Логотип
Белмәсәң бел

Суган гына димәгез

Суганның файдалы икәнен барыбыз да белә. Грипп сезоны башланса, күп итеп суган ашарга тырышабыз. Шул рәвешле вирустан котылып калмакчы булабыз. Суганның шифалы үзлекләре әле бу гына түгел. 

Суганның файдалы икәнен барыбыз да белә. Грипп сезоны башланса, күп итеп суган ашарга тырышабыз. Шул рәвешле вирустан котылып калмакчы булабыз. Суганның шифалы үзлекләре әле бу гына түгел. 

Башлы суган 0,01–0,05 процент дисульфидлы эфир маеннан, 10–11 процент шикәрдән, инулиннан, кальций тозыннан, фосфор, фитин, аксымлы матдәләр, ферментлар, гликозидлар, микроэлементлардан гыйбарәт.
Ул В1, В2, С, РР витаминына, А провитаминына һәм фитонцидларга бай. Суган кыягында лимон, алма кислотасы, эфир майлары бар. 
Макроэлементлардан анда калий, магний һәм тимер күп. 
Халык медицинасында башлы суганны гомер-гомергә чуаннарны дәвалау, чәчләрне ныгыту, пеләшләнү, чәч коелу, аллергияле дерматозларны, сөялләрне дәвалау һәм сипкелне бетерү өчен кулланганнар. 
Суганны вак угычтан уып, бал һәм сырганак мае кушып ясалган маскалар биттәге җыерчыкларны киметә, битнең тиресен дәвалый. 
Без суганның грипп вирусыннан шифасы булуын да беләбез. 
Суган суы белән чайкату авыз эче бозылганнан да булыша. 
Пешкән суганнан ясалган боламыкка бал кушып, үлекле яраларны, чуаннарны дәвалыйлар. 
Чи суган югары тын юллары һәм үпкә ялкынсынуын баса, какырыкны кубара, ютәлне дәвалый. 
Ул кандагы холестеринны киметә, кан тамырларындагы төерләрне бетерә. 
Грипп вакытында башлы суганны урталай ярып, 2-3 минут дәвамында андагы очучан матдәләрне суларга киңәш ителә. 
Тамак авыртканда, тын юллары ялкынсынганда суганны изеп, 10–15 минутлык ингаляцияләр ясыйлар. Дәвалану курсы – 10 көн. 
Озакка сузылган ютәлне дәвалар өчен суганны ваклап турап, 1 аш кашыгы шикәр комы салырга кирәк. Барлыкка килгән сокны сөзеп, ашарга 20 минут кала көнгә 3 тапкыр 1 чәй кашыгы эчәләр. Шикәр урынына бал да кулланырга мөмкин. 
Шикәр диабеты белән авыручыларга суган ашының шифасы бар. 
Чи суганны күпләп ашау сперманы яхшырта, потенцияне арттыра.  
Эчәклектәге йомры суалчаннарны (бабасыр, аскарида) куар өчен 7 көн буена ач карынга 20 г чи суган ашап, эчне йомшарта торган берәр дару кабып куярга кирәк. Чи суганны ашый алмаучылар суганны төнәтеп тә эчә ала. Анысы болай ясала: 1 баш суганны турап, 250 мм кайнаган салкын су салалар һәм 10–12 сәгать каплап тоталар. Әлеге төнәтмәне көнгә 3-4 тапкыр чирек стакан эчәләр. 
Суган бик шифалы булса да, аның да зарарлы яклары бар. Бавыры, бөерләре, эчәклеге авырткан кешеләргә бу яшелчә белән сак булу сорала. 
Йөрәк-кан тамырлары чире булганда да чи суганны күп итеп ашау зарарлы. 
Менә шуңа күрә дә, халык медицинасы чараларын кулланганчы, табибка күренү, аның белән киңәшләшү бик мөһим. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар