Логотип
Без бергә

​«Уфа бураннарын сагынам»

Сабакташларыбыз яу яланнарына киткәч, арткы парталары бушап, котсызланып калган салкын сыйныфларда укыган еллар. Канлы сугышның тәмамлануын, тыныч язлар килүен көтеп зарыккан безнең буынга Сара Садыйкованың «Көтәм сине» дигән тангосы, тач менә үзебезнең җаннарда яралган кебек, якын һәм кадерле булып килеп җитте. Шушы беренче җыры белән үк ул күңелләргә ак юллар салды, өмет һәм яшәү көче өстәде. Шуңа күрәдер, без аның һәр яңа әсәрен көтеп ала, өйрәнеп җырлый торган булып киттек. 

Сабакташларыбыз яу яланнарына киткәч, арткы парталары бушап, котсызланып калган салкын сыйныфларда укыган еллар. Канлы сугышның тәмамлануын, тыныч язлар килүен көтеп зарыккан безнең буынга Сара Садыйкованың «Көтәм сине» дигән тангосы, тач менә үзебезнең җаннарда яралган кебек, якын һәм кадерле булып килеп җитте. Шушы беренче җыры белән үк ул күңелләргә ак юллар салды, өмет һәм яшәү көче өстәде. Шуңа күрәдер, без аның һәр яңа әсәрен көтеп ала, өйрәнеп җырлый торган булып киттек. 

Композиторның үзен күреп танышу күп еллар үткәч кенә  насыйп булды. Җитмешенче елларда, кайсы ел икәнен төгәл генә әйтә алмыйм (аның безнең арадан китәчәге нигәдер бер дә башка килмәгән инде, югыйсә, очрашуларның елын гына түгел, аен, көннәрен дә теркәп барган булыр идек), Сара  апа безнең өйгә  шылтыратты:          
—  Сара Садыйкова иде бу, Казаннан...

Ул минем шатлану катыш гаҗәпләнүемне сизми калмагандыр — шат һәм ягымлы итеп сүзен ялгады:
— Гыйлемдарның бер шигыренә көй язган идем, шуны сезгә ишеттерәсем килә!
— Әлбәттә, Сара апа, рәхим итегез. Сез безгә иң кадерле кунак, — дидем мин.
— Рәхмәт, җаным. Сез Уфаның кайсы төбәгендә торасыз  соң әле?
— Барып алырбыз,  Сара апа. 

...Мин аның безгә килеп керүен бик дулкынланып көтәм:  «Андый зур шәхес, күпләрнең мәхәббәтен яулаган композитор алдында мин үземне ничек тоярмын икән?»


Сара Садыйкова «Сания» операсында — Сания ролендә. 1926 ел.


...Җәйнең эссе көне иде.
Купшы киенгән, зәвык белән бизәнгән бик җиңел сөякле ханым ишектән керү белән үк минем шик-шөбһәләремне  таратырлык  итеп  елмайды  да:
— Уф, монаулардан котылыйм әле! — дип аягындагы биек үкчәле,  ялтыравыклы туфлиен салып, кызык өчен, берсен чөеп үк ыргытты:
— Менә хәзер танышыйк инде, җаным! — Ул бөтен  өйне  балкытып  көлә-көлә  күреште.
—  Сара апа, мин сезне бөтенләй башкача күз алдыма китерә идем!
Минем сүземнән ул бераз сагая төште шикелле:
— Нинди итеп? — һәм соравына җавап көтте.
— Ничек дип кенә әйтим? Сез бик зур кеше бит инде...    
—  Нинди мәгънәдә, җаным? Картлык мәгънәсендә  түгелдер  бит инде?
—  Юк...  Шундый үз итеп, гади итеп күрүемә бик шатмын! — дидем мин ашыгып.
— Шулаймы,   чынлапмы?
—  Әлбәттә,  чынлап.
— Рәхмәт!
— Рәхим итегез, Сара апа, өстәл әзер.
— Сабыр ит, акыллым, мин тәүдә күчтәнәчемне тапшырыйм әле!
Ул пианино янына килеп утырды.  Нәфис бармакларын  клавишалар өстеннән  йөгертеп чыкты да, җиңел гәүдәсен көй уңаена биетеп, үзе уйнап,  үзе  җырлап  җибәрде:

Йөрәк кебек ярсып, янып, шашып, 
Агыйделдә дулкын сикерә. 
Шул дулкыннар белән уйнап үсте 
Талдай зифа буйлы Земфира.
җырланачак   җырларымның 
Эч өзгеч моңы бит ул, 
Башкортстан кызы бит ул, 
Агыйдел кызы бит ул...


Шушы беренче очрашудан ук безнең арада дуслык җепләре сузылды. Аның һәр килүе җыр-моң бәйрәменә әверелә иде.

Сара апа Уфада һәрвакытта да кунакханәдә түгел, дусларында яши.  Бер килүендә мәрхүм композиторыбыз  Нариман  Сабитовның  әнисе  —  Казан кызы Рәйхана апада тукталган.  Кыш урталары иде.   Сара  апаның  бер  төркем дуслары аны бездә көтәбез.  Тышта шундый буран!  Күз алдымда: аның тунына купшы итеп ябынган шәле астындагы чәчләренә,  керфекләренә  кадәр кар сырган  иде.   Сөйләшүләр,  көлешүләр, җыр, шигырь…


Нәни Сара әнисе Бибигайшә белән. 1911 ел.


Ул берчә моңсу, берчә көләч йөз белән яңа гына язылган җырларын да,  халык арасына күптән таралып  өлгергәннәрен дә  уйнап,  җырлап сөендерде:

...Өченче көн тоташ кар ява.
Өченче көн...                                           
Өченче көн әрни
Тәнемдәге иске бер яра.
Өченче көн тоташ кар ява...

— Мостай Кәримнең бу шигыреннән шулкадәр тетрәндем, — дип хәтерләде ул бу көйнең язылу тарихын, — хәтта укыганда ук колагымда һәр сүзе моң булып чыңлап торды.
Аннан соң күңеллерәк ноталарга, яшьлек хатирәләренә  күчте:

...Хәтердә ул тыныч, айлы кичләр, 
Хәтердә бормалы су юлы...


Яки:

...Арча кичләре,  сагну хисләре, 
Сине уйлап, йөрәгем әллә нишләде.


Ярсулы шуклык белән:

...Уфа дисәләр, сине сагынам, 
Уфа дисәләр, яна йөрәгем. 

Карасаң миңа,  
Елмайсаң  миңа, 
Син дә бик матур, 
Уфа да матур, 
Бик матур дөнья!


Күңелләрне  тетрәндереп,  йөрәкләргә  үтеп кергән җырлары азмыни аның? Барысын да санап бетерү мөмкин түгел.  Бу очрашу безгә күпме дәрт, илһам,  сагышлы кичерешләр,  хатирәле  минутлар бүләк итте!.. Төн урталары иде инде. Без Сара апа белән Земфира ханымны  (Нариман  Сабитовның хатыны) озатырга трамвай тукталышына чыктык.  Сара апа бик тойгыланды:
— Карагыз әле,  дускайларым,  нинди матур буран,  ап-ак карга төренгән Уфа бигрәк тә лирически (ул тач «бигрәк тә лирически» дип әйтте),  җәяүләп кенә кайтыйк әле,  Уфа урамнарын иңләп-буйлап бер  үтүләрең — бер  гомер!



Бер хатында ул: «Сезнең белән бергә булган кадерле минутлар, ул бураннар,  ул күңел күтәренкелекләре,  бер күңелле хатирә  булып Уфаны да, сезне дә сагындырып үзәкне өзеп тора», — дип язды.
Сара апаның Уфада дуслары күп иде.  Шулар арасына үзебезнең гаиләне дә кертергә җөрьәт итәм.
Беренче шигырь китабымны алуы белән «Еллар аша баш иябез» дигән шигырьгә көй язып җибәрде. Озак та тормый, Уфага үзе килеп чыкты.

Бәйрәмнәргә бай май ае. Композиторның бер хатындагы сүзләре белән әйтсәк,  «Язның тылсымлы,  ямьле,  җылы-якты  бәйрәме!  Май, халкыбызның  батырлыгы,  тырышлыгы, түземлелеге  белән алынган,  Ватан сугышында фашистларның тетмәсен теткән җиңү бәйрәме» көннәре иде.  әлбәттә, беренче чиратта, көйне үзе уйнап,  җырлап күрсәткәч,  «Еллар  аша баш иябез»не мәшһүр җырчыбыз Фәридә  Кудашева башкаруында  ишетергә  теләвен  белдерде.

...Безнең өйдә, җыр-моң,  шигырьгә гашыйк берничә генә кеше алдында, Фәридә апаның кабатланмас  ягымлы  тавышы  яңгырый:
Бу туфракка күпме кан-яшь сеңгән, 
Ятып калган күпме туганнар, 
Еллар аша баш иябез, сезгә, 
Яу кырында калган корбаннар...


Безнең арада сугыш шаукымы кагылмаган бер генә кеше дә юк.  Шуңа күрә Фәридә апаның моңы, Сара апаның искиткеч аһәңле көе безнең барыбызны да сагыш-моң белән чорнады...

Берничә көннән соң,  филармония залында җиңү көненә  багышланган  концертта  Фәридә  Кудашева бу җырны көйнең авторын  атамыйча гына  башкарды... Кызганычка каршы, җыр әнә шунда гына, нибары бер тапкыр яңгырап калды.  һәр әсәренең канатланып  очуына  өйрәнгән  Сара  Садыйкова «Еллар аша баш иябез»нең халык арасына чыга алмавына эче пошып хатларында яза иде: «Венера Шәрипова безнең җырны алып киткән иде, ләкин җырлаганы ишетелмәде» яки: «Җиңү көннәрендә  безнең җырны  берәр җырчыдан җырлата алмыйсыңмы? Бик жәл».  Йә: «Фәния җаным, безнең җырны Зөһрә Сәхәбиева шулкадәр һәйбәт башкарды. Пермьдә дә, бу кыш — Астраханьда. үзем уйнап тордым. Халык һич туктамый кул чабып торды». Аннары: «Никтер ул да җырламый. Ярый, җыр искерми ул,  җырланыр әле».

Уфада үзенә  карата  мөнәсәбәтнең  начарлануын тоеп:   «Иҗат концертым  белән килмәкче идем. Көзгә калдырдылар.  Белмим,  көзгә дә булырмы? (Сәбәбе  билгеле  ин­де!)», — дип ачынып язган юлларны укып, бүген дә уйга каласың...

Йөрәкне уятмый,  тойгыны кузгатмый,  колакны гына тондыра торган көйсез  авазлар заманында, чылтырап аккан саф чишмә суы кебек халык моңнарын йөртүче Сара апаның иҗади язмышы җиңел булмагандыр.  Көләч, шат йөзле күренсә дә, еш кына борчылып, сүз арасында гына булса да зарланып куяр иде:
— Ярый әле, халык ярата.  Көйләремне күтәреп ала, җыр­лый. Югыйсә бит... такмак яза дип гаеплиләр, хәтта кыерсыталар. Шундый  авыр сүзләре исемә төшсә, Казанга кайтасым да килми.
Талантлар  беркайчан да җиңел яшәмәгән... Ләкин чын талантларга хас  сыйфатлар:  гадилек, аралашуда җиңеллек,  ачык күңеллелек хас иде Сара  апага. 

Композитор  алдында  уңайсызлык  тойгысы кичерүемне дә әйтеп китмәкчемен.  Ул болай булды.  Бервакыт миңа ара-тирә  шигырьләр язучы  ханым:  «Сез Сара Садыйкова белән якын танышлар  бит,  минем  бер-ике шигыремне  җибәр әле, көй язсын иде», — диде. Мин моңа, ничектер, бик тиз риза булдым?! Хат язып, әлеге шигырьләрне конвертка салып,  Казанга озатып та җибәрдем. Озак кына җавап көттем. Ләкин Сара апаның карашын белә  алмыйча,  борчыла  башладым.  Көз көне Казанда очрашкач та бу хакта сүз чыгармады ул.  әллә алмадымы икән дип шикләндем:
—  Сара апа, мин сезгә хат язган идем... Шигырьләр...
Ул әйтеп  бетергәнемне  көтмәде:
— Алдым. Ләкин бу хакта сүз кузгатасы килмәгән иде, — диде.


З. Гыймаев. Сара Садыйкова. 2006 ел.

Миңа бик уңайсыз булып китте.
—  Башлагач, әйтим инде... Акыллым, мин бит кием тегүче түгел, заказлар кабул итмим.  Фәкать үземә ошаган, рухыма якын шигырьләргә генә көй язам,  аларны да китаплардан үзем сайлап алам... — диде.

Нинди киртәләр аша үткәндер, шулай да Сара Садыйкова иҗади концерты белән Уфага килде. Ап-ак күлмәктән,  калфактан, яшьләрчә җиңел атлап сәхнәгә чыгуы әле кичә генә булган кебек:
—   Кадерле башкорт дусларым,  сезнең белән очрашу минем өчен зур бәйрәм, чөнки бик сагынып, күрәсем килеп, ашкынып килдем.  Иң тирән мәхәббәтемне, кайнар хисләремне кабул итегез!
Зал алкышларга күмелде.  Ул ягымлы елмаеп, тамашачының тынычланганын көтеп һаман басып торды... үзенең тормыш һәм иҗат юлын гади һәм аңлаешлы,  аңа гына хас мөлаемлык белән сөйләп тыңлаучыларны  әсир  итте.   Көйләренең, җырларының тәэсир көче хакында  сөйләп торасы да юк! Аның белән килгән бер төркем артистлар арасында Рафаэль Ильясовның ягымлы тавышы, аны халыкның кат-кат чакырып сәхнәгә чыгаруы истә  калган.

Әйе,  Башкортостан  тамашачысы  Сара Садыйкованы бик ярата иде. Бу юлы да аны тирән хөрмәт,  сөю хисе белән кабул итте.  Концерт тәмамлангач та сәхнәдән җибәрмичә, аягөсте торып озак алкышлады.  Аерылырга теләмичә, сагышланып  озатып  калды.

Сара апа белән Казанда Сибгат Хәким, Риза Ишморатов  юбилеенда  очрашулар,  дуслар  өендәге табыннарда әдәбият,  сәнгать хакында сөйләшүләр — күңелдән җуелмас хатирәләр ул.

Ләбибә,  Венера Ихсановаларның (икесендә дә) җыйнак,  аеруча ямьле, кунакчыл өйләрендә утырганда, Сара апаның ничек итеп язучылар партия оешмасына килеп эләгүен горурланып та, шатланып та сөйләгәнен ничек онытасың?!
— Мин яшьтән үк язучы халкына битараф булма­дым, — дип  сөйләп  китте  ул, —  хәзерге заман   шагыйрьләре­нең күбесенең китаплары  бар миндә.  әмма элегрәк, без яшьрәк чакта яшәгән, иҗат иткән әдәбият әһелләренең әсәрләрен дә ярата идем.  Мәсәлән, укытучыбыз Гаяз Исхакыйны. Нигә инде аның хикәяләрен хәзер дә басып чыгармаска?  Нинди нәфис тел,  сөйләү осталыгы!..

«Уфаны,  сезне сагынам. Ләкин җитеп булмый. Шул Уфа пароходларының әллә нинди тәртипләре аркасында»,  «...Уфада быел була алмадым, дусларымны күрә алмадым, ләкин күрү өметемне өзмим», «...Казан дигән илдә яшәүче, әллә кайдагы, әллә кемнәрен сагынып һаман сайраучы моңлы кошыгыз...» дигән сүзләрне укып ничек моңланмассың,  ничек  ямансуламассың?

Сара Садыйкова безнең хәтердә һаман да көләч, һаман да алчак. Аның кебек яшьлек дәртен, йөрәк ялкынын гомеренең соңынача түкми-чәчми саклый алган башка бе­рәүне күз алдына китерү кыен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар