Элвин Грейга сорау: “Радик, сиңа кем дип эндәшим икән – Радик дипме, Элвин дипме?” Җавап: “Бурундук дип дәш!”

Ниһаять, татар юморына яңа сулыш өрделәр! Бу тамашадан соң мин әнә шундый нәтиҗәгә килдем. Аерым юморист булып йөрүгә караганда, театр булып оешу күпкә отышлырак лабаса! Образлар төрлелеге белән дә, артистларның вакыйганы бербөтен булып тасвирлый алуы белән дә. 

Танылган татар юмористларының концертларына күп йөрергә туры килә. Кызганыч, күбесеннән канәгатьләнү хисе алмый кайтып китәм. Минем тамашаны тәнкыйть күзе белән каравымнан килә бу. “Рәвешләр” юмор театрының Казанда үткән концертларына да “һаман да шул ук бер балык башы булыр инде” дигән уй белән барган идем. Тик тамашаның беренче минутларыннан ук тәнкыйть күзлегемнең төшеп китүен үзем дә сизми калдым.  Эзләнсәң, заман белән бер адымнан барсаң, көләрлек әйбер күп икән татарда! Билдән түбән төшмичә, һаман да шул Салават белән Айдар Галимовка гына пародия ясамыйча да халыкны көлдерергә була икән.

 


Тамаша “Җонлы концерт” дип аталуы белән күпләрдә кызыксыну уятты. Нигә җонлы? Әбри Хәбриев моңа ике төрле аңлатма бирде. “Беренчедән, концертны яз көне, бөтен терлек җон койган вакытта куябыз. Икенчедән, үземнең дә чәчләрем коела башлады. Бөтенләй пеләш калудан куркып шулай атадык”, - ди ул. Уен-көлке белән, билгеле. Чын мәгънәсендә исә “җанлы концерт” дип әйтерлек әлеге тамашаның бер интерпретациясе бу!


“Рәвешләр” нәрсәдән көлде?


Әлбәттә, бүгенге көннән!!! Юк, сәхнәгә авыл исереге дә, чыр-чу килеп йөргән авыл апайлары да, оятсыз нәрсәләр турында сөйләгән клоуннар да чыкмады. Яшьләрнең көлү объекты башка – социаль челтәрләр, район башлыкларының үз җирлегендәге проблемаларны белмәве, ир белән хатын мөнәсәбәте, эчке эшләр органнарындагы вәзгыять, акчага корылган татар эстрадасы.

 


Әйтик, ай буе шәһәрдә торып кайткан бабай карчыгына “Инстаграм” һәм “ВКонтакте” серләрен төшендерә. Иреннәрне кабартып селфи ясарга өйрәтә. Бу өзектә хезмәт белән көн күреп яшәгән, мал-туарын бетерергә мәҗбүр булган авыл кешесенең дә әкренләп виртуаль дөньяга күчә баруы ассызыклана.


Район башлыгы иптәш Алдагановның җирле хастаханәгә эләгүе – шулай ук көнүзәк мәсьәлә. 15 ел буе төзекләндерү эшләре барган бинага эче авыртып килеп керә ул. Биредә аңа көлкеле “ярдәм” күрсәтелә.


Тамашаның пародияләр өлешен аерым әйтеп узарга кирәктер. Ул сәхнәдә моңарчы куелмаган образларның килеп чыгуы белән аерылып торды. Дөресен әйтергә кирәк, Салават, Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар, Айдар Галимов, Бәширә Насыйрова, Нәфкать Нигүмәтуллиннарга ясалган пародияләр тәмам туйдырган иде инде. “Рәвешләр” башка җырчыларны да кәмитләп күрсәтеп булуын дәлилләде. Өзектә элекке җырчыларның онытыла баруы, аларга алмашка килгән яшь башкаручыларның эстрада дилбегәсен үз кулларына алуы тасвирлана. Асаф Вәлиев образына Филүс Каһиров, Фирдүс Тямаев, Радик Юльякшиннар капма-каршы куелды.





Пилмәннәрдән ким түгел!
“Уральские пельмени” шоу-тамашасыннан ким булмаган, үз тамашачысын яулый бара торган заманча коллектив дип атар идем мин “Рәвешләр”не.


Афәрин, егетләр! Казан тамашачысы алдында яхшы имтихан тоттыгыз! Бүген “Инстаграм” тамашадагы көлкеле өзекләр белән шыплап тулган. Тамашачының сезгә куйган “5”ле билгесе ул! Алга таба да шулай кыланыгыз, үз бинагызны булдыру теләгегез дә тормышка ашсын!

чыганак: http://intertat.ru/tt/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
    7452
    1
    105
  • Хәшәрәт – Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме? Зөлфия, улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.
    5592
    1
    91
  • Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
    4725
    4
    76
  • Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык. 
    12902
    4
    65
  • Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
    3916
    5
    45
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 февраль 2021 - 18:08
    Без имени
    Урыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .
    Язмыш җиле
  • 25 февраль 2021 - 19:23
    Без имени
    Мило
    «Әни, син мине әллә Парижда дип беләсеңме?!»
  • 25 февраль 2021 - 05:31
    Без имени
    Бик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.
     Тукталыш
  • 24 февраль 2021 - 11:47
    Без имени
    Еладым….
    Вәгъдә йөзеге
  • 24 февраль 2021 - 11:48
    Без имени
    Хэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган
    «Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
Реклама
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...