Шушы кыска хәбәр килеп төште телефоныма. Теге табибны да уйладым, монсын да. Юк, берсенең дә исем-фамилиясе туры килми. Тизрәк җавап хаты язам: «Номерын биреп куй әле. Кем ул? Мин дә барып күренерлек табибмы?»
Җавапка кычкырып көлә торган смайллар килеп төште дә, дустым югалды.
Ярар, мин әйтәм, бераз соңрак сорармын дип, бу сөйләшү хакында үзем дә оныттым. Бераздан дустымнан тагын хәбәр килде. Бер сүзен дә үзгәртмичә язам: «Нейросетьтан яздырды рецептны врач. Ышанасыңмы, Динаракаем...» Менә сез ышанырсызмы-юкмы, белмим, ләкин мин егылып китә яздым. «ЯФ» дигәне – ясалма фәһем, ягъни нейросеть булган икән. Беркөнне социаль челтәрләрдә әти-әниләрнең балалары өчен өй эшләрен ясалма фәһем ярдәмендә эшләп биргәннәрен укып телсез калган идем. Шок өстенә шок булды монысы да. Ничек телефонга үрелгәнне сизми дә калдым...
«ЯФ»га язам: салкын тиюдән дарулар язып бирүен сорыйм. Күз ачып йомганчы, кайчан һәм ничек эчәргә кирәклегенә кадәр күрсәтеп, дарулар исемлеге әзер дә. Ике бала әнисе буларак та, бәлки, еш авыруым да үз эшен эшлидер, күп дарулар таныш. Үзем болай эшләргә ярамаганлыгын беләм, ләкин күңелдә ниндидер сөенечле хисләр дә барлыкка килде. Димәк, табибка барып йөрмәсәң дә була?! Хәзер даруханәләрдә дә рецепт-фәлән сорап тормыйлар. Әгәр табиблар «ЯФ» дигән «белгеч»тән генә яздырта икән, вакыт сарыф итеп, су буе чират торып, аларга барасы да юк?! Шәп!
Шушы тузга язмаган уйларымнан кызым айнытып җибәрде. Беренче сыйныф укучысы ул. Кайвакыт әйләнә-тирә дөнья дәресеннән өй эшләре белән ярдәм итүемне сорый. Теге оста «мамочкалар»ның язышканы кылт исемә төште бит тагын. «ЯФ» дигән укытучы апамы ул, абыймы ярдәм итмәсме икән дип, телефонга күз салдым... Юк, юк, ярамый! Без күзгә-күз карашып сөйләшә, хис-кичерешләрне аңлата, кирәк урында сүз белән дәвалап, киңәшен бирә ала торган белгечләр кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк