Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Бүген кич – «Гамлет»!

Без кино дөньясында кайнап, «Советский экран» журналларын алдырып, «Их, кинога төшәсе иде!» – дип тә хыялланабыз әле.

Күп кызлар кебек, мин дә балачакта киноартистлар сурәтле открыткалар җыю белән мавыктым. Аларны «Артисты советского кино» заказы белән почта аша кайтартабыз, бер-беребез белән алмашабыз, фильмнарны артистлары аша таныйбыз, яраткан артистларыбыз турында ишеткән-белгәннәребезне, укыганнарыбызны бер-беребезгә сөйлибез…

«Тихий Дон»да Аксиньяны уйнаган Элина Быстрицкая, суны   казачкалар кебек алып кайту өчен, көянтә-чиләкләр асып, Донга әллә ничәшәр төшкән ди әнә... «Кавказская пленница»ны күбесенчә Кырымның Алуштасында, кыз урлау күренешләрен Абхазиядә, Рица күленә илтүче юлда төшергәннәр...  «Семнадцать мгновений весны» сериалын телевизордан күрсәткәндә халык экранга кадаклангандай утыра икән. Электр энергиясе бик күп тотылган, ә су аз кулланылган, җинаятьчелек тә кимегән, ди. «Штирлиц Берлин урамнарыннан барганда, Мәскәү урамнары буш була», – дип язган немец журналисты. Сүз уңаеннан, сериалда Риганың тар урамнарын Германия дип кабул итәсең... Исаев-Штирлицның хатынын уйнаган Элеонора Шашкова рольдә ничек ачылырга белми дулкынланып утырганда, фильм төшерү мәйданчыгына Тихонов пәйда була. Артистка аның күзләренә төбәлә, һәм беренче дубль үк уңышлы килеп чыга. Ә Тихонов бу вакытта тапкырлау таблицасы турында уйлый. Алар бит сөйләшмәскә, күз карашалары белән генә аңлашырга тиеш булалар…

 Җырчы, композитор Александр Вертинскийның кызлары Марианна Вертинская белән Анастасия Вертинская – апалы-сеңелле актрисалар. Марианна яшь ярымга гына зуррак. Тик менә бәхет Анастасиягә күбрәк елмая! Ул 15 яшендә инде «Алые паруса»да Ассоль дә, «Человек-амфибия»дә Гутиера да... Гел кинога төшеп йөреп дәресләр калдырган кызның мәктәптә укуы әллә ни булмый. Укытучыларга автограф биреп, «ике»леләр алмый кала. Балачакта кызлар гел ызгышып торалар. Бигрәк тә Настя апасыннан көнләшә. Әтисе Марианнага ал күлмәкле курчак бүләк иткән, ә Настяга  – зәңгәр күлмәклесен генә, янәсе. Үсә төшкәч дуслашалар. Апасы әле аңа Щукин исемедәге училищега укырга керергә дә булыша. Ошый ул актриса миңа! Минем белән бер көнне – 19 декабрьдә туган... Мольерның «Тартюф»ында Эльмира ролендә уйнаган... Шекспирның «Гамлет»ында Офелияне уйнавын Голливуд йолдызы Вивьен Лига тиңләгәннәр...    

Без кино дөньясында кайнап, «Советский экран» журналларын алдырып, «Их, кинога төшәсе иде!» – дип тә хыялланабыз әле. Әйтсәм әйтим инде: 4-5 нче классларда укыганда, үскәч киноартист булам дип тә шаккаттырганым бар. Юк, көлмәделәр! Хоббием киноартистларның фоторәсемнәрен җыю булгач соң! Берзаман алар 400 (!) гә җитте! Махсус альбом сатып алдым. Артистларымны ишәйтергә дусларым да теләп булыша иде. Бу хоббием турында ишеткәч, Чаллыдагы туганым Илсөяр апа мәктәп елларында җыйган йөзләгән киноартист открыткаларын бүләк итте. Ул инде студент иде. Ә мин менә студент булгач та шул дөньяда калдым: артистларымны альбомы-ние белән Казанга ук алып киттем. Элегрәк артистлар «копилка»мны классташлар тулыландырса, университеттагы группадашлар Мәскәү, Ленинградлардан алып кайтып сюрприз ясый иде. Альбомымнан Марк Бернес, Вячеслав Тихонов, Олег Табаков, Нонна Мордюкова,  Алексей Баталов, Клара Лучко, Анастасия Вертинскаялар елмая... Алар әллә кайчан кумир инде! Рольләрен, фильмнарын яттан беләбез. Варлейның «Кавказская пленница»сындагы Нина кебек чәчне карэ итеп кистерәбез. Савельеваның Наташа Ростовасына охшарга тырышып, вальска бөтереләбез. Быстрицкаяның Аксиньясы сыман гәүдәне төз тотып, матур атлап, көянтә-чиләкләр белән су ташыйбыз. Доннан түгел, Сөннән... Ә кичләрен тагын кинога йөгербез. Бүген кич – Гамлет»!

Классташлар мине «Кавказская пленница»дагы Варлейга охшата башладылар. Кайчак «Я шагаю по Москве»да пластинкалар сатып торучы Алена-Галина Польскихка... Тагын...Татьяна Бестаева, Ксения Минина, Евгения Симоновалар белән уртак якларым бар икән.
Ә безнең өчен Вячеслав Тихонов чын ир-егет образы инде! Без аңа гашыйк идек! (Тулай торакта минем карават янындагы стенада берара Тихонов постеры да эленеп торды әле.) «Молодая гвардия», «Война и мир», «Семнадцать мгновений весны», «Доживем до понедельника», «Белый Бим Черное Ухо» фильмнары күз алдыннан уза... Шулай да ул безнең өчен Штирлиц буларак кадерле иде. Альбомымны төрле кыяфәттәге фотолары бизи һаман…

...Казан университетында укып йөргән чаклар. Лекцияләрдән качыштырып киноларга чабабыз. Әти берчак ТИУУга – укытучылар белемен күтәрү институтына курсларга килде. Ә аларга киноартистлар белән очрашу өчен билетлар таратканнар. Ул билетларын миңа бирде. Спорт Сараенда булган ул очрашуга дус кызым Камәрия белән киттек. Георгий Вицин, Евгений Моргунов, Всеволод Санаев, Инна Макарова, Николай Озеровлар килгән! Очрашу ахырында автограф алырга йөгердек. Кызганыч, сумкада ни блокнот, ни дәфтәр юк. Фотосалонда төшеп чыккан фотолар гына. Шуларга булса да култамгаларын куйдырырга инде. Моргунов... тыңлап та тормады, студентлар икәнебезне белгәч, вакыт әрәм итеп йөргәнче, сессиягә әзерләнегез, дип ачуланып җибәрде. Вицин, киресенчә, шатланып кабул итте безне. «Чебурашка» мультфильмында «Крокодил Гена» булып җырлаган киноартист Владимир Ферапонтов та, спорт комментаторы Николай Озеров та... «Мин Казан университеты студенты», дип, Озеровка университет сурәте төшкән значок та бүләк иттем әле.

...Кинолар аша дөньяны чистарак, яктырак итеп күрдек без. Сокландык. Яхшылыклар эшләргә омтылдык. Романтика белән яшәдек.

Сезнең дә шундый матур киноларыгыз булсын!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар