Җырчы Иркә: «Кайттым авылга - әни ап-ак оннан кабартмалар пешереп куйган... Әгәр тазарам икән, үз-үзен карамый дип мине сүкмәгез, бу иремнең теләге”

Бу арада Төркиягә Татарстан җырчылары десанты төште. Иркә дә ял итеп кайтты. Шәп кәеф, яңа эшләргә көч-дәрт белән бергә ул, өч кило авырлык та ияртеп кайткан. Бу хакта ул үзенең “Инстаграм”дагы битенә язып куйган. Әмма өч бала әнисе Иркәдә артык килограммнар сизелми. “Интертат” хәбәрчесе җырчыдан бу “хәвефле” авырлык һәм өч бала табып та зифа булып калу серләре турында сорашты.
–Корсакта ул минем май, – диде Иркә. – Башка бер җиремдә дә проблема юк. Әз генә авырлык җыям икән, барысы да корсакка чыга. Диета тотсаң, нишләсәң дә, бөтен җир ябыгып бетә – корсакны бетерү бик авыр. Тренер да әйтә, иң соңгы булып корсак бетә, ди.

Инде менә шул 3 килоны бетерү өстендә эшлим. Кайттым авылга, әни ап-ак оннан тәмле күмәчләр, кабартмалар пешереп куйган. Ашамасаң ачулана. Менә әле каймаклап, шикәрле чәйләр белән тәмләп кенә ашап куйдым шуларны. Бетерү өстендә менә шулай эшлим, 3 кило 13 килога әйләнмәсә ярый.
Әз генә тынычлык булса, авырлык “хутка китә”. 7-8 көн ялда булдым, менә шулай граммлап әз генә җыелган.
Казанда үземчә камыр ризыклары ашамаска тырышам, суны күп эчәм, көненә 3 литр тирәсе. Шәһәрдә үз-үземне кулда тота алам әле. Авылда юк. Тәмле ич! Әни пешергән ризыктан баш тартып булмый.
Шулай да мин: “Тазарудан бик куркам, хәзер диетага утырам” дип әйтә алмыйм. Әле ирем язып ята: “Кибеп беткәнсең инде, ябыкма, аша, зинһар!” – ди. Ул, гомумән, ябык хатын-кызларны яратмый. Шуңа күрә, әгәр тазарып китсәм, мин гаепле түгел. Иркә “не ухоженная” дип мине сүкмәгез, бу Артурның теләге була. Ирем әйтсә, берни дә эшли алмыйм инде.
Бәрәңге бакчасына чыгып, әзрәк майларны яндырырмын дип өметләнгән идем, әти-әни, Айсылу бакчаны эшләп бетергән. Эш булмаса да, авыл режимы белән 6да сикереп торам. Ике кечкенә сандугачым бар. Кичке 8дә йокларга яталар да, таң белән торалар. Иртүк аларга аш кирәк, ботка кирәк. Казанда кафе-мазар ише җиргә барсак та, алар аш сорый. Әмма андагы аш авылныкыннан аерыла бит. “Әби ашы кирәк” - дип, китергән ашны да ашамый кайттылар берьюлы.
Балалар авылны ярата. Менә әтиләре 5се кайта да, бергә Казанга китәбез. Аннан соң тагын кайтабыз, Алла теләсә. Шулай ике арада йөрибез инде.
Сабантуйлары башлана бит әле. Иртәрәк китеп, 5-6 көн Казанда торсам, бәлки теге 3 кило бетәр дә. Алай-болай күлмәгемнән күренеп торса: “Әһә, бетерә алмаган икән Иркә”, - дип әйтерләр. Дөресен әйткәндә, мин ябыгу фанаты түгел. Өч бала анасына әйтсәләр дә исем китми”, – диде Иркә.
сылтама: Интертат

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Мин аны Ходайдан сорап алдым Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...
Соңгы комментарийлар
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
17 июнь 2022 - 13:14Без имениШундый төрле фикерлэр эйтелгэн.Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»
-
17 июнь 2022 - 18:20Без имениБер аллакаем хэерле картлык бирсен,олыгайган коннэрдэ чит кеше бусагаларына барып егылырга язмасын. Тирэн эчтэлекле хикэя, уйланырлык,Фагилэ,язмаларынэчен рэхмэт,тагында кызыклы язмаларынны котеп калабыз.Балаларына сыймаган Галия әби
-
20 июнь 2022 - 09:10Без имениХодай гомерне очкэ булгэн, бала чак, рэхэт чак, кыен чак, рэхэт чаклары уткэн, картайгач кыен чаклары калган шул, борынгылар дорес эйткэннэр авыр чаклар яшьлектэ калсын рэхэт чак картлыкта булсын диепУч тутырып акча тапкан ике абый да урамда калды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.