Бүген иң камил хатын-кыз образы – җәмгыятьнең стереотипларыннан, инфобизнес фантазияләреннән һәм социаль челтәрләрдәге фильтрлардан җыелган бер иллюзия. Ә чын тормышта бөтенләй башкача һәм ул җыелма образ эшләми. Хатын-кызның үзенә җәлеп итә торган дүрт фактор бар. Кайчак әнә шулардан оялып, ялгышалар.
1. УНИКАЛЬЛЕК
Һәр хатын-кыз үзенчәлекле. Ләкин күпләр моны онытып, башкаларны кабатларга тырыша яки үзен яшерә. Бераз уйлап карагыз әле: сез кем булырга телисез: меңнәр арасыннан берәүме, әллә миллионга берәүме? Камил булмаудан курыкмагыз. Нәкъ менә шул «камил булмау»да кабатланмаслыгыгыз яшеренгән. Нәкъ менә шул сыйфатыгыз үзенә җәлеп итә дә. Беренче булып язасыгыз килә икән – языгыз, танышасыгыз килә икән – танышыгыз. Табигый булу – бүгенге көн модасы. Һәм иң мөһиме: битлек кимичә яши башласагыз, күпме энергиягезне сакларсыз.
2. ИР-АТТАН ЯРДӘМ СОРАУ
«Куркыта, уңайсыз, үзем эшләрмен…» Җәмгыятьтә бик күп хатын-кызлар тешен кысып, «үзем» дип яши. «Үземә генә таянам» дигән шигаре гомерлек юлдашка әйләнергә мөмкин. Әйе, бу – үзеңне саклау механизмы. Күпләр партнерлык мөнәсәбәтләре тели. Яхшы, тик... Уңышлы ир-атка гаиләдә бизнес-партнёр түгел, ә хатын кирәк. Ярдәм сораудан курыкмагыз. Онытмагыз: бу ирләр өчен – үзен күрсәтү мөмкинлеге. Ә буш сүз сөйләүчеләр өчен – битлеген салдыру ысулы да.
3. ТЫШКЫ КЫЯФӘТ
Гади, фигурасы «идеаль булмаган» хатын-кызлар янында күркәм, сөйкемле, уңышлы ирләрне күргәнегез бардыр? Андый хатын-кызлар ялгыз түгел, игътибар җитмәүдән дә зарланмыйлар. Ә менә үзен йолдыз итеп хис иткәннәр кайчак мөнәсәбәтләр кора алмый. Ни өчен? Аерма аларның күзләрендә! Беренчеләренеке – тере, очкын уйнап тора, алар үзләрен төрле халәттә кабул итә белә. Икенчеләрнең күзләре – сүнгән, һәрвакыт кемнәндер раслау көтә. Тышкы матурлык артында яшеренгән түбән бәяләүне яшереп булмый. Картаюдан даими куркып яшәү дә зур стресс.
Үзеңне ярату, ничек бар, шулай кабул итү – дөрес юл. Үзен яратмаган кеше башкаларны да ярата алмый, килешәсезме?
4. ТЕЛӘКЛӘРЕҢНЕ ӘЙТӘ БЕЛҮ
Бу бик актуаль мәсьәлә. Күп хатын-кызлар үзләренең нәрсә теләгәнен әйтми, чөнки моны оят дип саный. Аеруча партнеры өчен «уңайсыз» теләкләр булса. Сүз «кирәк» турында түгел, ә «телим» хакында. Һәм бу гап-гади «телим»нәрдә бернинди эгоизм юк. Хатын-кыз бу теләкләрдән курыкмаска өйрәнсен иде. «Түзәргә кирәк» яки «башкаларга авыр булыр» дип, теләген яшерергә өйрәнмәсен. Бу, беренче чиратта, үзең белән гадел булу, үзеңне ишетү, ярату. Онытмагыз: тормыш – уйлаганнан күпкә җиңелрәк. Без аны үзебез катлауландырабыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк