Логотип
Белмәсәң бел

Цифралы аутизм: телефон сәбәпче?!  

 Кемдә мәгълүмат, шул дөнья белән идарә итә, диләр. Гаджетлар хөкем сөргән дөньяда мәгълүмат диңгезендә йөзәбез. Акыллырак һәм уңышлырак булырга тиешбез кебек. Тик нигәдер артык баемыйбыз да, акыл да артмый, ә менә дуслар, тере аралашу сизелерлек кимеде. Галимнәр технологияләрнең зыяны, аерым алганда, аларның цифралы аутизмга китерәчәге хакында чаң кага башлады

 

 Кемдә мәгълүмат, шул дөнья белән идарә итә, диләр. Гаджетлар хөкем сөргән дөньяда мәгълүмат диңгезендә йөзәбез. Акыллырак һәм уңышлырак булырга тиешбез кебек. Тик нигәдер артык баемыйбыз да, акыл да артмый, ә менә дуслар, тере аралашу сизелерлек кимеде. Галимнәр технологияләрнең зыяны, аерым алганда, аларның цифралы аутизмга китерәчәге хакында чаң кага башлады.  

 

 Давоста узган икътисадый форум вакытында психиатр Андрей Курпатов дөньяның абруйлы кешеләре алдында чыгыш ясап, әлеге проблеманы кабыргасы белән куйды. «Гутенберг галактикасыннан Цукерберг галактикасына күченәбез, – диде ул. – ягъни текст, системалы уйлау цивилизациясеннән аналитик уйлау сәләте булмаган цивилизациягә». Ә бу киләчәк буын өчен фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Аның җимешләрен инде бүген күрәбез. Беркөнне мәктәптә укучы кызым мине эштән күз яшьләре белән каршы алды. Рус теле укытучысы бер шигырьдәге болан образының мәгънәсен интернеттан табып, язып алып килергә кушкан. Укытучы ничек әйткән, ул шулай гуглда язып эзләгән, тик тапмаган. Мин өй эше эшли алмыйм дип елап утыра.  

Ә сез хәтерлисезме, без ничек укый идек? Татар теле укытучыбыз Инсия апа һәр шигырьнең һәр куплетыннан мәгънә таптырып җәфалап  бетерә иде. Интернеттан түгел, үз башыбыздан эзләдек без җавапны. Уйладык, фикер йөрттек. Ә хәзерге буын җавапны башыннан түгел, гуглдан эзли.  

Касперский лабораториясе мәгълүматларына караганда, яшүсмерләр вакытларының 60-70 процентын онлайнда үткәрә. Психиатр Андрей Курпатов әйтүенчә,  алар шул рәвешле  уйлау сәләтен кулланмый. Һәм тагын да фаҗигалерәк нәтиҗә: аларның уйлау сәләте бөтенләй булмаячак. Ә кеше акылы, уйлау сәләте, гомумән, баш миендәге нейрон күзәнәкләре 25 яшькә кадәр формалаша. Тагын бер факт: нәрсәне дә булса эшләү өчен фикерне туплау, аны башкарып чыгу өчен 23 минут 15 секунд вакыт кирәк! Ә 2016 елда (!) ук үткән тикшеренүләр вакытында шул ачыкланган: кеше көненә 80 тапкыр телефонына карый. ягъни уртача һәр 15 минут саен эшеннән бүленә. Димәк, бар игътибарын җыярга аның вакыты җитми. Шуңа күрә социаль челтәрләрдән чыга алмаган кешеләрнең уйлаулары калыплашкан, шаблон, стереотипларга корылган, чөнки акыл эшчәнлекләре аз. «Бу әле өлкәннәр хакында. Әйдәгез, балалар хакында сөйләшик», – ди психиатр. Аның сүзләренчә, Россиядә балаларның 40 проценты һәрвакыт диярлек онлайнда утыра. Психиатр чаң кага, болар барысы да киләчәк буынны цифралы аутизмга китерәчәк. Цифралы аутизм – кешеләрнең бер-берсе белән озакка сузылган психологик элемтә булдыра алмавы ул. Алар башка кешенең эчке дөньясы белән кызыксынмый. Киләчәк буын өчен кешенең кыйммәте югалырга мөмкин. «Яшьләр хәтта свиданиега баргач та, сөйләшүгә караганда, телефонда утыруны хуп күрә», – ди психиатр. Тагын кызыма әйләнеп кайтыйм әле. Бишенче сыйныфта укыганда без ду килеп классташ малайлар белән уйный йә шаярышып сугыша идек. Бу чорда әкренләп ике арада кызыксыну башлана. Мин шул вакытымны күз алдыма китереп, кызымнан сорыйм:  

– Малайларыгыз белән нәрсәләр хакында сөйләшәсез? 

– Сөйләшмибез... 

– Ник? 

– Алар тәнәфескә чыгуга тиз генә ашханәгә барып ашап килә дә телефонда уйнарга утыра...  

Киләчәктә мөнәсәбәтләр дә башкача корылыр, мөгаен.  Мессенджерлар аша гына. Хәер, үзебез дә бит очрашу түгел, телефоннан шалтыратышып сөйләшер урында менссенджерлар аша гына хат сырлыйбыз. Ә психологлар әйтүенчә, көн саен телефонда 2,5-3 сәгатьтән артык утырасыз икән, депрессив уйлар күрсәткече бермә-бер арта. Автобуста барганда, чират көткәндә, телевизор караганда, хәтта башкалар белән сөйләшкәндә телефон экранына күз сала торган гадәтегез бар икән, цифралы аутистка әйләнмәдем микән дип уйларга урын бар инде.  

«Телефон наркоманы» булуны күрсәтүче билгеләр:  

– Тере аралашуга караганда, мессенджерларда аралашу җиңелрәк; 

– Һәрвакыт социаль челтәрләрне ачып карыйсы килә, хәтта янәшәдә якын, гомумән, күңелгә ятышлы кешеләр булганда да; 

– Кешенең хокына җайлашканчы, аның белән аралашудан баш тарту җиңелрәк; 

 – Кешеләр белән кызыксынмау, аларны бик тиз башкаларга алыштырып була дип уйлау; 

– Башка кешеләрнең уй-фикеләренә битарафлык; 

– Күп вакыт соцаль челтәрләрдә уза; 

– Реаль тормышыгыз кызыксыз, эмоцияләргә бай түгел; 

– Уңайсыз хәлдә каласыз икән, телефонны кулга аласыз.  

Әлеге билгеләрнең күбесе сезгә туры килә икән, игътибар – сез цифрлы капканда. Монда инде цифралы аутизмга да ерак түгел.  

Нишләргә соң?  

 – Экран вакытын күзәтегез. Күп вакытыгызны алган кушымталарга вакыт чикләве куегыз.  

– Хәбәрнамәләрне сүндерегез. Лайкларга бәйлелекне контрольдә тотыгыз. 

– Почтаны, килгән хәбәрләрне карау өчен махсус вакыт билгеләгез.  

– Йокларга бер сәгать кала һәм уянганнан соң бер сәгать үтмичә, телефонга бөтенләй үрелмәгез.  

– Кешеләр белән аралашыгыз. Елмаегыз, туры итеп күзләренә карагыз,  кичерешләрен аңларга тырышыгыз. Гомумән, кеше белән сөйләшкәндә, телефонга карамагыз. Бу – әдәпсезлек.  

– Исәнләшегез, кешеләр белән сөйләшегез.   

– Дусларыгыз белән бергәләп көлегез, кемнедер жәлләп елаудан курыкмагыз. Бу цифралы аутизмнан менә дигән профилактика.  

– Янәшәгездәге кешеләрнең кадерен белегез.  

 

 Фикерләү сәләтен бөтенләй бетермәс өчен, ягъни кешелектән чыкмас өчен (фикерләү сәләтебез белән хайваннардан аерылып торабыз бит!)  менә шушы цифралы гигиена кагыйдәләрен тоту хәерле. Һәм күбрәк тере аралашу, мөгаләмә кору гына киләчәк буынны цифралы аутизмнан алып калырга мөмкин, чөнки без, ата-аналар, алар өчен үрнәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар