Логотип
Белмәсәң бел

Тешләр сәламәтлеге белән бәйле 13 миф: безгә аларны онытырга вакыт

Тешләр сәламәтлеге – телдән төшми торган тема, шуңадыр аның белән бәйле мифлар да бик күп. Берәүләр тешләр ныграк булсын өчен сагыз чәйнәргә куша, икенчеләр – бик озак итеп чистартырга. Кайвакыт: «Боларның кайсына ышанырга соң, кайсы дөресрәк?» – дип аптырап та каласың. Шулай кирәк дип эшләп, белмичә, зыян салуың да бар бит.

Сезгә тешләр белән бәйле иң таралган 13 мифны һәм шуның артыннан ук аның чынбарлыкка туры киләме, әллә юкмы икәнен турында белгеч фикерен тәкъдим итәбез. 

Миф 1. Тешне баллы әйберләр ашау боза 
Бу дөрес. Әмма тәгаенләп бетерергә кирәк. Бу очракта, баллы әйбер ашау түгел, ә аның авызда күпмегә калуы мөһим. Әйтик, конфетны тиз генә ашап куясыз икән – бу теш өчен куркыныч түгел, ә менә карамельне яки ирисне авыз эчендә озак кына суырып йөрисез икән, бу кариес китереп чыгарырга мөмкин. 

Миф 2. Алма тешләрне чистарта 
Өлешчә дөрес. Алма чынлап та тешләргә утырган куныкны берникадәр чистарта, казналык өчен дә файдалы. Әмма алма ашау берничек тә тулы гигиенаны алыштыра алмый. 

Миф 3. Сагыз тешләр өчен файдалы
Чамасын белгән очракта, дөрес. Балсыз сагыз, бигрәк тә аны ашаудан соң ук куллансаң, чынлап та тешләрне чистарта, төкерек күбрәк эшләп чыгарырга да булыша. Әмма аны бик озак һәм бик еш чәйнәсәң, ашказанына һәм теш казналарына зыян да салуың бар. 

Миф 4. Әгәр тешләр сызламый икән, теш табибына бармасаң да ярый.

Дөрес түгел. Тешләр белән бәйле бик күп чирләр башлангыч стадиядә үзләрен сиздермәскә дә мөмкин. Табибка даими күренү (ярты елга бер), профессиональ чистарту үтү бик күп проблемалардан башлангыч этапта ук котылырга ярдәм итә. Бу очракта дәвалау да озак вакыт алмый, иң мөһиме – ул кыйммәткә дә төшми. 

Миф 5. Тешне щётка белән чистарту җитә
Дөрес түгел. Тулы гигиена өчен махсус җептән файдалану да кирәк. Әгәр тиеш дип таба икән, табиб өстәмә чаралар, мәсәлән, ополаскивательләр куллануны да билгеләргә мөмкин. 

Миф 6. Щётка катырак булган саен ул яхшырак чистарта
Дөрес түгел. Киресенчә, каты щёткалар, дөрес кулланмаган очракта, тешнең эмаленә һәм теш казналарына зыян салырга мөмкин. Иң яхшысы – йомшак яки уртача катылыктагы щёткаларны сайлау. Кыллары куерак булу күпкә мөһимрәк. 

Миф 7. Электр щёткасы күпкә әйбәтрәк
Дөрес түгел. Кайсы яхшырак чистартуы щёткага бәйле түгел. Монда күбрәк аның ничек чистартуына игътибар итәргә кирәк. Әйтик түгәрәк башлы щёткалар тештәге куныкны һәрвакытта да алып бетерми. Әгәр электр щеткасы алырга телисез икән, турыпочмаклы башлысын сайлагыз. 

Миф 8. Бөтнек исе килә торган паста яхшырак чистарта
Дөрес түгел. Бөтнек исе һәм тәме бу очракта теш чистартуның сыйфатына берничек тә тәэсир итми, ә авыз эчен сафландыра гына. Теш пастасының тәме түгел, ә составы күпкә мөһимрәк. 

Миф 9. Тешне агарта торган пастылар тешне боза
Дөрес түгел. Дөрес итеп кулланган очракта, тешне агарта торган пасталар зыянлы түгел. Әмма мондый паста белән югач, теш ап-ак булыр дип өметләнергә дә кирәкми. Андый эффектны профессиональ процедуралардан соң гына көтәргә мөмкин.

Миф 10. Профессиональ агарту (чистарту) тешләр өчен зыянлы
Дөрес түгел. Әгәр сәламәтлек белән бәйле берәр чикләү юк икән, бу процедура куркыныч түгел. Тешне агартканда бүгенге заманча ысуллар аның эмаленә бик сак тәэсир итә. Тик әлбәттә моны яхшы белгеч эшләргә тиеш. 

Миф 11. «Прикус»ны балачакта гына төзәтеп була
Дөрес түгел. Заманча ортодонтия өлкән яшьтәге пациентлар белән дә моны эшләргә мөмкинлек бирә. Тик бу очракта «прикус»ны төзәтү процессы, әлбәттә, күбрәк вакытны сораячак. Шулай булгач, «прикус» теләсә кайсы яшьтә дә төзәтергә мөмкин. 

Миф 12. «Прикус»лары идеал булган кешеләр бар – аларга брекет-система кирәкми
Дөрес түгел дисәк тә була. Күп кешеләрнең «прикус»ларында барыбер ниндидер үзгәрешләр, тайпылышлар бар. Проблема булса, аны шунда ук ачыклау өчен, беренче даими тешләр чыгуга ортодонтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Миф 13. Сөт тешләрен дәваларга кирәкми 
Шактый зур ялгышу. Әгәр сөт тешләрендә кариесны дәваламыйбыз икән, ул даими тешләрнең үсешенә дә тәэсир итәргә мөмкин. Гомумән, сөт төшен дәваларгамы, әллә алып кына ташларгамы икәнен табиб кына хәл итә ала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар