Логотип
Белмәсәң бел

Стресстан магний ваннасы булышачак

Файдалы ванналар турында сезгә еш сөйлибез без. Имбирь ваннасы, тавыш ваннасы, хәтта суүсемнәр ваннасы турында да азмы-күпме беләсездер инде. Эпсом тозы яки Англия тозы турында ишеткәнегез бар идеме? Бу матдәдә күп күләмдә магний бар, ә ул чистарту үзлегенә ия...

Файдалы ванналар турында хәзер күп сөйлиләр: имбир ваннасы, тавыш ваннасы, хәтта суүсемнәр ваннасы... Ә Эпсом тозы яки англия тозы турында ишеткәнегез бар идеме? Бу матдәдә күп күләмдә магний бар, ә ул чистарту үзлегенә ия.

Нәрсә ул Англия тозы?
Эпсом тозы яки магний сульфаты беренче тапкыр Англиянең  Эпсом шәһәрендәге минераль чыганакларда табыла.  Аның составында дүрт элемент бар: магний, күкерт, су һәм кислород. Соңрак кушылманың файдалы үзлекләре дә ачыла. Сәламәтләндерү ванналары йөрәк, нерв системасы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, йокыны яхшырта һәм мускуллардагы киеренкелекне ала – организмда җитмәгән магнийны әнә шулай тулыландыра. 

Ул ничек эшли?
Магнийлы ванна басымны бөтен тәнгә тарата – җиңеллек һәм физик, һәм эмоциональ яктан үзен сиздерә. Суда эрегән магний электр кыры барлыкка китерә, тәннең теге яки бу өлешендәге артык электр корылмасын нейтральләштерә шулай. Сез кичергән тынычлык магнит тәэсиреннән ул.
Токсиннарны чыгаруга килгәндә, бу процессның механикасы болайрак: магний токсиннар составына кергән углеродны йота – ул эреп, организмнан тизрәк чыгарыла.

Магний ванналары кемнәр өчен?
Тоз ванналары – организмны чистартуның һәм көчне кайтаруның тиз һәм эффектив юлы. Табиблар аны хәтта балаларга да билгели.  Мондый ванналар эмоциональ һәм физик яктан арыганда, стресслар кичергәндә, сәгать пояслары алмашынганда, ярсыганда, хәлсезләнгәндә аеруча файдалы. 

Ваннаны ничек дөрес кулланырга?
Ваннаны 40 градустан артмаган су белән тутырыгыз – файдалы матдәләр организмга яхшырак үтәчәк.
Суга 500 грамм тоз өстәгез.
Тулысынча эреп беткәч, ике аш кашыгы чәй содасы салырга була (ул тирене йомшак һәм сыгылмалы итә).
Ваннага кереп ятканчы, бер стакан су эчегез.
Йөрәк линиясенә кадәр суга күмелеп, 15–20 минут утырыгыз.
Ваннадан соң салкынча душ кабул итеп, җылы халатка төренегез – детоксикация процессын тагын берничә сәгатькә сузарсыз.

Тоз калдыкларын скраб итеп тә кулланып була – тозны бал белән бутап, аңа  үзегез яраткан эфир мае тамызыгыз. Пар белән йомшарган тиредә ул, кан йөрешен тизләтеп, яхшырак эшли.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар