Логотип
Белмәсәң бел

Өй җыештырганда нәрсәләрне ташламаска кирәк

Яз көне, моңарчы кул җитмәгән почмакларга да кереп, өйне бер җыештырып чыгу кирәк инде ул. Бер ел эчендә дә әллә никадәр кирәкмәгән әйбер җыела. Шуларны ташлыйсың да, ничектер рәхәт булып кала – өйдә һава күбәйгән кебек.

Әмма әйләнә-тирәбезне – пространствоны оештыру белән шөгыльләнүче белгечләр, уйламыйча гына бер нәрсәне дә чүплеккә ташлау яклы түгел. Кирәге юк кебек тоелса да, менә нәрсәләрне ташламаска куша алар. 

1. Башкаларның әйберләрен
Җыештырырга, гадәттә, хатын-кыз өйдә үзе генә булган чакта тотынырга ярата. Көннәр җылы – балалар урамда, ир тагын гаражында нидер эшли. Кыскасы, беркем комачауламый... Кулга эләккән бар нәрсә кирәксез булып тоела – чүп чиләгенә күчә бара. Ирнең иске футболкасы да, малайның инде күптән уйнамаган уенчыклары да... 
Өйдә тәртип салыныр салынуын, тик бу кадәр «тырышлык»ның ахыры тавыш-гауга белән тәмамлануы да бик мөмкин. Көннәрдән бер көнне ирегез теге футболканы таптыра башласа, «Ул минем иң яраткан футболкам иде!» – дисә? Ә улыгызга бер тәгәрмәчсез теге уенчык машина кинәт кирәк булса? Менә шуңа күрә дә ияләреннән сорамыйча, бернәрсәне дә ташларга ярамый. 

2. Капкачлары югалган пластик контейнерларны
Без беркайчан чишә алмаган мәңгелек сердер инде бу: носкиларның бер пары гел кая китә дә, пластик контейнерларның капкачлары ничек югала? Гап-гади кебек югыйсә – берсе янында икенчесе булырга тиеш кебек. Ә чынлыкта... 
Капкачсыз контейнер инде бернигә ярамый кебек. Тик ташларга ашыкмагыз әле – кирәге чыгуы бар. Аларда төрле вак-төякне, әйтик, 
бижутерияне, чәч өчен резинкаларны сакларга була. Ә ирегез гаражда аларга болтларны, гайка ачкычларын салып куя ала. Нидер салып, суыткычта әйбер сакларга да җайлы: үтә күренмәле булгач, эченә нәрсә икәне суыткыч ишеген ачуга күренәчәк. 

3. Аяк киемнәре тартмаларын
Сез ничек гадәтләнгән: яңа аяк киеме сатып алуга, аның картон тартмасын шунда ук чүплеккә бәрәсезме? (Дөрес, андый вакытлар да була, кайчак кибеттә сатып алуга яңа аяк киемен киеп куясың: андый чакта тартмасын гына түгел, иске аяк киемеңне дә чүп чиләгенә ташлап калдырасың.)
Хәстәрле хуҗабикә болай эшләми, әлбәттә. Бу картон тартмаларда сезонлы аяк киемнәрен саклап була бит: кыш көне – туфли, кроссовки, балеткаларны, ә җәен – ботинка һәм итекләрне. Икенчедән, бу картон тартмаларны шкафка куеп, аларга төрле вак-төяк киемнәрне, аксессуарларны тутырырга мөмкин. Аш-су бүлмәсендә дә кирәкләре чыгуы бар: бөтен тәмләткечләрне шушы тартмаларда сакларга була. Алгы бүлмәдә – прихожаяда да файдаланырга була: төрле вак-төякне саклау өчен менә дигән. Моның өчен махсус органайзерлар алырга да кирәкми (аларның бәясе дә шактый кыйммәт бит әле). Әмма тартмага нәрсә салганны тышкы ягына язарга онытмагыз: анда нәрсә саклавыгыз күренеп торсын.

4. Ташлама ясый торган карталар һәм бүләккә бирелгән сертификатларны
Сезнең дә шулай буламы: ташлама ясый торган карталар һәм бүләккә бирелгән сертификатларны югалмасын дип ераккарак җыеп куясың да, аннары кайда икәнен онытасың. Өйне зурдан кубып җыештырганда бер килеп чыгалар менә... Кирәкләре юк инде хәзер, искергәннәр дип, чүп чиләгенә ташласаң гына... Әмма болай эшләргә беркайчан да соң түгел, шуңа күрә ашыкмагыз әле. Башта карталарны тикшерегез, бәлки анда бонуска бирелгән баллар ятадыр? 200 сум гына булса да, барыбер акча бит. 

5. Күңелле хатирәләр уятучы әйберләрне
Суыткычка ябыштырылган магнитлар артык күбәеп китте кебек тоеламы, әллә кайберләрен ташларгамы икән дисезме? Кирәкмәстер... Шул кеп-кечкенә магнитка күз төшкән саен, уең белән узган ел ял иткән урынга китеп барасың бит. Шунда ук күңелдә әллә никадәр матур хатирәләр яңара... Рәхәт булып китә... Шуңа күрә дә күңел түрендәге истәлекләр белән бәйле әйберләрне ташлаганчы кат-кат уйлагыз. 
Хәтта бер кирәкләре юк кебек тоелса да. Шул ук магнитларны, матур гына рамалы магнитлы тактага беркетеп, аш-су бүлмәсенә урнаштыра аласыз: килгән кеше сезнең кайсы илләрдә, нинди шәһәрләрдә булганны күреп торсын. Ә музей, кино, галерея, театр билетларын альбомга ябыштырып сакларга була – бөтен хатирәләр бер җирдә җыелсын. 
Фотосурәтләрне ясатып, альбомнарда саклау гадәтен дә онытып барабыз. Югыйсә кулга алып үзеңә карарга да, кунаклар килгәндә, аларга күрсәтергә дә шулай күпкә җайлырак. 

6. Яраткан фильмнарның DVD-дискларын
Соңгы вакытта иске кассеталарны, CD и DVD-дискларны инде сакларга кирәкми, интернет бар – теләсә кайсы фильмны яки сериалны табып, теләсә кайсы вакытта карарга була дигән фикерләр еш очрый. Әмма барысы да шулай гади генә түгел шул. Кайчак яраткан фильмымны кабат карыйм әле дип, интернеттан аны эзләп табасың, иркенләп утырасың һәм «контент алынды» дигән язуга тап буласың. Беркөн килеп, гомумән, бер фильмны да шулай җиңел генә бер сайтта да таба алмавыбыз мөмкин. Ә дискларны сакласагыз, интернет булмаган җирдә дә аны теләсә кайчан карый алачаксыз. 

7. Бушлай бирелгән теш щеткаларын
Отельләрдә һәм поездларда бирелгән теш щеткаларын яхшы сыйфатлы дип булмый, шуңа күрә без аларны еш кына ташлыйбыз да. Әмма сакласаң, кирәге чыгып куюы да бар. Мәсәлән, кунаклар килеп, сездә кунарга калганда, аларга ачылмаган шушы щеткаларны тәкъдим итәргә мөмкин. (Яңа щеткалар сезгә күпкә кыйммәткәрәк чыгачак!)
Сүз уңаеннан, иске щеткаларны да ташларга ашыкмаска кирәктер. Алар ярдәмендә, кул белән кереп җитә алмаган урыннарны, мәсәлән, батарея араларын чистартырга була. Иске теш щеткасы һәм теш пастасы ярдәмендә, иске кедаларыгызны чистарта аласыз: матураячак та, чистарачак та. 

8. Электрониканы
Бер гаджет та мәңгелек түгел. Хәтта сез аны ялгыш төшереп яки каядыр бәреп ватмаган очракта да, көннәрдән бер көнне ул эшләми башлаячак. Теләсәң-теләмәсәң дә яңасын алырга туры киләчәк. 
Тик иске яки ватылган гаджетларыгызны ташларга (сатарга) ашыкмагыз: башта тикшерегез – анда берәр кирәкле мәгълүмат калмадымы икән? Фотосурәтләр, кирәкле контактлар, социаль челтәрләрнең парольләре калган булуы бар. Чүп-чар контейнерына ташласагыз да, аның нинди кулларга барып эләгүен белә алмыйсыз бит. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар