Логотип
Тормыш кыйммәтләре

​Барыбыз да бәхеткә лаек

Кайчандыр язмыш безне бер күрештергән иде инде, шул ханымны урамда кабат очраттым. Өстендә – затлы тун, соңгы мода буенча киенгән, тип-тигез тешләрен күрсәтеп елмая үзе. Журнал тышлыгындагы йолдызлардан һич ким түгел...

«Ни хәлләрегез бар?» – дигән дежур соравыма: «Бөтенесеннән дә шәбрәк. Ирем мине үлеп ярата...» – җавабы белән шаккаттырды.

Наталья белән шәрык биюләре дәресләрендә танышкан идек. Килгән мәлләрдә тышкы кыяфәте шундук күзгә ташлана иде: ярыйсы гына тупас, хәтта ирләрчә тавышы, артык кычкырып торырлык итеп бизәнүләре аның гадәти булмаган һөнәр иясе булуын сөйли иде. Сөйләшеп киттек, мин – әни, ди. «Мин дә әни анысы. Кайда эшлисең, нәрсә белән шөгыльләнәсең дип соравым иде», – дип ачыклык кертәм. Ул һаман: «Мин – әни», – дип кабатлый. Күзләремдә – телсез сорау.

Наталья көлеп җибәрә. «Мин – әни. Кызларым трассада басып тора. Менә шуларны бию буенча дәресләргә йөртәсем килә. Клиентлар хәзер бик талымлы».

Натальяның кемлеге башыма барып җиткәч, өнем алынгандай булды. Без шулкадәр ыгы-зыгылы тормышта яшибез, тирә-якта, янәшәдә үзебезне кемнәр чолгап алганын да белмибез. Статистика буенча, ил гражданнарының күпчелек вакыты эштә һәм гаилә мәшәкатьләрен кайгыртып уза. Кайчак телевизордан теге яки бу вакыйгаларны күреп: «Ай-яй, яшь кенә кызлар фахишәлек юлына баскан», – дип баш чайкыйбыз, наркоманнарга гаҗәпкә калабыз. Ә алар кадрда гына түгел, реаль тормышта икән бит.

Берникадәр вакыттан соң Наталья үзенең «кызларын» алып килде. Кечкенәләр, ябыклар, куллары зәңгәрләнеп беткән. Урамда кыш, ә алар сетка-колготкалардан, суыктан тезләре кызарып чыккан. Мини-итәк, биек үкчәләр. Никтер барысының да чәчләре чем-карага буялган, карэ итеп киселгән, күзгә бәрелеп торган макияж җитмәсә. Мода шундый микән аларда, әллә шундый тышкы кыяфәт сораламы? Биюгә йөрүче хатыннарның берсе дә каршы сүз әйтмәде, фахишәләр белән бергә шөгыльләнергә теләмим, димәде. Кызлар ике пар дәрестән ары шөгыльләнми иде. Биюгә йөрүче ханымнар аларга кызганып карады. Наталья педагогыбыздан бу кызлар өчен аерым дәресләр үткәрүне сорады.

Бу хәлләрдән соң ун еллап вакыт узды. Һәм менә тагын күрештек. Ул «шоколад» эчендә иде. Мондый хәлләр сирәк буладыр.

Дөресен генә әйткәндә, бик гаҗәпләндем мин. Статистикага күз салсаң, җиңел холыклы мондый хатын-кызлар озак яши алмый бит: йә эчүгә сабышалар, йә наркоман булып китәләр, йә исерек клиентлары үтерә үзләрен.

Ышанасызмы: утлар, сулар, җиз торбалар аша үткән элеккеге фахишә каршымда... Әйе, һәркайсыбызның бәхеткә хакы бар анысы. Ә ул бәхетле менә!

Әйдәгез, бер-беребезгә бәхет телик. Туганнарыбыз һәм якыннарыбыз беркайчан да тормыш төбенә төшәрлек кыен хәлләрдә калмасын... Аннан чыга алу икеле.

Сәламәт булыгыз. Уңышлар һәркайсыгызга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язганнар чынбарлыкка бик туры килеп бетми. Алар "эштэ" шулай киенэлэр. Э гади тормышта... башкалардан бер дэ аерылмыйлар киенулэре буенча. Э сез язгансыз: аларнын бер караштан ук кем икэннэрен белерлек итеп! Алар да кеше! Аларга кирэкме "Мин фахишэ булып эшлим!" Дигэн тышкы кыяфэт?! Гади кешелэр янында, эштэн тыш?! Языгыз инде доресрэк итеп! Аларнын кубесен балалары бар, кайберэулэренен берэу генэ дэ тугел! Кубесе аерылган, балаларын матур киендерэсе, тэмле ашатасылары килэ! Узлэре дэ яшь кызлар, уз-узлэрен дэ карыйсылары килэ! Аларнын ботенесе дэ тарта-эчэ торган тугел! Стереотиплар белэн яши кубегез! Э минем танышларым арасында бар мондый кызлар, шуна курэ кургэнемне белеп язам. Эйе, башка юллар, эшлэр дэ житэрлек, дорес эшлэмилэр шушы юлга басып! Лэкин hэрберебезнен уз ялгышлары, гонаhлары! Беребез дэ камил тугел.

    Хәзер укыйлар