Логотип
Белмәсәң бел

Суүсемнәрне ни өчен көн саен ашарга кирәк: 7 сәбәп

Диңгез кәбестәсе нәрсәсе белән файдалы? Аның зарары бармы?

 

Диңгез кәбестәсе нәрсәсе белән файдалы? Аның зарары бармы?


Берәүләр эт ярата, икенчеләре песи дип үлеп китә. Кемнәргәдер – мелодрама, ә кемгәдер боевик ошый. Арада диңгез кәбестәсен яратучылар да, аны җене сөймәүчеләр дә бар. Әйдәгез, бу продуктның плюсларын һәм минусларын тикшереп карыйк. Башта файдасыннан башлыйк. Шулай итеп, диңгез кәбестәсе...
1. Калкансыман биз эшчәнлеген тәэмин итә
Суүсемнәрдә йод күп, ә бу микроэлементка планета халкының күпчелеге мохтаҗ. Йод җитмәү сәламәтлеккә кырын суга: кәефнең бер төшеп, бер күтәрелүләре, авырлык үзгәреп торулар, хроник арулар, иммунитет какшаулар һәм башкалар. Ә диңгез кәбестәсендә тирозин бар. Бу аминокислотадан башка калкансыман биз нормаль эшли алмый.
2. Витаминнар һәм минераллар чыганагы 
Суүсемнәр – омега-3 һәм омега-6 чыганагы, алар атеросклерозга каршы тору үзлегенә ия.  Болардан тыш, аңарда тимер, марганец, бакыр, тиамин һәм рибофлавин бар. Диңгез кәбестәсендә аксым күп, һәрхәлдә, углеводтан күбрәк. Суүсемнәр шулай ук составларында А, С, Е һәм К витаминнары, фолий кислотасы, цинк, натрий, кальций һәм магний булу белән аерылып тора. 
3. Антиоксидантларга бай
Антиоксидант үзлекләренә ия А, С һәм Е витаминнарыннан тыш, аларда әле каротиноидлар һәм флавоноидлар да бар. Бу матдәләр безнең организмны иртә картаюдан, әйләнә-тирә мохитнең начар тәэсиреннән саклый. 
4. Эчәкләр сәламәтлеген тәэмин итә
Суүсемнәрдәге альгин кислотасы һәм клетчатка, абсорбент буларак, эчәклекне чистарта. Алар тәэсирендә барлык зарарлы матдәләр организмнан табигый юл белән чыга. Ә суүсемнәрдәге полисахаридлар эчәклектә сәламәт микрофлора барлыкка китерә.
5. Ябыгырга булыша
Коңгырт суүсемнәрдә фукоксантин дип йөртелә торган каротиноид бар, ул май катламнарын киметүгә сәләтле. Болардан тыш, азык җепселләре ашказанында бүртеп, озак тук булып йөрергә булышалар. Ашыйсы килү соңрак барлыкка килә, шуңа без сирәк һәм аз ашыйбыз.
6. Йөрәкне саклый
Йөрәк-кан тамырлары авырулары – күпләрнең  үлеменә китергән сәбәп. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, диңгез суүсемнәрен даими куллану хәтта майларга бай диетада да канда холестеринны киметергә булыша. Суүсемнәрдәге матдәләр канның сыйфатын да яхшырта.
7. Шикәр чире куркынычын киметә
Япониядә үткәрелгән тикшеренүдән күренгәнчә, фукоксантин авырлыкны гына түгел, кандагы шикәрне дә көйләргә ярдәм итә. Суүсемнәрдә альгинат кебек тагын бер файдалы матдә ул. Диңгез суүсемнәре маен даими кулланучыларның канындагы шикәр күрсәткече сизелерлек яхшырганын билгеләп үтәләр. Хәтта генетик яктан шикәр чиренә уңай җирлеге булганнар да.
Азыкта үсемлек продукы кулланып, без нинди дә булса микроэлементның тәүлеклек дозасын алырга теләсәк, берничә тәлинкә тутырып ашау да аз тоелыр иде. Ә кем диңгез кәбестәсен көн саен килолап ашый ала? Бер генә табиб та сезгә теге яисә бу микроэлемент һәм витаминнар җитмәүне дөрес продуктлар ашап кына тулыландырып була дип әйтмәс.  
Диңгез кәбестәсен кемнәргә ашарга ярамый
*Витамин комплексы кабул итүче авырлы хатыннарга. Йодның чамадан тыш күплеге шулай ук зыянлы.
*Бөер, ашказаны-эчәк тракты, калкансыман биз гормоннарының югары секрециясе (гипертиреоз) авырулары өчен дә зарарлы.  
*Аллергия белән җәфаланучыларга киңәш ителми.
*Проктолог күзәтүе астында булганнар да кулланмаска тиеш.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар