Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Алтын читлек

Каршымда утыручы Зөмәрә ханымның әнисе белән без күптәнге танышлар. Гарәп егетенә кияүгә чыгып, чит илдә яшәүче Зөмәрәнең “үзәк өзгеч” язмышыннан дүрт ел буена зарланды ул. Дүрт елдан соң кызы ике баласы һәм ире белән Казанга күченеп кайтты.
- Күпмедер вакыт бергә яшибез дә... Аерылышабыз... Янә кушылабыз... Янә аерылабыз... Шулай яши торгач, өченче балабыз да дөньяга килде. Моңа карап кына гаилә тормышы көйләнмәде. Элеккечә яшәвебезне дәвам иттек. Инде менә янә аерылыштык. Монысы законлы, суд аша! Катнаш никахның уңай һәм тискәре якларын күзаллаганда, башымда гел уңай булмаганы гына бөтерелгән чагыма туры килдегез, — ди Зөмәрә ханым.
- Зыяны юк, — дим. — Ихлас күңелдән сөйләгез генә...
- Уңай ягы — ирем балаларны бик ярата. Ислам динендә балалар өчен төп җаваплылык әтиләргә йөкләнгән. Хатыны белән аерылышканда да балалар ир белән кала. Шуңа күрәдер, әлеге җаваплылыкка алар өйләнгәндә үк әзер була. Ә бездә? Баласын да, тормышын да хатын-кыз тарта. Ир орчык очы кадәр җаваплылык тоймыйча, ун гаилә корып яшәргә дә мөмкин.
- Ана назын ир кайгыртучанлыгы гына алыштыра алырмы соң?
- Кагыйдә буларак, бер йортта (йорт шәп — зур инде!) абый-сеңел, апа-энекәш гаиләсе бергә яши. Шуңа күрә, хатыныннан аерылса да, аның баласы туганнарының балалары белән бергә тәгәрәшеп үсә бирә. Аларда бит безнеке кебек балалар белән “кетеки” килеп маташмыйлар. Тәпи йөри башладымы, мөстәкыйльгә әйләнә. Аңа аерым пешереп, диета әзерләп азапланмыйлар. Табын янына барысы бергә (бала да шунда) утырып ашыйлар. Шуңа күрә бише янына алтынчысы да сыя.
- Анысы шулайдыр... Баласыннан аерылырга мәҗбүр әнисе ни хис-той гылар кичереп яши икән?
- Гарәп хатын-кызының психологиясе минем өчен караңгы, — ди Зөмәрә ханым. — “Балаларымны кайтарырга” яисә “алып китәргә ярдәм итегез”, дип, илчелектә тилмереп йөрүчеләр азмы? Бала исә әлеге илнең гражданины! Һәм шуның белән бетте-китте! Хәтта Америкада да шулай...
- Хатыны, балалары артыннан Казанга килгән гарәп иренә дә җиңел түгелдер?
- Анда яши алмадым мин, — ди Зөмәрә ханым сүзне үз ягына авыштырып. — Үземә юаныч булыр дип, бер мишәр хатынын да эзләп тапкан идем. Ул анда рәхәтләнеп яши. Монда кайтырга исәбендә дә юк. Ә мин Казаннан кала, Мәскәүдә дә яши алмыйм. Кая гына барсам да, татар мохитенә сусау җанны телгәли. Күңел күзәнәгемә сеңгән милли тәрбиянең нәтиҗәседер бу. Аннары, бала тәрбияләп өйдә генә утыруга күнекмәгән бит без. Балалар каралган, тәрбияләнгән, өй дә чиста булсын, эштә дә мин кемдер булырга тиеш. Югыйсә, үземне тулы итеп хис итә алмыйм. Ә анда кем инде мин? Тирә-юньдә фикердәшләр, аралаша алырлык кешеләр дә тапмадым...
- ?!
— Әйе, Фәнзилә исемле мишәр хатыны белән аралаштык, дигән идем. Аның белән ешрак аралашкан са­ен, өйгә кәефем бозылып кайта. Өйдәгеләрне күралмый башлыйм. Шунда яши үзе “гөрләп”, очрашкан саен гел шуларны яманлый. Ә мин исә кешене яхшы итеп күрергә яисә күралмаган очракта, ике юлның берсен сайларга күнеккәнмен. Бервакыт түзмәдем, Фәнзиләгә әйтеп ташладым: “Балаларымның әтисе бит ул, мин шуның белән яшим, туктат бу вәсвәсәңне!” — дидем...
“Казанга кайтсак, җаным тынычланыр иде, ичмасам”, дисәм дә... — Ул бермәлгә уйга кала. — Хәер, аерылышабыз дип кайтмадык без монда... Вакытлыча гына торып алгач, янә дә иремнең туган ягына юл тотарбыз дигән идек... Һәрхәлдә, без бит ирем белән килешеп яшәдек: ул кушмый икән, беркем белән дә сөйләшмим, елмаймыйм, киенүем дә “кычкырып” тормый. Ул ни дисә, шуңа риза булдым. Әмма... Бала тәрбияләүгә карашларыбыз төрлечә булуы гына... Кечкенә чакта сизелми икән, үскән саен каршылыклар арта бара. Кызымны биюгә алып барырга телим. “Кызлар өйдә утырырга тиеш”, — дип кырт кисә. Улыма классташларының туган көннәренә дә барырга ярамый. Концертка йөрү, анда катнашу — юк та юк! Аныңча, өйдә генә утырсыннар! “Бездә тәрбия тыюга гына корылмаган, нәрсәгә булса да өйрәт”, — дим. Өйрәтү — юк! Кайчагында эндәшми калса да, ваемсызрак булса да, исем китмәс иде әле. Үзем генә дә аларны “менә!” дигән итеп тәрбияли алам... Балалар өчен җаваплылыгы шулкадәр көчле ки, шуның аркасында гына өйдә көн саен тавыш куба. Кызымның күлмәге озын булса да, гаебен таба, тар, ди. “Бу бит Гарәбстан түгел”, — дим, ахыр чиктә. Балаларның психикасын бозып бетерәбез дигәнне дә аңламый...
Андый ирләр белән, күрәсең, юл куючан, йомшак табигатьле хатын-кызлар гына яши ала торгандыр. Ничек кенә тырышмадым мин шундый булырга?! “Йә, Раббым, ник өйдә бала тәрбияләп утырып кына бәхетле булалмыйм? — дип ялварып сорыйм. — Ирем бар, багалмадай балаларым исән-саулар, ник мин шуңа да разый түгел?” — дип елыйм. Казанга кайткач та: “Өйдә бала тәрбияләп кенә утырырлык итеп кодка салыгыз”, — дип, психо­терапевтларга йөрдем. Хәтта үземне тынычландырыр өчен медитация белән дә шөгыльләнеп карадым. Мин елагач, ирем: “Син үз акылыңда түгелсеңдер”, — дип әйтә иде. Дөрестән дә, эчми, тартмый, чит хатын-кызлар белән чуалмый, нигә соң мин гел бәхетсез?
Соңыннан гына эшнең нәрсәдә икәнен аңладым. Башка тәрбия, башка әдәп-әхлак кешеләре без. Шуңа күрә бер көндә генә пәрәнҗә дә кия алмыйбыз. Вакыт үткәч, кими дә булдыра алмадым. Урамга чыккач, бөтенесенең күзе миндә генә.
“Пәрәнҗә, хиҗаб киеп йөрсәң дә, яшь - икәнең йөрешеңнән беленә”, — диде каенанам.
Көннәр буе беркая чыкмыйча, беркем белән аралашмыйча, өйдә генә дә утыра алмыйбыз.
Алтын читлек булса да, ул барыбер читлек инде!
Зөмәрә ханым минем белән сөйләшкән арада шалтыр-шолтыр килеп савыт-саба белән дә булаша. Аңлыйм, аның һәр минуты исәптә. Өч баланы тәрбия кылырга, эштән кайткач, өйдәгесен карарга да өлгерергә кирәк.
Әле кайчан гына: “Балалар укудан кайткан төшкә кыстыбый әзерлим”, — дигән иде ул... Әллә әңгәмәбез озаккарак сузылды, әллә вакыт үткәнен сизми дә калдыкмы, бераздан кайнар кыстыбый табын күркенә әйләнде...
- Сез килер алдыннан баламның тәрбиячесеннән: “Катнаш никах турында фикеремне белергә теләп, өйгә бер журналист киләчәк. Сез читтән ничек күрәсез моны?” — дип сорадым. “Балалар матур, чибәр, акыллы, бик аңлы...” — дип тезеп китте ул. Әйе, катнаш никахтан туган балаларның барысы да шулайдыр. Тик төп хикмәт шунда гына микән? Күз алдыгызга китерегез әле: ике диаметраль капма-каршы кешелек дөньясы очрашканнар да, “бер кешелек дөньясы” булып яшәргә тырышалар. Күпме авырлыклар аша төзелергә маташа бу тормыш... һәм боларның барысы да сабыйлар күз алдында бит?! Катнаш никахсыз гаиләдә тәрбияләнүче балалар әлеге проблемаларның барлыгын да белмичә үскәндә (әти-әнисе нугай нәселеннән булган кунак малаена катнаш никах турында сорау биргәч, ул, дөрестән дә, бу хакта бер сүз дә әйтә алмады), алар, мөгаен, бу тормышта шундый “нюанс”ларны да күреп яшәргә өйрәнәләрдер... — Ул авыр сулап куя. — “Бу — әнигә, ә бу — әтигә ошамый” дип, һәрдаим йөрәк сыкратуны әйтмим дә инде...
Аннары... Бала әнисе нинди телдә сөйләшкәнне ишетеп үссә, шундый тел белән туа икән, дип тә әйтәләр. Әлеге сүзләрне ишеткәндә, өченчесен көтә идем. “Ирем белән русчада, гарәпчәдә сөйләшәм, ул мескен бала кем булып туар икән?” — дип уйга калдым. Соңыннан гел татарча сөйләшергә тырыштым...
- Ә балалар үзләрен кем дип хис итәләр соң?
- Улым: “Мин — гарәп”, — дисә, кызым үзен татар, дип исәпли. Ә кечкенәсе әлегә сөйләшә белми...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар