәгән татарларны да... Һәркайда искиткеч халык яши. Аллага шөкер, Татарстаныбызның гөрләп, менә дигән итеп яшәве читтәге татарларга да канат өсти. Бер уйласаң, 70 процентлап халкыбыз үз ана телендә сөйләшми, язмый хәзер. Ләкин аларның күңелләрендә барыбер татарлык яши. Мәскәүдә яшәү дәверендә шуңа инандым. Мәскәүдә, мәсәлән, татар булган кешеләр өчен мин чын изге бер кеше саналам. Татарның тарихын белгәнем, татар әдәбиятына хезмәт иткәнем һәм татарлар өчен газета чыгарганым өчен алар мине хөрмәт итә. 

Дусларым үземнән акыллырак, көчлерәк. Мәскәүдә яшәү дәверендә Ренат Акчурин, Ренат Смаков, Ринат Кудашев, Азат Вәлиев, Рауль Мир-Хәйдәровлар белән якынайдым... Алар инде юк-барга гына дусларын сатмыйлар. Чын дусларым  язучылар арасында да күп. Күбесе өлкәннәр. Мәсәлән, Юрий Бондарев бик якын дустым булып яшәде. Китапларыма кереш сүзләр язды, бик хөрмәт итә иде. Мин аларны дус дип тә, остаз дип тә әйтә алам. Туган көннәрдә һәрвакыт бергә булдык. Евтушенко да, Вознесенский да... Рәсүл Гамзатов, мәсәлән, хатыны үлгәч, «Ринат, приезжай, мне очень скучно», – дип чакырып алды. Бигрәк тә өлкәннәр якын итә мине. Көзге матур бер кичтә Гомәр абый Бәширов белән аның 100 еллыгын ничек үткәрү турында Татарстан, Нариман урамнары буйлап сөйләшә-сөйләшә йөргән идек. Сценарийны ничек төзергә, кичәне ничек матур итеп уздырырга дип планнар корып... Кызганыч, юбилеена  җитәргә аз гына калгач, салкын тидереп китеп барды. Габдрахман Әпсәләмовлар белән таныш идем. Беренче китабым «Яңа елга күчтәнәч»не Шәүкәт абый Галиев минем белән киңәшмичә дә үзе җыеп, үзе чыгарды. Ул китап нәшриятының бүлек мөдире иде. 

АКЧА. Үзең юмарт булсаң, акча ул килә, югалмый. Минем шәхси мәнфәгатьләрем юк, чөнки китапларымны үз акчама чыгарып, бушка өләшәм.   Үз гомеремдә үз китабымны саткан кеше түгел мин. Зур тиражлар белән булса да чыгарып таратам. Һәр кайткан саен пачка-пачка китапханәләргә бүләк итәм. Укучыларың булу үзе зур бәхет. Мин бервакытта да бер генә җирдә эшләп яшәмәдем. Икешәр-өчәр җирдә эшләдем. Хәзерге вакытта да мин бер генә урында эшләмим. Әнә шул елга вокзалында Шаһинур белән сумкаларыбызны урлатканнан соң гына акчасызлыкның ни булуын аңладым. Студент вакытта да, аспирант чакта да шабашкада йөрдем, стройотряд командиры булып, җәйләрен икешәр-өчәр ай эшләп, кесә тутырып акча алып кайта идек. Фатирым булмаган вакытта да мин спонсор булып яшәдем. Аллаһы Тәгалә бирә ул. Чит илләрдә басылу ул яктан файдалы. Чит илдә инде нәрсәдер басылган икән, мәҗбүри рәвештә, хәтта син алмаган очракта да, гонорарыңны бирергә мөмкиннәр. Чөнки ул җитди мәсьәлә. 

МАВЫГУ. Мин, гомумән, мавыгучан кеше. 1966 елда Казанга килеп кердем, һәм шул еллардан бирле Казанның футбол һәм хоккей командаларының һәр матчын карап барам. Чамадан  тыш болельщик! Хәзер дә карап барам. Кәефем шуңа начар: «Ак Барс»лар өч мәртәбә отылдылар, бүген нишләрләр тагын, сәгать җидедә Мәскәү «Динамо»сына каршы уйныйлар. Студент елларымда ук чаңгы, йөгерү, волейбол, баскетбол буенча университетның җыелма командасында идем. 
Кеше үзен бер өлкә белән генә чикләргә тиеш түгел. Казандагы 30 сутый бакчама кайтып, ел да аны үзем сукалап, шунда бәрәңге утыртып,  аннары  кайтып өеп, бәрәңгесен алырга кайтып, аны базга салам. Һәм Мәскәүдә кибеттән бәрәңге сатып алып яшим. Нигә алай итәсең дип көләләр. Кызларым да нәрсәгә инде ул, диләр. Мин шуның белән үстем, шул эшләр булмаса, дөньям китек кебек тоела миңа. Хәтта менә быел минем бакчада булсагыз, шаккатырсыз: 50 ләп төрле агач үсә. 10 июньдә мин үземнең бакчадан черешня ашый башлыйм, хәзер дә виноградлар ашарга мөмкин әле. Мин ул агачларны сакламыйм да, Аллаһ саклый аларны, хәтта суык та тими. Күп итеп кабак, кыяр, помидор үстерәм. Чәчәкләрнең ниндиләре генә юк! Соңгы арада Казан белән Мәскәү арасында йөрергә дә ияләндем.

БАЛАЛАР. Өч кызым бар: Алсу, Чулпан, Зөләйха. Кызларым үземә караганда акыллырак, булдыклырак. Алсу КФУда профессор, икътисад фәннәре докторы, халыкара бизнес институты директоры. Мәскәүдә дә югары бәяләнә торган галим. Европада инглиз телендә дә, француз телендә дә лекцияләр укыды.  Чулпан иминият ширкәтен җитәкли. Икесенең дә өчәр баласы бар. Олы онык Айдын – теннис буенча Татарстан чемпионы, спорт мастеры, интернет өлкәсендә яхшы белгеч. Икенче онык Аяз – Европа чемпионы, воларант буенча Европа җыелма командасы әгъзасы. Әмир бишенче класста укый. Чулпанның да өч бала: уллары Арслан, кызлары Мираль һәм Мелис. Алар яшьтән үк Төркия белән аралашып үстеләр.  Зөләйха кияүдә, әлегә бәбиләре юк. Чит ил фирмасында эшли. МГУда юридик факультетны тәмамлады. Икенче югары белеме менеджерлык белән бәйле. Өч кыз, алты онык. Оныклар бик кайгырталар, ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзерләр. Мәсәлән, минем сайтны Айдын алып бара. Китапларымны укыйлар. Татарча чиста сөйләшәләр. Бервакытта да татарча өйрәнегез, татарча сөйләшегез дип әйткәнем юк. Менә Зөләйха Мәскәүдә үсте. Татарлык аңа өйдәге мохиттән күчкән. Финляндиядә дөньяның төрле илләреннән килгән татар балалары өчен  икешәр-өчәр айлык лагерь оештыралар иде. Зөләйха шуннан чын татар кызы булып кайтты.
 
КУРКУ. Миндә бервакытта да курку булганы юк. Һәрвакыт оптимист булдым. Мине бер сугып кына сындыру мөмкин түгел. Каян килгәндер, авырлыкны да, борчуны да үткәрә беләм, эчкә йотмыйм. Бернәрсәдән дә курыкмыйм. Туган-тумачага, балаларга, оныкларга кайгы-хәсрәт кенә килмәсен! Аллаһтан шуны гына сорарга кирәк. Мин үзем мәчетләргә йөреп өйрәнгән кеше түгел, ләкин күңелемнән һәрвакыт шуны сорыйм. Ул ышану күңелемдә яши. 

ҮЗЕМ ТУРЫНДА. Һәр кешегә дә ошап бетү мөмкин түгел, башкаларга ошарга тырышып яшәгәнем дә юк. Үзем теләгәнчә эшлим, үзем теләгәнчә яшим, үзем теләгән кешеләр белән аралашам, үзем теләгән җиргә барам. Рәсми оешмаларда эшләү шактый туйдырган... Менә инде унбиш ел галстук такканым юк, шуның белән горурланам. Гомер буе галстук тагып, муеннарны боргалап йөрүдән туйган. Үтүкләнмәгән чалбар киеп йөрим. Спорт белән хәлдән килгәнчә шөгыльләнәм, хәрәкәтсез, эшсез торырга яратмыйм. Әсәрләремдә һавадан алып, уйлап чыгарып язылган сюжетлар юк, барысында да үземнең язмыш, үземнең баштан кичкәннәр... Югыйсә кем инде мин: бер гап-гади авыл малае.                      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар