Бәхет байлыкта түгел!

Алар Римнең туган ягына кайтырга дип кузгалганнар иде. Юл шактый озакка сузыласы. Көзге кебек ялтырап торган иномарка тигез асфальттан элдертә генә. Айзирәнең: “Ул кадәр кумасаң да ярар”, — дигән сүзләренә Рим дәшми генә елмаеп куйды: “Өр-яңа машина сынатып торырмы, оча бирсен, әйдә, руле ныклы кулларда ләбаса!”
Калганы өзек-өзек кенә булып истә калган: зур тизлек белән ыргылган машина, текә борылыш һәм... упкын.
Больницада аңына килгән Рим, иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып, “Айзирә!” дип эндәште. Янындагы шәфкать туташы беравык сүзсез торды, аннан: “Хатыныгыз юк инде... Улыгыз исә ниндидер могҗиза белән исән калган, зыян күрмәгән”, — диде.
Бетте, барысы да бетте... Үз куллары белән Айзирәсен юк итте Рим. Сынган сөяк кайчан да бер төзәлер, ә мәңгелеккә киткәннәр кире кайтмас.
Җиденче көн инде Рим үзенең Айзирә белән үткән кыска гына тормыш юлын күз алдыннан кичереп ята. Никадәр үкенеч җанда! Хатынына соклану һәм мактау сүзләре әйтүнең ни икәнен дә белмәгән түгелме соң ул? Ичмасам бер мәртәбә булса да Айзирә пешергән ризыкларны мактый-мактый ашадымы икән? Юктыр, булса хәтерләр иде.
Кибетләргә чыккач, хатынының матур-матур киемнәргә, бизәнү әйберләренә кызыгып караганын сизсә дә, менә моны алып җибәрик, дип, беркайчан да сүз башламады Рим. Планнары зурдан иде шул аның: иркен фатир булдыру, зиннәтле җиһазлар, машина... Кешеләр аһ итәрлек булсын, янәсе! Бәхетнең байлыкта түгел, нәкъ менә икең дә янәшә, исән-сау килеш, бер-береңнең күзләренә генә карап яшәүдә икәнлеген Рим бик соңга калып аңлады шул.
Яратмады түгел, яратты ул Айзирәсен. Тик менә хөрмәтләп, кадерләп кенә бетермәде бугай. Сөеклесенең нинди хисләр, уйлар, хыяллар белән яшәгәнен сорашырга да Римнең вакыты җитмәде, дөнья куды да куды ул. Әнә, барысы да өелеп калды хәзер: зиннәтләр дә, өй, акча, байлык та. һәм шулар белән янәшә — ана назыннан гомергә мәхрүм булып сабые — Айраты да калды.
Ә Айзирә — китте. Тормыш, гаилә, кеше кадере турында ачылардан-ачы сабак калдырып, шул сабак бәрабәренә гомере белән түләп, кайтмаска дип китте...
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
23 февраль 2021 - 21:22Без имениФагыйлэ Талип бабай турында язманны укыдым эле.Бик ошады.«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
20 февраль 2021 - 13:53Без имениПрощай, кадеремне белмәгән ир. Шуның белән бетәдер инде азагы)))Төнге яңгыр сере
-
20 февраль 2021 - 14:07Без имениБәхетле булсыннар, әлбәттә. Бабай яшәвен яшәп калыр ул үзе теләгәнчә. Тик тол хатынның ике бала үстерәсе булыр.Чәчәкле көзге мәхәббәт
-
20 февраль 2021 - 14:20Без имени"Акыллылар меңгә бер генә туа", Акыллы кешенең язмасын укуы да рәхәт. Рәхмәт.Яшәп кенә карыйм...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.