Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Без бу җирдә кунак кына

Авылда бер чибәр булып буй җиткергән ул. Сугыш уты кичеп, күкрәгенә орден-медальләр тагып кайткан взвод командиры Әбзал ак күңелле кызны сөеп, бердәнбер яр иткән. 
Кайнанага Аккилен, каен сеңелләргә – Акҗиңгә, дүрт кызына Акъәни, оныкларга Акъәби, милләт өчен бик күп игелекле гамәлләр кылган энесе хаҗи Гыйльмулла хәзрәт Хәлиуллинга (рәсемдә алар бергә) фикердәш-сердәш булган ул. 
 

Туган җир яме

Бола буендагы Ташкичү авылында якты дөньяга сигезенче кыз булып аваз салган ул. Бәбидән котылган Бибигалия апаның хәлен белергә кергән күрше хатыны саксызлык күрсәткән, әллә чынлап, әллә юри: «Ни хикмәт бу, кыз туа да кыз туа сездә. Инде монысы үлсә дә бик елама, Галия аптый. Бер малай ки­рәк бит әле Зәкиулла абзыйга кулалмашка», – дип ычкындырган. Ике сабыен – бер кыз белән улын җир­ләргә өлгергән хуҗа, шулчак ярсып, күршесенә чак кына салып җибәр­мәгән! Күрше хакын, кеше хәтерен саклап яшәүне гадәт иткән итагатьлелеге генә усаллыктан тыеп калган. Әмма авыр сүз күңе­лен­дә төер бу­лып укмашкан. Шуңа­мы, бу кызына иркә-наздан өлеш мулрак та чыккан. Хәер, ике елдан соң дөньяга аваз салган төпчек улын – Гыйль­мул­ласын да бүтән балаларыннан ким яратмагандыр Зәкиулла абзый. Ата­сы­ның теләк-васыятен үтәп аның дин-исламны торгызу юлында армый-талмый эшләячәген, авылларда гынамы, хәтта ки Казан каласының уртасында агачтан бер дигән искит­мәле «Мәдинә» мәсҗе­ден төзеп куя­чагын, авылда, районда 9 мәчет са­лу­ны башлап йөриячәген дә әйтсәк...

«Бәхете белән туган булсын!» дигәндер дә, шул заманда киң таралган җырдагыча, кызга Өммегөлсем дип исем куйгандыр әти кеше. «Бас әйдә, Өммегөлсем, / Идәннәре бөгелсен. / Басуыңда зур бәхетнең / Чаткылары күренсен!» Бию көенең сүзләре кызның мәңгелек юлдашына әйләнгәндер шул, яшьтән үк оештыру сәләтенә ия Гөлсем Зәкиуллина туган ягын агарту, мәдәниятне күтәрү, авыл яшьләренең ялын ямьлерәк, күңелле һәм файдалырак итеп оештыру хасиятенә баш-аягы белән чумган. Клуб мөдире, режиссер да ул, сценарист, китапханәче, агитатор, пропагандист та...
«Кешедән ким дә, артык та түгел, бүтәннәр ничек яшәсә, шулай яшәдек», – сиксән бишне тутырган Гөлсем апа ил белән уртак шатлыкларны бәхет санаган. Кайгы-хәсрәтләр аларны да читләп үтмәгән.


Урланган балачак

Бердәнбер абыйлары – Газизулла­ның тальян гармун тартып: «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, / Сау булыгыз, туганнар» дип җырлап урам әйләнгәне үсмер кыз хәтеренә онытылмаслык булып уелып калган. Кара мөһерле кәгазъ – Смоленск янында улының һәлак булу хәбәрен алган әнкәсенең ачы күз яшьләре үзәк-бәгырьләргә үткән. Күкрәк баласын кочып, Нәгыймулла җизнә­лә­рен фронтка озаткан иң олы апалары Бибиһәдиянең дә газиз гомере сугыш кырында ятып калган ирен көтеп узган бит әнә. Юанычы – улы Гомәрне яхшы кеше итеп үстерү хасияте, әлбәттә, тол хатынның ялгыз тормышын күркәм сабырлык белән баеткан. 
 – Колхоз эшенә җигелгәндә унбер яшь кенә иде миңа, – дип хатирәләр яңарта Гөлсем апа. – Әти-әни, апалар һәммәсе кырда. Өйдә бер мин дә, җиде яшәр Гыйльмулла туганым кала. Ашарга пешерү дә, өй җыештыру да минем өстә. Өчәр-дүртәр оя каз-үрдәкне энем белән икәүләп күлгә куу, басуга кермәсеннәр дип, каз көтү... Керсәләр, беттең, штраф дип кот оча.

«Эшкә ник чыкмыйсыз?» – дип безнең ише бала-чаганы кәнсәләргә чакырттылар да бер бүлмәгә ябып куйдылар. Тоткын булдык, елашабыз. Кая ул башка колхоз эшеннән калу! Утауга йөрү, печән әйләндерү, ындырда ашлык җилгәрү – берсе дә калмады. Уку башланганчы дәвам итә иде бу хәл. Сугыш елларында уку да онытылды. Ашлыкны кырып-себереп көз көне хөкүмәткә тапшырып бетерәләр. Язын, чәчүлек орлык калмагач, район үзәгеннән кул арбасына төяп, чәчәргә ашлык ташыйбыз. Ирләр, хәтта атлар да фронтта. Буадан безгә кадәр утыз чакрым юл үтәсе. Һич онытмыйм, яз башы иде, җир туң. Үзле балчык аякка, тәгәрмәчкә сылана. Апа арбаны көч-хәл белән сөйри, мин арттан этәм. Аяк тая, туң җиргә үкчәне тери-тери этәргә тырышкан булам. Апа борылды да, рәнҗеп: «И сеңлем, бер дә этмисең бит, бигрәк авыр ич», – дип елап җибәрде. Ул елый, мин елыйм. Ару да җиткән, нахак сүз бигрәк тә үзәккә үтә икән. Ул чакта бер сүз әйтмәдем. Еллар узгач, җитмеш елдан соң, михнәт чиккәнне искә төшереп утырдык та: «Апам, тырыша-тырыша уфалла арбасын эткән аркылы, миңа: «Булышмыйсың» дип әйткән идең», – дидем. «И бәгърем, шулай дидемме? Кичер инде мине, гафу ит!» – дип тагын елаштык. 
Сау-сәламәт озак яшәү табигать сереме, әллә могҗизамы?!

Ат тарта алмаслык йөк тартканбыз ич. Ачлык. Хәл юк. Яшәргә, эшләргә кирәк. Кырда арыш йә бодай уып тамак ялгарга азапланганга закон аяусыз – төрмә. Әле дә оныта алмыйм, Сафиулла абзый кызы Саҗидә күкрәкчәсенә борчак тутырган икән. Районнан вәкил бар дип безне тентиләр. Сафиулла абзый – бригадир, Саҗидәне ярды гына. Көчкә хатыннар аралап алды. Кем белә, мәҗбүр булгандыр, бәлки – бүтәннәргә дә сабак булсын дигәндер. Кырдан, ындыр табагыннан эштән кайтканны саклап кына торалар иде ич. Берсендә Хәтимә исемле кызыбыз яулыгына төйнәп арыш уып алган. Вәкил белән бер укытучының качып торганын күреп, чабарга тотынган бу. Ул чаба, тегеләр чаба. Төенчеген арыш арасына ыргытып качкан. Табылдыкны тотып ындырга килгән болар. «Кем яулыгы?» Яулык та кадерле заман бит, артында бүтәне юк. Әнисе Маһибәдәр апа: «Хәтимә яулыгы бу», – дип әйтеп ташлый. Ундүрт яшьлек кызны бер кило да ике йөз грамм арыш урлаган дип, биш елга хөкем иттеләр. Унтугыз яшендә генә кайтты. «Андагы хәлләрне сөйләсәң, кеше ышанмас, – дияр иде. – Мине олы апалар – тоткын хатыннар бик нык саклады. Ярты адым артка калсаң беттең, ирләр тартып кына ала. Ә аннан... Сине мәсхәрәләү берни тормый», – дия иде. Бәхете булмады бахырның, ире эчә торган кеше туры килде. Ике баласы бар иде, яшьләй харап булды шул.


Күңелле чаклар 

Уйлап утырам менә, эш белән узган гомер. Эш бәхете язган икән безгә. Әллә мактауларга исебез киткән, алны-ялны белми чапканбыз. Хезмәт көне юк, мактап газетага язалар – шуңа тырышканбыз, ахры. Холык шундыймы, белмәссең. Ясмык, борчак кишәрлекләрен бүлеп бирәләр, кара тиргә батып эшлисең, кайтып мунчада коенып-юынып чыгасың да – клубка! И безнең замандагы авыл! 
 
«Кешедән артык йә ким җиребез юк, алай да өлге булып яшәдек, шөкер».

Сугыштан соң яшәүнең кадерен белеп, гөр килеп, уйнап-көлеп, һәр мизгелне күңелле итеп яшәргә тырышканбыз бит. Яуга киткәннәр, кайтмый калганнар өчен дә яшәлгән әллә... Чынлап, нинди генә спектакль, концертлар куймадык, нинди генә кичәләр оештырмадык! Театр куябыз дип, сыер савучы, тракторчы, һәммәсе атлыгып тора. Миндә эшең булмасын диюче юк, шигырен дә ятлыйлар, җырын да өйрәнәләр. Биюне әйткән дә юк. Клуб шыгрым тулы була, диспут-әңгәмәләр үткәрәбез: «Нәрсә ул бәхет?», «Мәхәббәтне ничек сакларга?» – олы-олы апалар килеп утыра, сорау бирә, сөйли. Үземә утырырга урын да калмый. Берсендә күрше апага әйтәм, бала-чагаңны ияртеп йөрми, үзең генә килсәң булмыймы, ичмасам, дим. «Ничек, кемгә калдырыйм, миннән алда киенеп куялар, күңелле ич монда», – ди. Үзем дә өч балам булгач, Алабугага мәдәни-агарту училищесына укырга кереп, читтән торып белем алдым. Курс эшләремне үрнәк итеп күрсәттеләр.

Бәхеткә, кайнанам да бик яхшы кеше булып чыкты. Дус яшәдек. Балалар ялгыз кала дигән уй башка да кермәде. Шуңа күрә генә кырык дүрт ел буе һәр көн кич чыга торган шундый эштә эшли алганмындыр да инде. Югыйсә эш-мәшәкать дигәне хәттин ашкан, кунак-төшем-сез, кешесез торган көн юк. Әтиләре Әбзалетдин данлыклы агроном иде. Казаннан да, районнан да кем генә килми. Бүтән җирдә берәр әбидә аш-су көйләтеп кунак сыйлыйлар. Кем генә килсә дә, безнеке өйгә чакыра. Пешер-төшер, өлгер генә. Бәләкәй генә өй тулы кеше, ник бер тапкыр ызгыш-гауга купсын. Алай да, үзебезгә йорт җиткермәкче булдык. Идәне-түшәме әзер, кершәндәй ап-ак миче кукыраеп утыра. Сүз уңаеннан, әтиебез Зәкиулла тирә-якка билгеле мичче иде. Сугыш елларында, хәер, сугыштан соң да ятим-җилпе, ярлырак гаиләләргә бушка мич чыгарганын хәтерләүче байтак. Шуннан – шул, йорт әзер. 

