"Сылу алма" Эльмира Гыйльфанова: "Рафилнең миңа тәкъдим ясаячагын чамалап йөри идем, әмма..."

Халык күңеленә “Сылу алма” җыры белән үтеп кергән яшь җырчылар – Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев, ниһаять, гаилә корырга булганнар. Казандагы тәүге концертлары вакытында егет үзенең кәләшенә тәкъдим ясады! Сәхнәдә, тамашачылар күз алдында ул Эльмирага бер кочак чәчәк һәм йөзек бүләк итеп, аның кулын сорады.
 
– Рафилнең миңа тәкъдим ясаячагын чамалап йөри идем, әмма шулай көтелмәгәнчә булыр дип һич кенә дә башыма китермәгән идем, – ди кәләш.

Яшьләр өч ел очрашып йөриләр икән инде. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергәч танышкан булганнар. Туй көне әлегә билгесез икән. “Ул турыда тәгаен сөйләшмәдек әле, шулай да җәй урталарыннан да соңга калмыйча үткәрербез, дип уйлыйм”, – ди бәхетле кәләш.

сылтама

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2019 - 06:07
    Без имени
    Бик охшады,купме эйтемнар,мэкальлар кулланылган эчталекле,шул ук вакытта телебез байлыгын оста чагылдыргансыз.берничэ кабат укып сезнен тасфирлауларга сокланып утырдым.гади,халыкчан шул ук вакытта тиран магьнале хикая.афарие
    Корыган алмагач
  • 21 сентябрь 2019 - 06:07
    Без имени
    Дэвамы кайчан укырга була? 👍👍👍
    Ай сылуы 
  • 21 сентябрь 2019 - 06:07
    Без имени
    Дэвамын ничек укырга сон?
    Ай сылуы 
  • 21 сентябрь 2019 - 06:07
    Без имени
    КАЙЧАН АЗАГЫ БУЛА ИНДЕ?
    Пәри утарында
  • 21 сентябрь 2019 - 06:07
    Без имени
    Искиткеч!!!
    Корыган алмагач
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...