Чибәр булмаган хатын-кыз бармы?

Мин кыңгыр эшләрем өчен төзәтү колонияләрнең берсендә хөкем җәзасы үтәм. Монда барыбызның да исеме бер – тоткыннар.
Аларга карата караш та бер – җинаятьчеләр. Ләкин һәркемнең аерым-аерым булуын, һәркемнең үз күңел дөньясы булуын искәртәсем килә.
Колония тәртипләренә буйсынып яшәүчеләрнең үзләре генә белгән серләре, хыяллары юктыр, дисезме? Бар, әлбәттә! Сөю-сөелү, гаилә кору, бәхетле булу кебек теләкләрне бернинди чәнечкеле тимер чыбыклар да чикли алмый.
Матурлыкка ни җитә, дибез. Кешеләрдә булган иң көчле хис – мәхәббәтне дә матурлык, чибәрлек уята бит. Без шулай яратылган инде: башта күрәбез, аннан соң гына күргәннәргә нәтиҗә ясыйбыз. «Кара әле, нинди чибәр кыз, чибәр хатын!» – дибез. Шул ук вакытта һәрберебез матурлыкны үзенчә күрә. Кайчагында гади генә самимилек тә (чибәрлек түгел!) йөрәкне яндырырлык сөю уты кабыза.
Шулай бервакыт, кичкырын, без яши торган бүлмәгә күрше баракта яшәүче Николай абый – дядя Коля килеп керде. Алтмышның өстендә булуына карамастан, «ловелас» кушаматлы бу мәзәк карт зонада «хатын-кыз белгече» исемен йөртә иде. Шаяртып кына, аның белән сүз башладык: «Дядя Коля, ир кешегә матурлык кирәкми инде, менә хатын-кызга ул булмаса бик кыендыр инде, әйеме?» Дядя Коля кеткелдәп көлеп куйды: «Чибәр булмаган хатын-кыз юк ул. Күпләр үзләренең чибәрлекләренә ышанмыйлар гына», – дип, безгә бер риваять сөйләде.
Бервакыт ике дус, көймәгә утырып, ерак илләр гизәргә чыгып китә. Күпмедер йөзгәннән соң, болар бер утрауга килеп чыга. Утрауда яшәүче кабилә башлыгының ике кызы була. Олысы – чибәрләрнең чибәре, тик менә кечесе генә ничектер шыксызрак кебек. Бераз бу утрауда ял итеп, кабат юлга кузгалыр вакыт җиткәч, егетләрнең берсе шушында яшәп калырга була, кабилә башлыгының кызына өйләнергә ниятли. «Әйе шул, аның олы кызы бик чибәр!» – дип, дустын куәтли егетләрнең икенчесе дә. «Миңа кече кызы ошый», – дип шаккаттыра аны тегесе.
Дусларның берсе сәяхәтен дәвам итә, икенчесе кызның әтисе янына бара. Бу утрауда кәләш өчен 10 сыер белән мәһәр түләргә кирәк була. Егет тә 10 сыер алып килә. Кызның әтисе егетне олы кызына өйләнергә тели дип уйлый, олы кызын үтереп мактый. Егетнең: «Мин кече кызыңа өйләнергә телим», – дигәне аны сүзсез калдыра. Ата кеше бигүк чибәр булмаган кызы өчен 10 баш сыер күбрәк дип, 3 сыерга гына да риза булуын әйтә. «Юк, – ди егет. – Ул кыз 10 сыер торырлык, мин аның өчен 10 сыер бирәм».
Берничә ел үтә. Сәяхәтен дәвам иткән теге дусты иптәшенең хәлен белергә килә. Яр буенча ул гаҗәеп гүзәл бер хатын-кызны очратып, иптәшенең кайда яшәвен белешә. Эзләп табып, аның өенә барып керә, кочаклашып күрешәләр. Шулчак ишектән яр буенда очраган теге гүзәл хатын кереп килә. «Минем хатыным», – дип таныштыра дусты иптәшен. Монысы, аптыраудан, ачкан авызын да ябарга оныта: «Син икенче хатынга өйләндеңмени?» Аннары, уңайсызланып кына, иптәшенең хатынына мөрәҗәгать итә: «Сез бик чибәрләнгәнсез. Моның сере нидә?» «Бернинди дә сере юк, – дип елмая ханым. – мин фәкать үземнең 10 сыер бәясенә торуыма гына ышандым».
Сөйләп бетергәч, Николай абый, шелтәләгәндәй итеп, миңа карады да: «Ә сез, яшьләр, чибәрлекне башкадан эзлисез! Чын матурлыкны тапкан очракта да күпләрегез аны күрә белми», – дип, ишеккә юнәл-де. Инде артыннан ишек ябыла дигәндә, ялт кына борылды да, соңгы җөмләсен «ыргытты»: «Чибәр булмаган хатын-кыз юк ул бу дөньяда!»

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.