Ә без күченүне сузабыз. Берәү әнкәйгә «акыл бирә»: чыгып китә белмәсәләр куып чыгар син аларны, ди икән. Кайнанам шуны сүз итеп кайтып сөйләгәч, күчендек. Бик авыр булды. Ярты сәгать үттеме- юкмы, бер бөтен ипи, бер шешә керосин тотып әнкәй кереп җиткән. «Нәрсә елап утырасың? Чәй куй, бергә яшәдек, моннан соң да бергә яшәр­без», – ди. Аннан үзе дә шушы йортка, безнең янга күченде.  


Һөнәрле гәүһәрледән артык

Гөлсем апаның төпчеге – Яшел Үзәндәге «Алчәчәк» балалар бакчасында рус балаларына татар теле укытучы Гүзәл Мифтахова сөйли:
– Үз әнисе һәркемгә бик кадерле. Сүз дә юк. Әмма безнең әни кебек уңган-булганнар сирәктер ул. Миңа шулай тоела. (Ялт кына тора да гаҗәеп матур итеп бәйләнгән бишмәт киеп чыга.) Күрегезче, сәнгать әсәре түгелмени бу? Оекбаш, бия­ләйләрне әйткән дә юк, күпме күлмәк, кофта, итәк, бишмәткә кадәр бәйләп кидерде ул безгә. Шаккатып, ничек болай бай яшисез сез, дия иде дус-иш. Ә ул, берсе кечерәйсә, сүтә дә икенче төрле итеп бәйләп бирә. Кулы кулга йокмый, бизәген отып ала да, карап та тормый, бәйли дә бәйли. Күз нурлары бизәккә әйләнгән шәлләрен генә күрегез! Сиксәнне ваклагач, төсем булыр дип, дүртебезгә дә бертөрле бизәкле шәл бәйләвенә әле дә ис китә.
– Шөкер, зиһен дә көчендә әле. Саулыктан да зарлану гөнаһ булыр. Иң кирәге – күз генә начарайды, – дип офтанып куя Гөлсем апа.
– Күзлек өстенә лупа куеп, һаман шигырьләр укый әле ул. Әллә ничә төрле газета-журнал яздырып ала. «Сөембикә»не ярата. Бер ел калдырмый алдырган. Ышанасызмы, кырык биш ел буе җыеп, төпләтеп, саклап тота ул аларны. Татар теле укыткач, миңа эшемдә кирәк чаклары була. Кистерми, бөкләтми. «Күчереп ал да кире үз урынына куй», – дип кенә тора.
– Укымаган, китаплардан гыйлем җыярга атлыгып тормаган яшьләрне кызганам мин. Зиһенне баета, күңел офыкларын киңәйтә бит уку. Китап-журнал бик кадерле чакта яшәдек шул без. Ташкичүдә чакта әле, кайсыдыр елга кадәр басылган китапларны списать итәргә куштылар. Ни генә юк, дөнья әдәбиятын­нан тәрҗемәләр бар иде. Келәткә бикләп әсир иткән китапларны жәлләп еладым. Гүя җанлы алар. Рәнҗеп яталардыр сыман тоелды.


«Карагы шәп иде»

– Безнеке кебек бакча авылда бүтән юк иде. Әнинең розалары күз явын алырлык. Ал, кызыл, сарыларына кадәр үсә, чәчәк ата. Җәннәт бакчасымыни! Туйга, туган көннәргә чәчәк сорап киләләр, кызганмый әни, бирә дә җибәрә.
– Гөлфинур исемле үсмер кыз Казанга укырга китәргә, биолог булырга хыялланды. Серен сөйли: «Кеше арасына киярлек күлмәгем генә дә юк шул...» – ди. Бер дә кимәгән күлмәгемне сандыктан алдым да кидердем. Кызлар – Мәскәүдә, әллә нинди яңа модалы киемнәр җибәреп торалар. Жәлмени яхшы кешегә. Укыды, биолог булды. Селекция белән шөгыльләнде. Яңа сорт роза үсентеләре, мәк, тагын әллә нинди чәчкә-гөл орлыклары алып кайтып куандыра иде. Әни дә тәрәз төбе тутырып гөл үстерергә яратты. Мин дә маһирланып киттем. Күңел биреп караганны ярата нәзберек чәчәкләр дә. Бер елны эре чәчәкле мәкләр басты бакчаны. Су сибеп йөрим, әзмәвердәй өч егет койма янында тукталды. «Мәгегезгә зыян китерми генә сутын суыртып алыйкчы», – ди берсе. Наркоманнар истә-оста юк чак әле бу. Кем белгән аларның холык-фигылен. Китегез, кит, димен. Таң алдыннан кыштырдау ишетеп тәрәзәгә килсәм, төбе-тамыры белән йолкып яталар мәклә­ремне. Тәрәзә төям, куркытам, имеш. Җыеп чыгып киттеләр. Теге спектакльдәгечә: «Караклары шәп иде», – дияргә генә калды. Тәрәзәңә таш атсалар да, берни эшли алмас идең. Карак дигәннән... Роза-гөлгә кызыгучы азмыни? Берсе, сындырып җыймакчы булган, энәле бит, чәнчи. Кибәргә элгән җирдән Ләйсәннең күлмә­ген йолкып алган. Мәскәүдән апасы җибәргән затлы күлмәк тишкәләнеп беткән. Үкереп елый оныгым. «Ярар инде, кызым, елама. Берәү кызы янына ашыккан, чәчәк биреп куандырасы килгәндер. Кибетләр ябык. Юк та әле затлы роза кибеттә. Сөйгәнен сөендергән», – дип юатырга тырышкан булам. Чәчәктән бигрәк күлмәге жәл шул оныгыма.

Әллә нинди ел булды ул, берсендә Казан кунаклары белән әтиләре бакчада төн ката кәеф-сафа корып утырган. Абзар ишеген кемдер ачык калдырган. Сыер саварга чыксам, һушсыз кала яздым, каз-үрдәк, сарыклар җирне «сөреп» чыккан. Кишер-чөгендер, кыяр үсентеләре җир өсте тулып ята, розалар сынып беткән. Иремнең: «Әллә елап утырасыңмы шулар өчен?» – дигәне бик авыр ишетелде. Шулай язган Ходай, дидем дә бетердем.
– Кайчак без алай түгел, болай, дип яшьләрне гаепләргә яратабыз. Төрле кеше бар бит. Ләйсәнгә кыйммәтле телефон алып бирдек, – дип сөйли Гүзәл. – Берсендә дус кызы белән паркка китте бу. Күп тә үтми, телефон шалтырый. «Кызым, ни булды?» – дим. Ир-ат тавышы: «Ләйсән телефонымы бу? Килеп алыгыз», – ди. Коелып төштем, сүз дәшә алмыйм. Әйткән җирләренә барырга куркам. «Ярый, монда тагын бер сан бар, шунда шалтыратабыз», – дип сүзен бетерде. Ничә үлеп ничә терелгәнмендер. Бераздан кызым хәбәр бирә: телефонын ялгыш төшереп калдырган булган. Ике егет тапкан. «Китереп бирделәр», – ди. Телефоннарын да аласың бар ие. Күчтәнәч илтер идем, дим. «Иптәш кызымда мең тәңкә бар иде, бирмәкче булган идек. «Сез, нәрсә, саташтыгызмы әллә?» – дип кул селтәп китеп бардылар», – ди.
 

Сандык кыйссасы

Әбзалетдин кызларын үскән чакта да, хәтта хәзер дә ил-көнгә үрнәк итеп сөйләүләре хак. Булдыклы, тыйнак, ярдәмчел дүртесе дә. «Олысы Гөлшат унны бетергәч тә Мәскәүгә китте. Һөнәр алды, фабрика укытты аны. Башта конт-ролер иде, аннан үзләрендә баш бухгалтер иттеләр. 62 яшьтә, әле дә эшли. Флерам шәфкать туташы, Коми Республикасына китеп озак еллар эшләде, йөрмә читтә, дип, чакырып кайтардык. Бик сагына дусларын, эшләгән җирен. «Мин анда командир идем», – ди. Хәер, монда да яраталар үзен. «Дельфин» шифаха­нә­сендә ул хәзер. Венерам да шәфкать туташы. Мәскәүдә гинекология бүлегендә эшли. Ил-көн күзендә хөрмәт казанды. Ире бик башлы кеше булып чыкты. Киявебезне әйтәм. Нижгарлар тырыш халык бит. Аш-су остасы – повар иде. Илдә үзгәрешләр башлангач, бәләкәй генә бер ашханәне арендага алып, кафе ачты. Җан тырмашып үз эшен көйләде».

Һәм шул Рәфикъ кияү, Гөлсем ханымның хаҗга барырга хыялланганын белеп, хаҗ сәфәренә җитәрлек акча бирмәкче була.
– Хикмәт юмартлыкта гына түгел, җизнинең әнисе бик иртә вафат булган. Үз әнкәсенә күрсәтә алмаган кадер-хөрмәтне Акъәбигә күрсәтергә теләве табигый. Аламы соң әни, фәкать үзең җыйган хәләл акчага гына фарыз хаҗ гамәле, дип, шунда ук баш тартты. Тиенләп җыйса җыйды, изге Мәккә туфрагына баш орырга ашкынды, – дип сүз җебен ялгап җибәрә Гүзәл. 
– Гыйльмулла хәзрәт Мәскәүдән очсаң сәфәр арзанрак дип киңәш итте. Кызым озатып калды. Шөкер, авыр, җаваплы бурычым үтәлде. Ходай кабул итсен!

Әмма кияү дә әйткән сүзен үтәми кала торган зат түгел. Изгелек эшлим дигән кешегә җае чыга ул. Яшел Үзәнгә күченгәч, картын җирләгән әбисенең иске йортта яшәве аңа да тынгы бирми. Сугыш елларында фидакарь хезмәте өчен медаль алган ветеран әбигә фатир алу мөмкинлеге туа. Ләкин бүленгән акчаның бер бүлмәле яңа фатир өчен җитенкерәмәве ачыклана. Кияү җитмәгән сумманы бер сүзсез үзе түли. Бик әйбәт ремонт ясата, өр-яңа җиһазлар сатып ала.

Ә кызлары йорт ачкычы белән бергә әбигә үгет-нәсыйхәт бирмәкче була. «Әни, өең җиһазлы, бар дөньяң ялт иткән. Рәхәтен күр. Иске-москыңны алып йөрмә, калсын». «Сандыгым­ны алам!» – ди әби, ике сөйләшмәс­лек итеп. «Анда сандык сыймас шул». «Сандыгым сыймаган җиргә мин дә сыймам!» Өй түренә иң әүвәл әбинең сандыгы килеп кунаклый.
Белгән-күргән аны яратып, Акъәбиебез ул безнең ди икән, монда хикмәт бар.

– Ничек калдырыйм, үлемтеклә­рем ич анда, – ди гади генә. Өсти:
– Без бу җирдә кунак кына. Хак Тәгалә каршына баргач расланыр кемлегебез. Әти васыятен үтәп һәммәбез намаз-ниязлы булдык.

Күңелемнән озын гомернең сере нидә дигән сорауга җавап эзлим. 
* Озын гомернең сере – татулыкта, билгеле.
* Хәрәкәттә – бәрәкәт.
* Ачуланма. Кешегә явызлык теләмә.
* Елмай. Кыен хәлгә калганда да күңелеңне төшермә. Үз-үзенә тәнкыйть күзе белән карый белгән кеше зирәк, акыллы.
Игелек эшлә дә суга сал, балык белер, балык белмәсә Халикъ белер.

«Сөембикә», № 1, 2015.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язма! Мин бу апаны Гыйлмулла абый аша беләм. Хәзрәт исеменнән ике китап язганда, Гөлсем апа белән дә очраштым, өйләрендә дә булдым. Бик тә җылы язылган. Сокланам Роза апага!

    Хәзер укыйлар