Хәмдүнә Тимергалиева яңа китабында үзен рәнҗеткән артистларның исемнәрен күрсәтергә җыена

“Үзем турындагы начар сүзләргә, гайбәтләргә нокта кую максатыннан китап язарга алындым. Аны 65 яшемә чыгарырмын дигән идем, барып чыкмады. Алла боерса, 70 яшемә өлгертергә исәплим. Әлеге басмада үземне нахакка рәнҗеткән, исемемә начарлык өйгән кешеләрнең һәммәсен исемләп күрсәтәчәкмен”, - ди җырчы. Бу хакта ул “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында белдерде.
Китап "Давыл" дип аталачак.
"Казанга килгәч, миңа берсеннән-берсе яхшы, берсеннән-берсе күренекле җырчылар коллективында эшләргә туры килде. Ул чорда халык мине күреп түгел, ишетеп кенә белә иде. Тик тиздән концертларыма халык күпләп йөри башлады. Бу хәл күпләрнең күңеленә тиде. Өлкән җырчылар арасында да, яшьтәшләрем арасында да көнләшүчеләр булды. Ә көнчелек – бик начар нәрсә. Бу еллардагы бөтен бәхетсезлегем җырым нәтиҗәсендә булды дим инде мин. Бик каты каршылыкларга очрадым, нахак сүз ишетү үзәгемә үтте. Филармониядә иң зур керем миндә иде. Шулай булуга да карамастан, һәрвакыт башыма сугып тордылар. Төрле сәбәпләр табалар иде – күтәрелмәсен генә!”, - дип искә ала Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева .
“Баянчылар күп, ә менә уйный белүчеләре аз. Хәзерге баянчыларның күбесе артка төшеп утыра да, алар белән рәхәт итеп җырлап та булмый. Хәер, соңгы вакытта яшьләр арасында берничә сәләтле баянчы күренә башлады”, - дип белдерде Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында.
“Хәтерләсәгез, “Галигә барам әле” дигән җырны мин танылган баянчы Рөстәм Вәлиев белән җырлый идем. Ул үлгәч, күңелем төште. Бу җырны башка беркем белән дә башкара алмыйм. Рөстәм Вәлиев минем нәрсә әйтәсемне күз карашыннан белеп тора иде, сәхнәдә үзара бары тик шулай гына аралаштык. Ул баянда уйнаганда, барча күзәнәкләр җырлый торган иде. Гомумән, Рөстәм Вәлиев сәхнәдәге җырчыны үз артыннан уч төбендәге кебек итеп алып бара белә иде”, -ди җырчы.
Хәмдүнә Тимергалиева фикеренчә, бүгенге көндә Татарстанда “Галигә барам әле” не уйный алучылар бары тик өчәү генә. Болар - Илфат Шәехов, Альфред Якшымбетов һәм Ренат Вәлиев.
“Күпләр җырны акча эшләү кәсебенә әверелдерде. Тик, кагыйдә буларак, андыйларның сәхнәдәге гомере кыска була – күп дигәндә, 5-6 ел. Ягъни, бүген бар, иртәгә юк... Менә мин инде 48 ел сәхнәдә. Бу кадәр озак сәхнәдән төшмәү өчен, бик яхшы репертуар кирәк. Беренчедән, халык җырларын, фольклорны яхшы белү сорала. Аннары күренекле җырчыларның репертуарыннан да хәбәрдар булу мөһим. Ике җыр җырлап, йолдыз булып йөреп булмый, - дип белдерде Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында.
“Минем акчасыз чыгышларым да шактый. Бергә гомер иткән, күргән-белгән дусларым, танышларым бар. Алар “Хәмдүнә, җырла инде”, - дип килгән вакытта ничек инде акча сорап торыйм. Без бит җырны, сәхнәне, халыкны яраткан өчен җырлыйбыз”, - ди Хәмдүнә Тимергалиева.
http://tatar-inform.tatar

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.