Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Адәмнең җимеше – бала

Күп вакыт хатын-кызлар баланы ире табарга рөхсәт итмәгәнгә төшерә. Бу очракта аның гөнаһысы хатын-кызга гына буламы, әллә ир-атка дамы?
Ислам дине буенча, хатын-кыз һәрвакыт иренең сүзен тыңларга, ягъни аңа буйсынырга тиеш. Әмма иренең әйткән сүзе шәригатьтән читкә чыгып китмәгән очракта гына ул аңа буйсынырга тиеш. Шәригать кануннарына каршы килә торган берәр сүз әйтсә, нидер таләп итсә, хатын-кызның аны тыңламаска да хакы бар. Әйтик, бу сорауда яңгыраган: «Балаңны төшерт, тапма, ул миңа кирәкми», – дигән сүз шәригатькә каршы килә. Хатын-кыз иренең бу сүзенә колак салып, туачак баласының гомерен өзсә, моның гөнаһысы аның үзенә генә була. Чөнки карарны хатын-кыз үзе кабул итә. Ә ир кеше аңа бу сүзне әйтүче, тәкъдим итүче генә. Сүз генә бит ул! Урамда әнә сиңа нинди генә сүз әйтмәскә мөмкиннәр?! «Асылын», – диюче булса, кайтасың да кулыңа бау аласыңмыни? Һәр әйткән сүзне башта анализларга, аннары гына карар кабул итәргә тиешсең. Ирнең бер кыек сүзенә карап, тизрәк табибка йөгерергә, балаңны төшертергә нигә ашыгырга?! Ир: «Югыйсә аерылышабыз», «Балаңны төшертмәсәң, үзеңне ташлыйм», – дисә дә, хатын-кыз бу адымга барырга тиеш түгел. Әлбәттә, бу эшне хатыныннан таләп иткән өчен гөнаһысы ир кешегә дә була аның. Әмма барыбер хатынына караганда аныкы азрак була.
Ә менә ул хатынын мәҗбүр итә икән – бу инде бөтенләй икенче мәсьәлә. Аңа кул күтәреп, кыйнап, эченә тибеп яки башка төрле ысуллар белән баланы төшертә икән, моның гөнаһысы инде иргә була. Бу очракта хатын-кыз гөнаһлы саналмый. 
 
Бу гөнаһысын хатын-кыз ничек юа ала? 
– Бу гөнаһны бары тик тәүбә итеп кенә юып була: Аллаһы Тәгаләдән әлеге адымың өчен гафу сорыйсың һәм яңадан бу эшне кабатламыйсың. Дөрес, үзенә нинди дә булса шәхси җаваплылык алучылар да бар. Әйтик, кемдер ятим бала алып үстерергә карар кыла, бу ниятен: «Төшергән балам өчен», – дип аңлата. Ятимнәр йортына даими рәвештә азык-төлек яки акча илтеп торучылар да бар. Әмма болар, әйткәнемчә, барысы да хатын-кыз үз теләге белән эшләгән нәрсәләр – аларда бернинди катгыйлык юк. Теләгеңдә булса, шундый өстәмә игелекләр кылу вазыйфасын үз өстеңә ала аласың. Бу – синең шәхси эшең. Аңлагансыздыр, әлеге гөнаһтан арынуның төгәл ысулы юк: тәүбә итәсең һәм шул тәүбә белән Аллаһы Тәгаләнең сине кичерүенә генә өметләнә аласың. 
Кызганыч, бала төшертүнең нинди зур гөнаһ икәнен күп хатын-кызлар олыгайгач кына аңлый, чөнки яшьрәк чакта аларга моны аңлатып бирүче юк. Икенче яктан караганда, кеше тормышының кадере дә бетте хәзер. Җан иясе, тереклек дигән төшенчә, аның изгелеге, кагылгысызлыгы бүгенге җәмгыятьтә мәгънәсен югалтты. Ә ана карынындагы бала, гомумән, җан иясе дип кабул ителми. Биологиядән без аны «эмбрион» дип өйрәнәбез, аңа кан кисәге, ит кисәге дип кенә карыйбыз. Шуңа мөнәсәбәт тә шундый аңа. Инде моның нәтиҗәләрен дә күрәбез хәзер. Кайбер хатын-кызлар абортка баруны – бала төшертүне бернигә санамый, аның хәтта исәбен дә белми. Барып кайта да, икенче көнне инде эшкә чыга.... Җәмгыять өчен моны нормаль күренеш дип булмый. Статистика мәгълүматлары буенча, Россиядә һәр өченче хатын-кызның бала төшерткәне бар икән. 

Тумый калган бу балалар хатын-кыздан – әниләреннән дога көтәме?
– Юк, көтми. Дөресрәге, җан кермәгән булса – ә ул дүрт айлык чакта гына иңә – көтми. Бу нарасыйлар теге дөньяда – кыямәт көне җиткәч терелмәячәкләр дә. Әлеге сабыйларга гына түгел, хәтта җан кергәч төшкән яки тууга үлгән балаларга да дога кирәкми. Алар инде болай да җәннәттә – шуңа күрә берәүдән дә өстәмә дога көтмиләр. Ашларын – өчесен, җидесен, кырыгын да үткәрергә кирәкми аларның. Киресенчә, бу балалар ананың үзенә ярдәм итәләр, ул – аларга түгел, ә алар аңа күбрәк файда китерәләр. Теге дөньяда алар әниләренә шәфәгатьче булалар, ягъни Аллаһы Тәгалә каршында аны яклап чыгалар. Ләкин монда сүз, әлбәттә, үтерелгән, ягъни төшерткән бала турында бармый, ә үзе төшкән яки туганнан соң, сабый чагында ук үлгән нарасыйлар хакында сөйләнә. 
Тарихтан, дин китапларыннан укып беләбез, гарәпләрдә кыз балаларны тугач та үтерү гадәте булган. Бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: «Кыямәт көнендә җир астына тере килеш күмелгән ул кыз балалардан: «Нинди гөнаһларыгыз өчен сезне үтерделәр?» – дип сорарлар ди. Бу, әлбәттә, риторик сорау. Психологик яктан моңа җавап юк. Аборт ясатучылардан да сораячаклар: «Нинди гөнаһлары өчен үтердегез бу баланы, ул нарасый сезгә нәрсә эшләде, аның сезгә нинди зыяны тиде?» – дип. 
 
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: «Хәерчелектән, фәкыйрьлектән куркып балаларыгызны үтермәгез. Без аларны ашатабыз. Һәм сезне дә ашатабыз», ди. Ягъни, сезнең дә, аларның да ризыклары – бездән ди. Хәерче булырга язган булса, ул бала туса да, тумаса да, юклыктан, мескенлектән башыгыз чыкмаячак. Әгәр бай буласы булсагыз, ул бала туса-тумаса да, муллыкта яшәячәксез. Тагын бер бала дөньяга килгәнгә карап, бер генә әти-әнинең дә ризыгы кимеми. Киресенчә, бала тугач, ул арта гына. Кайвакыт бала үзе белән үзеннән дә артыграк ризык алып килергә дә мөмкин. 
«Без балаларны тугачтын да ашатабыз, ана карынында булганда да», ди Аллаһы Тәгалә. Нишләп ана карыны турында сүз бара соң монда? Менә шундый кызык мәгълүмат: әле дә булса галимнәр ана карынында баланың нәрсә ашаганын белмиләр. Бала белән ана бер-берсенә кендек бавы аша тоташкан. Күп кеше кендектән балага ризык керә дип уйлый. Юк, аннан ризык керми, кендек бавы аша эшкәртелгән ризык чыга гына. Ә нәрсә ашап үсә соң алайса тугыз ай буе бала? Яралгы тирәсендәге сыекчадан суыра, дип әйтәләр. Ничек суыра, тән ашамы – боларына да җавап юк. Аллаһы Тәгаләнең генә сүзе бар: «Ана карынында чакта аны без ашатабыз». 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар