Логотип
Тормыш кыйммәтләре

БЕЗНЕҢ «БАРОН»

Габделхәй абыйның редакциядәге эш көне балалардан килгән хатларны укудан башлана иде. Күзлеген киеп куя да рәхәт бер дөньяда йөзә кебек! Еш кына аның: «Их-ма, егетләр! Шәп, шәп шигырь бит бу!» – дип сокланып, безгә эндәшкәләп куюы, йә бүлмәне шәрран ярып, кычкырып көлгәне ишетелеп куя. Хатлар авторларның арасында Чуашстаннан – Ркаил Зәйдуллин, Миңназыйм Сепперов, Актаныштан – Ленарис Леронов, Апастан – Резеда Әхмәтҗанова, Азнакайның Чубар-Абдулыннан Фәйрүзә Исмәгыйлевалар бар иде. Язучы Габделхәй Сабитовның тууына 90 ел тулу уңаеннан истәлекләр.

Мартның көн белән төн тигезләшкән мәле. Без, 5 нче курслар, диплом язып, эшләр белешкәләп йөрибез.
Мин ул көнне бер-бер артлы ике хәбәрем белән төркемдәш кызларны телсез калдырдым бугай. Университетның Кызыл позиция урамындагы атаклы 4 нче тулай торагына атылып кайтып кердем дә: «Мин бүгеннән «Ялкын» журналы редакторы!» – дим, эчтән балкып. Диплом җитәкчем Мөхәммәт абый Мәһдиевнең «Ялкын» редакциясенә барып карарга киңәш иткәнен белсәләр дә, кызларым журналда, редактордан соң тагын өлкән редактор, бүлек редакторы, баш редактор барын белми иде әле. Телем телгә йокмый, тезәм генә: Роза апа Хафизова – баш редактор, Разил абый Вәлиев – җаваплы секретарь, татар бүлеген тәмамлаган Фәннур Сафин белән Хәйдәр Гайнетдинов та шунда... Алар ушына килгәнче, икенче хәбәрем: «Ә минем өстәл – Габделхәй абый Сабитовныкы белән кара-каршы!»
Юк, бу мактану түгел иде. Бу – шатлыгымның тышка бәреп чыгуы иде. Татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укучыларның күбесе – иҗади халык. Мәктәптә укыганда шигырь-хикәя язган, аны «Ялкын» редакциясенә юлламый калмаган. Һәм, әлбәттә инде, Габделхәй Сабитовтан хат та алган. Мастер-класска тиң хатлар ул! Менә кем белән янәшә утырам бит!..
Көн саен эшкә барам. Габделхәй абый, Хәйдәр, мин – өчәү бер бүлмәдә. Яңа кеше буларак, икесен дә күзәтеп, һәр сүзләрен йотып, өйрәнеп утырам. Габделхәй абый – җитен чәчәгедәй зәңгәр күзле, җирән сакаллы, озын какча гәүдәле, һәрчак костюмнан йөрер... Ул гел эшкә чумып утыра: яза, яза, яза... Ара-тирә телефоннан сөйләшкәләп ала. Аңлавымча, галимнәр, язучылар, китап нәшрияты, авторлар белән. Нәкый ага, Якуб ага, Яхъя, Илдар дип сөйләшүләреннән Нәкый Исәнбәт, Якуб Зәнкиев, Яхъя Халит, Илдар Юзеев икәнен аңлап алам. Кайчак хатыны Фәтхия апа, улы Булат, кызы Зөлфия белән сөйләшкән сүзләре колакка керә. Васильеводагы бакчалары, анда үскән розалар, өйләрендәге кенәри кош, гөлләр, ниндидер чәчәк орлыклары... Кара, бигрәк табигать җанлы икән лә бу абый. Ул чакта ук шулай беркетеп куйдым күңелгә. Аннары инде, редакция белән җыелып Болгарга баргач, ялгышмаганымны аңладым. Йә иртүк торгызып гөмбәгә алып китә безнекеләрне, йә Иделгә балыкка алып төшә... Марс Шабаевның «Салда сәяхәт» исемле маҗаралы повестен укыганыгыз бар микән? Ыкның башланган урыныннан Кама-Чулманга койган җиренә тикле салда йөзеп баручы илгизәр хыялыйлар арасында Габделхәй абый да булган бит! Учак ягып төн чыгулар. Ык әрәмәлегендә эчкән мәтрүшкәле чәйләр. Печәнлектә чәчәкләр хуш исенә чумып йоклау. Балык тотулар, Ыкны колачлап йөзүләр... Әнә нинди Робинзон Крузо булган алар!
Тыңлап-тыңлап утырам да... Кара, сөйләшүе нәкъ безнеңчә бит бу абыйның! (Нәрсә-нәрсә, сөйләшләрне шундук аерабыз инде, тикмәгә генә диалектология укымадык!) Мин – Актаныш, ул Минзәләдән, Тәкермән авылыннан. Әйтәм җирле, Марс Шабаев, Газиз Мөхәммәтшин, Рәшит Гәрәй кебек якташларын еш телгә ала ул!
Берчак Разил абый кереп: «Безнең Барон кайда йөри микән?» – дип сорап куймасынмы! Баксаң, редакциядәгеләр,  Эрих Распеның «Барон фон Мюнхгаузен маҗаралары»н тәрҗемә иткәне өчен, үзара шаяртып, Габделхәй абыйны шулай йөртә икән. Ул Феликс Залтенның «Урман әкияте»н дә, Трэверсның «Мэри Поппинс»ын да бала-чага егылып укырлык итеп татарчага тәрҗемә иткән иде шул. 
1979 елның җәендә, Минзәлә Татар дәүләт драма театры Казандагы гастрольләре вакытында Г. Сабитовның «Гарасат» драмасын да куйды. Габделхәй абый исә һәркайсыбызга чакыру билеты өләште.
Габделхәй абыйның редакциядәге эш көне балалардан килгән хатларны укудан башлана иде. Күзлеген киеп куя да рәхәт бер дөньяда йөзә кебек! Үзе шундый канәгать! Еш кына аның: «Их-ма, егетләр! Шәп, шәп шигырь бит бу!» – дип сокланып, безгә эндәшкәләп куюы, йә бүлмәне шәрран ярып, кычкырып көлгәне ишетелеп куя. Ул да булмый, кыштыр-кыштыр нидер яза башлый. Шигырь-хикәяләре өметле кызларга-малайларга ул хат яза шулай. Һәркайсына – үз куллары белән (машинкада басылган трафарет-хат, кыска җавап түгел!), икешәр-өчәр бит итеп...
Хәтерлим, алар арасында Чуашстаннан – Ркаил Зәйдуллин, Миңназыйм Сепперов, Актаныштан – Ленарис Леронов, Апастан – Резеда Әхмәтҗанова, Азнакайның Чубар-Абдулыннан Фәйрүзә Исмәгыйлевалар бар иде.
Фәйрүзә, еллар үткәч, инде университет тәмамлап, шигъри җыентыклар чыгарып, Азнакайда китапханәдә эшли башлагач, мондый бер истәлек сөйләде.
– Без бит авыл баласы. Табигать куенында үскән кызлар-малайлар. Авыл читендәге кырда – сап-сары көнбагыш басуы. Мату-ур! Кәҗәсе түгел, мәзәге: без качып кына көнбагыш урларга барабыз. Кеше-кара күргәнче, ялт кына көнбагыш башларын сындырып алырга кирәк. Тик һичничек борып өзеп булмый! Андагы кәмитләр... Шул хакта «Ялкын»га маҗаралы хикәя язып җибәргән идем. Берзаман Габделхәй абыйдан хат килеп төшмәсенме! Мактаган! Әдәби чагыштырулардан, сурәтләү чараларыннан оста файдалангансың, дигән. Шаян телемне ошаткан. Бүген тот та журналга бир генә инде менә! Әмма бер җөмләсе әле дә күз алдымда: «Ләкин урлашырга ярамый бит, Фәйрүзә!» – дип куйган ул. Шуның кадәр үз һәм якын итеп әйткән. Язманың журналга кермәвенә офтанган да кебек әле үзе!
«Ялкын»ның Габделхәй абыйлы елларында бергә эшләгән Гүзәл Камалова күптән түгел бер вакыйганы искә төшерде: «Син Габделхәй абыйның соңгы әманәтен үтәүче бит», – ди. 
Чынлап та! 1995 елда баш редактор булып эшли генә башлаганда, ул миңа менә шундый хат юллаган иде.

«Эльмира сеңелем!
Сиңа минем зур үтенечем бар: шушы көннәрдә, әйтик, 28 июньдә, Рөстәмне бирегә командировкага җибәрә алмассыңмы?
Сылтавы шул: «Гомерем хикәяләре» циклыннан сезгә бер хикәя бирергә җыенам. Шул уңайдан фото кирәк булачак, имеш. Бусы, әлбәттә, сылтау гына. Законлаштыру инде, янәсе. Ә «ские» менә нәрсәдә: минем монда иң матур, иң яраткан үрмәле гөлләрем – тамырын Кубаньнан алган асыл чәчәкләрем тәмам ачылып җитте. Хыялым: шулар янында истәлеккә төсле рәсем калдыру. Алдагысын кем белгән. Әйтә иде әти мәрхүм: бу җиһанда без барыбыз да узгынчылар гына... Әнә, ни таза йөргән каләмдәшебез Мәһди дә китеп барды, ә мин – шыгырдавык арба – бу авыр язны да исән чыктым, бәлки әле көзен дә узарбыз. Урыс халык әкиятендә Кощей бессмертный дигән образ юктан гына тумагандыр.
Монда мин үземнең бакчада үскән 11 төрле чәчәк-үләннән шифалы чәй ясыйм, туктаусыз шуны эчәм. Файдасы сизелә. Инде төп йортка кайтып китәргә тәмам җыенып беткән Габделхәй абзагызның, теттереп, бакчасына су сибеп йөргән, бетәшкән чәчәкләрен дәвалап мәш килгән көне. Бәс, мин аларга тормыш бирәм, алар – миңа шифа!
Яшим әле мин, Эльмира сеңелем, чөнки тормышны, гүзәллекне шашып яратам. Гомерем буе матурлыкка табындым, матурлык эзләдем. Табигатьтән дә, кешеләр күңеленнән дә. Һәм, күп очракта, эзләгәнемне таба тордым. Аеруча, гомеремнең балалар белән, «Ялкын» белән бәйләнешле чорында.
И-их, бар иде бер хыялым! Бөтен редакцияне чакырып, яшьлектәгечә бер дуамалланып, туган көндә бер типтереп алу уе... Тик, кем әйтмешли, булмаса булмас икән төче күмәч. Кыйбласыз, компассыз хәзерге бәдбәхет бәндәләр хәтта иске диван-утыргычларымны урлап киткәннәр.Табуретка чаклы гына суыткычыбыз бар иде, анысын да алганнар. Алданрак азык-төлек китереп кую да мөмкин хәл түгел. Фәтхия апагыз, эш аты кебек, килгән саен җилкәсендә ташый. Шулай булгач, кая инде кунак чакыру!
Тик, өметсез – шайтан, диләр. Ә мин өметле җен, өметле шайтан. Бер өмет чаткысы бар әле.
Әгәр командировка мәсьәләсе закон кысасына сыймаса, басылачак хикәянең гонорарын шунда салырсыз, хилаф китерерлек булмасын.
Бәлки, мин аңламый-белми язамдыр, бәлки, ул мәсьәләләр синең өчен үтә кыендыр? Ул очракта гафу итә күрегез.
Сезгә минем һичкайчан, һичбер үпкәм булганы юк. Булмас та. Гел изгелек, яхшылык эшләп тордыгыз. Мең рәхмәт.
Сәлам белән: Габделхәй абзагыз.
26.06.95».

Мин шундук фотографны Габделхәй абыйлар дачасына җибәрү хәстәрен күрә башладым. Ни кызганыч, редакциянең әле машинасы юк чак. Рөстәм Мөхәммәтҗанов үз «Москвич»ында китте. Ике көннән – тагын хат.

«Эльмира сеңелем!
Гозеремне шулай тиз һәм нәкъ вакытында  үтәвең өчен мең-мең рәхмәт! Һәм шулай буласына һичбер шик-шөбһәм юк иде. Чөнки мин сездән һәрвакыт хөрмәт-ихтирам тоеп яшим. Әле бер генә үтенечемне дә игътибарсыз калдырганыгыз юк. Адәм баласы мондый игътибарны аеруча авыр вакытларда бөтен нечкәлеге белән тоя икән. Яңа аңладым.
Фәтхия апаң үзенчә сөрә: кеше килгәч, плитка юылмаган, челтәр эленмәгән!.. Һи-и, миңа калса, әле хәзер дә өйдән читтәрәк палатка корып, кирза итек киеп, яшьлектәгечә, шунда – борчак саламы өстендә йоклыйсым килә. Бар иде бит шундый заманнар. Бернинди уйсыз-моңсыз!..
Вәгъдә иткән хикәямне җибәрермен. «Тәүге оят» дип аталыр. Сыйфатын, язылышын, әлбәттә, үзегез бәяләрсез, һәрхәлдә, басылмаслык әйбер булмастыр дип өметләнәм.
Кабатлавым өчен ачуланма, сеңелем, янә тәкрарлыйм: гомерем буе матурлык эзләдем. Табигатьтән дә, кешеләр күңеленнән дә. Менә шулай үтенечемне көнендә-сәгатендә үтәвең үзе чын матурлык түгелме соң?!
Бер генә нәрсә күңелне тырнап куйды: Рөстәм, командировка итеп түгел, үз теләге, үз ихтыяры белән килгән икән. Хәзер бит, беләсең, бензины гына да ни бәһа! Дөрес, ул минем ышанычлы яшь дусларымның берсе, тик бу заманда кешегә һичбер мәшәкать-фәлән тудырасым килми. Әҗерен чыгару җаен таба алмассызмы? (Бу сүзне мин язган дип ычкындыра күрмә, Рөстәмнең дә күңел кыллары бик нечкә, үпкәләве ихтимал.)
Карасаң, кызык кына килеп чыга икән бу: Казаннан Казанга хат язып яткан кебек. Әмма мин, кинәт авырып китмәсәм, көзгә кадәр шушында, бакчамда ятмакчы. Чөнки шифасын тоям. Һәй, дөньясына төкереп, җыйнаулашып бер килеп чыгыгыз әле минем янга. Җиләкле печәнгә ни җитә! Аунап йокларга була!
Менә шул! Озын яза башлаганмын икән! Картлык галәмәте!
Гафу!
Сәлам белән: Габделхәй абыең.
28.06.95».

...Казаннан авылыма кайтам. Юл озын. Чаллыны узып, Минзәлә чатына борылуга, күңел кыбырсый башлый: инде ерак та калмаган. Таныш авыллар: Күзкәй, Тәкермән, Хуҗәмәт, Мәлкән... Аларны гел телгә ала иде Габделхәй абый. Әнә Тәкермән – туган авылы – сулда кала. (Ничә тапкыр сынаганым бар: авылыма нәкъ бер сәгатьлек юл аннан – Э. З.). Анда – Габделхәй Сабитов исемен йөрткән мәктәп, анда – авылдашлары, туганнары... Миңа хәтта авылы да Габделхәй абый күзләре белән карап озатып кала сыман. Ул күзләр ягымлы, җылы, кайгыртучан һәм бераз моңсу.

Р. S. Минем улым, бүгенге заманның яшь кешесе, кызыксынып, Габделхәй Сабитовның «Ай сукмагы» китабын укый башлады. Классик язучыларны һәм русча, һәм инглизчә укып барган егеттән фикерен көтәм. «Йомшак тел белән, иркен итеп, тәмен белеп язган. Ошый. Рәхәт укыла», – ди. Укучының шул сүзләре язучы иҗатына иң зур бәя түгелме соң инде!

    

      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бардыгызмы соң бакчасына? Җәй көне, җиләк-җимеш яфраклары, үлән салып пешергән чәйдән дә тәмле әйбер бармы инде? Бер пирог (чәйгә бәлеш) белән, кыяр-помидор, йомырка белән сыйлансагыз хәттин ашка буөла иде. Мәшәкате дә юк. Ә язучы күңеле бала шикелле, ул сөенгән булыр иде. Их, җир астыннан юллар юклыгын соң аңлыйбыз.

    Хәзер укыйлар