Логотип
Белмәсәң бел

Үз өемдә – үз көем

Өйгә кайту ничек рәхәт! Бөтен арулар онытыла, күңелдә шатлык, якты һәм җиңел уйлар барлыкка килә. Өегезне яратып җиһазландырып, декор элементларын җентекләп уйлап урнаштырсагыз, бигрәк тә күңелле. Әле яраткан гаиләң дә сагынып көтеп тора бит!

Өйдә уңайлы атмосфераны ничек тудырырга?

Беренче чиратта, җылы һәм тыныч итеп бизәлгән интерьерга игътибар итәргә кирәк. Төсләрне сайлаганда, тынычландыра торган пастель төсләрне кулланырга, табигый материаллардан ясалган җиһазлар урнаштырырга кирәк. 
Чынлыкта интерьер һәм аның детальләрен уйлап, сакланырга тиешле билгеле бер кагыйдәләр бар:

  • • Беренчедән, сезнең йорттагы бөтен нәрсәнең стиль һәм төсләре буенча бер-берсе белән ярашуы мөһим. Гади итеп әйткәндә, әгәр сез бүлмәләрне лофт стилендә ясаган булсагыз, аларда бәллүр люстралар эләргә кирәкми.
  • • Икенчедән, бушлыкны юк-бар әйберләр белән тутырырга кирәкми. Ләкин шулай да үз тойгыларыгызга колак салыгыз һәм чама хисен саклагыз.
  • • Өченчедән, йортны һәрвакыт чисталыкта тотыгыз. Анда кайту һәм яшәү аеруча күңелле булачак!


Йортны зур чыгымнарсыз гына бизәү мөмкинме?

Күпләр өйне матур һәм уңайлы итү өчен күп акча кирәк дип ялгыша. Чынлыкта, бу алай түгел: кыйммәтле ремонт һәм үзенә бертөрле ял итә торган атмосфера – бөтенләй төрле төшенчәләр. Дизайнерларсыз да өегезне матурлап куя аласыз. Бу эшкә иҗади яктан якын килегез.

  1. Диварларны бизәгез. Моны картиналар, оригиналь фоторамкалар яки панно ярдәмендә эшләргә мөмкин. Нәтиҗәдә, диварлар «ялангач» һәм салкын булып күренмәячәк, киресенчә, аларга карап, сез иң җылы һәм күңелле тойгылар кичерәчәксез;
  2. Китапларыгызны киштәләргә урнаштырырга яки комодка өеп куярга мөмкин. Тышлыкларның төсенә игътибар итегез. Аларны төс буенча да аерып урнаштыра алсагыз, бик яхшы булачак;
  3. Өегезгә яктылык өстәгез. Әлбәттә, табигый яктылык мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш. Дизайнерлар җылы яктылыкны сайларга киңәш итә. Мәсәлән, диван янына матур торшер куярга, эш өстәлендә өстәл лампасын урнаштырырга, ә йокы бүлмәсендә, карават өстенә бра эләргә мөмкин. Кайвакыт шәмнәр куллану романтик рух та өстәп җибәрер;
  4. Өй өчен иң уңайлы аксессуарлар дип, плед һәм мендәрләр санала. Алар ярдәмендә кунак бүлмәсендәге диванны гына түгел, кәнәфиләрне, караватларны да бизәргә мөмкин. Аларның төсе диван яисә карават төсенә, шулай ук пәрдәләр яки келәмнәр белән ярашырга тиеш.
  5. Йортны чәчәкләр белән бизәгез. Алар тере дә, ясалма да булырга мөмкин. Бүлмә гөлләре өчен матур савытлар сайлагыз. Шулай ук төсләр белән «уйнасагыз» да була. Бу матурлыкны йортның төрле урыннарында урнаштырып була. Интерьерның ничек үзгәрүе сизми дә калырсыз;
  6. Үз кулыгыз белән эшләнгән әйберләргә дә урын бирегез. Әлбәттә, өстәл өстенә челтәрле салфетка җәеп кую турында сүз бармый. Әйтик, җиһазларны үз кулларың белән буярга, аңа икенче тормыш бүләк итәргә мөмкин. 
  7. Күп кенә миниатюр сыннарны, декорның башка элементларыннан котылыгыз. Күпсанлы шундый кечкенә детальләрнең туплануы интерьерны ямьсезли генә;
  8. Бүлмәләрне көзгеләр белән бизәгез! Аларның теләсә кайсы бинаны визуаль рәвештә арттырырга, аны яктылык белән тутырырга сәләтле икәнен һәркем белә торгандыр. Көзгеләрнең тагын бер декоратив функциясе бар – алар интерьерны яңартып җибәрәләр.

Шундый гади генә детальләр ярдәмендә өегезгә нур өстенә нур өсти аласыз. Җансыз предметлар дип кенә карарга кирәкми, өйдәге һәр әйбернең урыны, әһәмияте бар. Сүз дә юк, өйдә мәхәббәт, хөрмәт, бер-береңне аңлау һәм юл кую кебек хисләр булмаса, ул алтыннан корылса да, күзгә бернинди ямь дә күренмәячәк. 

Динара Әхмәт әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар