Логотип
Белмәсәң бел

Заряд җыю җайланмасын розеткада калдырырга ярыймы, әллә юкмы?

Берәр төрле гаджеты булмаган кешене очрату хәзер мөмкин дә түгелдер,

Берәр төрле гаджеты булмаган кешене очрату хәзер мөмкин дә түгелдер, мөгаен. Әбидә дә, бәбидә дә дигәндәй... Өлкән яшьтәгеләр дә смартфоннарны кулланырга инде тәмам өйрәнеп җитте, ә балалар телефонсыз тормышны бөтенләй күз алдына да китерми. Хәзер үзебез дә шулай. Эштә дә, өйдә дә, ялда да – кайда гына булсак та, гаджетлар үзебез белән, кул астында гына. Алар иң беренче ярдәмчеләребез: эштә дә, укуда да. Нинди генә сорау туса да, иң элек смартфонга мөрәҗәгать итәбез. Аның заряды бетү – дөнья бетүгә тиң хәзер. Шуңа күрә зарядка җыю җайланмасын да үзебездән калдырган юк. 

Зарядка җыю җайланмасын (блок питания) розеткада калдырып йөрү куркыныч түгелме?
Сезнең дә бик еш шулай буладыр: телефонны алып китәсең, ә заряд җыю җайланмасы розеткада килеш кала. Күпләр: «Болай калдырып йөрергә ярамый, куркыныч», – диләр. Чынлыкта, мобиль җайланмалар эшләп чыгаручылар моның шулай булачагын – бик күп кешеләр үзләрен нәкъ шулай тотачагын алдан ук чамалаганнар. Һәм куркынычсызлык мәсьәләләренә бик зур игътибар биргәннәр. Шуңа күрә зарядка җыю җайланмасы һәрвакыт розеткада торса да, куркыныч түгел – аның белән берни дә булмый. 

Электроэнергиясен янга калдыру максатыннан, заряд җыю җайланмасын розеткадан алырга кирәкме, юкмы? 
Нишләргә икәнен бу очракта үзегез хәл итәсез инде. Утка тоташтырылган заряд җыю җайланмасы, чынннан да, электроэнергиясен «ашый». Әмма – күп түгел. Смартфонның заряд җыю җайланмасы тәүлегенә 5 Вт тирәсе тота. Бер елга бу 2-3 кВт җыела. Шулай булгач, моңа карап кына электроэнергиясе өчен түләү сизелерлек берничек тә артмачак. Хәтта фатирның берничә почмагында берничә заряд җыю җайланмасы эшләп торса да. 

Яшен яшенләгән вакытта заряд җыю җайланмасын розеткада калдырырга ярыймы? 
Яшен – йорт эчендәге теләсә кайсы электр приборы өчен шактый җитди куркыныч тудыра. Шул исәптән – заряд җыю җайланмаларына да. Димәк, аларны яшен яшенләп яңгыр яуган вакытларда розеткадан алуың хәерлерәк.

Бернинди нагрузкасыз да заряд җыю җайланмасы кызып торса, аны розеткада калдырырга ярыймы? 
Смартфонны яки планшетны тоташтырган вакытта заряд җыю җайланмасы кызып тора икән, моңа шаккатырга кирәкми. Әмма гаджеттан ычкындырганнан соң да блок һаман да кайнар килеш кала икән, аны розеткадан алу күпкә дөресрәк булыр. Мөгаен, зарядка җыю җайланмагыз төзек түгелдер яки электр челтәрендә берәр проблема бардыр. Мондый очракта бернигә карамыйча яңаны сатып алу дөресрәк булыр, югыйсә аны куллануның ахыры көтелмәгән куркыныч нәтиҗәләргә дә китерергә бик мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар