Контактта: Илгиз ЗӘЙНИЕВ

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты.
Өйләнгән, ике бала атасы.
Карьера: танылган драматург, режиссер, Г. Камал театры артисты.
Тормыш шигаре: «Эт өрә – бүре йөри тора»
Шәхси тормышта
Без арттык әле!..
Күптән түгел улыбыз Хәйдәр туды. Кызыбыз Гәүһәргә иптәш, энекәш булды. Апа кеше ул хәзер! Безне дә хәзер чын гаилә дип санарга мөмкин. Бер генә балалы гаилә әле тулы түгел ул дип әйтәләр, дөрес икән. Кечкенә улыбыздан башка моңарчы ничек яшәгәнбездер, белмим. Тиздән, Алла боерса, ишегалдындагы карны көрәргә кеше булачак, дип сөенеп йөрибез менә.
Көендерде:
Берәү килә, берәү китә...
Әбиемне мәңгелек йортына озаттык... Яшьли тол калып, өч улын аякка бастырган, соңрак безне – дүрт оныгын үз балаларыдай тәрбияләгән әбиебез Разия Җамалетдин кызы 80 яше туларга бер ай кала арабыздан китеп барды. Әбине күпме генә яратсак та, бу дөньяда аңа җитәрлек дәрәҗәдә кадер-хөрмәт күрсәтә алмадык кебек. Аның безгә кылган яхшылыкларын санап бетерерлек түгел. Аллаһы Тәгалә әбиебезгә җәннәт ишекләрен ачсын иде!
Эшеңнең кирәклеген тою – бәхет
Камал театры яңа гына Мәскәү, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә гастрольләрдә булып кайтты. Кая гына барсак та, спектакльләр аншлаг белән үтте. Безне тулы заллар белән каршы алдылар, көчле алкышлар белән озатып калдылар. Бу минем өчен бик сөенечле күренеш. Татар халкы үзенең театрына, сәнгатенә битараф түгел икән, димәк, без юкка хезмәт итмибез!
Иртәгәсе көнгә ышаныч какшый...
Соңгы арада Россиядә бер-бер артлы төрле банклар ябылу турында хәбәрләр килеп тора. Бу үз чиратында илдәге матди тотрыксызлыкка ишарә. Меңләгән кешеләрнең шул сәбәпле зыян күрүе кызганыч. Россия икътисады элек-электән шулай: алга бер адым ясаса, икене артка чигенә. Әлеге өлкәдә, кызганыч, һаман да бернинди уңай традицияләр һәм продуктив механизмнар булдырылмаган...
Без ялгыз түгел!
Астрофизиклар соңгы вакытта тереклек булырга мөмкин, ягъни кеше яши алырдай тагын 60 планета барлыгын хәбәр иттеләр. Алар Кояш системасыннан бигүк ерак та түгел икән. Менә шундый ачыш бик сөендерә бит әле. Әле җитмәсә, Бөекбритания астрофизиклары теге 60 планета янына тагын 54 не өстәп куйганнар. Аларда су да, һава да бар ди. Димәк, Җиһанда Җир кешеләре өмет белән багардай 114 планета бар дигән сүз. Хәзер менә ул планеталарга илтеп җиткерердәй тизлеккә ия очкыч уйлап табасы гына кала. Чөнки иң якын планетага 40 елда барып җитү өчен генә дә ул очкычның тизлеге яктылык тизлегенә барәбәр булырга тиеш.
Яңа Зеландиядә 400 ләп дельфин үз-үзләрен яр читенә чыгарып ташлаган, дигәнне ишеткәч, күңелгә шом йөгерде. Озак та үтмәде, андыйларның саны тагын 200 гә артты. Дельфиннар барлык хайваннар арасында иң акыллысы, кешеләргә карата бик дустанә, уйнарга ярата торган, ихлас җан ияләре буларак билгеле. Табигатьтә җан ияләренең үз-үзләрен үтерүгә баруы үтә дә сирәк очрый торган хәл. Кайсыдыр чыганаклар бу фаҗигане суасты көймәләренең геолокациясе белән бәйләде, икенчеләре акулалар һөҗүменнән качулары, дип шәрехләде. Яңадан океанга җибәргән хәлдә дә алар кире ярга ташлана, диделәр. Һәрхәлдә, сәбәбе әлегәчә төгәл билгеле түгел, шуңа күрә ярдәм итеп тә булмый.

Сөендерде:

Илдә

Дөньяда
Сөендерде

Көендерде
Дельфиннар ни әйтергә тели?
Яңа Зеландиядә 400 ләп дельфин үз-үзләрен яр читенә чыгарып ташлаган, дигәнне ишеткәч, күңелгә шом йөгерде. Озак та үтмәде, андыйларның саны тагын 200 гә артты. Дельфиннар барлык хайваннар арасында иң акыллысы, кешеләргә карата бик дустанә, уйнарга ярата торган, ихлас җан ияләре буларак билгеле. Табигатьтә җан ияләренең үз-үзләрен үтерүгә баруы үтә дә сирәк очрый торган хәл. Кайсыдыр чыганаклар бу фаҗигане суасты көймәләренең геолокациясе белән бәйләде, икенчеләре акулалар һөҗүменнән качулары, дип шәрехләде. Яңадан океанга җибәргән хәлдә дә алар кире ярга ташлана, диделәр. Һәрхәлдә, сәбәбе әлегәчә төгәл билгеле түгел, шуңа күрә ярдәм итеп тә булмый.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.