Логотип
Белмәсәң бел

«Паник һөҗүм» вакытында кем ярдәм итә?

«Паник атакалар» белән халыкның 30 дан алып 46 % ка кадәр өлеше интегә икән. 5 % ка якын кеше бу куркыныч авырудан гомер буе интегә. Тагын шунысы бар: паник атакаларга хатын-кызлар ешрак бирелә икән. Белгечләр аңлатуынча, ир-атлар, спиртлы эчемлекләр эчү аркасында, ул халәтне сизми калырга мөмкин.

Нәрсә ул «паник һөҗүм»?

Паник һөҗүм (атака) – көчле курку халәте, ул кинәт килеп чыга һәм 10–15 минут дәвамында уза. Кеше үзен үлеп яки акылын югалтып җибәрәчәгенә ышанган кебек тоя. Бу халәт кешенең көнкүрешенә зур тәэсир ясап кына калмый, ә сәламәтлеге өчен дә куркыныч тудыра. Вакытында аңлап һәм үзеңә ярдәм итеп, аны җиңеп була. 

Паник атаканың билгеләре

Физик симптомнар:  

  • йөрәк тибешенең көчәюе (йөрәк өянәге билгеләре белән охшаш);
  • тәннең, кул-аякларның калтырый башлавы; 
  • тынгысызлану;  
  • баш әйләнү;  
  • һава җитмәү;  
  • күкрәк авырту;  
  • тамакка төер утыру.

Психологик симптомнар:  

  • үлем куркынычы;  
  • акылдан язу куркынычы;  
  • үз-үзеңне контрольдә тота алмау;

Паник атаканың сәбәпләре:

  • стресс һәм көчле борчылу;
  • генетик бәйләнеш (гаиләдә психик авырулар булу;)  
  • гормональ үзгәрешләр;
  • катлаулы эмоциональ хәлләр (аерылышу, якын кешеңне югалту, эштән куылу).  

Дәвалау ысуллары

Шәхси ярдәм: 

  • тынычландыру техникалары – тирән итеп сулыш алу, медитация;  
  • чынбарлыкка әйләнеп кайту. Үзегезгә: «Бу паник атака, ул узачак», дип әйтү. Кочаклап, сыйпап, догалар укып, үзегезне тынычландыру. 
  • Спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару. Шулай ук башка начар уйлар кергәндә, фикерләрегезне яхшы якка үзгәртергә тырышу да ярдәм итә, ди белгечләр. 

Профессиональ ярдәм:
Әгәр сез бу билгеләрне тоеп, үзегезгә ярдәм итә алмыйсыз икән, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бер генә киңәш тә табиб консультациясен алмаштырмый. 

Фото
 

Теги: хатын-кыз психологиясе киңәш психология паническая атака паник һөҗүм паник атака совет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар